Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

Айга кырын карам (7-13 октябрь)

Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!

7 октябрь (шимбә). Рабигүл әүвәл аеның 22 нче көне. 24 нче Ай  тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 22.28 сәгатьтә калка, 16.22 сәгатьтә бата. 4 нче фаза.  Көн озынлыгы 11.09 сәгать. 

Артык активлык күрсәтү хупланмый. Ялгыз калып уйлану өчен уңай вакыт. Эчке тавышка колак салу файдалы. Бизләр сис­темасы, кан тамырлары, тире, эчәклек зәгыйфь. Күзне арытмаска кирәк. 


Иммунитетны ныгыту (1)

Ай буена көн саен 5-6 әстерхан чикләвеге ашау  иммунитетны ныгыта.  Яисә 2 аш кашыгы чыршы ылысын кәстрүлдәге 1 стакан кайнар суга салалар, капкачын ябып, 20 минут кайнаталар, 30 минут төнәткәч, сөзәләр, ике-өчкә бүлеп, көн буена эчеп бетерәләр. Организмны мүк җиләге, балан, кара карлыган, чия, җир җиләгеннән кайнаткан компот та ныгыта, аны көн саен яртышар литр эчәргә кирәк. Яисә 5 әр аш кашыгы кырлыган (иван-чай), мелисса, бөтнек үләннәре, кәстәнә чәчәген 1 литр кайнар суда 2 сәгать төнәтәләр дә, көненә берничә тапкыр 1 әр стакан эчәләр.

8 октябрь (якшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 23 нче көне. 25 нче Ай  тәүлеге.  Ай Арыслан йолдызлыгында, 23.47 сәгатьтә калка, 16.43 сәгатьтә бата. 4 нче фаза.   Көн озынлыгы 11.04 сәгать.

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

Иммунитетны ныгыту (2)

Организмның авыруларга каршы торучанлыгын арттыру өчен, ярты килограмм изелгән мүк җиләге, 1 стакан чистартылган әстерхан чикләвеге, шакмаклап туралган 2-3 яшел алманы кәстрүлдәге ярты стакан суга салып, ярты килограмм шикәр өстиләр, сүрән утта кайнатып чыгаралар. Банкаларга тутырып, суыткычта саклыйлар, иртән һәм кичен 1 әр аш кашыгы кабалар. Яисә ярты литр суга 250 грамм вак туралган суган, 200 грамм шикәр салып, сүрән утта сәгать ярым кайнаталар, суынгач, 2 аш кашыгы бал өстиләр, сөзеп, пыяла савытта суыткычта саклыйлар. Көненә 3-5 тапкыр 1 әр аш кашыгы кабалар.

9 октябрь (дүшәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 24 нче көне. 25нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Арыслан йолдызлыгында, 1.06 сәгатьтә калка, 16.57 сәгатьтә бата. 4нче фаза.  Көн озынлыгы 11.00 сәгать. 

Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.

Иммунитетны ныгыту (3)

Эпидемияләр чорында чир йоктырудан саклану өчен, яртышар стакан торма һәм кишер согын кушып, шуңа 1 әр аш кашыгы бал һәм лимон (яки мүк җиләге) согы салып болгаталар, иртән һәм кичен 1 әр аш кашыгы кабалар. Яисә вак кына туралган ярты лимон һәм 7-8 бүлем сарымсакны пыя­ла банкага салып, өстенә кайнатып суытылган ярты литр су коялар, караңгы урында 4 тәүлек төнәткәч, суыткычта саклыйлар, иртән ашарга 20 минут кала 1 әр аш кашыгы эчәләр. Болай дәвалануны өзмичә, октябрьдән март азагына кадәр дәвам итү яхшы.

10 октябрь (сишәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 25 нче көне. 26 нчы Ай  тәүлеге.  Ай Кыз йолдызлыгында, 2.24 сәгатьтә калка, 17.06 сәгатьтә бата. 4 нче фаза.   Көн озынлыгы 10.55 сәгать.

Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирешүчәнлек көчәя.  Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяк зәгыйфь. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы. 

Сихәтле чәй

Менә мондый чәй дә иммунитетны ныгыта: иртән 1 әр аш кашыгы гөлҗимеш җиләге һәм вакланган андыз тамырын 1 литр кайнар суга салып, сүрән утта 10-15 минут пешерәләр, 20 минут төнәткәч, 1 әр аш кашыгы сары мәтрүшкә һәм мәтрүшкә үләннәре, 2  бал кашыгы яшел яки кара чәй өстиләр дә, 1 сәгать төнәтәләр. Аннары, кайнар су белән сыеклап, көн буена эчәләр.

11 октябрь (чәршәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай  тәүлеге.  Ай Кыз йолдызлыгында, 17.11 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 10.51 сәгать. 

Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.

12 октябрь (пәнҗешәмбе). Рабигүл әүвәл аеның 27 нче көне. 28 нче Ай  тәүлеге.  Ай Үлчәү йолдызлыгында, 3.40 сәгатьтә калка, 17.16 сәгатьтә бата. 4 нче фаза.  Көн озынлыгы 10.46 сәгать. 

Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Яңа Ай туарга ике генә көн калып бара, караңгы, Айсыз төннәр күңелгә шом сала. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.

13 октябрь (җомга). Рабигүл әүвәл аеның 28 нче көне. 29 нчы Ай  тәүлеге.  Ай Үлчәү йолдызлыгында, 4.56 сәгатьтә калка, 17.20 сәгатьтә бата. 4 нче фаза.   Көн озынлыгы 10.41 сәгать.

Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур. 

Ананаслы салат

3 йомырка, 5 консервланган ананас боҗрасы,100 грамм сыр, 2 бүлем сарымсак, майонез кирәк. Сырны, йомырканың агын аерым, сарысын аерым уалар, ананас боҗраларын вак кына турыйлар, майонезга сарымсак издереп кушалар. Зур сай тәлинкәгә иң аска уылган йомырка агын, аннары ананасны җәяләр, әз генә майонез сылыйлар, аннары уылган сырны җәеп, тагын сарымсаклы майонез сылыйлар да, өстенә уылган йомырка сарысы сибәләр. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев