Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Асылыбызга кайтып барышлый

Зәки Вәлиди илендә

28 яшьлек Зәки Вәлиди элеккеге Россия империясе, булачак Советлар Союзы мәйданында иң беренче булып, 1919 елның февраль аенда ук мөстәкыйль Кече Башкортстан республикасын Ленин-Сталин хөкүмәте тарафыннан танытуга ирешә. 

Зыялы катлам арасында Әхмәтзәки Вәлиди исемен ишетмәгән һәм аның гаять каршылыклы тормыш юлы белән өстән-өстән генә булса да танышмаган асыл ирләр аздыр. Аның тәрҗемәи хәлен искә алганчы ук, ул кылган фәкать бер гамәлне мисал рәвешендә китерү дә җитә. 28 яшьлек Зәки Вәлиди элеккеге Россия империясе, булачак Советлар Союзы мәйданында иң беренче булып, 1919 елның февраль аенда ук мөстәкыйль Кече Башкортстан республикасын Ленин-Сталин хөкүмәте тарафыннан танытуга ирешә. 

Ә үзләрен аерым республика дип игълан иткән Украина, Кырым, Алаш Урда, Үзәк Каспийдагы Мусаватлар хөкүмәте һәм Идел-Урал штатын – һәммәсен дә большевикларның күн тужуркалы һәм маузер таккан комиссарлары пыран-заран китереп бетерә. Гражданнар сугышы кайнап, миллионлаган кешеләрнең гомере кыелган коточкыч мәхшәр чорында, халкы корыч богауларга утыртылган империя үзәгендә Зәки Вәлидинең мөстәкыйль республика төзеп куюы – үзе үк зур могҗиза! Ә ул моңа нинди юл белән ирешкән, кемнәргә хыянәт иткән дә нинди баш югалтырдай хәйләләр юлына баскан – монысы инде үпкә-рәнҗеш аша якадан алып бәхәсләшә торган, бөтенләй башка тема... 

Дөрес, асыл татар ир-егете буларак, мин дә Вәлидинең Идел-­Урал штатына хыянәт итеп, зур дәүләт урынына 40 волостьтан гына хасил Кече Башкортстанны төзеп куюын гафу итә алмыйм. Ләкин аның заманында Россия­дә хәзерге бүленеш юк, бүген Татарстан атын йөрткән республиканың да Әгерҗедән Әлмәткә һәм Азнакайдан Чаллы каласына кадәр сузылган зур өлеше, Минзәлә өязе булып, Уфа губернасы составында саналган бит. Бәлки, нәкъ шуңадыр бүгенге Актанышның Такталачык авылыннан чыккан Илдархан Мутин, Зәй районының Чыбыклы авылында үскән Фатыйх Төхбәтуллин, Азнакайның Чалпы авылыннан морзалар вәкиле Ногайбәков – барысы да диңгездәй зур Идел-­Урал штаты урынына, кечкенәрәк булса да, үз Ватанын төзү идеясен яклап чыккан һәм Уфа-Стәрлетамаклардагы, алар күршесе булган татар авылларындагы йөзәрләгән ирләр Зәки Вәлиди күтәргән Кече Башкортстан әләме астына барып баскан. Бүгенге фән биеклегеннән торып гаеп ташлау җиңел, әмма беребез дә туган-туганын һәм күрше-күршесен суйган куркыныч һәм афәтле чорга әйләнеп кайтырга һич тә теләми бит. Зәки Вәлиди – әнә шул канлы һәм мәкерле чор юлбашчысы. Җәллад комиссарлар белән бәрелешләрдә ул берүзе генә әүлиядәй гөнаһсыз вә мәкерсез булып кала алмый. Олы бер өязне җыештырып чыкканчы, үз урамыңда тәртип салу – ансат һәм отышлырак. Вәлиди дә, әнә, үз теләгенә ирешкән – Кече Башкортстанны булдырган. Җиңүчегә еллар узгач йодрык болгамыйлар. Иң хәерлесе – ул туып-үскән җирләрне урап, ул сулаган һаваны һәм ул эчкән суларны татып кайтыйк әле...

Без менә шушы теләк белән Стәрлетамак каласына кадәр килеп җиттек. Вәлиди туган Көзән авылы Ишембай районында исәпләнсә дә, аңа Стәрлетамак аша бару уңайлырак. Ишәй, Әхмәр, Питрау авыллары яныннан Көзәнгә юл тоттык. Сул тарафта атаклы Йөрәктау (1707 елда аның янында Күчем морза белән Алдар тархан Петр патшаның подполковник Хохлов кул астындагы карательләр корпусын тар-мар иткән) белән әле ике ел элек кенә бөтен Рәсәйне яңгыратып башкорт яшьләре яклап калган Куштау таулары сокландырып утыра. Тимәш авылы янында борылыш ясауга ук, астагы үзәнлектә Көзән панорамасы ачыла. Әллә ничә урам булып тау итәкләре уртасына җәелгән зур авыл. Истәлекләр буенча, аны 1550-1560 елларда ук татар качаклары – типтәр-ләр килеп нигезләгән, диләр. Юллары асфальт, еракта – мәчет манаралары, урамнарында һәм тирә-юньдәге тау итәкләрендә чыршы, карагай, нарат.

Зәки Вәлиди музеен ул туып-үскән хуҗалык урынында 1993 елда төзеп куйганнар, урамның икенче ягында – мәчет. Бу урындагы 2 нче җәмигъ мәчеттә Зәкинең әтисе Әхмәтша хәзрәт имам булып торган. Аңа ирешкәнче Бохара якларында белем эстәп кайткан, аннары Стәрлетамак мәдрәсәсендә белем алган. Үтәк авылындагы дин һәм мәдрәсә әһеле Мөхәммәткафинең кызы Өммелхәяткә өйләнгән. Өммелхәят аеруча фарсы телен, ә Әхмәтша гарәпчәне һәм рус телен шәп белгән. Әхмәтша үз мәчете каршында мәдрәсә ачып җибәргәч, Өммелхәят шунда кызларга белем биргән. 1890 елда туган үз уллары Әхмәтзәки белән аның энесе Гәбделрәүфне дә шул ук мәдрәсәдә гарәп-фарсы теленә өйрәткәннәр, русчасын хатасыз белсен дип, күршедәге Макар авылы мәктәбеннән рус теле укытучысын да махсус чакырганнар. Шул мөгаллим Зәкине Стәрлетамактагы рус мәктәбенә бирергә кыстап караса да, кадими позициядә торган Әхмәтша хәзрәт моңа каршы төшкән. Мәгәр өйдә «төн сандугачы» Өммелхәят тә бар бит, шул Зәкине Үтәк авылында үзенең абыйсы Хәбибназар Сатлыков җитәкләгән җәдид мәдрәсәгә илтеп бирдерүгә ирешә. Хәбибназар исә – Казанның Мәрҗани мәдрәсәсен тәмамлап, остазы белән бергә сәяхәтләргә йөреп кайткан мөгаллим. Әхмәтша хәзрәт тә төшеп калганнардан түгел анысы, ул «Сәфәр әл-Хидҗаз», «Ибн Сатлык хәяте» атлы әсәрләр дә язган. Ә Хәбибназар менә хәтта физика һәм метафизика фәннәре, остазы Мәрҗанинең «Мөстәфадел әл-әхбәр» китабы буенча аңлатмалар, «Тарих ачкычлары» кебек китаплар яза, «Нәвадир» китабын әле төрки телләргә дә тәрҗемә итә. Шушы ук мөгаллим кечкенә Зәкигә астрономия, математика буенча да лекцияләр укый. Мәдрәсәдән тыш, Зәки Үтәк авылында әле Шәфыйк ахун белән дә танышып өлгерә, тегесе исә Мәрҗанинең үзе белән хат алышып гомер сөргән икән. Хәбибназар белем биргән шәкертләр дә күренекле. Әнә, Габдрахман хәзрәт Гомәри атлысы Әстерхан каласында «Идел» газетасы да чыгара. Димәк, Зәкигә дә күп укырга һәм зур калаларга юл алырга кирәк...

1908 елда Вәлиди Казанга килеп, Касыймия мәдрәсәсендә укый башлый. Аның тирән белем туплап килүен бик тиз чамалыйлар, икенче елда ук Зәки шәкертләргә төрки халыклар тарихы һәм әдәбият буенча белем бирә, бер үк вакытта «Төркиләр тарихы» атлы китап яза башлый. Зәки бер өлешен язып тәмамлаган кулъязма нинди юл беләндер Галимҗан Ибраһимов кулына килеп эләгә. Әдип китапны йә «Татар тарихы», йә «Төрки-татар тарихы» дип атарга тәкъдим итә. Язып тәмамлагач, чынлап та, Вәлиди аны «Төрки вә татар тарихы» дип атый һәм 1912 елда «Милләт» типографиясендә бас­тырып та чыгара (1915, 1917 елларда аны кабатлап та бастыралар әле). Аны камилләштерү уе белән янган Вәлиди нияте буенча әлеге тарихи хезмәт ике том хасил итәргә тиеш була. Беренчесе борынгы төркиләр заманыннан алып Чыңгызхан, Алтын Урда, Казан ханлыгы чорларын үз эченә алса, икенче том Болгар дәүләтеннән башлап Казан, Себер һәм Кырым ханлыклары яулап алыну, рус империясенең кансыз хакимлеге, аңа каршы кузгалган Алдар тархан, Күчем морза һәм аның улы Акай батыр, Батырша, Салават-Кинҗә фетнәләрен яктыртуга багышланырга тиеш була, ягъни Вәлиди үзе дә белмичә, чит илгә качкан Морат Рәмзи язган китапны, шул ук тарихи вакыйгаларны параллель рәвештә кабатлап чыгуны планлаштыра. Шуны гына башкарып чыкса да, Вәлиди барча төрки һәм мөселман дөньясында танылган галим булып китәр иде. Ләкин мәгыйшәтнең һич тә көтелмәгән җирдә абындыра һәм шуның өчен тал чыбыгы белән сабак укыта торган сәгатьләре дә була икән шул әле.

Аңлашыла булыр, 22 яшьлек егет көе төрки-татар тарихына багышланган җитди хезмәт язгач, уртачадан да тәбәнәгрәк буйлы Вәлиди үзен иңенә канатлар үскәндәй хис итә башлый, мин-минлеге шеш шикелле күпереп чыкмый калмый. 1913 елның гыйнварында, Романовлар династиясенең 300 еллыгын файдаланып калу ниятеннән, Казандагы татар җәмәгатьчелеге зур җыелышка тупланып, анда патшадан кызлар гимназиясе ачуга рөхсәт алу турында сүз башлагач, Зәки Вәлиди тын гына утырып кала алмый. Сикереп тора да әлеге гимназияне, бигрәк тә аның каршында приют ачуга каршы чыга, Казанда гимназияне җитәкләрлек шәхес тә, анда укырга бирердәй лаек кызлар да юк, дип белдерә. Әлбәттә, аның чыгышын шундук өзәләр, мөнбәрдән үк куып төшерәләр. Вәлиди кызган баш белән шундук Оренбургта нәшер ителә торган «Вакыт» газетасына «Казанга хат» дип аталган язма юллый, нәширләр мәкаләнең асылына кереп азапланмый, аны 10 февраль санында бастырып та чыгара. «Таш-мөхәммәт» дигән тәхәллүс куеп, аны «Кояш» газетасында Фатыйх Әмирхан пыран-заран китерә. «Вакыт» газетасы Вәлидине яклаган Муса Бигиев һәм Шакир Мөхәммәдья­ров мәкаләсенә урын биргәч, Әмирхан-Ташмөхәммәт инде Вәлидинең генә түгел, Бигиев белән Мөхәммәдьяровның да тетмәсен тетеп сала. Җитмәсә, әлеге талашны куптарган Вәлидине Казан жандармериясе исәпкә теркәп куя, аның артыннан күзәтү оештыру турындагы фәрман Уфа һәм Пермьдәге жандарм идарәләренә дә җибәрелә. Казандагы татар зыялылары алдында лидер таҗын кияргә җыенган Вәлиди он урлап тотылган күсе шикелле тын гына утырырга мәҗбүр була.

Әмма бу вакытта Вәлидинең «Төрки вә татар тарихы» хезмәтенә атаклы тарихчы Е.Катанов та игътибар итеп өлгерә. 1913 елның март аенда Казан университеты каршындагы археология, тарих һәм этнография җәмгыяте утырышында ул Зәки Вәлидине җәмгыятькә тулы хокуклы әгъза итеп алу тәкъдиме белән чыга. Шул елның 23 маенда Вәлидине кабул итеп тә куялар. Октябрь аенда уздырылган җыелышта Вәлиди үзен тарихи эзләнүләр өчен Фирганә өлкәсенә командировкага җибәрүләрен үтенеп мөрәҗәгать итә. 1914 елның мартына кадәр сузылган сәяхәт барышында Вәлиди Коканд, Әндижан, Ташкент, Сәмәрканд, Бохара һ.б. калаларда була, Йосыф Баласагуни, Әмин Бохари һ.б. әдип-галимнәрнең 23 кулъязмасын табып кайта. Җәмгыять каршында хисап тотканнан соң Вәлиди Петербургка юнәлә һәм атаклы шәрекче В.Радлов өендә доклад ясый, аны бирегә кунак булып килгән галим В.Бартольд та тыңлый. Шул Бартольд тәкъдиме буенча, Император фәннәр академиясе Вәлидине янә 1914 елның июнендә Төркестанга командировкага юллый. Вәлиди күп шәһәрләр кичә, ә Каршы каласы базарында дарулар сатучы бер сәүдәгәрнең тауарны борынгы кулъязма битләренә төреп җибәрүен шәйләп ала. Вәлиди кулъязманы тулысынча кайтарып биргәч, академик Бартольд аны Коръәннең ХI гасырда күчереп язылган бер нөсхәсе дип нәтиҗәгә килә.


Уңыш тантанасын татырга насыйп булмый, сугыш башланды, дип Вәлидине медицина тикшерүе үтәргә чакырталар, ул Стәрлетамакка кайтып китәргә мәҗбүр була. Вәлидинең Бохара өлкәсенә сәяхәте турындагы хисап 1915 елда «Императорның рус археологлары җәмгыяте» ведомостьларында, ә «Төркестаннан хатлар» әсәре Г.Исхакыйның «Ил» газетасында 8 сан буе ­басыла...

Давыллы һәм хәвефле 1917 ел кергәч, Зәки Вәлидине 1 майда Мәскәүдә башланган I корылтайда Бөтенроссия мөселманнар советының Башкарма комитет әгъзасы булачак, Милләт Мәҗлесе депутаты итеп тә сайлыйлар, ул эсерлар партиясенә дә керә. Ләкин Казанда лидер таҗын кию бәхете насыйп булмаган Вәлиди инде җәй уртасында Шәриф Манатов белән бергә татарлардан башка хәрәкәт итү юлын сайлый. 22 июльдә Казанда башланган II мөселманнар корылтаена бармыйча, Вәлиди белән Манатов Оренбургта башкорт халкының I, август аенда Уфада II корылтаен җыя һәм башкортларның Үзәк шурасын сайлата. 1917 елның 15 ноябрендә шул шура Оренбург каласында Россия сос­тавындагы Кече Башкортстан милли-территория автономиясен игълан итә. Татар халкының 22 ноябрьдә Уфа каласында җыелган Милләт Мәҗлесе Галимҗан Ибраһимовны Идел-Урал штатына кушылыр­га чакыру өчен юллап караса да, яңа гына сайланган Башкорт корылтае һәм башкорт гаскәрләренең юлбашчысы итеп билгеләнгән Вәлиди максатыннан чигенми...

1918 елның февралендә большевиклар З.Вәлидине һәм аның 8 иптәшен кулга алып, Оренбург төрмәсенә ташлый. Ләкин апрель аенда аларны Оренбургка бәреп кергән Дутов казаклары һәм башкорт полклары азат итә. Вәлиди шундук башкорт полклары командующиена әверелә һәм чех-словак корпусы башлаган фетнәгә кушыла. Дутов аңа – корал, ә Самарада тупланган Комуч җитәкчеләре хәрби кием, азык-төлек һәм акча белән ярдәм итә. Вәлидигә халык армиясенең полковнигы дәрәҗәсе бирелә. Үзе үк игълан иткән Кече Башкортстан волостьларына отрядлар җибәреп, Вәлиди үз армиясенә һаман гаскәр туплый. Татар һәм башкортлар арасыннан Ш.Ходайбирдин, Муса Мортазин, Сөләйман Морзабулатов, Гали һәм Госман Терегуловлар, Габдерәшит Бикбауов, Габдулла Әдһәмов, Шәйхзадә Бабич, Илдархан Мутин, Галимҗан Таган, Харис Җомагулов кебек ярдәмчеләр һәм полк командирлары үсеп чыга. Башкорт полклары адмирал Колчак байрагы астында Кызыл Армиягә каршы сугышларга керә, ләкин Колчак тарафыннан «Бернинди Башкортстан республикасын да танымыйм, Россия – бердәм һәм бүленмәс», дигән карагруһчыл сүзләрне ишетүгә үк, Вәлиди астыртын рәвештә генә кызыл командирлар белән сөйләшүләр башлый, әмма бердәнбер таләп үзгәрешсез кала – «Башкортстанга аерым республика булып яшәргә ирек бирегез!» Айлар буе яшертен сөйләшүләрдән соң совет властеның үзәк органнары белән Башкорт респуб­ликасы җитәкчеләре арасында килешүгә кул куела. 1919 елның 19 февралендә Зәки Вәлиди үз полкларына кызыллар ягына чыгып кушылырга фәрман бирә. 21 февральдә Баймак волостеның Темәc авылында узган офицерлар җыелышында Вәлидине хәрби эшләр буенча халык комиссары һәм вакытлыча хәрби-революцион комитетның рәис урынбасары итеп сайлыйлар. 1919 елның мартында Башкортстан совет респуб­ликасы төзелү турында хөкүмәт указы игълан ителә. Вәлиди инде тулы хокуклы совет республикасын төзү өчен көрәшкә ташлана. Иң гаҗәбе шул: Вәлиди башкорт хөкүмәте составында чит илләр белән бәйләнеш министры һәм хәрби эшләр министры постларын да булдыра һәм, Мәскәү хөкүмәтенең ярсып өрүенә дә карамастан, ул постларны юкка чыгармый (бүген Татарстанда оборона министры һәм тышкы эшләр министрлыгы эшләүне күз алдыгызга китерегез әле). 

1919 елда Вәлидине Советларның Мәскәүдә узган VIII, чираттан тыш корылтаена чакыралар. Анда Татар-башкорт совет респуб­ликасын төзү планы тикшерелә. Вәлиди моңа кискен каршы чыга һәм хәзер инде үзе Кыргыз-башкорт (дөресе казах-башкорт) республикасы төзү проектын тәкъдим итә. Вәлиди Сталинның бик тә тиздән «рес­публикаларның чит илләр белән чиктәш булсалар гына аерылып чыгарга хокукы бар», дигән шарт уйлап табачагын алдан сизгән, ахры.

Вәлидинең баш бирмичә, хан булып маташуы да, аның Төркестандагы Алаш Урда җитәкчеләреннән Мостафа Чокаев белән яшерен сөйләшүләр алып баруы да туйдырган, күрәсең, 1920 елның җәендә Әхмәтзәкине Кремльдәге келәмгә чакырталар. Үзен нинди әҗәл көтүен дөрес чамалагандыр, Вәлиди Урта Азиягә, советларга каршы көрәшүче милли-азатлык тарафдарлары янына качарга карар кыла. Әле кыш көне генә өйләнешкән хатыны Нәфисәне калдырып, Вәлиди әүвәл Бакуга, ә аннан Төркестанга чыга. Анда басмачылар хәрәкәтенә кушыла, дини дошманлык юлында булган көрәшчеләрне милли-азатлык рухы белән сугарылырга чакыра һәм бик тиздән Төркестан бердәм милли советының рәисе булып сайлана. Шунда яшәгән чакта Вәлиди Ленинга, Сталин, Троцкий һәм Рыковка адресланган хатлар юллый һәм аларны бөек рус карагруһчылыгын җәелдерүдә һәм вак милләтләрне юк итүдә гаепли. Вәлидинең башкорт яшьләренә адресланган хаты да сакланган, аннан ике генә җөмлә: «Аларның моннан соң үткәреләчәк сәясәтенең программасы – Рәсәйнең үзендә генә түгел, Европадагы һәм Азиядәге күрше өлкәләрдә дә рус теленең һәм мәдәниятенең хакимлеген тәэмин итү... Котылгысыз күренгән, террорга корылган хакимлек...»

1923 елда З.Вәлиди Фәтхелкадыйр Сөләйман (Төркиягә күчкәч алыштырган исеме – Әбделкадир Инан) белән Иранга чыгып кача. Һәм шундагы Мәшһед каласы китапханәсендә Ибн Фадланның кабатланмас «Бөек Болгарга сәяхәт» атлы әсәренең кулъязмасын таба. Бу хәзинә инде Вәлидине бар дөньяга билгеле галим итеп таныта (Бүген «татар теле белән абзар артына да чыгып булмый», дип бугаз яручы милләтсатарларның яңагына сугардай җавап та бу!). Без ике ай элек кенә Болгарда ислам дине кабул ителүнең 1100 еллык юбилеен билгеләп үттек, анда Ибн Фадлан кулъязмасы да зурланды, әлеге вакыйганы тасвирлаган картиналар һәм кинолар туды, ә асылда шушы бөек тантананы бүләк иткән Әхмәтзәки Вәлиди исеме генә телгә алынмады! Ә югыйсә бу дөньякүләм вакыйга өчен Ә.Вәлиди каршында бүгенгәчә, бетмәс бурычлы без!..

1924 елда Вәлиди Берлин каласына килеп, студентлар алдында чыгышлар ясый башлый, Гаяз Исхакый белән күп мәртәбә низагларга керә. 1925 елда Төркия хөкүмәте Вәлидигә гражданлык бирә. Анда килгәч, ул Төркия мәгариф министрының киңәшчесенә әверелә, бер үк вакытта Истанбул университетында профессор булып эшли, «Төркестан» газетасын чыгара, үзе кебек үк качып килгән М.Чокаев белән «Яңа Төркестан» сәяси оешмасын төзи һәм Төркия тирәсендә берләшергә чакыра. 1932-1935 елларда Вена университетында белем алганнан соң, Вәлиди шунда ук «Ибн Фадлан язмалары» темасына докторлык диссертациясе яклый. Шул елда Германиянең Бонн университетында укыта башлый, ә 1939 елның 1 сентябрендә Гитлер Польшага бәреп керүгә үк, Германияне ташлап, Төркиягә кайта.

Бөек Ватан сугышы башлангач, Советлар илендә Вәлидине «Гитлер ялчысы, аның хезмәтчесе», дип гаепләп чыгалар. Шул ук Россия басымы астында Төркия хөкүмәте Вәлидигә «туранчы» дигән ярлык та тагып куя. 1944 елның маенда аны кулга алалар һәм төрмәгә ыргыталар, ләкин 17 айдан соң ул иреккә чыгарыла. 1948 елда янә Истанбул университеты профессоры булып эшли башлый, 1951 елда Халыкара шәрыкчеләр җәмгыятен, ике елдан соң Ислам тикшеренүләр институтын оештыра һәм аның директоры булып билгеләнә. Аңа АКШ, Иран, Пакыстан, Һиндстан, Австрия, Финляндия университетларында лекцияләр уку бәхете эләгә. Үз гомерендә 11 телдә язылган 400 дән артык фәнни хезмәт бастыра. Әхмәтзәки Вәлиди 1970 елда Төркиядә вафат була, җәсәде Истанбулның Карача-Әхмәт зиратында җирләнә... «Әгәр туган илемә әйләнеп кайта алсам, мин авылым мәктәбендә балалар укытыр идем», дип хыялланган Вәлиди туган җирен кабат күрә алмый шул. «Тик бәхетле кошлар гына иленә кайтып үлә», дигән гыйбарәдә мең хаклык бар...

Рәсәй богавында калган гаиләсенә әйләнеп кайтсак, аның әтисе Әхмәтша белән энесе Габделрәүфне 1938 елда большевиклар атып үтерә. Рәсәйдәге хатыны Нәфисә белән кушылу турында хыяллана алмый һәм 1940 елда Румыниянең Добруджа вилаятеннән Төркиягә укырга килгән ногай кызы Нәҗмия белән Вәлиди яңа гаилә кора. Аларның Исәнбикә белән Сүбедәй атлы балалары соңыннан фән докторларына әверелә. Алар 1990 елда – Вәлиди тууның 100 еллыгын үткәргән чакта Уфа каласында, әтиләренең туган авылы Көзәндә дә кунак булып китә...

Музейда Вәлидинең истәлекләре бик күп. Музей мөдире Миңнира Вәлиева безне аларның һәммәсе белән дә, бер дә иренмичә таныштырып чыкты. Аннары авыл уртасында Зәки Вәлиди истәлегенә салынган сквер һәм аның уртасына куелган стела-һәйкәл янына килеп саубуллаштык...

Гафури районына барышлый Янурус, Табын, Яугилде, Зирек, Бурлы, Үзбәк, Яңа Зирек, Игенчеләр, Үтәк, Торай, Юлык авыллары аша уздык, берничәсендә туктап, халкы белән аралашып алдык. Яшереп торучы юк – һәммәсе дә татар авыллары. Күңелгә җылы йөгергәндәй тоела, әмма баш миен туктаусыз ут талый. 

Безнең милләттә дә бар дөнья­га мәгълүм Садри Максуди, Йосыф Акчура, Гаяз Исхакый шикелле көрәшчеләр бар бит. Әмма нишләп башкорт халкы татар улы булган Вәлидине үз каһарманнары итеп күккә күтәрә дә, ни сәбәпле безнең җитәкчелек бөек Исхакый туган Яуширмәне «илтотмыш» агалар нигезләгән Звенигово ит комбинатына сатып җибәрә соң? Мондый капма-каршы сәясәтнең җимешләре барыбер өлгерә бит. Әнә, башкорт егетләре ОМОНнардан, гади халык киеменә төренгән яллы җанкыярлар отрядыннан курык­мыйча, газиз җирләренең бер энҗесе булган Куштау биеклеген саклап калды. Әгәр форсат туса, алар газиз җөмһүриятләрен сак­лау, Салават һәм Вәлиди рухын яклау өчен дә яуга керәчәкләр. Ә муенына камыт кидерелгән татар халкы нишләр?.. 

Вахит ИМАМОВ.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев