Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карама (10-16 декабрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

10 декабрь (шимбә). Җөмәдел әүвәл аеның 16 нчы көне. 18 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында,16.17 сәгатьтә калка,11.14 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.09 сәгать. 

Алдашу, ялганга бай көн. Бизләр системасы, бил, бөер, тире, сукыр эчәк зәгыйфь. Мунчага бару, массаж ясату, ач тору, төрле дәвалану чараларын куллану файдалы. Кәеф төшәргә мөмкин.

Йөрәк эшчәнлеген яхшырту

Иттарткычтан кабыгы белән (әмма төшсез) 2 лимон, 100 г күрәгә чыгарып, 1 аш кашыгы бал кушалар, әйбәтләп болгаталар, көненә 3 тапкыр 1 әр аш кашыгы кабалар. Яисә 100 г чи кызыл чөгендерне угычта кырып, ярты литр чишмә суына салалар, көненә 3 тапкыр яртышар стакан эчәләр. Көненә 2-3 тапкыр лимон кабыгы чәйнәү дә файдалы. 1 чәй кашыгы энҗе чәчәк (ландыш) чәчәген 1 стакан суда 1сә­гать төнәтәләр, сөзәләр, көненә 3 тапкыр, ашар алдыннан, 1 әр аш кашыгы эчәләр. 

11 декабрь (якшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 17 нче көне. 19 нчы Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 17.25 сәгатьтә калка, 11.39 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.08 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Күп аралаш­маска, күз тиюдән, чит тәэсирләрдән сакланырга кирәк. Бурычка алырга да, бирергә дә ярамый. Нерв системасы, эчәклек, арканың өске өлеше зәгыйфь.

 Икмәк дәвалый

Ангинадан дәвалану өчен, 1 телем бодай икмәген кайнап торган сөткә салалар да, бераз суынгач, икмәкне алып ашыйлар. Көненә 3 тапкыр кабатлыйлар. Томау төшкәндә, арыш сохариен табага салып, газдагы ут өстенә куялар, көя башлагач, 2-3 минут буе төтенен сулыйлар, көненә берничә тапкыр кабатлыйлар. Ашказаны авыртканда, гастрит булганда, ак икмәк телемен 1 чәй кашыгы атланмайда кыздырып алалар, суынгач, өстенә 1 стакан су салалар, 30 минут төнәтәләр, көненә 3тап­кыр ашар алдыннан эчәләр. 

12 декабрь (дүшәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 18 нче көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 18.40 сәгатьтә калка, 11.55 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.07 сәгать. 

Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы, сизү әгъзалары, кан тамырлары, ашказаны зәгыйфь. Ит ашауны чикләү хәерле. 

13 декабрь (сишәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 19 нчы көне. 21 нче Ай тәүлеге. Ай Арыслан йолдызлыгында, 19.58 сәгатьтә калка, 12.06 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.06 сәгать. 

Сәяхәткә чыгу, теләсә нинди эш башлау өчен айның иң кулай көне. Кеше хәлиткеч карарлар кабул итәргә сәләтле. Физик эш белән шөгыльләнү, җәяү йөрү, чыныгу файдалы. Саф һавада күбрәк булу, табигать белән хозурлану кәефне күтәрә. Умырткалыкның аскы өлеше, әвернә сөяк, аяк зәгыйфь.

Тәмле дару

Бавыр авыртканда, мондый сихәтле кайнатма хәлне җиңеләйтә. 2 алманы турап, 1 литр суда 10-15 минут кайнаталар, тәменчә шикәр һәм лимон өстәп, җылы килеш, көненә 2-3 стакан эчәләр.

14 декабрь (чәршәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 20 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 21.16 сәгатьтә калка, 12.15 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.05 сәгать. 

Акыл җыю, белем алу, фәннәр өйрәнү көне. Юмарт булырга, ашау-эчүдә үзеңне чикләмәскә кирәк. Күбрәк аралашкан саен, яхшы тәэсирләр дә арта бара. Кан әйләнеше системасы, буыннар, умырткалык зәгыйфь. 

Иммунитетны ныгыту

2 аш кашыгы гөлҗимеш җимешен порошок итеп төяләр, 1 әр аш кашыгы артыш җиләге һәм төелгән имбир яки канәфер кушалар. Өстенә 1 литр кайнар су коеп, термоста төн буена төнәтәләр. Көненә 2 тапкыр – иртән һәм йоклар алдыннан – ач карынга 100 әр мл эчәләр. Тәменчә бал өстәргә ярый. 

15 декабрь (пәнҗешәмбе). Җөмәдел әүвәл аеның 21 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 22.34 сәгатьтә калка, 12.22 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 7.04 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

Бәрхет куллар

Кул тиресе коры һәм кытыршы булса, болай йомшарталар. 1 чәй кашыгы крахмалны 1 л суда пешерәләр, тагын 1 л җылы су өстиләр дә, шунда кулны тыгып, 15 минут утыралар. Аннан соң кулны корытып, тукландыргыч крем сөртәләр. 

16 декабрь (җомга). Җөмәдел әүвәл аеның 22 нче көне. 23 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 23.52 сәгатьтә калка, 12.25 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.03 сәгать. 

Авыр энергетикалы көн. Тәвәккәл адымнар ясау хупланмый. Арып-талганчы эшләргә киңәш ителми. Дару үләннәре белән дәвалану уңай нәтиҗә бирә. Иҗат белән шөгыльләнү өчен яхшы вакыт.

Шоколадлы-чикләвекле печенье

Нью-Йоркның атаклы Levain Bakery икмәк пешерү йортында әзерләнә торган печенье бу. 115 г салкын атланмайны миксер белән күпертеп, 190 г шикәр, 1 йомырка өстәп тагын туглыйлар, 245 г он, 1 аш кашыгы кукуруз крахмалы, 1 чәй кашыгы камыркөпшәкләндергеч, 0,5 чәй кашыгы тоз кушып, камыр басалар. Вакланган 60 г әстерхан чикләвеге белән 200 г шоколад өстиләр дә, 100 әр граммлы шарчыклар әвәләп, пергамент кәгазе җәелгән табага тезәләр, суыткычта 1 сәгать суыталар. Аннары 170 градуслы газ мичендә 17-20 минут пешерәләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев