Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (17-23 сентябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

17 сентябрь (шимбә). Сәфәр аеның 21 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 20.17 сәгатьтә калка, 15.19 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 12.38 сәгать. 

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь. 

Канны чистарту

1 стакан кайнар суга 1 чәй кашыгы вак кына туралган кычыткан салып, 45 минут төнәтәләр. Сөзеп, көненә 2 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 1 әр аш кашыгы эчәләр. Дәва курсы – 1 ай. 

18 сентябрь (якшәмбе). Сәфәр аеның 22 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында,20.58 сәгатьтә калка, 16.08 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 12.33сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт. 

Нарат җиләге

Артритны нарат җиләге яфрагы кайнатмасы шәп дәвалый, чөнки әлеге үсемлек организмнан артык тозны чыгарырга сәләтле. 2 чәй кашыгы яфракны 1 стакан кайнар суга салып, сүрән утта 15 минут пешерәләр. Суынгач, сөзәләр һәм тәүлек дәвамында әз-әзләп эчеп бетерәләр. 

19 сентябрь (дүшәмбе). Сәфәр аеның 23 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында,21.54 сәгатьтә калка, 16.42 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 12.29 сәгать. 

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк. 

Стоматиттан дәва

Стоматит балаларны да, өлкәннәрне дә интектерә. Аңардан котылу юлы исә бик гади: мамык тампонны сырганак маена манып, авыз эченә сөртергә кирәк. Тәүлегенә 3-6 тапкыр шулай дәваланганда, 1-2 көннән соң хәл җиңеләя, 1 атнадан исә җәрәхәтләр тулысынча төзәлә. 

20 сентябрь (сишәмбе). Сәфәр аеның 24 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында,23.03 сәгатьтә калка, 16.53 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 12.24 сәгать. 

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы. 

Сөтле сабын

Чуан чыгып интектергәндә, болай дәваланалар. Кер сабынын кырып, өстенә шуңардан ике тапкыр күбрәк сөт салалар, болгата-болгата сүрән утта 1 сәгать кайнаталар. Каймак кебек куерган катнашманы чуанга сылап, бинт белән бәйлиләр. Көн саен алыштыралар. Уколдан соң шешкән урыннарга исә кефирдан компресс куярга кирәк. 

21 сентябрь (чәршәмбе). Сәфәр аеның 25 нче көне. 25 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Арыслан йолдызлыгында, 17.05 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 12.19 сәгать. 

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

Бал иммунитетны ныгыта

Иммунитетны әкренләп ныгыту өчен, баллы су эчәргә киңәш итәләр. 1 стакан салкынча чиста суга 1 чәй кашыгы бал салып болгатырга һәм иртәнге ашка чирек сәгать кала эчәргә кирәк. 30 процентлы бал эремәсе барлыкка килә, аның составы кан плазмасына бик охшаганга, файдалы компонентлары тизрәк һәм яхшырак үзләштерелә. Балга дарчин кушып ашау да иммунитетны ныгыта. 

22 сентябрь (пәнҗешәмбе). Сәфәр аеның 26 нчы көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 0.21сәгатьтә калка, 17.21 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 12.15 сәгать. 

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зәгыйфь. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы. 

Имбир ютәлне баса

1 әр чәй кашыгы лимон һәм кыргычта кырылган имбир согын кушып, 30 минут төнәтәләр, ярты стакан кайнар су өстәп, капкач каплыйлар, бераз суынгач, 1 чәй кашыгы бал кушып, һәр ярты сәгать саен 1 әр чәй кашыгы кабалар. 1 стакан сөтне кайнатып чыгарып, 1 чәй кашыгы коры имбир порошогы салып болгаталар да, бераз суынгач, бал һәм куркум кушып, йоклар алдыннан эчәләр, бу бигрәк тә юеш ютәл интектергәндә файдалы. 1 әр чәй кашыгы имбир порошогы һәм канәфер кушып, яшел чәй пешереп эчү дә ютәлне баса. Кайнап торган суга чистартып туралган имбир телемнәре салып, төелгән кара борыч өстиләр дә, сүрән утта пешерәләр, 10 минуттан соң кара чәй кушып, уттан алалар, бераз өстен томалап тоткач, сөзеп, лимон яки сөт кушып эчәләр. Кайнап торган суга кырылган имбир салып, 20 минут пешерәләр, сүндергәч, лимон согы өстиләр, бал белән эчәләр.

23 сентябрь (җомга). Сәфәр аеның 27 нче көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 1.41 сәгатьтә калка, 17.33 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 12.10 сәгать.

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

Кабак вареньесы

1 кг кабакка – 1 кг шикәр, 1 лимон (яки әфлисун) кирәк. Чистартылган кабакны вак шакмаклап турыйлар, шикәр сибеп, 4-5 сәгать тоталар. Сүрән утта кайнатып чыгарып, 20-30 минут пешерәләр. Лимонны юып, цедрасын кабак өстенә кыралар, ак кабыгыннан чистарталар, иттарткычтан чыгаралар һәм әзер вареньега кушалар. Суытып, банкаларга тутыралар, суыткычта саклыйлар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев