Мәдәни җомга

Зыялы зат, игелекле галим

Исемнәре тарихка кереп калган  мәшһүр шәхесләр белән беррәттән, гап-гади хезмәт башкарып, халкыбыз яшәешенә, тарихына, әдәбиятына лаеклы өлеш кертүчеләр дә аз түгел. Күп еллар дәвамында Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында (ИЯЛИ) фәнни хезмәткәр, текстолог булып эшләгән Лена Гайнанова - әнә шундыйларның берсе. 

80-90 нчы елларда Г.Исхакый исемен, аның иҗатын халкыбызга кайтару эше башланды. Әдипнең әсәрләрен исән-имин килеш, бер генә фикеренә дә хилафлык китермичә, түкми-чәчми ничек тупларга? Алда әнә шундый гаять катлаулы бурыч тора иде. Ул вакытта чишә алмаслык булып тоелган бу чытырманлыкны хәл итү өчен галимнәребезнең кайсылары алыныр? Бөтен тырышлыгын куеп,  көнне төнгә ялгап эшләргә әзер булган намуслы кешеләр табылырмы? Бу эшнең чишмә башында торучы игелекле затларыбызның беренчесе Лена Гайнанова булды. Исхакый әсәрләрен беренчеләрдән булып табып, аларны өйрәнү, анализлау өчен нык­лы җирлек тудырган шәхес ул. Эскерттән энә эзләүгә тиң булган мондый катлаулы эшкә алынган галимә турында Фоат Галимуллин “Халыкка кайту” мәкаләсендә: “Л. Гайнанова – намуслы һәм күп эшли торган игелекле текстолог. Г.Тукай, Һ. Такташларның күптомлыкларын төзегәндәге фидакарьлеген күреп, мин моңа инанган идем инде”, – дип язган иде.  

Иң авыры - әдипнең эмиграция чоры әсәрләрен эзләп табу була. Аның бу чорга караган әсәрләрен чит илләргә барып эзлисе, моннан тыш, аерым кешеләр кулында сакланганнарының очына чыгасы бар. Эмиграциягә киткәнче иҗат ителгән әсәрләре дә югалып беткән, сакланмаган, чөнки җитмеш ел дәвамында әдипнең исеме дә, әсәрләре дә кара исемлеккә кертелеп, аның иҗаты белән танышу, өйрәнү бөтенләй тыелган була. Китаплары юк, булганнары да билгесез кешеләр кулында. Ул чакларда гарәпчә язылган китапларны халык ничек тә саклап калырга тырышкан. Г.Исхакый әсәрләрен дә, бәлки, кемнәрдер еракка яшереп саклаганнардыр дигән өмет булса да, аларны ничек эзләп табарга? 

Лена Гайнанова белән беренче тапкыр очрашып сөйләшүебезне әле дә хәтерлим. Г. Исхакый иҗатын эзләп табу, җыю, аның әсәрләрен гарәпчәдән хәзерге графикага күчереп язу һәм туплап бастыру эше бер дә җиңел генә бармаган. 

– Мин Г.Исхакый әсәрләрен эзләп табу эшенә дүләт оешмалары тотынганчы ук, күп еллар элек керешкән идем. 80 нче еллар кергәндә, мин инде Г. Исхакыйның күп кенә китаплары белән таныш идем, – дип башлады Лена апа сүзен, – ләкин югалган рухи байлыкларыбызны кире кайтарыр вакыт әле җитмәгән иде. Үзгәртеп кору дигән чорны белмибез дә. Әмма кыйблабыз ачык иде: Г.Исхакый иҗатын барлап, илгә кайтару. Ләкин ул чакларда Исхакый исемен әйтергә дә ярамый иде. Күңелем белән сизәм: аның китапларын саклаган булырга тиешләр, гарәп язулы китапларны халыкның ничек итеп яшереп тотуын ишетеп белә идем, әмма аларны кайдан эзләргә?

Тыелган китапларны кайдан эзләргә икәнен Лена ханым тиздән белеп ала. Ул, Исхакый әсәрләрен эзләп, китап базарына, аның тыелган китапларны сата торган “кара базар” дигән җиренә юл тота. Берничә көн рәттән шул юлны таптый торгач, аңа да бәхет елмая. Ул Г. Исхакый китапларын табып булачагын аңлый, ләкин кешеләр бу китапларны сатмый, ә бер-берсе белән алмаштырып кына укый икән. Йөри торгач, Лена Гайнанова Казанда яшәүче кайбер кешеләрнең адресларын табу бәхетенә дә ирешә. Г. Исхакый китапларын кадерләп саклаучылар бар икән ләбаса. Аларның күбесе карчыклар, кайчандыр Исхакый әсәрләре кулларында булып, соңыннан бу китапларны саклап кала алганнар. Исхакый китапларының кыйммәтен, кадерен белүче шушы кешеләр арасына үтеп керү һәм ышаныч казану бик кыен булса да, Лена апа тиздән алар арасында үз кешегә әйләнеп китә. Очрашуга килгәндә лимонын, затлы һинд чәен дә онытмый. Менә шул картлардан алган китапларны тулысынча күчереп, тиз арада кайтарып бирергә дә өлгерергә кирәк. Күчерү эше – вак эш, ул күп йокысыз төннәр таләп итә. Кайбер китапларны хуҗалары бер-ике көннән артык тотмау шарты белән генә бирә. Бик күп китап­ларның титул битләре ертылган булу да гаҗәпләндерми, чөнки, алай-болай тентү белән керсәләр, кем китабы икәнне берәү дә белергә тиеш түгел. “Китапларның күбесе гади халык кулында сакланып калган. Чолан такталары арасында яшергәннәр, чүпрәккә төреп, тозга һәм башка нәрсәгә күмеп куйганнар. Исхакый китапларын халык әнә шулай кадерләп тоткан, саклап кала алган”, – дип искә ала Лена ханым. Милләттәшләре белән горурлану да, аның газапларын чын күңелдән аңлау да бар иде аның күз карашында. Лена ханым бер әби сөйләгән вакыйганы да искә төшереп алды. Өйләренә тентү белән керәчәкләрен ишеткәч, абыйсы гарәпчә язылган китап­ларны янып торган учакка ыргыткан, ә шуларның берсен, янарга өлгермәгәнен, уттан йолып калган кыз озак еллар бу китапны яшереп саклаган. Хәзер инде үзе дә әби булган бу кешедән алган китап Г.Исхакыйның “Теләнче кызы” әсәре булып чыга. 

1970-1980 елларда төрле катлаулы юллар үтеп, “өлкән буын кешеләреннән эзләп табып”, көнен-төнен китап күчерә-күчерә, Лена ханым кулына “әдипнең ватанында басылып чыккан 40 әсәре килеп ирешә”. Лена Гайнанова һәр китапның эзенә төшкән саен, аларны гарәп язуыннан үзебезнең язуга күчереп, төрле искәрмәләр дә ясап бара.  Г.Исхакый, тел-сурәтләү чараларына артык мөкиббән китмичә, әйтергә теләгән фикерен, күтәреп чыккан проблемаларын ничек бар, шулай туп-туры әйтеп бирергә, сурәтләргә яраткан. Бу аның бигрәк тә баштагы әсәрләренә хас. Лена ханым әсәрнең төп фикерен, җанын, аның интонациясен, сүзләрнең мәгънәсен әдип әйтергә теләгәннәргә хилафлык китермичә эшкәртеп, хәзерге язма телебезгә күчерә. Аннан соң аларны машинкада бастыра. Шул рәвешле әсәрләр туплана башлый. Ул бу әсәрләрне кешеләргә биреп укыта. Шулай итеп, китапларны укып чыгучылар күбәйгәннән-күбәя бара. 

1987 елда мирас комиссиясе төзелә. Ул вакытка Лена ханым мөстәкыйль рәвештә әдипнең революциягә кадәр чыккан байтак әсәрләрен туплап, текстологик яктан әзерләп бетергән була инде. Болар барысы 4 томны тәшкил итә. 

1991 елда “Зиндан” җыентыгы басылып чыкты. Лена Гайнанова төзеп чыгарган бу китапка иң нык сөенүчеләр укытучылар иде дисәм дә, хата булмас. Әйе, бу вакыйга барыбызга да зур куаныч китерде, чөнки без, укытучылар, Г.Исхакый иҗатын нык­лап торып балаларга өйрәтә башладык. “Мирас” журналы чыга башлагач, Г.Исхакыйның “Зиндан”га кермәгән әсәрләрен шуннан алып укый идек. Лена апа һәр әсәргә дә искәрмәләр, ә кайберләренә кереш мәкаләләр дә язарга өлгерә иде. Шуның өчен дә ул елларда “Мирас”ны алдырмаган укытучы булмагандыр, журнал һәрберебезнең көтеп алган кадерле кунагына әйләнде. Моның шулай булуында Лена Гайнанова, аның белән кулга-кул тотынышып эшләгән текстолог Ф. Ибраһимова (Г. Исхакыйның публицис­тик әсәрләрен текстологик яктан әзерләп, 6-7 нче томнарны чыгарды), театр сәнгате галиме Һ. Мәхмүтовларның (Г.Исхакый әсәрләренең библиографиясен әзерләгән галимебез, ул инде вафат) роле бик зур булды. Алар Г.Исхакый исемен, иҗатын кайтаруда башлап йөрүче беренче карлыгачлар иде. 

 Г.Исхакыйның мөһаҗирлектә язган әсәрләрен кайтарту эше дә җиңел булмый. Лена Гайнанова иң элек әдипнең кызы Сәгадәт Чагатай белән элемтә урнаштыра. Тиздән Төркиядән хат килеп төшә. “Әтиемнең мирасы илә мәшгуль булуыгыз мине бик сөендерде, моның өчен никадәр рәхмәт әйтсәм дә аз булыр... Сез сораган китапларның берәм-берәм копияләрен чыгарып юлларбыз...” – дип яза Сәгадәт ханым Лена апага. Ул хат белән бергә әтисенең дүрт китабын да җибәрә. Тиздән Лена Гайнанова Сәгадәт Чагатай аша Г.Исхакыйның Төркиядәге архивы хуҗасы Мәхмүт Таһир белән дә бәйләнеш урнаштыра. Сәгадәт ханым вафатыннан соң, Лена ханым Г. Исхакый әсәрләрен М. Таһир аша кайтарта башлый. Кыенлыклар да килеп чыга. Мәхмүт әфәнде кайбер китапларын Казаннан килгән бер галим аркылы җибәрә. Ул галим аларны Лена Гайнановага бирүдән баш тарта. Лена апага әсәрләрнең копияләрен кабат соратырга туры килә. Аларны алганчы, шактый вакыт үтә. Каршылыкларны җиңә-җиңә, Лена Гайнанова Г.Исхакый әсәрләрен туплый, кулына килеп кергән һәр әсәрне гарәп язуыннан кириллицага күчерә бара. Галимәнең бу хезмәтләре бушка китми. Г.Исхакыйның мөһаҗирлектә чакта 11 әдәби әсәр язганлыгы мәгълүм була. Шуларның сигезе (бишесе – проза, өчесе драма әсәре) Сәгадәт Чагатай, Мәхмүт Таһир, Исмәгыйль Төрекоглы ярдәме белән илебезгә кайтып ирешә. Ә “Җан Баевич” пьесасын Лена ханым үзе, Мәскәүдә спецфондлар ачыла башлагач, архивлардан эзләп таба. 

2009 елда татар укучысын сөендергән тагын бер вакыйга булды: Лена Гайнанова әдипнең 1920-1947 еллар аралыгында чит илләрдә язган 9 әсәрен туплап, Г. Исхакый әсәрләренең 5 нче томын бастырып чыгару бәхетенә иреште. 

5 нче томның кереш мәкаләсе үзе генә дә зур әһәмияткә ия. Монда укучы өчен шактый кызыклы мәгълүмат тупланган. Лена Гайнанова әдипнең мөһаҗирлектә язылган 11 әсәренең икесе – “Ике ут арасында” драмасы һәм “Олуг бәйрәм” хикәясенең ни рәвешле юкка чыгуы турында да бу томда аңлатма бирә. Моннан тыш Г.Исхакыйның туган илендә иҗат иткән соңгы әсәре – “Юлсызлар” драмасының да табылмавы, шуңа күрә бүгенге көндә әдип иҗат иткән безгә мәгълүм 52 әсәрдән 49 ының гына халкыбызга кайтарылуы турында хәбәр итә. Лена ханым 5нче томда тупланган әсәрләргә кыскача аннотация һәм ул әсәрләрнең кем ярдәме белән табылуы турында да мәгълүматлар бирә. Биредә Г.Исхакыйның тормышы һәм сәяси эшчәнлеге белән бәйле тарихи мәгълүматлар да байтак. Алар Сәгадәт Чагатай истәлекләренә таянып язылган. 1918 елда Кызылъярга (Петропавелга) күчеп килгәч, әдип чыгара башлаган “Маяк” газетасының шәһәр халкының милли-мәдәни тормышында никадәр зур роль уйнавы һәм Ерак көнчыгышта чыгарылган “Милли байрак” газетасы һәм “Милли юл” журналының татарларны туплап торудагы әһәмияте турында да материаллар бирелгән. Гомумән, 1919 елдан туган иленнән чит җирләргә чыгып киткән Г.Исхакыйның, кайда гына яшәмәсен, милләте өчен җанын ярып бирердәй булып эшләвенә соклана Лена ханым. “Ул Япония, Кытай, Корея, Маньчжуриядә яшәүче татарларның 17 мәхәлләсен бер Милли мәркәз астына туплый”, – дип, ул әдипнең оештыру сәләтенә зур бәя бирә. 

5 нче томның ахырында искәрмә бирелгән. Анда проза һәм сәхнә әсәрләренең һәрберсе турында кыйммәтле мәгълүматлар тупланган. Һәр әсәрнең кайда, кайчан, нинди шартларда язылуы, шулай ук нинди имза белән кайсы газета-журналларда чыгуы турында тулы аңлатма бирелгән. Әсәрләрдә очрый торган географик атамалар, аерым шәхесләр турында мәгълүмат, катлаулы һәм таныш булмаган сүзләргә аңлатмалар бар. Бу томга кертелгән «Татар кызы», «Тәүбәгә килгән хатын» әсәрләрен төрекчәдән Рабит Батулла тәрҗемә иткән булуы да искәртелгән. Гомумән, 5 нче томның кереш мәкаләсе һәм искәрмәсе үзләре үк энциклопедик характердагы бай мәгълүмат туплаган булуы белән аерылып тора. Лена Гайнанова чыгарган 5 томның һәрберсе Исхакыйның тормышы һәм иҗатына багышланган рәсемнәр белән бизәлгән.

Лена Гайнанова 15 томның проектын да төзи. Бүгенгесе көндә галимнәребез тырышлыгы белән Исхакый әсәрләре 15 томлык итеп дөнья күрде инде.

1993 елда Лена Гайнанова тырышлыгы белән Исхакыйның туган авылы Яуширмәдә әдипнең музее ачылды. Аңа беренче елда ук Дәүләт музее статусы бирелде. Мондагы документларның күбесен, Исхакыйның тормышын, иҗатын чагылдырган рәсемнәрне дә Лена апа музейга тапшыра. Музей турында сүз чыгуга, авыл халкы иң элек Лена Гайнанова исемен телгә ала. Музейга ул нигез салды, диләр. 

Тарихи гаделлек җиңеп чыкты. Әдәбият мөнбәрендә Гаяз Исхакый исеме лаеклы урынын алды. Безнең әдәбиятыбыз Исхакыйдан башка никадәр ярлы һәм ятим булыр иде. Бүген әдипнең әсәрләрен анализлап язылган фәнни хезмәтләр, монографияләр байтак. Галимнәр, әдип иҗатын бөртекләп җыеп, аларны текстологик яктан әзерләү эшен беренче булып башлаган Лена Гайнановага чиксез рәхмәтледер, дип уйлыйм. Әдәбият тарихында аның да, һичшиксез, лаеклы урыны булырга тиеш. Лена Гайнанова кебек изге күңелле шәхесебезгә хөрмәт күрсәтү, аның исемен зурлау – милләтебезнең йөзек кашы булган Гаяз Исхакыйны зурлау дигән сүз ул.  

Гүзәлия ТАРХАНОВА, 

Риза Фәхретдин исемендәге премия лауреаты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: