Айга кырын карама (11-17 гыйнвар)
Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!
11 гыйнвар (шимбә). Рәҗәб аеның 11 нче көне. 13 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 12.11 сәгатьтә калка, 6.46 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.27 сәгать.
Үзгәрешләр көне. Үткәннәр турында уйланып, нәтиҗәләр ясау яхшы. Ач торырга ярамый – теләсә нәрсә ашарга була. Аралашу, белем алу өчен уңай вакыт. Йөрәк, тире, кан тамырлары зәгыйфь. Чикләвек ашау файдалы.
Кан тамырларын чистарту
Ярты литрлы банкага чирек стакан укроп орлыгы, 1 аш кашыгы вакланган валериана тамыры, ярты стакан бал салып болгаталар да, кайнар су белән тутыралар. Банканың капкачын яхшылап ябып, җылы урында тәүлек буе төнәтәләр. Сөзеп, суыткычта саклыйлар. Көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 1 әр аш кашыгы эчәләр. 2 атнадан соң нәтиҗәсе күренә.
12 гыйнвар (якшәмбе). Рәҗәб аеның 12 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 13.07 сәгатьтә калка, 7.58 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.29 сәгать.
Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене чистарту уңай нәтиҗә бирә. Ашказаны асты бизе зәгыйфь. Балан, фасоль, борчак, арпа ашау файдалы.
Туберкулездан – җитен мае
2 стакан ачык төстәге балга 1 стакан җитен мае кушып, сүрән утта, әледән-әле болгатып, масса куерганчы һәм кызгылт каты матдәгә әйләнгәнче пешерәләр. Иртән шуннан урман чикләвеге зурлыгындагы кисәкне бүлеп алып, эреп беткәнче авызда тоталар, төкерекне йоталар. 1 сәгать буе ашарга да, эчәргә дә ярамый.
13 гыйнвар (дүшәмбе). Рәҗәб аеның 13 нче көне. 15 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 14.25 сәгатьтә калка, 8.45 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 7.32 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Бүген кеше үз нәфесенең теләк һәм коткыларына бигрәк тә бирешүчән. Тәэсирләнүчән кешегә аеруча кыен. Балан, мүк җиләге ашау файдалы.
Баш әйләнүдән дәва
Еш башы әйләнгән кешегә халык медицинасы болай дәваланырга киңәш итә: 20 дүләнә җиләген 3 стакан суга салып, 10 минут кайнаталар, аннары чәй урынына эчәләр. Көн буена күпме эчә аласың, шулкадәр эчәргә ярый.
14 гыйнвар (сишәмбе). Рәҗәб аеның 14 нче көне. 16 нчы Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 15.52 сәгатьтә калка, 9.13 сәгатьтә бата. 1 сәгать 27 минуттан тулы Ай. Көн озынлыгы 7.35 сәгать.
Тыныч, иҗади, уңышлы көн. Һәрнәрсәдә гармониягә омтылу, җан тынычлыгын саклау мөһим. Дулкынландыргыч очрашулар булырга мөмкин. Килешүләр төзү уңай нәтиҗә бирә. Кан авырулары кискенләшә. Беркемгә дә үпкә сакларга ярамый.
Бөердә таш булса
Бөердә кальций ташлары табылганда, табиб белән киңәшеп, солы төнәтмәсе белән дәваланырга була. 300 г солыны термостагы 1 литр кайнар суда 12 сәгать төнәтәләр дә, көненә 3 тапкыр, ашарга 20 минут кала, 100әр мл эчәләр. Дәва курсы – 10 көн, 4 көн ял иткәч, кабатлыйлар. Борыч, сарымсак ашамаска кирәк. Таш ясалмасын өчен, 1 аш кашыгы солы ярмасын ярты стакан сөттә кайнатып чыгаралар да, төш вакытында эчәләр. Дәва курсы – 21 көн.
15 гыйнвар (чәршәмбе). Рәҗәб аеның 15 нче көне. 17 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 17.20 сәгатьтә калка, 9.28 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.38 сәгать.
Мәхәббәт, иҗат көне. Бернәрсә дә планлаштырмыйча, теләгән нәрсәне генә эшләү яхшы. Нерв һәм эндокрин системаларга, күзгә игътибарлырак булу сорала. Үпкәләшкән кешеләр белән дуслашыр вакыт. Яшелчәләрне күбрәк ашау файдалы.
Инфаркттан соң (1)
Инфаркттан соң дөрес туклану аеруча мөһим. 1 кг мүк җиләге, 200 г сарымсакны иттарткычтан чыгарып, 100 г бал кушалар да, 3 көн төнәтәләр, суыткычта саклыйлар. Көненә 2 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр чәй кашыгы кабалар. Яисә яңа сыгылган суган согына шулкадәр үк бал кушып, көненә 2-3 тапкыр 1 әр аш кашыгы эчәләр.
16 гыйнвар (пәнҗешәмбе). Рәҗәб аеның 16 нчы көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 18.46 сәгатьтә калка, 9.38 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.41 сәгать.
Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.
Инфаркттан соң (2)
1 кг кара миләшкә 2 кг бал кушып, көненә 2 шәр аш кашыгы кабу файдалы. Алма ашау организмнан шлакларны чыгара, кан тамырларының тышчасын ныгыта. Миокард инфаркты булып бераз вакыт үткәч үк, ярты стакан кишер согына 1 чәй кашыгы үсемлек мае кушып, көненә 2 тапкыр эчү файдалы. Яисә кызыл чөгендер, кишер, торма сокларын тигез микъдарда кушалар да, 3 ай буе, көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала 1 әр аш кашыгы эчәләр.
17 гыйнвар (җомга). Рәҗәб аеның 17 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 20.06 сәгатьтә калка, 9.45 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.44 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Күп аралашмаска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.
Бисквит
3 йомырка, 1 стакан шикәр, яртышар стакан он һәм бәрәңге яки кукуруз крахмалы кирәк. Йомырка белән шикәрне миксер белән яхшылап күпертәләр, аннан соң әз-әзләп крахмаллы онны кушып, агач кашык белән әкрен генә болгаталар. Табаның төбен генә майлыйлар, кырыйларын майларга кирәкми – алайса камыр күтәрелмәячәк. 180 градуслы газ мичендә 45-50 минут пешерәләр, беренче 30 минутта ачып карарга ярамый. Торт өчен бик тәмле бисквит килеп чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев