Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (16-22 сентябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

16 сентябрь (шимбә). Рабигүл әүвәл аеның 1 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 7.12 сәгатьтә калка, 19.11 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы   12.45 сәгать. 

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмаска кирәк. 

Йөрәккә дәва (1)

Дүләнә чәчәге һәм җимеше йөрәк мускулының тонусын күтәрә, коронар тамырларда кан әйләнешен көчәйтә. Тигез микъдарда кушылган чәчәк һәм җимешләрнең 3 аш кашыгын 3 стакан кайнар  суга салып, җылы урында 2 сәгать төнәтәләр, сөзеп, ашарга ярты сәгать кала яки ашаганнан соң 1 сәгать үткәч 1 әр стакан эчәләр. Валерианада коронар тамырларны киңәйтә һәм йөрәкнең нерв-мускул аппараты эшчәнлеген җайлый торган матдәләр бар. 1 аш кашыгы вакланган валериана тамырын ярты стакан кайнатып суытылган суга салалар да, тәүлек буе төнәтәләр, өчкә бүлеп, көн буена эчеп бетерәләр. Валериана препаратлары белән дәва курсын 3 айдан арттырырга ярамый. 

17 сентябрь (якшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 2 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 8.30 сәгатьтә калка, 19.16 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 12.41  сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый. 

Йөрәккә дәва (2)

Бөтнектәге ментол авыртуны басу, спазмнарны бетерү, коронар тамырларны ки­ңәйтү, йогышсызландыру үзлекләренә ия. 1 аш кашыгы бөтнек яфрагын 1 стакан кайнар суда 20 минут төнәтеп, сөзәләр, ач карынга, иртәнге ашка ярты сәгать кала, эчәләр. Мелисса тынычландыра, йөрәк кыс­карулары ритмын җайга сала, йөрәк мускулын ныгыта. 2 аш кашыгы мелисса үләнен 1 стакан кайнар суга салып, кайнап торган сулы кәстрүлдә 15 минут тоталар, суытып, сөзәләр, көненә 3 тапкыр, ашаганнан соң 1 сәгать үткәч, өчтән берешәр стакан эчәләр. Дәва курсы – 3-4 атна. Кан басымы түбән булганда, болай дәваланмау хәерлерәк.

18 сентябрь (дүшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 3 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 9.51 сәгатьтә калка, 19.22 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы  12.36 сәгать. 

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчә файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тис­кәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь. 

Йөрәккә дәва (3)

Сукыр кычыткан йөрәк ритмын әкренәйтә, кан басымын төшерә, невроз, стенокардия, кардиосклероз, миокардитны дәвалый. 2 десерт кашыгы үләнне 1 стакан кайнар суга салып, кайнап торган сулы кәстрүлдә 15 минут тоталар, суытып, сөзәләр, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, яртышар стакан эчәләр. Гипотония, брадикардия булганда, сукыр кычыткан белән дәваланырга ярамый. Һиндыба (цикорий) йөрәк эшчәнлеген яхшырта, йөрәк кыскарулары ритмын әкренәйтә. 1-2 чәй кашыгы үләнне 1 стакан кайнар суда 20 минут төнәтәләр, сөзеп, көненә 2-3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, яртышар стакан эчәләр. 1 чәй кашыгы вакланган тамырны 1 стакан кайнар суга салып, 5 минут пешерәләр, 1 сәгать төнәткәч, сөзеп, бал кушып, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан,  яртышар стакан эчәләр.

19 сентябрь (сишәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай  тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 11.16 сәгатьтә калка, 19.32 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 12.31  сәгать. 

Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул,үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур. 

20 сентябрь (чәршәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 5 нче көне. 7 нче Ай  тәүлеге.  Ай Укчы йолдызлыгында, 12.47 сәгатьтә калка, 19.47 сәгатьтә бата. 1 нче фаза.   Көн озынлыгы 12.27  сәгать. 

Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.

21 сентябрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 6 нчы көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 14.18 сәгатьтә калка, 20.13 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 12.23  сәгать. 

Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь, невралгия һәм стенокардияне кисәтү чаралары уңай нәтиҗә бирә. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим.

22 сентябрь (җомга). Рабигүл әүвәл аеның 7 нче көне. 9 нчы Ай  тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 15.39 сәгатьтә калка, 20.57 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы  12.18 сәгать.

Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин. 

Эремчекле банан катламасы

5 аш кашыгы солы ярмасы, 300 грамм майсыз эремчек, 2 банан, 1 йомырка, тәменчә шикәр кирәк. Солы ярмасын блендерда ваклап, шуңа эремчек, йомырка, шикәр кушып, камыр басалар, икегә бүлеп, җәяләр, берәр банан куеп, рулет итеп төрәләр, пергамент кәгазе җәелгән табага күчереп, 180 градуслы газ мичендә 20-30 минут пешерәләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев