Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (15-21 июль)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

15 июль (шимбә). Зөлхиҗҗә аеның 27 нче көне. 27 нче Ай  тәүлеге.  Ай   Кысла йолдызлыгында,1.50 сәгатьтә калка, 20.23 сәгатьтә бата. 4  нче фаза.  Көн озынлыгы 17.00 сәгать. 

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала. 

Солы сихәте

1 стакан солыны 6-8 тапкыр юалар, 2стакан суда яртылаш кимегәнче кайнаталар, аннары 2 аш кашыгы бал өстәп, тагын берничә минут пешерәләр. Ашказаны авыртканда, шуны 2-3 өлешкә бүлеп, көн буена эчеп бетерәләр (ашар алдыннан). Диабет белән чирләгәндә, 1 стакан солыны 1 литр кайнар суга салып, дүрт тапкыр кимегәнче кайнаталар, көненә 3-4 тапкыр, ашар алдыннан, яртышар стакан эчәләр. Яки солыны җебетеп, җылы урынга куялар. Ике тәүлектән ул үрә башлый. Шуны юып, әйбәтләп киптерәләр, тарттыралар. Барлыкка килгән онны аз гына салкын суга салып болгаталар, өстенә кайнар су агызып, 1-2 минут кайнаталар. Кесәлне ясагач ук эчәләр: көненә 1-2 тапкыр берәр стакан. 

16 июль (якшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 28 нче көне. 28 нче Ай  тәүлеге.  Ай  Кысла  йолдызлыгында, 2.49 сәгатьтә калка, 21.14 сәгатьтә бата.  4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.58 сәгать. 

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

Кан басымын төшерү

1 килограмм солыны юып, ярты сәгатькә 2 литр суга салып куялар, аннары сүрән утта 2 сәгать пешереп, сөзәләр, суыткычта саклыйлар. Кан басымы күтәрелгәндә, ярты стакан солы төнәтмәсенә шулкадәр үк сөт кушып, көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала эчәләр. 

17 июль (дүшәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 29 нчы көне. 29 нчы, 1 нче  Ай  тәүлекләре.  Ай  Кысла йолдызлыгында, 2.48 сәгатьтә калка, 21.47 сәгатьтә бата.  21 сәгать 32 минуттан яңа Ай.  Көн озынлыгы 16.56 сәгать. 

Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризык ашарга ярамый. 

Бавыр циррозыннан дәва

Ярты  килограмм солыны 5 литр суга салып, 1 литрга калганчы кайнаталар, сөзәләр, 500 грамм бал, 50 грамм атланмай өстәп, тагын 10-15 минут пешерәләр, суыткычта саклыйлар. Хроник гепатит һәм бавыр циррозы белән чирләгәндә, көненә 3 тапкыр, ашарга 1 сәгать кала, 1әр аш кашыгы кабалар. 

18 июль (сишәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 30 нчы көне. 2 нче Ай  тәүлеге.  Ай Арыслан  йолдызлыгында, 4.00 сәгатьтә калка, 22.09 сәгатьтә бата. 1  нче фаза.  Көн озынлыгы 16.53 сәгать. 

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

19 июль (чәршәмбе). Мөхәррәм аеның 1 нче көне. 3 нче Ай  тәүлеге.  Ай   Кучкар йолдызлыгында, 5.18 сәгатьтә калка, 22.22 сәгатьтә бата.  1 нче фаза.  Көн озынлыгы 16.48 сәгать. 

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмаска кирәк. 

Бөер авыртканда

Бөер һәм бәвел куыгы авыруларыннан интеккәндә, 1 стакан солыны 1 литр суда яртылаш кимегәнче пешерәләр, сөзеп, 2 стакан җылы сөт кушалар һәм тагын 20 минут кайнаталар. Көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 1әр стакан эчәләр. 

20 июль (пәнҗешәмбе). Мөхәррәм аеның 2 нче көне. 4 нче Ай  тәүлеге.  Ай Кыз  йолдызлыгында,6.37 сәгатьтә калка, 22.31 сәгатьтә бата.  1 нче фаза.  Көн озынлыгы 16.47 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый. 

Тәмәкене ташлап була

Литр ярымлы кәстрүлнең яртысына солы салып, тулганчы су өстиләр, кайнатып чыгарып, уртача утта ярты сәгать пешерәләр, сөзәләр, 1-2 аш кашыгы тырнак гөл чәчәге салып, яхшылап төреп, җылы урында 7-8 сәгать төнәтәләр, кабат сөзәләр. Ике атна буе көненә 2 шәр стакан төнәтмәне җылы килеш эчәләр. 

21 июль (җомга). Мөхәррәм аеның 3 нче көне. 5 нче Ай  тәүлеге.  Ай   Кыз йолдызлыгында, 7.54 сәгатьтә калка, 22.37 сәгатьтә бата.  1 нче фаза.  Көн озынлыгы 16.43 сәгать. 

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчә файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь. 

Сарымсаклы кыяр

4 кг кыяр, 1 стакан үсемлек мае, дүрттән өч стакан шикәр, 1 чәй кашыгы төелгән кара борыч, 1-2 баш сарымсак, 3 аш кашыгы тоз, 1  стакан 9 процентлы серкә кирәк. Кыярны һәм сарымсакны түгәрәкләп турап, барлык ингредиентларны өстиләр, яхшылап болгатып, 2 сәгать тоталар. Аннары 700 граммлы банкаларга тутырып, 15 минут стерильләштерәләр дә, калай капкач белән ябалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев