Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (10-16 июнь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

10 июнь (шимбә). Зөлкагдә аеның 21 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 1.27 сәгатьтә калка, 11.10 сә­гатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.25 сәгать. 

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь. 

Ай һәм дару үләннәре (1)

Дару үләннәре сихәт бирсен өчен, аларны билгеле бер көннәрдә генә җыю файдалы. Айның 9, 15, 23, 29 нчы көннәрендә үлән җыярга да, сихәтле төнәтмәләр ясарга да ярамый. 3,7, 12, 16, 24 нче Ай көннәрендә дару үләннәрен җыю уңышлы. Дарулы төнәтмә һәм сыгынтыларны Айның 5, 8, 12, 13, 16, 17, 24, 28 нче көннәрендә әзерләү яхшы. Ә дару үләннәрен җыю өчен иң шәп вакыт – 8-15 август. 

11 июнь (якшәмбе). Зөлкагдә аеның 22нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 1.36 сәгатьтә калка, 12.44 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.26 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

Ай һәм дару үләннәре (2)

Дару үләннәренең тамырын кими баручы Ай Кәҗәмөгез, Кыз, Үгезбозау йолдызлыгында чакта иртә язда яки көзен Кояш чыкканчы яки баегач җыю файдалы. Чәчәкле өлешен үсә баручы һәм тулган Ай Игезәкләр, Үлчәү яки Сукояр йолдызлыгында чакта кояшлы көннәрдә көндез, чык тамчылары парга әйләнеп беткәч җыю яхшы. Чәчәк таҗларын үсә баручы Ай Кысла, Чаян, Балыклар йолдызлыгында чакта, чык кибеп беткән мәлдә җыю нәтиҗәле. Дару үләннәренең җимеш яки орлыкларын тиз арада куллану өчен кирәк булганда үсә баручы Ай Кучкар, Арыслан, Укчы йолдызлыкларында чакта, озак саклау өчен исә кими баручы Ай Кучкар һәм Укчы йолдызлыкларында чакта кичке якта, әмма Кояш батканчы җыярга киңәш ителә. Сабак һәм яфракларны үсә баручы Айда җыю яхшы. 

12 июнь (дүшәмбе). Зөлкагдә аеның 23 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 1.44 сәгатьтә калка, 14.14 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.28 сәгать. 

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр системасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк.

Ромашка шифасы

4 өлеш дару ромашкасы чәчәге, 1 әр өлеш каен бөресе һәм җитен орлыгын кушып, шуның 2 аш кашыгын ярты литр суга салалар, сүрән утта 10 минут пешерәләр, сөзеп, җылы килеш баш тиресенә ышкыйлар (чәч юылган булырга тиеш), полиэтилен башлык киеп, 20-30 минут торалар, аннан соң чәчне юмыйча киптерәләр. Атнасына 2-3 тапкыр шулай дәвалану чәч коелудан саклый. 

13 июнь (сишәмбе). Зөлкагдә аеның 24нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 1.53 сәгатьтә калка, 15.45 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.29 сәгать. 

Акыл җыю көне. Интуициягә таяныр­га була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

Лимон һәм суган сихәте

4 лимонның кабыгын 1 литр суда 15 минут пешерәләр дә, кавыклы чәчне атнасына 1 тапкыр шул су белән чайкыйлар. Яки суганны боламык ясап изеп, баш тиресенә сөртәләр, полиэтилен башлык киеп, өстеннән сөлге урыйлар. 2 сәгатьтән соң шампунь белән юалар.

14 июнь (чәршәмбе). Зөлкагдә аеның 25 нче көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 2.04 сәгатьтә калка, 17.13 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.31 сәгать. 

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зәгыйфь. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.

Карабодайлы кефир

Ашказаны асты бизе авыртып интектергәндә, карабодай ярмасын каһвәтарткычта тарттыралар, шуның 1 яки 2 аш кашыгын 1 стакан майсыз кефир яки эремчек суына салып, төнгелеккә калдыралар. Иртәнге аш урынына ашыйлар.

15 июнь (пәнҗешәмбе). Зөлкагдә аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 2.10 сәгатьтә калка, 18.43 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.31 сәгать. 

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

Көзән җыерганда

Төннәрен аяк балтырларын көзән җыерса, калийга бай ризыкларны күбрәк ашарга кирәк. Йөзем, күрәгә, инҗир, әстерхан чикләвеген иттарткычтан чыгарып, бал кушалар да, 2 атна буе, көненә 2 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, 1әр аш кашыгы кабалар. 

16 июнь (җомга). Зөлкагдә аеның 27 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 2.40 сәгатьтә калка,20.10 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 17.32 сәгать. 

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

Алмалы коймак

Ярты литр кефирга 2 аш кашыгы манный, бераз шикәр салып, 10 минут тоталар. Аннары 1 йомырка, ярты стаканга якын он, вак шакмаклап туралган 1 алма, сода, тоз өстәп, камыр туглыйлар һәм майлы табада гадәти коймактай пешерәләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев