Айга кырын карама (1-7 март)
Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!
1 март (шимбә). Рамазан аеның 1 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 7.02 сәгатьтә калка, 19.28 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 10.42 сәгать.
Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмаска кирәк.
Томаудан – лимон һәм яран
1 бүлем сарымсакны изеп, 1 аш кашыгы көнбагыш маена кушалар, 8-10 сәгать төнәтәләр. Марля аша сөзеп, көненә 3-4 тапкыр һәр борын тишегенә 3әр тамчы тамызалар. Яисә яран яфрагын кулда йомшартып, көпшә итеп төрәләр дә, 5-10 минутка борын тишекләренә тыгалар. Яки суга лимон согы кушып, борынга тамызалар. Йә булмаса, пешкән яки чи чөгендер согын суга кушып, көненә 2-3 тапкыр шуның 3әр тамчысын борынга тамызалар.
2 март (якшәмбе). Рамазан аеның 2 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 7.09 сәгатьтә калка, 20.58 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 10.46 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди элемтә, танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Озаграк йоклау хәерле. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.
Һиндыба сихәте
Брадикардия (йөрәк тибеше әкренәю) булганда, озак вакыт буе һиндыба (цикорий) тамыры төнәтмәсен эчү файдалы. 1 һиндыба тамырын яхшылап юып, турыйлар, эмальләнгән савыттагы 2 стакан суга салалар, кайнап чыгар алдыннан утын әкренәйтеп, капкачын каплап, 30 минут пешерәләр. Сөзеп, дүрткә бүләләр, көн буена, ашарга 30 минут кала, 4 тапкыр эчәләр.
3 март (дүшәмбе). Рамазан аеның 3 нче көне. 5 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 7.17 сәгатьтә калка, 22.36 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 10.51 сәгать.
Бүген юлда булу әйбәт. Ач тору тыела. Күңел нәрсә тели, күпме тели – шулкадәр ашарга була, бигрәк тә яшелчә файдалы. Башлаган эшне ахырына җиткезү зарур. Кан әйләнеше системасы, ияк, муен, бронхлар зәгыйфь.
Бөтнек йоклата
Йокысызлыктан интеккәндә, 100әр грамм киптерелгән кандала үләне (донник) һәм бөтнекне кушып, шуның 1 аш кашыгын кич термостагы 1 стакан суга салып калдыралар, иртән сөзеп, көненә 4 тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, 50шәр мл эчәләр.
4 март (сишәмбе). Рамазан аеның 4 нче көне. 6 нчы Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 7.28 сәгатьтә калка, 23.15 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 10.55 сәгать.
Хисчәнлек арта. Һәртөрле аралашу күңелгә ятышлы. Бу көннәрдә әти-әнигә ихтирам көче аеруча куәтләнә, гаиләдә бергә җыелып, балачакның күңелле хатирәләрен яңарту яшәү көче өсти. Бизләр системасы, җилкә, кул, үпкә, бронхлар зәгыйфь, салкын тию ихтималы зур.
Белеп дәвалану зарур
Нарат җиләге яфрагы, кыр наратбашы, артыш җиләген бөер авырулары вакытында кулланырга киңәш итсәләр дә, ялкынсыну кискенләшкән чорда алар белән дәвалану тыела. Озак вакыт буе валериана препаратларын эчү исә ашкайнату әгъзаларының эшчәнлеген боза, башны авырттыра. Артык күп кулланганда, алар тынычландырмый, киресенчә, ярсыта һәм йөрәк эшчәнлеген боза.
5 март (чәршәмбе). Рамазан аеның 5 нче көне. 7 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 7.42 сәгатьтә калка, 0.17 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 11.00 сәгать.
Һава энергиясенә бәйле көн. Тынгысызланырга, гайбәт сөйләргә ярамый. Ялгыз калып уйлану файдалы. Нерв системасы, үпкә зәгыйфь. Ач тору, ашказанын һәм эчәклекне чистарту уңай нәтиҗә бирә.
Атеросклероздан – сарымсак
Көн саен кичке ашка 30 минут кала кара икмәккә май ягып, өстенә 2-3 бүлем сарымсак турап ашау файдалы. Яисә ярты стакан вакланган сарымсакны 1 стакан балга кушалар да, көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 1әр чәй кашыгы кабалар. Дәва курсы – 30 көн. Аннары икенче курсны башлыйлар: ярты стакан вакланган суганга шулкадәр үк бал кушып, көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, 1әр чәй кашыгы кабалар. Дәва курсы – 30 көн.
6 март (пәнҗешәмбе). Рамазан аеның 6 нчы көне. 8 нче Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 8.05 сәгатьтә калка, 1.56 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.05 сәгать.
Бүген бигрәк тә ут белән эш иткәндә саклык сорала. Ризык җиңел үзләштерелүчән булырга тиеш. Ашказаны, бизләр системасы зәгыйфь. Колак авыртырга мөмкин. Бу атнада күзне саклау мөһим.
Панкреатиттан – әрем
1 чәй кашыгы вакланган әремне 1 стакан кайнар суда 1 сәгать төнәтәләр, сөзеп, көненә 4 тапкыр, ашарга 30 минут кала, чирегешәр стакан эчәләр.
7 март (җомга). Рамазан аеның 7 нче көне. 9 нчы Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 8.43 сәгатьтә калка, 3.36 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 11.09 сәгать.
Авыр энергетикалы көн, алдашу, ялганга бай. Хәтта сыйфатлы ризык белән дә агулану ихтималы бар. Күп аралашу хупланмый. Фикерләрне тупларга, үзегезне үпкәләткән кешеләрне кичерергә кирәк. Үпкә, ашказаны зәгыйфь. Кан басымы күтәрелергә, йөрәк, арка яки баш авыртырга мөмкин.
Тәмле күмәч
1 стакан җылы сөткә 1,5 чәй кашыгы коры чүпрә, 2 аш кашыгы шикәр, 6-7 аш кашыгы он салып, болгаталар, күпереп менгәч, 2 йомырка, бер уч шикәр, 3 аш кашыгы көнбагыш мае, 50 г йомшартылган атланмай, 1 чәй кашыгы тоз, 3 стакан он кушып, камыр басалар, кечкенә күмәчләр әвәләп, кабарталар, өсләренә йомырка туглап сөртәләр, штрейзель (атланмай, шикәр, оннан ясалган умач) сибәләр һәм газ мичендә пешерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев