Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (17-23 июнь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

17 июнь (шимбә). Зөлкагдә аеның 28 нче көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 21.28 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.32 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур.

Эремчек суы (1)

Көн саен иртән 1 чынаяк эремчек суы эчсәң, иммунитетны тиз арада ныгытып була. Әлеге судагы лактоза шикәре эчәклектә бик әкрен генә сеңә, бу исә әчү һәм газ барлыкка килү процессларын әкренәйтә, 2-3 атна эчендә эчәклек микрофлорасы эшчәнлеген җайга сала. Эремчек суы калийга да бай. Ул организмнан артык сыеклыкны, аның белән бергә токсин-шлакларны, зыянлы холестеринны да чыгара. Әгәр организмга көн саен 30 грамм гына булса да эремчек суы керсә, стресс гормоннары эшләп чыгару туктала, ә шатлык гормоны серотонин эшләнү арта. Эремчек суы ашыйсы килүне бетерә, В витамины күп булганга, май һәм углевод алмашын активлаштыра. 

18 июнь (якшәмбе). Зөлкагдә аеның 29нчы көне. 30 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 3.11 сәгатьтә калка, 22.33 сәгатьтә бата. 7 сәгать 37 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 17.33 сәгать. 

Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризык ашарга ярамый. 

Эремчек суы (2)

Эремчек суын өйдә ясау бер дә кыен түгел. Сөтне җылы урынга куеп әчетәләр, аннан соң ут өстендә кайнатып чыгара язып сүндерәләр. Суынгач, сөзәләр. Суын эчәргә, эремчеген ашарга ярый. Яисә кайнап чыга язган 2 литр сөткә 1 лимон согы кушалар, яхшылап болгаталар һәм уттан алалар. Сөт эремчек һәм суга бүленәчәк, ярты сәгатьтән соң берничә марля аша сөзәргә генә кирәк (500 грамм эремчек һәм 1,5 литр эремчек суы барлыкка килә). 100 грамм теләсә нинди җиләкне изеп, 1 әр аш кашыгы шикәр һәм лимон согы, тәменчә дарчин, 250 грамм эремчек суы кушалар – сихәтле коктейль әзер!

19 июнь (дүшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 1 нче көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 3.59 сәгатьтә калка, 23.16 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.33 сәгать. 

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

20 июнь (сишәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 2 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында,5.02 сәгатьтә калка, 23.44 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.34 сәгать. 

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмаска кирәк. 

Йөзем шифасы

Әгәр төнлә аякны көзән җыерса, болай дәваланалар. Кичтән 2 аш кашыгы йөземне 1 л кайнаган суга салып калдыралар. Икенче көнне йөзем суын чәй урынына (3-4 тапкырга бүлеп) эчеп бетерәләр, җимешләрен ашыйлар. Кичтән яңа төнәтмә ясап калдыралар, 2 атна буе шулай дәваланалар. Кабыгы белән пешерелгән бәрәңге, банан, хөрмә, алма ашау да тамыр тартышуын киметә. 

21 июнь (чәршәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 3 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 6.16 сәгатьтә калка,0.02 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.34 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.

Зобтан дәва

Калкансыман биз зурайганда, атнасына бер тапкыр болай дәвалану яхшы. 1 әр стакан әстерхан чикләвеге, карабодай балы, карабодай онын кушып, әйбәтләп болгаталар, бишкә бүләләр һәм көн буена ашап бетерәләр. Башка бернәрсә дә ашарга ярамый, эчәргә генә ярый. 

22 июнь (пәнҗешәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 4 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 7.34 сәгатьтә калка, 0.13 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.34 сәгать. 

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчә файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.

Дәфнә мае

15 данә дәфнә (лавр) яфрагын ваклап, банкага тутыралар, өстенә ярты стакан көнбагыш мае салып, караңгы җылы урында 10 көн төнәтәләр, сөзеп, суыткычта саклыйлар. Артрит, ревматизм, миозит, радикулит интектергәндә, шулай ук инсульттан соң хәрәкәтләнүне торгызу максатында төнгелеккә дәфнә мае сөртеп дәваланалар. 

23 июнь (җомга). Зөлхиҗҗә аеның 5нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында,8.53 сәгатьтә калка,0.21 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.34 сәгать. 

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул, үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. 

Сыр шарчыклары

400 г сыр, 1 йомырка, 3 аш кашыгы он, 2 аш кашыгы атланмай кирәк. Сырны вак угычта уалар, йомырка һәм йомшартылган май кушып, шарчыклар ясыйлар да, онда әвәләп, майда йөздереп кыздыралар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев