Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (11-17 ноябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

11 ноябрь (шимбә). Рабигүл ахир аеның 27 нче көне. 28 нче Ай  тәүлеге.  Ай  Чаян йолдызлыгында, 5.13 сәгатьтә калка, 15.40 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 8.36 сәгать. 

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Яңа Ай туарга ике генә көн калып бара, караңгы, Айсыз төннәр күңелгә шом сала. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә. 

Кара җиләк сихәте

Канны чистарту, андагы холестерин һәм шикәрне киметү өчен, кара җиләкнең яшь яфрак һәм үрентеләрен җыеп, шуны ваклап, 1 аш кашыгын 1 стакан суда кайнатып чыгаралар да, 2 сәгать төнәтеп, сөзәләр, көненә 3 тапкыр 1әр стакан эчәләр.

12 ноябрь (якшәмбе). Рабигүл ахир аеның 28 нче көне. 29 нчы Ай  тәүлеге.  Ай  Чаян йолдызлыгында, 6.36 сәгатьтә калка, 15.47 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 8.32 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр сис­темасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур.

Томаудан дәва

Томау башланып кына килгәндә, болай дәвалану булыша. 1 баш суганны иттарткычтан чыгарып яки кыргычта кырып, кечкенә фарфор чәйнеккә салалар, капкачын ябалар һәм борыныннан авыз белән сулыйлар, сулышны исә борын аша чыгаралар. Процедураны көненә берничә тапкыр 10ар минут кабатлыйлар. Яки 3 бүлем сарымсакны 1 стакан сөткә кырып салып, кайнатып чыгара язалар, бераз суыталар. 1 әр чәй кашыгы каба-каба көн буена эчеп бетерәләр. 

13 ноябрь (дүшәмбе). Рабигүл ахир аеның 29нчы көне. 30нчы, 1нче Ай тәү­лекләре. Ай Чаян йолдызлыгында, 8.02 сәгатьтә калка, 15.57 сәгатьтә бата. 12 сәгать 27 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 8.28 сәгать. 

Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризык ашарга ярамый. 

Баллы сөт

1 стакан җылы сөткә 1 аш кашыгы бал кушып, чәнечке белән 5 минут күпертәләр, иртәнге һәм кичке ашка 1 сәгать кала эчәләр. Мондый сөт ашказаны җәрәхәтеннән саклый: бал ялкынсынуга каршы тора, сөт исә агрессив әчелекне баса. Болай дәвалану кислоталылыгы югары булган гастрит вакытында да файдалы. 

14 ноябрь (сишәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 1 нче көне. 2 нче Ай  тәүлеге.  Ай  Укчы йолдызлыгында, 9.32 сәгатьтә калка, 16.14 сәгатьтә бата. 1 нче фаза.  Көн озынлыгы 8.24 сәгать. 

Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.

Герпестан – сарымсак

Ирен чабыртканда, болай дәваланалар: сарымсакны изеп, төнгелеккә шул урынга ягалар. Шулай ук иренгә һәр 2 сәгать саен ак чыршы (пихта) мае сөртү дә булыша. 

15 ноябрь (чәршәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 2 нче көне. 3 нче Ай  тәүлеге.  Ай  Укчы йолдызлыгында,11.01 сәгатьтә калка, 16.43 сәгатьтә бата. 1 нче фаза.  Көн озынлыгы 8.20 сәгать. 

Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмаска кирәк. 

16 ноябрь (пәнҗешәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 3 нче көне. 4 нче Ай  тәүлеге.  Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 12.18 сәгатьтә калка, 17.32 сәгатьтә бата. 1 нче фаза.  Көн озынлыгы 8.16 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.

Диареядән дәва

Эч киткәндә, мондый үлән төнәтмәләре белән дәвалану нәтиҗәле. 20 шәр грамм ат кузгалагы һәм уралмалы кырлачны (горец змеиный) кушып, шуның 2 чәй кашыгын 1 стакан кайнар суда 30 минут төнәтәләр дә, сөзеп, көненә 3-4 тапкыр чирегешәр стакан эчәләр. Яисә 15 әр грамм чагыр (монгол чәе - бадан толстолистный) һәм кызылбаш (кровохлебка) тамырын ваклап кушып, шуның 1 аш кашыгын 1 стакан кайнар суда 10 минут пешерәләр дә, 30 минут төнәтеп, сөзәләр, көненә 3-4 тапкыр чирегешәр стакан эчәләр. 

17 ноябрь (җомга). Җөмәдел әүвәл аеның 4 нче көне. 5 нче Ай  тәүлеге.  Ай  Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 13.13 сәгатьтә калка,  18.46 сәгатьтә бата. 1 нче фаза.  Көн озынлыгы 8.13 сәгать. 

Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчә файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Ашказаны-эчәк авырулары кискенләшү тискәре энергиянең артык күп туплануын күрсәтә. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь. 

Әфлисунлы-лимонлы кабак джемы

1,5 кг кабак, 1 әр кг әфлисун һәм лимон, 3-4 кг шикәр кирәк. Кабакны кабыгыннан һәм төшләреннән чистартып, цитрусларны исә кабыгы белән  иттарткычтан чыгаралар. Шикәр кушып, яхшылап болгаталар да, бераз тоталар. Аннары сүрән утта шикәр бөтенләй эреп беткәнче пешерәләр. Кайнар килеш банкаларга тутыралар. Мондый джем чәй эчәргә дә бик тәмле, бөккән һәм печеньелар  пешерү өчен менә дигән эчлек тә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев