Автор автор яңалыклары
-
3 май 2018 - 12:22Тукай бәйрәмеКөннәрнең үтә салкын һәм яңгырлы торуына карамастан, күнегелгән традиция буенча, быел да Казанда бөек Тукаебызга багышланган шигърият бәйрәме шаулап узды. 26 апрель иртәсе Тукай мәйданында бөек шагыйребез һәйкәленә чәчәкләр салудан башланды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, министрлар, хөкүмәт һәм шәһәр хакимияте вәкилләре, иҗат интеллигенциясе, шигърият...
-
3 май 2018 - 12:16Галим Җайлыбай: Далам минем, кылган, әрем иле!Танылган казакъ шагыйре Галим Җайлыбай 1958 елны Караганда өлкәсенең Яңа Арка районы, Җиңеш авылында туа. 1993 елда Казакъ менеджмент институтын тәмамлый, Казакъстан Республикасының Тышкы эшләр министрлыгында, төрле басмаларда хезмәт куя. "Йолдыз" журналының шигърият бүлегендә мөхәррир, "Казакъ әдәбияты" газетасының баш мөхәррир урынбасары, Казакъ радиосының баш мөхәррире булып эшли. 2007 елдан бирле...
-
3 май 2018 - 12:09Өч сугыш каһарманыБеренче бөтендөнья, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында катнашып дан казанган Якуб Җиһангир улы Чанышев 1892 елның 27 февралендә Уфа губернасы Стәрлетамак өязе Тукай авылында (хәзер Башкортстан Республикасының Авыргазы районы) крестьян гаиләсендә туган. Казан татар укытучылар мәктәбен тәмамлый, мөгаллим булып эшли. 1913 елның сентябрендә хәрби хезмәткә алына, һәм шул вакыттан бирле...
-
3 май 2018 - 12:05Гади татар солдатыМингаз сугыш кырында да могҗизалар булуына бүген дә ышанып яши әле. 1948 елның марты. Ул, юлдаш солдатларга хәерле юл теләп, газиз Татарстан җиренә аяк басты. Кукмара станциясендә вагоннан төшеп, аякларын язып йөргәндә, хатирәләргә бирелде. 1943 елның 10 гыйнварында аны Кызыл Армиягә чакырдылар. Туган авылы Түбән Ушмыдан Искәндәров Әхмәт, Сапкин Әкрам,...
-
3 май 2018 - 12:00Тоныкланмас ядкәрләрКазан Кремленең "Манеж" күргәзмәләр залында "Мәңге тоныкланмас ядкәр" дигән күргәзмә эшли башлады. Ул Татарстан Дәүләт архив хезмәтенең оешуына 100 ел тулуга багышлап әзерләнгән. Күргәзмәдә Татарстан Дәүләт архив хезмәтендә һәм "Казан Кремле" музей-тыюлыгында сакланган һәм җәмгыятьнең матди һәм рухи тормышын чагылдырган 100 дән артык эш кәгазьләре һәм ядкәрләре урын алган. Алар...
-
3 май 2018 - 11:56Айга кырын карама5 май (шимбә). Шәгъбән аеның 19 нчы көне. 20 нче Ай тәүлеге. Ай Кәҗәмөгез йолдызлыгында, 23.57 сәгатьтә калка, 7.33 сәгатьтә бата. 3 нче фаза. Көн озынлыгы 15.37 сәгать. Үз-үзеңне танып-белү, уйлану, буйсыну, кичерү көне. Өйдә булырга тырышырга, гаиләгә игътибарны арттырырга кирәк. Тәкәбберлек күрсәтергә ярамый. Яңа белем җиңел үзләштерелә. Нерв системасы,...
-
3 май 2018 - 11:53Әхәт САФИУЛЛИН: Түләүле бушлай медицинаГәрчә безнең түрәләр хәзер бу турыда искә алганны яратмаса да, гади халык СССР чорының күп кенә уңай якларын бүген дә сагынып яши. Белем алуның, медицинаның бушлай булуын, коммуналь хезмәтләрнең бүгенге кебек ел саен кыйммәтләнмәвен искәрсәк, телибезме, юкмы, тик хәзерге тормышыбыз белән чагыштырганда: "Без коммунизмда яшәгән икән бит!" - дип әйтергә...
-
27 апрель 2018 - 16:05Лилия Хәйруллина: “Татуировка вакытлыча гына иде”- Лилия, күптән түгел Казанда TMTV премиясен тапшыру тантанасы булып узды. Син һәрбер чыгышыңда сәхнә образың белән тамашачыны гаҗәпләндерәсең. Бу юлы да нәкъ шулай булды. Сине үз стилистың киендерә дип беләбез. Аның белән таныштыр әле безне. - Әйе, һәрбер сәхнә образымны стилистым белән эшлибез. Әмма ул исемен әйтергә кушмады. Аңа...
-
25 апрель 2018 - 14:27Хәнәфи БӘДИГЫЙ: ЗАМАН ТУКАЙГА ТУГРЫМЫ?Габдулла Тукай - милләтне, төрки дөньяны уяткан, яңарышка юл ачкан даһи шагыйрь, бөек шәхес! Үзе яшәгән дәвердә, үткән чорда, бүгенге заманда ул һаман да бездән, вакыттан алда бара. 1905 елгы инкыйлаб бөтен илнең, шул исәптән татарның да милли аңын уята, телен, әдәбиятын, матбугатын, тарихын җанландырып, демократик юнәлештә үсешенә юл ача....
-
25 апрель 2018 - 14:20Шәриф КАЮМОВ1: Тукай турында минем истәлегем (1903-1906)1902 ел октябрь числасы булырга кирәк, әти безне Җаек шәһәре мәдрәсәләренең берсенә укырга бирергә ияртеп китте. Бу мәдрәсә Габдулла Тукаев укый торган Мотыйгулла хәзрәт мәдрәсәсе иде. Бу вакытта Г.Тукаев мәдрәсә шәкертләре арасында зур шәкерт булып, ул дәресне хәлфәләрдән укымый, хәзрәттән укый иде. Хәзрәттән дәрес алучылар арасына Г.Тукай, аның шәриге Мортаза...
-
25 апрель 2018 - 14:15Әдәби музейда – яңа ядкәрләрГабдулла Тукайның әдәби музееның яңартылган бинасы тиздән ишекләрен ачарга әзерләнә. Хәзерге вакытта мирасханәнең XIX гасыр рухында сыйфатлы итеп төзекләндерелгән залларында җиһазларны урнаштыру, экспозицияләрне кору эшләре бара. Әлбәттә, бу елларда музей хезмәткәрләре җиң сызганып эшләвен дәвам иткән, мирасханәдә Габдулла Тукайга кагылышлы экспонатлар исәбе тагын да арткан. Хәзер аларның исәбе 600 данәгә...
-
25 апрель 2018 - 14:10Таңдай нурлы, кылдай нечкә күңелХатын-кыз шигърияте, ир-ат шигърияте, дип бүлеп карауны өнәмим мин. Гадәттә, елак, беркатлырак мәхәббәт шигырьләренә «хатын-кыз шигърияте» дип мөһер сугалар. Әмма дөньяны ир-атларга караганда тулырак бизәкле, тирәнрәк гамьле итеп кабул итә белгән хатын-кыз җанының бөтен нәзакәтен бирә алган - көчле һәм хисле шигърият тә бар. Халисә Мөдәррисованың иҗаты әнә шундый. Мин...
-
25 апрель 2018 - 14:04Айга кырын карама28 апрель (шимбә). Шәгъбән аеның 12 нче көне. 14 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 17.03 сәгатьтә калка, 4.08 сәгатьтә бата. 2 нче фаза. Көн озынлыгы 15.08 сәгать. Иң әһәмиятле эшкә тотыну өчен уңайлы көн. Бүген башланган эш бик яхшы тәмамланачак. Теләсә нинди вак-төяккә игътибарлы булу сорала. Эчәклек һәм тирене...
-
25 апрель 2018 - 14:01Хәнәфи БӘДИГЫЙ: ЗАМАН ТУКАЙГА ТУГРЫМЫ?Габдулла Тукай - милләтне, төрки дөньяны уяткан, яңарышка юл ачкан даһи шагыйрь, бөек шәхес! Үзе яшәгән дәвердә, үткән чорда, бүгенге заманда ул һаман да бездән, вакыттан алда бара. 1905 елгы инкыйлаб бөтен илнең, шул исәптән татарның да милли аңын уята, телен, әдәбиятын, матбугатын, тарихын җанландырып, демократик юнәлештә үсешенә юл ача....