Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (13-19 май)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

13 май (шимбә). Шәүвәл аеның 23 нче көне.23 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 12.02 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.07 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

Язгы ширбәт

Яшь тузганак яфракларын юып, суын саркыталар, турыйлар. Пыяла банкага шикәр белән аралаштырып һәм агач тукмак белән төя-төя тутыралар. Шикәре эреп бетеп согы чыкканчы тәрәзә төбендә тоталар, аннан соң суыткычта саклыйлар. Мондый ширбәтне чәйгә салып эчү бик файдалы. Яңа җыелган тузганак яфракларын исә салатка кушарга була.

14 май (якшәмбе). Шәүвәл аеның 24 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 3.11 сәгатьтә калка, 13.37сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.11 сәгать. 

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмау зарур.

Майда җыеп кал!

Май аенда бака яфрагы үләнен тамыры белән казып алалар, яхшылап юып, киптерәләр, иттарткычтан чыгаралар. 200 г үләнгә 100 г бал кушып, карасу төстәге пыяла савытта 3-4 көн төнәтәләр. Ашказаны җәрәхәтен дәвалау өчен, көн саен иртән ач карынга һәм кичен 1 әр аш кашыгы кабалар. 

15 май (дүшәмбе). Шәүвәл аеның 25 нче көне.25 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 3.20 сәгатьтә калка, 15.08 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.14 сәгать. 

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы. 

Гаймориттан – йодлы су

Бер стаканга якын кайнаган җылы суга 1 тамчы йод, 1 бөртек марганцовка салып болгаталар да, 3-5 көн дәвамында мөмкин кадәр ешрак итеп һәр борын тишегенә 2-3 әр тамчы тамызалар. 

16 май (сишәмбе). Шәүвәл аеның 26 нчы көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 3.28 сәгатьтә калка, 16.38 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.18 сәгать. 

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зәгыйфь. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

Сирень сихәте

Тромбофлебит интектергәндә, сирень яфрагын изеп, җәрәхәтләргә ябалар. Беренче 2 көндә яфракны 3 тапкыр, аннары тәүлегенә 1 тапкыр алыштыралар. Баш өянәге (мигрень) вакытында маңгайга сирень яфрагы куеп бәйлиләр, 2-3 сәгатьтән соң яңасын ябалар.

17 май (чәршәмбе). Шәүвәл аеның 27 нче көне.27 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында,3.36 сәгатьтә калка, 18.07 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.22 сәгать.

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

Фасоль дәвалый

Кандагы шикәр микъдарын киметү өчен, 3 данә ак фасоль борчагын ярты стакан кайнаган салкын суга салып, төнгелеккә калдыралар, иртән фасолен ашыйлар, суын эчәләр. Болай дәвалану диабет белән чирләүчеләрнең канындагы шикәр микъдарын да киметә ала. 

18 май (пәнҗешәмбе). Шәүвәл аеның 28 нче көне.28 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 3.46 сәгатьтә калка,19.36 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.25 сәгать. 

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

Кычыткан чәе

Яңа җыелган бер уч яшь кычыткан яфрагын 2 л кайнап торган суга салалар, яхшылап томалап, 10 минут төнәтәләр. Үлән аска утыргач, сөзәләр. 2 атна буе, көн саен, 15-19 сәгать аралыгында эчәләр (шушы 2 л төнәтмә 2 атналык курска җитәргә тиеш). Аннан соң 2 атна ял итәләр һәм кабат шулай дәваланалар. Кычыткан суы кандагы холестерин микъдарын киметә, организмны витаминнарга һәм минераль матдәләргә баета, бөер, бәвел куыгы, ашкайнату әгъзалары эшчәнлеген җайга сала. 

19 май (җомга). Шәүвәл аеның 29 нчы көне.29 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 3.58 сәгатьтә калка,21.04 сәгатьтә бата. 18 сәгать 53 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 16.28 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый.. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур.Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризык ашарга ярамый. 

Тозлы печенье

250 шәр г он, атланмай һәм брынза (яки башка тозлы сыр), 1 йомырка сарысы кирәк. Май, эре угычтан уылган брынза һәм оннан йомшак кына камыр басып, җәяләр, төрле формада печенье кисеп, күпертелгән йомырка сарысы белән майлыйлар, эре тоз сибәләр дә, газ мичендә пешереп алалар. Яраткан кеше борыч сипсә дә була. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев