Мәдәни җомга

Затлы күңел иясе

Альбина үзенең тормышы, балалары, гаиләсе мисалында татар гаиләсенең ничек булыр­га тиешлеген күрсәтеп бирә сыман.

Балтач районындагы Бөрбашка кайтырга яратабыз. Бу авылны күпләр Җәлил хәзрәт авылы дип белә. Ел саен диярлек балаларны монда үтә торган мөселман балалар Сабан туен күрсәтергә алып киләбез. Тик бу юлы Бөрбашка юл тотуыбызның сәбәбе башка: авылда яшәп тә меңнәрчә кеше танып белгән, үз брендын булдырган, үз кибетен ачкан уңган килен Альбина Фазлыева белән күрешү өчен кайтабыз.


Альбина белән «Инстаграм» челтәре аша таныштык. Башта бу төпле, уңган, итагатьле яшь кенә ханымның гади-ихлас язмаларын кызыксынып укып бара башладым. Үзе теккән зәвыклы, матур киемнәрен Альбина үз сәхифәсендә күрсәтеп бара, аларны күреп, күпләр сок­лангандыр. Чөнки бу  киемнәр гарәби дә түгел, төрекнеке дә түгел, баштанаяк чорналмаган да, ә нәкъ үзебезчә, татар күңеленә хуш килерлек, шул ук вакытта мөселманча да, затлы да килеп чыга. Уңганлыгы өстенә, сөйләргә-язарга һәвәслеге, зирәклеге, әдәплелеге белән дә күпләрнең күңеленә хуш килде ул. Бүген аның «Инстаграм» сәхифәсен 63 мең язылучысы даими укып-күзәтеп бара. Альбинаның Җәлил хәзрәт килене икәнен белгәч тә һич гаҗәпләнмәдем. Абруйлы хәзрәтнең гаиләсенә нәкъ менә шундый килен бик туры килеп тора лабаса.

Җәлил хәзрәтнең йортын эзләп табуы читен булмады, беренче очраган сәпитле малай ук «әнә теге урам белән барасыз да, ике катлы йорт янында туктарсыз» дип өйрәтеп җибәрде. Альбинаның тәмле пылаулары пешеп чыккан, балалар исә авыл мәчетенә дин сабагы укырга киткән иде. Мин исә төп йортта килен булып торып, бөтен татар дөньясына танылып, блог та алып барырга, милли кием коллекциясе дә чыгарырга өлгергән авыл кызының күңел дөньясын ачарга ашыгам. Альбина үзе ашыкмый, ул сабыр. Сүзне ипләп кенә ерактан башлый.

Киров өлкәсенең Урта Шөн дигән татар авылыннан икән. Бик хәлле төпле гаиләдә кадерле ике бөртек баланың берсе булып, дәү әнисе кочагында үсә ул. Дәү әни исә «мировой» - оста тегүче, тол калып 5 баланы аякка бастырган кеше. Өйләреннән кеше өзелеп тормый. Альбинага 10 яшьләр чамасы вакытта әтиләре дин юлына баса, мәчеткә йөреп гыйлем ала. Кызчык та әтисеннән калышмый, бергәләп намазга басалар. Гаиләнең бөтен тормышын ислам кануннарына яраштыру башта бик җиңел булмый, ләкин акрынлап гаилә хәләл тормыш юлына баса. Тегүче әби янында Альбина кул эшенә һәвәс булып үсә. Киемнәрне үзенә ошаганча итеп дәү әнисенә кис­терә дә, рәхәтләнеп тегеп кия. Урта Шөндә урта мәктәпне бер дүртле белән генә (калганнары гел бишлеләр!) тәмам иткән кыз бала укытучыларын шаккатырып, университетларга китмичә, тота да Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә барып керә. Дөрес, аның тегүчелеккә дә укыйсы килә, ләкин дин белеме алу теләге көчлерәк булып чыга. Ниятең хәерле булса, Аллаһ үзе юлларын ача бит ул: укулар башланып атна да үтми, мәдрәсәгә бер ханым килеп, колледжга кичке тегү курсларына чакыра. Альбина бик яратып укый: көндезләрен зур теләк белән Аллаһ гыйлемен, ислам белемен өйрәнсә, кичләрен колледжда тегү осталыгына төшенә. Тегәргә өйрәткән өч остазын бүген ул рәхмәт хисләре белән искә ала. 

Укуларын тәмам иткәч, теләкләре зурдан була аның – яраткан Казанында үз эшен, үз ательесын ачып җибәрергә хыяллана. Булдырасына, үз осталыгына ышана ул. Ләкин ателье ачып, башкала ханым-туташларын затлы киемнәр белән сөендерергә өлгерми кала, кияүгә чыгып куя. Югыйсә, әле кияүгә чыгарга әллә ни атлыгып тормаса да, абруйлы нәсел баласы, үзе нык хөрмәт иткән Алмазның тәкъдимен кире кага алмый. Әти-әниләре дин кануннарын саклап яши башлагач, хәзрәтләр белән танышып, аралашып, кунакка йөрешеп тора. Кунакка килүчеләр арасында Җәлил хәзрәт тә еш була. Җор сүзле хәзрәт, килгән саен, кызны: «Кайчан безгә килен булып киләсең инде?» - дип үрти. Туташның исә моңа гел ачуы чыга. Чыгар да, үзенең «карт» малаена димли бит. Алмаз кыздан 8 яшькә олырак. Шулай аралашып-үртәшеп карап үстерәләр кызны. Альбинаны чын-чынлап кайгыртуы белән йөрәген яулый егет: чирләп китүен ишеткәч, Бөрбаштан җыенып килеп, кызны Урта Шөнгә кайтарып куя. Тулай торактагы бүлмәсенең салкын икәнен белгәч, мич алып килә. Күчтәнәч ташуын әйтеп тә торасы юк. Мондый тәрбияле, кайгыртучан егетне Альбинаның әти-әнисе, дәү әнисе дә бик ярата, кызның кулын сорап килүенә бик шат булалар. Зур шәһәрнең шау-шулы тормышына бер ияләшкәч, авылга килен булып төшү аны бераз куркыта, сер түгел. Төп йортка, казый хәзрәтләре гаиләсенә килен булып төшү түгел, ә ничек итеп авылга ияләшермен, күңелсез булмасмы, дигән уйлар да борчып куйгалый. Авыл кызы булса да, мал карап, сыер савып үсмәде ләбаса ул, аның ише эшнең рәтен дә белеп бетерми, өнәми дә… 

Фазлыевлар гаиләсендә дә киленне кадерләп каршы алалар. Алмазы йорттагы буш бүлмәне аңа эш бүлмәсе итеп көйләп бирә дә, яшь килен яраткан шөгыленә чума. Килен булып төшүенең беренче көнендә үк күрше кызы итәк тектерергә керә. Бер төн эчендә тегеп өлгертә ул аны. Авылда хәбәр тиз тарала, авыл халкы Альбинага заказларны яудырып кына тора. Көн саен киярлек киемнәр дә, затлы туй күлмәкләре дә тегә яшь килен. Үзенең яхшы итеп тегә аласына ышанып, кыйммәтле кружеваларны шатырдатып кисә дә, коеп куйгандай тегеп тә чыга! Шулай тегә-тегә, бер-бер артлы өч бала да туа. 

Бөрбаш – зур авыл, 261 хуҗалыклы, 841 кеше яши. Балалар бакчасы да, мәктәбе дә бар. Яңа өйләнешүчеләр, яшь гаиләләр дә шактый, аралашырга кеше җитәрлек анысы. Тик өч кечкенә бала белән мәш килеп, ул арада заказга тегеп тә өлгертсәң, өйдән чыгып йөрергә дә әллә ни вакыт тими. Кыскасы, Альбинага аралашу җитми башлый. Шул чакта аның тормышында «Инстаграм» барлыкка килә. Дөресрәге, «Инстаграм»да Альбинаның блогы пәйда була. «Синең хыялыңдагы тегүче» дип атый ул аны. Электән язарга яраткан кыз язылучылары белән уй-фикерләрен, хисләрен бүлешә башлый. Нәрсә ашаганын, нәрсә эчкәнен төшереп барган, подписчик җыяр өчен әллә ниткән килешсезлекләр эшли торган блогерларга иярми инде ул, әлбәттә, үз юлы белән бара. Җәлил хәзрәт килене бит, аңа интернет киңлекләрендә хәзрәтнең абруена зыян китерерлек сыңар сүз дә әйтү килешми. Шаккатыруларсыз, мөгез чыгаруларсыз да кеше яратырлык итеп алып барып була икән блогны. Альбина үзенең һөнәрле булуы белән бер яраттырса, һәрнәрсәгә төпле карашы, сабырлыгы, зирәклеге аша бәя бирүе белән кешене тартып тора. Олы апалар да аннан киңәш сорап язгалый. Кешеләр аның блогына күңел тынычлыгы эзләп килә кебек. Альбина үзенең тормышы, балалары, гаиләсе мисалында татар гаиләсенең ничек булыр­га тиешлеген күрсәтеп бирә сыман. Һөнәрле – уңган килен, тәрбияле балалар, хөрмәтле ир, динле-намазлы әби-бабай… «Инстаграм» аша барысы да камил, кызыктыргыч күренсә дә, һәр гаиләнең үз «пәрдә арты» була. Әйтик, хәзрәт тә бәлки килененең «Инстаграм» блогеры булып китүен авыррак кабул иткәндер, гәрчә зирәк кеше буларак, бер каршы сүз дә әйтми.

Оста куллы тегүченең «Инс­таграм»да сәхифә алып бара башлагач, заказлары тагын да арта. Теккән киемнәрне почта аша җибәрәсе дә бар. Өстәвенә, яулык-чалмалар сата торган интернет-кибет тә ачкан иде, аның да заказларын вакытында җибәреп барырга кирәк. Бервакыт Альбинадан язылучылары онлайн тегү курслары төшерүне сорый башлады. Моңа кадәр эшләп карамаса да, бу эшне дә җиренә җиткереп башкарып чыкты ул: беренче тапкыр татарча аңлатмалар белән төшерелгән тегү видео дәресләрен эшләп, кул эшенә өйрәнергә теләгән ханымнарга тәкъдим итте. Ул дәресләр шулкадәр җайлы итеп төшерелгән ки, моңа кадәр кулына энә-җеп тотып карамаган кеше дә аларны карап, кием-салым тегеп кия ала. Заказлар арткан саен, Альбинаның вакыты кими. Ул зуррак эшкә тәвәккәлли – үзе уйлап тапкан модельләрдән шәхси коллекциясен чыгарырга дигән нияткә килә. Тегүчеләр яллау, цех табу, тукымалар кайтарту, арендага бина табу, аңа ремонт ясату… кебек бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләрне хуплап торучы гаиләсе булмаса, берүзе ерып та чыга алмас иде бәлки. Төп булышчысы да, терәге дә - Алмазы. Альбина беренче чиратта иҗатчы ул. «Мин модага карамыйм. Минем өчен хатын-кыз затлы, пөхтә, классик стильдә, уңайлы, матур киенергә тиеш. Минем кибетемдә менә шундый киемнәр генә сатыла. Алар татар халкының менталитетына туры килә», – ди ул. 

Альбина Фазлыева киемнәренең бер үзенчәлеге – алар утырт­ма якалы. Балтачта кибет ачылгач, халык бик яратып кабул итә, беренче коллекция тиз арада сатылып та бетә. Альбина яхшы сыйфатлы тукымалар гына сайлый, утыра торган тукымаларны тегәр алдыннан юа. Цехка тегүчеләрне дә бик төпченеп сайлый. Болар барысы да бәяне күтәрергә тиеш булса да, кибеттәге киемнәрнең бәяләре кесәгә сугарлык түгел. «Үземә артык файдасы калмый да… Күлмәкләрнең бәясен кыйммәт итеп куярга була анысы, ләкин минем күп хатын-кызларны затлы итеп киендерәсем килә. Блогымда «Затлылык бездән башлана» дип язып куюым юкка гына түгел бит. Миллионнар эшләргә дигән хыялым юк, булганына шөкер. Бу – минем күңел эше», – ди Альбина.

Чын татарча милли чалымнар белән тегелгән күлмәкләрне аеруча тиз алып бетерәләр. «Татар киеме дигәч, күз алдына чуар сәхнә киемнәре килә. Ә көндәлектә дә милли киемнәр киеп йөрисе иде, дигән уй тынгы бирмәде миңа», – дип искә ала ул. Шулай итеп, милли чигүләр белән нәкышләнгән, бәби итәкләр белән бизәлгән милли күлмәкләр коллекциясе барлык­ка килә. Ике көндә сатылып бетә алар, халык милли киемгә ничек сусаган икән! Иң зур ләззәтне Сабан туена чыккач кичерә Альбина: ярты мәйдан аның күлмәкләреннән балкып йөри. Милли күлмәкләр коллекциясен Казанда «Туган авылым» комплексындагы бер чарада күрсәткәч тә, күп мактау сүзләре ишетә ул. Кибете Балтачта урнашса да, сатып алучыларның өзелеп торганы юк. Сабалар, Кукмара, Арча, Лаеш, Балык Бистәсе, Ульяннар да килә, Казаннар да еш кайта.

Менә шулай да яшәп була авылда. Хәләл кәсеп белән, җаның теләгән һөнәрне сәнгать дәрәҗәсенә күтәреп. Кешеләргә матурлык, затлылык бүләк итеп. Зәйнәп, Салих, Хәлимгә әби-бабайны ничек хөрмәтләргә икәнен күрсәтеп. Каенана-каената белән уртак тел табып. Меңләгән язылучыларыңа туганнарың белән ничек аралашып яшәргә кирәген күрсәтеп. Фазлыевлар гаиләсендә һәркемнең үз шөгыле, үз эше – Җәлил хәзрәт бөтен күңелен биреп бакча үстерә, Гөлфәния абыстай мал-туар өчен җаваплы, килен исә кибет, тегү эшләреннән тыш аш-су өчен, өй чисталыгы өчен җаваплы. Сер түгел, яшьләрнең күпчелеге әти-әнидән аерым яшәү ягын карый. Альбинадан бу мәсьәләгә карата фикерен сорамый кала алмадым. «Олылар белән бергә яшәүнең үз нечкәлекләре бар аның. Бергә яшисең икән, бер-береңә юл куя белергә кирәк. Олылар яшьләрне аңларга тиеш, аларның мавыгуларын, карашларын хөрмәт белән кабул итәргә тиеш, гел тәнкыйтьләп торырга ярамый. Без дә олыларны үзгәртергә тырышмаска тиеш. Чөнки аларның тәрбиясе башка, алар башка шартларда формалашкан. Шулай бер-береңә юл куярга өйрәнсәң генә, бергә матур яшәп була. Әти-­әни белән гел киңәшләшергә кирәк. Алар безне һәрвакыт аңларга тырыша, үз бизмәннәренә тигезләргә омтылмый, шуңа да гаиләбездә – гармония», – дип җавап бирде ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: