Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (12-18 ноябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

12 ноябрь (шимбә). Рабигүл ахир аеның 18 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 17.29 сәгатьтә калка, 12.42 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.30 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмас­ка, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

Керәнле лимон

Хроник бронхит булганда, болай дәвалану файдалы. Керән тамырын чирек стакан ваклап, 2 лимон согын кушалар һәм суыткычта саклыйлар. Иртән һәм кичен яртышар чәй кашыгы кабалар, 30-40 минут үтмичә, су эчәргә ярамый. 

13 ноябрь (якшәмбе). Рабигүл ахир аеның 19 нчы көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 18.28 сәгатьтә калка, 13.14 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.26 сәгать. 

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, кичерү көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь.

Шифалы май

Тын кысканда, склероз булганда, баш мие тамырлары кысылганда, сарымсаклы май булыша. 1 баш сарымсакны чистартып, боткасыман хәлгә килгәнче төяләр, өстенә 1 стакан көнбагыш мае салып, суыткычта саклыйлар. Көненә 1 тапкыр 1чәй кашыгы сарымсак маен шулкадәр үк лимон согына кушып эчәләр. Дәва курсы – 1-3 ай, аннан соң 1 ай туктап торырга кирәк. 

14 ноябрь (дүшәмбе). Рабигүл ахир аеның 20 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 19.40 сәгатьтә калка, 13.34 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.22 сәгать. 

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь.

15 ноябрь (сишәмбе). Рабигүл ахир аеның 21 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 20.57 сәгатьтә калка, 13.49 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 8.19 сәгать. 

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь. 

Грипптан дәва (1)

Сарымсак ашау файдалы. Изеп, шулкадәр үк бал кушалар, йокларга ятар алдыннан 1 аш кашыгы кабып, артыннан җылы су эчәләр. Яисә 100-200 мл кайнар сөткә 1 чәй кашыгы изелгән сарымсак салып, өстен ябып, 20-30 минут төнәтәләр һәм берьюлы эчеп бетерәләр. Кара карлыганны изеп, җылы суга салалар да, көн буена шуны әз-әзләп эчәләр. Һәр көнне төшке аш вакытында 1 аш кашыгы вак кына туралган баш суганны каймакка кушып ашау файдалы. Суганны урталай кисеп, исен борын һәм авыз белән иснәү дә нәтиҗәле. 

16 ноябрь (чәршәмбе). Рабигүл ахир аеның 22 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 22.16 сәгатьтә калка, 13.59 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 8.15 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

Грипптан дәва (2)

200 мл кайнап торган сөткә 2 аш кашыгы суган боламыгы салып болгаталар, 20 минут төнәтәләр һәм йоклар алдыннан эчәләр. Яисә 1 аш кашыгы артыш җиләген 400 мл суда 20 минут пешерәләр, ашарга 15-20 минут кала 1 әр аш кашыгы эчәләр. Яки нарат ылысын ваклап, кайнатып суытылган 600 мл суга салалар, 2 тәүлек төнәтәләр, сөзәләр, 2 тәүлектә әкренләп эчеп бетерәләр. Бер чеметем лимон кислотасы яки аз гына мүк җиләге согы кушып тәмләтергә ярый, шикәр йә бал өстәргә дә була. Мондый эчемлекне ел әйләнәсе эчәргә рөхсәт ителә, кышын аңарда С витамины җәйгедән күбрәк. 

17 ноябрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл ахир аеның 23 нче көне. 23 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Кыз йолдызлыгында, 23.35 сәгатьтә калка, 14.07 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 8.11 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

Кан тамырларын чистарту

Термоска 1 стакан укроп орлыгы, 1-2 аш кашыгы валериан тамыры салып, өстенә 1 литр кайнар су коялар, 1 тәүлек төнәтәләр. Сөзеп, 1 стакан бал кушалар. Яхшылап болгатып, суыткычта саклыйлар. Көненә 3 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, 1 әр аш кашыгы эчәләр. 

18 ноябрь (җомга). Рабигүл ахир аеның 24 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 14.11 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 8.08 сәгать. 

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк.

Кабак катламасы

4 йомыркадан пилмән камыры басалар. Алтыга бүлеп, түгәрәкләп җәяләр. Уртача зурлыктагы кабакны чистартып, эре угычтан уалар, 1-2 баш суганны вак кына турыйлар, икесен бергә кушып, тоз, борыч өстиләр. Камыр өстенә тигезләп җәеп, өстенә атланмай уалар, рулет ясап төрәләр. Мантый пешерә торган түгәрәкләргә куеп, өстен майлыйлар һәм 45-50 минут буе парда пешерәләр. Табынга укроплы каймак белән бирәләр.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев