Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (18-24 гыйнвар)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

18 гыйнвар (шимбә). Рәҗәб аеның 18 нче көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 21.24 сәгатьтә калка, 9.49 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.47 сәгать. 

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. 

Кан тамырларын чистарту

Ярты килограмм (3-4 данә) лимонны вак кына турап, 1 стакан бал, вакланган 20 өрек төше кушалар, караңгы  җылы урында 3 көн төнәтәләр. Иртән һәм кичен 1 әр аш кашыгы кабалар. 

19 гыйнвар (якшәмбе). Рәҗәб аеның 19 нчы көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында,  22.39 сәгатьтә калка,   9.53 сәгатьтә бата.  3 нче фаза. Көн озынлыгы  7.50 сәгать. 

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу,  табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь. 

Гемоглобинны күтәрү

Кандагы гемоглобин микъдарын арттыру өчен, 20 грамм женьшень тамырын ваклап, ярты кило балга кушалар да, әледән-әле болгаткалап, 1 атна төнәтәләр. Көненә 3 тапкыр чирегешәр чәй кашыгы кабалар.

20 гыйнвар (дүшәмбе). Рәҗәб аеның 20 нче көне. 21 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Үлчәү йолдызлыгында,  23.55 сәгатьтә калка,   9.56 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.54 сәгать. 

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу,  табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь. 

Баллы кура җиләге

Ангинадан дәвалану өчен, 100 грамм бал һәм 1 аш кашыгы кура җиләге вареньесын эмальләнгән савытта кушып болгаталар, сүрән утта кайнап чыга язганчы тоталар, бераз суынгач, кайнар су кушалар да, эчеп бетерәләр. Җылы юрган астына ятып, яхшылап тирлиләр. 

21 гыйнвар (сишәмбе). Рәҗәб аеның 21 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 1.03 сәгатьтә калка, 10.00 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы  7.57 сәгать. 

Акыл җыю, белем алу көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара.  Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.

Томаудан дәва

Озакка сузылган томаудан (ринит) котылу өчен, 1 аш кашыгы вакланган валерьян тамырын ярты стакан чистартылмаган көнбагыш маенда җылы урында 2 атна төнәтәләр, сөзәләр. Көненә 3-4 тапкыр һәр борын тишегенә 1-2 шәр тамчы тамызалар. Тулысынча сихәтләнгәнче шулай дәваланырга кирәк. 

22 гыйнвар (чәршәмбе). Рәҗәб аеның 22 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 1.13 сәгатьтә калка, 10.06 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы  8.01 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт. 

Сөтле чәй

Бөердә һәм бәвел куыгында таш ясый торган оксалатлардан котылу өчен, озак вакыт буе көненә 6 тапкыр сөтле чәй эчәргә кирәк. Сөттәге кальций оксалатка кушыла һәм организмнан бик җиңел генә чыгарыла. Бөер ташы авыруы интектергәндә кузгалак, помидор, кузаклылар ашаудан да тыелу зарур. 

23 гыйнвар (пәнҗешәмбе). Рәҗәб аеның 23 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 2.33 сәгатьтә калка,  10.15 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы  8.04 сәгать. 

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк. 

Ютәлдән – сарымсак

Бронхиттан котылу өчен, 1 стакан әчегән сөткә 3 бүлем сарымсакны вак итеп турап салып, төнгелеккә калдыралар, икенче көнне шуны, өчкә бүлеп, көн буена эчеп бетерәләр. Дәва курсы – берничә көн.

24 гыйнвар (җомга). Рәҗәб аеның 24 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 3.55 сәгатьтә калка, 10.29 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы  8.08 сәгать.

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

Фокачча (итальян кабартмасы) 

Камыр өчен 110 грамм җылы су, 1 әр чәй кашыгы тоз, шикәр һәм  коры чүпрә, 1,5 аш кашыгы зәйтүн мае, 200 грамм он, сыр кирәк. Эчлек: 1 чәй кашыгы тәмләткеч (прованс үләннәре, розмарин яки рәйхан), 3 бүлем сарымсак, 3 аш кашыгы зәйтүн мае. Савытка җылы су, тоз, шикәр, чүпрә, зәйтүн мае, он салып камыр басалар һәм 1,5 сәгатькә җылы урынга кабартырга куялар. Аннары, изеп, өчкә бүлеп әвәлиләр һәм тагын 10 минут җылы урында кабарталар. Табага пергамент кәгазе җәеп, он сибәләр, камырны якынча 3 мм калынлыкта җәяләр, тәмләткеч үләннәр кушылган май белән майлап, уылган сыр сибәләр һәм 220 градуслы газ мичендә 5-6 минут пешереп алалар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев