Айга кырын карама (15-21 март)
Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!
15 март (шимбә). Рамазан аеның 15 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 19.25 сәгатьтә калка, 6.17 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 11.47 сәгать.
Мәхәббәт, иҗат көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.
Анар һәм кыяр
Панариций, эренле җәрәхәт, чуаннан мондый май булыша. Киптереп, каһвәтарткычта тарттырылган 1 чәй кашыгы анар орлыгына шулкадәр үк бал кушып болгаталар да, чуан өстенә ягалар. Остеохондроз интектергәндә исә сызлаган урынга чи кыяр уып ягалар, ул артык тозларны суырып ала.
16 март (якшәмбе). Рамазан аеның 16 нчы көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 20.41 сәгатьтә калка, 6.21 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 11.52 сәгать.
Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.
Картайма!
1 стакан суда 2 чәй кашыгы тоз эретеп, көн саен тампон белән биткә һәм муенга сөртергә кирәк. Аннары шушы тозлы суда җитен тастымалны чылатып, ияккә дә массаж ясыйлар: бу тиренең сыгылмалылыгын арттыра, битнең контурын саклый – ә бит нәкъ менә йөз контурының үзгәрүе җыерчыклардан да күбрәк картайтып күрсәтә.
17 март (дүшәмбе). Рамазан аеның 17 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 21.59 сәгатьтә калка, 6.24 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 11.56 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.
Тары хәтерне яхшырта
Тары ярмасындагы аминокислоталар тире күзәнәкләре һәм мускуллар өчен төзү материалы булып тора, ә әкрен үзләштерелә торган углеводлар организмны төрле токсин һәм шлаклардан чистарта. Тарыдагы В1 витамины организмга хәл кертә, күңел төшенкелегеннән саклый, В2 витамины чәчтәге кавыкны һәм биттәге бетчәләрне бетерә, В5 витамины кан басымын җайга сала. В төркеменә кергән барлык витаминнар да баш мие эшчәнлеген һәм хәтерне яхшырта.
18 март (сишәмбе). Рамазан аеның 18 нче көне. 19 нчы Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Чаян йолдызлыгында, 23.11 сәгатьтә калка, 6.32 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 12.01 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.
Тары көч бирә
Тары боткасы организмны кан әйләнешен яхшырта һәм бит тиресен сәламәтләндерә торган тимергә, тешне ныгыта торган фторга, эшсөярләр өчен алыштыргысыз микроэлемент булган магнийга, матдәләр алмашын яхшырта торган марганецка туендыра. Тарыдагы кремний – сөяк һәм теш ясалуда, бакыр – мускулларга сыгылмалылык бирүдә алыштыргысыз элемент. Начар экологияле төбәкләрдә яшәүчеләр өчен тары аеруча файдалы – ул организмнан авыр металларны чыгара.
19 март (чәршәмбе). Рамазан аеның 19 нчы көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 23.43 сәгатьтә калка, 6.36 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 12.05 сәгать.
Үз-үзеңне танып-белү, уйлану көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь.
Торма исне баса
Авыздан сасы ис килсә, кара торманы уып, согын сыгалар, 1 аш кашыгы сокны ярты стакан җылы сөткә салып, иртәнге ашка ярты сәгать кала ач карынга эчәләр. Дәва курсы – 7 көн. Мондый курсны елына 2 тапкыр кабатлау яхшы.
20 март (пәнҗешәмбе). Рамазан аеның 20 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 0.41 сәгатьтә калка, 6.58 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 12.10 сәгать.
Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь.
Тоз ныгыта
Тырнакларны ныгыту өчен, аларны көн саен 15-20 минут буе диңгез тозы салынган суга тыгып торырга кирәк.
21 март (җомга). Рамазан аеның 21 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 1.59 сәгатьтә калка, 7.26 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 12.15 сәгать.
Акыл җыю, белем алу көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.
Тарылы кабак күптермәсе
400 г кабак, 150 г тары ярмасы, 400 мл сөт, 2 йомырка, 100 г каймак, тәменчә тоз кирәк. Кабакны чистартып, вак шакмаклап турыйлар, сөткә салып, кайнатып чыгаралар, тары, тоз өстәп, пешерәләр. Бераз суынгач, йомырка сытып болгаталар, майланган, сохари вагы сибелгән табага тигезләп җәеп, өстенә йомырка кушып тугланган каймак сылыйлар һәм газ мичендә пешерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев