Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (11-17 февраль)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

11 февраль (шимбә). Рәҗәб аеның 20нче көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 0.20 сәгатьтә калка, 9.47 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 9.19 сәгать. 

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь.

Кычытканлы алма согы

Әгәр баш һәм колак шауласа, күз аллары караңгыланса, баштагы кан басымы күтәрелсә, баш мие тамырлары склерозы интектерсә, 2 аш кашыгы кычыткан өстенә 150 мл кайнар су агызып, яхшылап төреп, җылы урында 4 сәгать төнәтәләр, сөзеп, шулкадәр үк алма согы кушалар, яхшылап болгатып, 50-100 әр мл сокны көненә 3 тапкыр ашарга 15 минут кала эчәләр. Суыткычта саклыйлар. 

12 февраль (якшәмбе). Рәҗәб аеның 21 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 1.50 сәгатьтә калка, 9.53 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 9.23 сәгать. 

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь.

Үт куыгына ярдәм

2 лимон согын сыгып, шуңа 2 аш кашыгы зәйтүн мае һәм 1 стакан юкә балы кушалар, әйбәтләп болгатып, суыткычта саклыйлар. 3 атна дәвамында көн саен 3әр аш кашыгы кабалар. Дәва курсын 3 айга бер тапкыр кабатлыйлар. Үт куыгында таш булганнарга болай дәваланырга ярамый. 

13 февраль (дүшәмбе). Рәҗәб аеның 22 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 2.05 сәгатьтә калка, 10.05 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 9.27 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

Суган шикәрне киметә

Диабеттан интегүчеләр, кандагы шикәр микъдарын киметә алмый азап­ланучылар өчен бу киңәш: 3 кг суганны бертигез 10 өлешкә бүләләр. Көн саен шуның бер өлешен чистартып, вак кына турыйлар, 1 стакан кайнап торган суга салып, 5 минут пешерәләр. Сөзеп, шул төнәтмәне көн дәвамында эчеп бетерәләр (көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, тигез микъдарда). 10 көн буе тоташ дәваланырга кирәк, югыйсә нәтиҗәсе булмаячак. Дәва курсын тагын 6 айдан кабатларга була. 

14 февраль (сишәмбе). Рәҗәб аеның 23 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 3.23 сәгатьтә калка, 10.24 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 9.31 сәгать. 

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк.

Ангинадан – прополис

Ангинадан иң шәп дәва чарасы – яңак белән аңкау арасына төнгелеккә прополис кисәге кыстырып яту. Прополис югары сыйфатлы булып, телне беразга гына оетырга тиеш. Ангина вакытында ашаганнан соң прополис чәйнәү дә булыша, көненә 5 г китә, 2 көндә чир үтә.

15 февраль (чәршәмбе). Рәҗәб аеның 24 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 4.56 сәгатьтә калка, 10.54 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 9.36 сәгать. 

Акыл җыю көне. Интуициягә таяныр­га була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. 

Чикләвекле алоэ

Салкын тиюне, гриппны кисәтү өчен, 100 г алоэ яфрагы согы, ярты кило төелгән әстерхан чикләвеге, 300 г юкә балы, 3-4 лимон согын кушып, сихәтле катнашма ясыйлар, аны суыткычта саклыйлар. Авырый башлауны сизгәч үк, көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 1 әр чәй кашыгы кабалар.

16 февраль (пәнҗешәмбе). Рәҗәб аеның 25 нче көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Укчы йолдызлыгында, 6.17 сәгатьтә калка, 11.45 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 9.41 сәгать. 

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зә­гыйфь. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы. 

Тибет эликсиры 

Ярты стакан лимон согына 1 стакан бал, чирек стакан чистартылмаган зәйтүн мае (көнбагышныкы да ярый) кушалар. Ай буена ач карынга, иртәнге ашка 15 минут кала, 1 әр десерт кашыгы эчәләр. Мондый эликсир буыннарны һәм эчәклекне чистарта, йөрәкне ныгыта, бавыр һәм бөерләрнең эшен яхшырта. 

17 февраль (җомга). Рәҗәб аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 7.14 сәгатьтә калка, 13.00 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 9.45 сәгать.

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала. 

Эремчекле печенье 

200 әр г эремчек һәм атланмай, 2 йомырка, өчтән бер чәй кашыгы сода, 2стакан он кирәк, крем өчен исә 2 йомырка агын 1 стакан шикәр белән күпертәләр. Камыр басып, 15 минутка суыткычка куялар. Аннан соң җәеп, өстенә крем сылыйлар да, рулет итеп төрәләр, 3 әр сантиметрлы кисәкләргә бүләләр. Табага ара калдырып тезеп, газ мичендә пешерәләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев