Әхәт Сафиуллин автор яңалыклары
-
Әхәт Сафиуллин: Ышаныч - фермерларда
Россиянең еллык икътисади үсеше – 1,5-2%. Табигый байлыкларга башка бер генә дәүләт белән дә чагыштырып булмаганча бай һәм үтә бөеклеккә дәгъва кылган ил өчен бу күрсәткеч - юк дәрәҗәсендә. Эшләр шулай барса, “үсеш” тукталачак. Җиң сызганып эшләү урынына, һаман санкция керткән башка илләрне сүгәбез, алардан үрнәк алмыйбыз, уңыш чараларын үзебездә кулланмыйбыз.
-
Әхәт Сафиуллин: Билне кыса барабыз
Гади тормышыбыз хакындагы уйлар тынгылык бирми. Ходай зур табигый байлыклар бүләк иткән илебез халкының күпчелеге нишләп начар тормышта яши?
-
Әхәт Сафиуллин: Бетүгә таба барабызмы?
Росстат мәгълүматлары буенча 2017 елда Россиядә балалар, соңгы 10 ел белән чагыштырганда, 10,7 процентка ким туган, димәк, меңнәрчә бала тумый калган дигән сүз.
-
Әхәт Сафиуллин: Түрәләрнең – үз тормышы
“АиФ” газетасында (2018 ел, 33 нче сан) журналист В.Костиковның “В борьбе за народное счастье” дигән язмасы дөнья күрде. Илдәге бүгенге хәл, партия, административ, суд, финанс һәм көч структуралары бюрократияләренең берләшү В.Войновичның “Москва 2042”романында сурәтләнгән Россияне хәтерләтә
-
Әхәт Сафиуллин: Күршеләр юлы дөрес
Россия дә, Кытай да социализмнан капитализмга күчте. Ә нәтиҗәләр нинди? Дөньяның танылган компания экспертлары фаразлавынча, Кытай 2018 елда икътисадының күләме буенча Евросоюзны узып китәчәк, Россиянең бүгенге икътисади хәле гаять авыр: ул үсеш турында хыяллана гына ала.
-
Әхәт Сафиуллин: Безгәме соң чит үрләр!..
Бөтендөнья икътисади хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасы тикшеренүе күрсәткәнчә, Россия дөньядагы илләр арасында эш сәгатенең күләме ягыннан – бишенче, ә сәгатенә минималь түләү күләме буенча... 32 ил арасында 31 нче урында тора. Аек акыл белән аңларлык түгел!
-
Әхәт Сафиуллин: Тагын реформа, тагын ялган сүзләр...
Капитализмга күчкәннән соң алып барыла торган керәле-чыгалы реформаларның күбесе пенсия мәсьәләсенә кагыла: аларның ниндиләрен генә үткәреп карамадылар! Тик яхшы булачак дип шаулый-шаулый үткәрелгән ул реформаларның тиздән бөтенләй тормышчан түгеллеге ачыкланды, чөнки алар, нинди нәтиҗәләргә китерәчәкләрен төптән уйлап тормыйча, ашык-пошык кына кабул ителгән закон инициативалары буенча барды.