Мәдәни җомга

ЗИРЕКЛЕ БИЗӘКЛӘР

Мидхәт агага гыйнвар аенда 75 яшь тула. "Мәдәни җомга" газетасы редакциясе дә юбилей уңаеннан котлауларга кушыла һәм изге теләкләрен юллый. Татар авыллары, йортларының үзенә күрә бер яме була. Сары, яшел төсләр белән буялган йортлар, чәчәкләр, милли бизәкләр белән нәкышләнгән йөзлекләр, капка-коймалар, яран гөлләре чәчәк атып утырган тәрәзә төпләре һәрвакыт үзенә...

Мидхәт агага гыйнвар аенда 75 яшь тула. "Мәдәни җомга" газетасы редакциясе дә юбилей уңаеннан котлауларга кушыла һәм изге теләкләрен юллый.



Татар авыллары, йортларының үзенә күрә бер яме була. Сары, яшел төсләр белән буялган йортлар, чәчәкләр, милли бизәкләр белән нәкышләнгән йөзлекләр, капка-коймалар, яран гөлләре чәчәк атып утырган тәрәзә төпләре һәрвакыт үзенә тартып тора. Моны, башка халыклар яшәгән төбәкләрдә йөреп кайткач, аеруча нык тоясың.

Халкыбызның өй эчләрендәге әүвәлге матурлыкны да хәтерлим әле. Тәрәзә, матча кашагалары, челтәрле пәрдә-эленгеләр, эскәтерләр, кызыл башлы сөлгеләр, чигүле ашъяулык­лар, карават япмалары, мендәр тышлары, уеп бизәкләгән өй җиһазлары нәфислеге белән хәйран итәр иде. Бу инде безнең милләтебезнең кул эшләренә осталыгы, уңган-булганлыгы, бай һөнәрчелеге турында да сөйли.

Дөрес, заман барыбер үзенекен итә, авылларыбызга Европадан кергән мәдәният көннән-көн дигәндәй күбрәк иңә. Соңгы елларда әүвәлге матурлыкка ия өйләр, алардагы бизәкләр, кул эшләребез югалып бара, әмма аларны эзләп табарга мөмкин әле. Халкыбызның кич утырып чигеп, үреп, милли нәкышләр төшереп бизәгән ядкәрләребезнең бер өлеше бүгенге көндә музейларыбызда саклана. Шундый мирасханәләрнең берсе - Яңа Чишмә районындагы Кичү елгасы буена урнашкан Зирекле авыл халык иҗаты һәм көнкүреш музее. Ул күптән борынгы милли мәдәниятебезне саклый һәм барлый торган хәтер мәгарәсенә әверелгән. Белгечләр фикеренчә, биредә чүпләм һәм чигүле сөлгеләрнең иң зур тупланмасы саклана.

Музейда кызыл башлы сөлгеләр генә дә 331 данә. Аларның һәркайсы үзенчә матур: берсенең бизәге икенчесенекен кабатламый. Киндер тукымага чигелгән сөлгеләрнең исәбе - 114. Алар кайчандыр Сабан туе батырлары иңнәренә яткандыр, яшь килен төшкән йортларны бизәгәндер. Ак бүзгә кул белән элмәләп чигелгән намазлыкларның да матурлыгы, нәфислеге сүзләр эченә генә сыймастыр. 62 намазлыкның һәрберсе үзенчәлекле нәкышкә ия. Ә менә 1890 елда бохар зыяфы белән чигелгәне аеруча кадерле, сирәк ядкәр. Әнисенең истәлеге булган намазлыкны музейга Зирекледә пешекче булып эшләгән, хәзер инде бакыйлыкка күчкән Хәтимә апа Гарифуллина тапшырган.

"Татар өе" бүлмәсендәге ядкәрләр килүчеләрне җете төсләре белән җәлеп итә. Диварларда кул белән чигеп бизәкләнгән келәмнәр, караватта күз явын алырдай төстәге җепләр белән нәкышләнгән челтәрле япмалар, тәрәзә пәрдәләре, матча кашагалары, эскәтерләр... Соңгыларының исәбе 92 данә. Алар Зирекле һәм күрше-тирә авыл кызларының яшьлек хатирәләрен саклый.

Татар халкы өй түрендәге сәкеләрне аеруча бизәп куярга яраткан. Гадәттә, ястык-мендәрләрнең тышлары да, япмалары да элмәләп чигелгән чәчәкләр белән бизәлгән. Зирекле мирасханәсендә шундый 46 мендәр тышы саклана.

Ә менә берсеннән-берсе нәфисрәк итеп нәкышләнгән 70кә якын кулъяулык кичке уеннарны, чишмәгә суга килгән кызларның сөйгәне белән очрашуларын, аулак өйләрне искә төшерә.

Милләтебез хатын-кызлары гаилә башлыгы - ир-атларга ихтирамы белән дә аерылып тора. Кызлар, гадәттә, кияүгә чыкканда булачак гомер юлдашларына аяк чолгаулары, вак-төяк салыр өчен янчыклар да әзерләп бүләк иткән. Әлбәттә, алар кулдан сугылган тукымадан тегелгән һәм чигеп бизәлгән булган. Мирасханә фондларында шундый 26 аяк чолгавын күрергә мөмкин. Алар - бер гасыр элек нәкышләп әзерләнгән ядкәрләр.

Хатын-кызларыбызның милли киемнәре дә күргәзмәләрдә генә йөртерлек матурлыкка ия. Калфакларыбыз да, бала итәкләп тегелгән, түшләре чигешләр белән бизәлгән күлмәкләребез, чигүле алъяпкычларыбыз, баш яулыкларыбыз, күкрәкчәләребез - үзе бер хәзинә. Ә менә Зирекле кызы Сәхипҗамал Гарифуллинаның 1900 елда сары төстәге тукымадан үз кулы белән теккән шлапырлы күлмәге һәркемнең күңелендә кадерле хатирәләр уята торгандыр. Барыбызның да әбисе яки әнисе кайчандыр шундый күлмәк киеп йөргән бит. Сәйлән белән чигелгән калфакны исә Гөлсирә Гаяз кызының әбисе 1920 елда ук киеп, көязләнеп, урамнардан узган, табын түрләрендә утырган. Музейда мондый истәлекләрнең дә һәркайсының саны - 3-5 дистә. Шулай ук чәчәкле-чуклы шәльяулыклар, түбәтәй, читекләр, чулпы, алка, беләзек-йөзекләр - халкыбызның борынгыдан югары мәдәниятле халык булуына дәлил дә. Ядкәрләр барысы да Зирекле һәм якын-тирәдәге авылларда яшәгән алтын куллы ир-егет­ләр, уңган кызлар-җиңгәчәйләр кулы белән чигелгән, бизәлгән, нәкышләнгән. Металлдан, агачтан, талчыбыгыннан, каен тузыннан сырлап-бизәкләп эшләнгән көнкүреш кирәк-яраклары татар халкының бай һөнәрчелегенә дәлил.

Музейның бер өлешен сәнгати эшләнмәләр җитештерү, һөнәрчелек өчен кирәкле эш коралларын һәм җайланмаларны да күрергә мөмкин. Алар арасында туку станнары, кабалар, киергеләр бар.

Татарлар моңлы, гамьле милләт булып та танылган. Мәдәни мирасыбыз зур, халык авыз иҗаты хәзинәләренә аеруча бай. Шуңа да музей директоры, 40 ел гомерен Зирекле гомуми белем бирү мәктәбендә тарих укытуга багышлаган Мидхәт ага Газыймов эшчәнлегенең тагын бер юнәлеше - бәетләр туплау, әдәби иҗат белән шөгыльләнүче райондашларының һәм балаларның әсәрләрен барлау. Кечкенә генә мавыгудан башланган әлеге шөгыль аккан саен ишәя барган елга сыман елдан-ел куәтләнә. Бу шөгыль белән кызыксынып китүе Казанда яшәүче Салих исемле бертуган абыйсы белән бәйле. Аның 1951 елда язылган бәетләр дәфтәре очраклы гына Мидхәт ага кулына килеп керә. Хәзер тарихчының хәзинәсендә берничә мең бәет бар. Мидхәт ага бу байлыкны 10 районнан, республика газета-журналларыннан туплаган. Ә менә 72 бәетне Мидхәт Гариф улы үзе иҗат иткән. Бөртекләп тупланган бу хезмәт китаплар булып халык кулына килеп ирешә тора. Бүгенге көндә алар алты китап булып басылып чыккан инде.

Ә инде якташларының, балаларның иҗатын барлап, китап итеп бастыру исә башлыча музей эшчәнлеге белән бәйле. Музейда һәм мәктәпләрдә Габдулла Тукай туган көнгә, күренекле әдипләребезнең юбилейларына, Туган тел көненә багышланган иҗат бәйрәмнәре еш булып тора. Райондагы татар мәктәпләрендә иҗат белән шөгыльләнүче укытучылар, шигырь сөюче авылдашлар, мәктәп укучылары апрель азагында музейга җыела. Бирегә һәркем үзенең "күчтәнәче"н алып килә. Соңыннан ул материаллардан альбомнар төзелә, иң шәп әсәрләр китап булып басыла.

Яңа Чишмә районындагы каләм тиб­рәтүчеләрнең шигъри тәлгәшләре туп­ланган "Яңа Чишмә тамчылары" дигән җыентыкта 150 гә якын авторның иҗат җимеше дөнья күргән. Мәсьәләнең икенче ягы да бар. Шигырь китабы басылып чыгу һәр кеше, бигрәк тә бала өчен олы куаныч. Ул аны иҗатка рухландыра.

Әлбәттә, Зирекле халык иҗаты һәм көнкүреше музее эшчәнлеге гамәли-сәнгать һәм халык авыз иҗаты ядкәрләрен туплау һәм халыкка күрсәтү белән генә чикләнми. Биредә рәсем сәнгате, борынгы акчалар, археологик табылдыклар, төрле халыкларның киенү үрнәкләре, документлар, китаплар, сәгатьләр, көнкүреш әйберләренең, солдат кием-салымнарының һәм башкаларның зур тупланмасы да бар. Алар директор Мидхәт ага Газыймов, фәнни хезмәткәр Лидия Лотфуллина, фондларны саклаучы Илгизә Кыямованың уртак тырышлыгы белән барлап саклана, тарихлары өйрәнелә, килүчеләр игътибарына тәкъдим ителә.

Музейны оештыру тарихы исә 1979 елда игълан ителгән "СССР - минем Ватаным" дигән Бөтенсоюз программасына барып тоташа. Җиде юнәлештән торган гаять зур программа була ул. Һәр яңалыкны күреп алып, илһамланып эшкә керешүче, тынгысыз, тик торуны белмәүчән Мидхәт ага Газыймов программа белән ныклап кызыксынып китә һәм, гадәттәгечә, бу "чирен" дә үзе тарих укыткан Зирекле мәктәбе укучыларына йоктыра. Уку йорты ул елларда аеруча зур була, бирегә 16 авыл баласы килеп белем ала. Зиреклеләр программаның 4 юнәлешен сайлый. Мәктәптә 12 төркем оеша, музей советы гына да 47 укучыны берләштерә. V - X сыйныфлар, берсеннән-берсе уздырып, гореф-гадәт, йолаларыбызны, мәдәниятне, туган як тарихын өйрәнә, өйләргә йөреп, тарихи истәлекләрне барлый. Нәтиҗәдә 1982 елда мәктәптә тарихи ядкәрләрне туплап күрсәткән бер бүлмә барлыкка килә. Ул елларда төп фондны нигездә мәктәпне тәмамлаучыларның шәхси әйберләре, бүләкләре, фоторәсемнәре, фәнни мәкаләләре, китаплары, күкрәк билгеләре һәм башкалар тәшкил итә. Ә инде 1992 елда мәктәп мирасханәсенең статусы үзгәрә, ул Татарстан Берләштерелгән дәүләт музее филиалы буларак теркәлә. Хәзер инде музей җирле идарәнең элекке, 1968 елда төзелгән бинасында урнашкан. Ядкәрләрне туплауның да тынып торганы юк.

Зиреклеләр һәм күрше-тирә авыллары кешеләре сандык төпләрендә гасырлар дәвамында кадерле хатирә булып яткан истәлекләрен музейга алып килә тора. Күптән түгел Зирекле урта мәктәбен тәмамлаган, хәзер исә Чистай шәһәрендә яшәүче Рәшидә ханым Хәсәнова әнисе төсе булган кызыл башлы сөлге, Мәгъсүм әфәнде Сәләхов әбисенең 1886 елда үз кулы белән теккән гаҗәеп матур күлмәген китергән. Экспозицияләр хәзер бүлмәләргә сыймый.

Билгеле ки, беркем дә әнисенең яки әбисенең төсе итеп саклаган ядкәрне очраклы, яки үзе ихтирам итмәгән кешегә илтеп бирми. Моның өчен ил-көн алдында хөрмәт иясе булу кирәк. Мидхәт ага исә балаларның да, авыл халкының да ихтирамын укытучы булып эшли башлавының беренче көннәрендә үк казана. Ярдәмчеллеге, кешене, балаларны тирәнтен аңлый белүе, кирәк икән, бар мәшәкатен читкә куеп, булышырга алыну кебек сыйфаты да укытучының абруен күтәрә. Ул - зиреклеләрнең яраткан мөгаллименә әверелә. Әмма тарихчының авылдашларына кылган бер игелеге аңа хөрмәтне аеруча арттыра. Бу вакыйга да М.Газыймовның тынгысызлыгына бәйле.

1967 елда ил Октябрь инкыйлабының 50 еллыгын каршы алырга әзерләнә, шушы уңайдан төрле конкурслар игълан ителә. Мидхәт ага да шуларның берсендә катнашырга теләп, "Зирекледә Совет хакимияте урнашуы" дигән саллы гына хезмәт яза. Билгеле, ул бу эшкә дә, гадәтенчә, бик җитди килә, күп вакытын авыл, район советы, ЗАГС, хәрби комиссариат архивларында казынып үткәрә.

Тарихка кагылышлы материаллар эзләп, ул Татарстан Милли архивына ук барып җитә. Бу вакытта меңгә якын кеше яшәгән Зирекледә 47 сенең генә "Тыл ветераны" дигән таныклыгы була. Фатирга, телефонга түләүләрдә ташламалар бирә торган документ бик күп авылдашларына тиешле була. Мидхәт ага, кызы Алсу белән, ай дәвамында, Милли архивның эш сәгате башланганнан алып, хезмәт көне тәмамланганчы, баш күтәрми эшли, тапкан документларның күчермәсен алып, терки бара. Нәтиҗәдә 625 кешенең "1941-45 елларда фидакяр хезмәт өчен" медале белән бүләкләнүе ачыклана. 1985 елның 22 декабрендә 192 кешегә тантаналы төстә "Тыл ветераны" хокукы бирә торган әлеге медаль тапшырыла. 625 кешенең инде байтагы ул-кызлары янына башка авылга яисә шәһәрләргә киткән була. Тарихчы 100 дән артык медаль иясенә шәхсән үзе хатлар яза һәм рәхмәтле хәбәрләр ала. Шушы вакыйгадан соң, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мидхәт ага авылның иң абруйлы инсанына, ил агасына тиң кешесенә әверелә. Тырыш хезмәтнең тагын бер нәтиҗәсе булып, "Сугыш өткән еллар" дигән җыентык дөнья күрә. Анда район, авыл тарихына, аерым кешеләргә кагылышлы материаллар туплап бирелә. Моннан тыш, туган ягының ике гасырдан артык тарихын тасвирлаган "Зиреклем зирекләре" дигән китабы да басылып чыга Мидхәт Газыймовның.

30 елга якын вакыт дәвамында музейда меңләп экскурсия узган. Халык иҗаты һәм көнкүреше музее - хәзер районның һәм авылның бер рухи-мәдәни үзәге дә. Биредә Корбан бәйрәмнәрендә табыннар корыла, килен-җиңгәчиләр катнашында борынгы йолаларыбыз искә төшерелә, истәлекле даталар билгеләп үтелә, танылган кешеләр белән очрашулар, китап тәкъдим итү кичәләре уза. Мирасханә мәктәп укучылары өчен файдалы ял итү, белем алу урыны да. Кайбер дәресләрнең тарихи экспозицияләр янында үтүе күптән гадәткә кергән.

Сөембикә КАШАПОВА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: