Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (11-17 март)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

11 март (шимбә). Шәгъбән аеның 19нчы көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 23.26 сәгатьтә калка, 8.01 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 11.25 сәгать. 

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышыр­га, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. 

Ютәлдән дәва

Кишер яки торма согын тигез микъдарда сөт белән кушалар, көненә 6 тапкыр 1 әр аш кашыгы кабалар. 2 йомырка сарысы, 2 аш кашыгы атланмай, 2 чәй кашыгы бал, 1 чәй кашыгы бодай онын кушып, яхшылап болгаталар, көн буена әледән-әле 1 әр чәй кашыгы кабып торалар (йомырка яхшы сыйфатлы һәм яңа салынган булырга тиеш). Әстерхан чикләвеген төеп, шулкадәр үк балга кушалар, шуның 1 чәй кашыгын 100 мл җылы суда эретеп, вак йотымнар белән эчәләр. Яисә 1 аш кашыгы шалфей үләнен 1 стакан кайнар суда төнәтәләр дә, шулкадәр үк сөт кушып, җылы килеш ярты стаканын эчәләр. 

12 март (якшәмбе). Шәгъбән аеның 20нче көне. 20 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Чаян йолдызлыгында, 0.58 сәгатьтә калка, 8.11 сәгатьтә бата. 3нче фаза. Көн озынлыгы 11.31 сәгать. 

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. 

Гайморит интектерсә

Башлы суган согы, цикламен тамыры согы, каланхоэ согы, алоэ согы, бал, Вишневский мае – барысын да 1 әр чәй кашыгы кушып, әйбәтләп болгаталар. Ике мамык кисәген шул катнашмага манып алып, борын тишекләренә тыгалар, ярты сәгатьтән соң алалар. Дәва курсы – 10-15 көн. Яисә 2 аш кашыгы хан үләне (иван-чай) яфрагын ярты литр кайнар суга салып, кайнатып чыгаралар, ярты сәгать төнәтәләр, көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, өчтән берешәр стакан эчәләр. 

13 март (дүшәмбе). Шәгъбән аеның 21 нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 2.32 сәгатьтә калка, 8.27 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 11.35 сәгать. 

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь.

14 март (сишәмбе). Шәгъбән аеның 22 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 8.51 сәгатьтә бата. 3нче фаза. Көн озынлыгы 11.40 сәгать. 

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь. 

Кан басымын җайга салу

Тигез микъдарда саз кипкәре (сушеница болотная), сукыр кычыткан, чыпчык җилеме (омела белая) үләннәрен, дүләнә чәчәген кушып, шуның 1 аш кашыгын 1 стакан кайнар суга салалар, өстен каплап, ярты сәгать төнәтәләр, сөзәләр, стакан тулганчы кайнаган су өстиләр. Көненә 3 тапкыр, ашаганнан соң, яртышар стакан эчәләр. 

15 март (чәршәмбе). Шәгъбән аеның 23 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 3.58 сәгатьтә калка, 9.32 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 11.45 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

16 март (пәнҗешәмбе). Шәгъбән аеның 24 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 5.06 сәгатьтә калка, 10.37 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 11.49 сәгать. 

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк.

Табигать дәвалый

Грипптан менә болай дәвалану әйбәт. 5 аш кашыгы төелгән гөлҗимеш җиләген 1 л суда кайнатып чыгаралар да, сүрән утта 10 минут пешерәләр. Яхшылап төреп, җылы урында 8-10 сәгать төнәтәләр, сөзәләр. Иртән торуга 1 стакан, аннары һәр 2-3 сәгать саен яртышар стакан эчәләр (бал, шикәр кушарга да ярый). Дәва курсы – 1 атна. 

17 март (җомга). Шәгъбән аеның 25 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 5.50 сәгатьтә калка, 12.05 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 11.54 сәгать. 

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

Бавыр тәбәсе

500 г бавыр, 3 баш суган , 100 г гөмбә, 4 пешкән бәрәңге, 100 г яшел борчак, 6 йомырка, 4 бүлем сарымсак, тәменчә тоз һәм кара борыч кирәк. Шакмаклап туралган бавырны тиз генә майда кыздыралар, шунда ук вак кына туралган суган һәм гөмбә өстәп, тагын кыздыралар. Бәрәңгене шакмаклап турыйлар, сарымсакны изәләр. Бавырны, бәрәңгене – барысын бергә кушалар, яшел борчак өстиләр, тугланган йомырка, борыч һәм тоз салып, яхшылап болгаталар һәм, формага салып, газ мичендә пешерәләр. Өстенә уылган сыр сибәргә дә була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев