Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Айга кырын карама

14 яшьтә буе 2 метрдан арткан

Кытайда бер мәктәп укучысының буе 2 метр 21 сантиметрга кадәр җиткән. Ул Гиннесслар рекордлары китабына “дөньяда иң озын буйлы үсмер” номинациясенә заявка биргән.

Сяоюй кушаматлы үсмер 14нче туган көнендә  Гиннесс рекордлары комитеты әгъзаларына үзенең рекордын теркәргә киткән. Моң кадәр “дөньяда иң озын буйлы үсмер” титулын  Кевин Брэдфорд йөрткән. 16 яшендә аның буе 216 сантиметр тәшкил иткән.

 

14 яшьлек Сяоюйның буе нинди дә булса чир белән бәйле түгел. Малай кечкенәдән яшьтәшләренә караганда озынрак буйлы булган. Әти-әнисе аны табибларга да йөртеп караган, әмма медиклар аларны тынычландырган, бернинди дә тайпылышлар тапмаган. Үсмер үзе буен генетика белән аңлата – аның әти-әнисе, картәти-картәнисе дә - озын буйлылар.

 

Өч яшендә аның буе 160 (!) см тәшкил иткән, 11 яшендә 2 метрдан арткан. Сяоюй үсүен дәвам итә. Шуңа күрә укытучыларга егет өчен махсус парта һәм өстәл сайларга туры килә икән, шулай ук елына берничә тапкыр мәктәп формасына заказ ясыйлар. 

 

Кыенлыкларга килгәндә, үсмер җәмәгать транспортында һәм  аттракционнарда уңайсызлыклар кичерүен белдергән.

 

Әлфия Шакирҗанова

"Өмет"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев