Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
Айга кырын карама

Айга кырын карама (15-21 февраль)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

15 февраль (шимбә). Шәгъбән аеның 16 нчы көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай  Үлчәү йолдызлыгында, 20.24 сәгатьтә калка, 8.03 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы  9.38 сәгать. 

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин. 

Аспирин урынына – әфлисун согы

Канны сыегайту  өчен, көн саен яртышар стакан әфлисун согы эчәргә киңәш ителә. Яисә 300 г балга 250 г  вакланган сарымсак кушып, 3 атна төнәтәләр, ашарга 40 минут кала,  көненә 3 тапкыр 1әр аш кашыгы кабалар. Яки ярты чәй кашыгы кипкән әче әрем чәчәген чәйнәп йотып, артыннан 1 стакан кефир эчәләр.  Атна буена кичке сәгать 9да  шулай дәвалангач, 7-10 көн туктап торалар. Болай дәвалану бавырны да чистарта, иммунитетны да ныгыта.

16 февраль (якшәмбе). Шәгъбән аеның 17 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай  Үлчәү йолдызлыгында, 21.40 сәгатьтә калка, 8.07 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы  9.43 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь. 

Баллы сарымсак

Иммунитетны яхшырту, кан тамырларын чистарту һәм ныгыту өчен, 250 г сарымсакны иттарткычтан чыгарып, 350 г сыек бал кушалар, 1 атна төнәткәч, көненә 3 тапкыр, ашарга 40 минут кала, 1 әр аш кашыгы кабалар. Дәва курсы – 1-2 ай. 1 чәй кашыгы төелгән мөшкәт чикләвеген һәм 1 аш кашыгы балны 200 мл җылы суга салып, яхшылап болгатып, иртәнге ашка 1 сәгать кала һәм кичке аштан соң 2 сәгать үткәч берәр стакан эчү дә кан тамырларын ныгыта.

17 февраль (дүшәмбе). Шәгъбән аеның 18 нче көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай  Үлчәү йолдызлыгында, 22.57 сәгатьтә калка, 8.10 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы  9.47 сәгать. 

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. 

18 февраль (сишәмбе). Шәгъбән аеның 19 нчы көне. 20 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай  Чаян йолдызлыгында, 8.16 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы  9.51 сәгать. 

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. 

Тырнак гөл шифасы

Бөерләрне чистарту һәм андагы комны куу өчен, 1 аш кашыгы кипкән чәчәкне 1 стакан кайнар суда 30 минут төнәтәләр, көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, өчтән берешәр стакан эчәләр. Болай озак вакыт буе дәваланырга ярый. Җәен 3-4 атна буе көн саен өзеп алып, 3-4 чәчәкне ач карынга ашаганда, геморройдан котылып була. Бу шулай ук гастритны да дәвалый, уртлар канавын да туктата. 1 аш кашыгы кипкән чәчәкне 1 стакан суда 2 сәгать төнәтеп, ашаганнан соң һәм йокы алдыннан авызны чайкау стоматитны һәм уртлар канавын бетерә. Бәвел куыгы ялкынсынганда, 1 әр чәй кашыгы календула чәчәге һәм кычыткан үләнен  1 стакан кайнар суда 20 минут төнәтәләр дә, 14 көн буе, көненә 3 тапкыр, ач карынга, ашарга 30 минут кала яртышар стакан эчәләр. 

19 февраль (чәршәмбе). Шәгъбән аеның 20 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай  Чаян йолдызлыгында, 0.18 сәгатьтә калка, 8.23 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы  9.56 сәгать. 

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу,  табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь.

20 февраль (пәнҗешәмбе). Шәгъбән аеның 21 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай  Укчы йолдызлыгында, 1.38 сәгатьтә калка, 8.35 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы  10.00 сәгать. 

Акыл җыю, белем алу көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь. 

Содалы битлек

Биттәге бетчәләрдән котылу өчен, чәй содасы кушылган җылы су белән юыну файдалы: ул тирене киптерә, ялкынсынуны баса. Атнасына 1 тапкыр мондый битлек ясарга да була:   2 аш кашыгы он яки крахмалга 1 чәй кашыгы сода кушып, боламык булганчы җылы су өстиләр дә, бит тиресенә сылап, 10-15 минуттан соң җылы су белән юып төшерәләр. 

21 февраль (җомга). Шәгъбән аеның 22 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай  Укчы йолдызлыгында, 2.59 сәгатьтә калка, 8.55 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы  10.05 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

Себер бавырсагы 

Ярты литр сөт, 100 грамм эретелгән атланмай, 5 йомырка, 1 аш кашыгы шикәр, тоз кирәк,  бераз коры чүпрә кушарга да була. Камыр басып, иллеләп кисәккә бүләләр, алардан түгәрәкләр әвәләп, тастымал астында 20 минут кабарталар. Аннары һәр түгәрәкне якынча 5 миллиметр калынлыктагы кабартма итеп җәяләр дә, кул белән әкрен генә тартып, тагын юкарталар. Тирән казанда яки табада  кайнар майда йөздереп кыздыралар, өстеннән дә шул кызган майны гел салып торалар. Бавырсак кабара башлый һәм алтынсу төскә керә. Кәгазь тастымалга алып, артык маен сеңдерәләр дә, шикәр оны сибәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев