Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

ҮЗЕБЕЗЧӘ КИЕНИК

Башкалабызда мөселман хатын-кызлар киеме дизайнерлары конкурсы булып үтте. Ул 2006 елдан башлангыч ала. Шуннан бирле ел саен үткәрелеп килгән конкурсларда без инде халыкара сәхнәләргә чыгарлык матурлык үрнәкләре күрергә өлгердек. Бу юлы да конкурста катнашырга теләп, әле исемнәре билгеле булмаган, үзләрен яңа эштә сынап кына карый башлаган яшь дизайнерлар да гариза...

Башкалабызда мөселман хатын-кызлар киеме дизайнерлары конкурсы булып үтте. Ул 2006 елдан башлангыч ала. Шуннан бирле ел саен үткәрелеп килгән конкурсларда без инде халыкара сәхнәләргә чыгарлык матурлык үрнәкләре күрергә өлгердек. Бу юлы да конкурста катнашырга теләп, әле исемнәре билгеле булмаган, үзләрен яңа эштә сынап кына карый башлаган яшь дизайнерлар да гариза биргән. Конкурсның төп оештыручысы, Русия Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе Наилә Җиһаншина үзе дә яңа гына шөгыльләнә башлаган яшьләрне бәйгедә һәрдаим катнаштыру яклы.

Кием үрнәкләренә моңа кадәр берничә ел рәттән җиңү яулап килгән дизайнерлар үзләре бәя бирде. "Ләйсән Хаҗиева, Наҗия Галимова, Надежда Әюповалар үз эшенең бөтен нечкәлекләрен белә. Алар фикеренә таянсак, конкурс үзе дә үсәр, колачланыр, дәрәҗәсе артыр, дип ышанам", - диде Наилә ханым.

Быелгы жюри конкурста чыгыш ясау өчен 25 гариза бирүчене сайлап алган. Шуларның 13е финалда бәйге тотты. Анда Магнитогорски, Мәскәү шәһәрләреннән дә махсус коллекцияләр әзерләп килүчеләр катнашты.

Конкурсны ачып җибәреп, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыров: "Кеше һәрвакыт матурлыкка омтыла. Бу Аллаһыдан килә. Дөньяга матурлыкны яралтучы Раббыбыз бит", - диде.

Жюри рәисе Надежда Әюпова, һәр елдагыча, дизайнерлар хезмәтенә тәнкыйть күзлегеннән карады. "Милли дә, заманча да, модалы да дип әйтерлек кием үрнәкләре күрмәдек. Дизайнерлар әлегә һәммәсе дә бер үк дәрәҗәдә. Киләчәктә һәрберсе үзенең стилен табар, үзенчәлекле итеп эшләр, дип ышанабыз. Быел берәүгә дә гран-при тапшырмаска, дигән фикергә килдек", - диде ул конкурсны йомгаклаганда.

Ә номинацияләр 13 төрле иде. Мәсәлән, "Иң яхшы милли татар киеме"нә Венера Сабирҗанова коллекциясе лаек булды. "Иң яхшы яшьләр костюмы" дип Казаннан Зарина Бабадҗанова эшләре табылды. "Тугры хатын" номинациясендә җиңүче исеменә Эльвира Миңнуллина лаек булды. "Бу номинация әле мөселманча киенергә өлгереп җитмәгән, ә күңеле белән Ислам динен тотучы ханымнар өчен тәкъдим ителде", - дип аңлатты Наилә Җиһаншина.

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.

Шамил АБДЮШЕВ фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев