Мәдәни җомга

“Җырлыйк әле” Туймазыда

Быел «Җырлыйк әле» татар фольклор фестиваль-бәйгесе Туймазы районының «Бабай утары» этнографик музей биләмәсендә дүртенче тапкыр, бу юлы төбәкара статусында узды.

Ут күршебез Башкортстанда татарларга, милләттәшләребезнең мәдәниятенә, татар сәнгать коллективларына начар мөнәсәбәт, салкын караш яшәве турында газетабызда инде күп язылды. Әмма агымсуларны никадәр генә капларга тырышсаң да, ул барыбер үз юлын таба. Башкортстан «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Люция Вафина күңелендә дә үз халкына, аның мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә, йолаларын саклап калып киләчәк буыннарга тапшыру теләге дә шулкадәр көчле була ки, пәрвәр хисләре тулып ташый һәм, ниһаять, юлын табып ага башлый.

Люция Вафинаның үзе оештыр­ган ике фольклор коллективы була. Алар «Ак калфак» оешмасы балалар, мәктәпләр белән бергәләп үткәргән бәйрәмнәрдә, кичәләрдә катнашып, очрашуларны ямьләндереп җибәрә, әби-бабаларыбыздан калган җыр-биюләребез исә һәркемнең дә күңеленә хуш килә, аларны көтеп ала башлый. Бу кичәләргә хәтта «Ак калфак» фольклор ансамбльләре чыгышларын карарга махсус килүчеләр дә була. Әмма татар гореф-гадәтләрен барлый, саклый торган ансамбльләр башка бер бәйрәмдә дә катнаша, үзләрен күрсәтә алмаган. Әлбәттә, сәнгать коллективларының чуаш, рус, башкорт ансамбльләре кебек зуррак сәхнәләрдә чыгыш ясыйсы, уртак чараларда катнашасы килә. Салават шәһәрендә эшләп килә торган «Йолдызлар» ансамблен исә башкортлар үз итә.

Аккалфаклар әзерләгән бер бәйрәмгә Бөтендөнья татар конгрессы киңәшчесе Ринат Закиров килә, бу очрашуда оешма карамагында эшли торган фольклор ансамбльләр дә чыгыш ясый. Татар конгрессы киңәшчесе коллективның халкыбыз җыр-биюләрен башкаруын бик яратып карый. Кичәдән соң Р.Закиров Люция Вафинадан шундый ансамбльләрне тагын оештыра алу-алмавы белән кызыксына. «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе коллективларны туплау, әзерләү мөмкин икәнен, әмма аларның булганнарының да беркая да чыга алмавын әйтә. Милләттәшләребез күпләп яшәгән республикада татар филармониясе, радио, телевидениесе юк. Хәтта Рәхимов заманында зур сөйләшүләр, даулашулар белән ачтырылган 25 минутлык татарча телевизион тапшыруның да ябып куелуы, Бәләбәйдәге татар гимназиясенең дә таркатылуы турында ишетеп, укып торабыз. Бу вакыйгалардан хәбәрдар Р.Закиров фестиваль оештырып карарга тәкъдим итә, финанслар белән булышырга да ышандыра. Люция ханым үзенең уй-ниятләрен тормышка ашыруда иң беренче нәүбәттә танылган эшкуар һәм композитор Фәнир Галимовка таяна. Шулай итеп, 2018 елда зур әзерлек белән Туймазы районының «Бабай утары» этнографик музее биләмәсендә беренче тапкыр татар фольклор ансамбльләрнең «Җырлыйк әле» дип аталган республика фестиваль-бәйгесе үтә. Бу елда Люция ханым зур чараны үзенең таныш эшмәкәрләренең матди ярдәме белән башкарып чыга. Фестиваль бик уңышлы уза. Башкортстанның төрле районнарыннан килгән, әлегәчә бер-берсен белми торган сәнгать коллективлары таныша, аралаша, башкаларның чыгышын күрә.  Бу күрше республикада татар фольклор ансамбльләренең көннән-көн диярлек арта баруына да китерә. 2019 елда фестивальгә Бөтендөнья татар конгрессы финанслары да кушыла. Күп кенә ансамбльләрдә балалар катнашуы да әйбәт фал була. Бу инде кайткач, аларның да халкыбыз мирасын киңрәк кимәлдә күрүе, хәтеренә салуы дигән сүз. Л.Вафина нәкъ менә шуны максат итә дә инде. «Аларның артист булуы әһәмиятле түгел, дус, бер коллектив булып, гореф-гадәтләребезгә якынаеп үсүе кирәк», – ди ул. 

Хәзер Башкортстанның 22 районында балалар өчен татар телендә алып барыла торган чыршы бәйрәмнәре уздыруны да гадәт иткәннәр. Аларны да шул ук «Ак калфак» оешмасы белән бергә эшли торган коллективлар оештыра. Гомумән, хәзерге вакытта күрше республиканың 22 районында «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының 59 бүлекчәсе эшләп килә. Алар каршында 36 татар фольклор ансамбле эшчәнлек алып бара. Коллективларның тәҗрибәләре елдан-ел арта, осталыклары чарлана бара, үзләрен Уфага да, башка районнарга да чакыра, транспорт белән дә булыша башлаганнар.

Әйтик, Кандра авылында Зимфира Әхмәдиева җитәкчелегендә иҗат итә торган «Хәзинә» ветераннар фольклор ансамбле күп кенә фестиваль, конкурсларда җиңү яуларга өлгергән. Әмма аларның иң зур теләге «Җырлыйк әле» төбәкара фольклор фестиваль-бәйгесендә катнашу булган. Узган ел «Хәзинә»леләрнең хыялы тормышка ашкан, үзләренең осталыкларын күрсәтеп, өченче урынны алу бәхетенә дә ирешкәннәр. Коллектив хәзер күп кенә чараларга чакырулар ала, сәхнәләрдә чыгыш ясый икән.

Быел «Җырлыйк әле» татар фольклор фестиваль-бәйгесе Туймазы районының «Бабай утары» этнографик музей биләмәсендә дүртенче тапкыр, бу юлы төбәкара статусында узды. Фестивальнең беренче көнендә Башкортстан фольклор ансамбльләре чыгыш ясады. Әмма пандемия сәбәпле, бәйгенең икенче турына узган 16 коллективның тугызы гына  килә алган. Алар «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Люция Вафина, Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов, Башкортстанның атказанган артисты Радик Динәхмәтов һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Азат Нургалиев составындагы жюри сынавына үз чыгышларын тәкъдим итте.Кабул ителгән традиция буенча фестиваль үзешчән коллективларның парады белән башланды. Тукаебызның «Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул»дигән канатлы сүзләре нәкъ менә биредә чагылыш тапкан кебек булды. Милләтебезнең гореф-гадәтләрен яшьләр күңеленә салу ниятеннән үз ихтыярлары белән оешкан коллективларның һәркайсының төрле йолаларыбыз­ны күрсәткән чыгышы халкыбызның тапкыр гыйбарәләренә, оста башкарылган җыр-биюләргә бай булуы белән истә калды. Уфа районы Авдон авылының Альбина Якупова җитәкчелегендәге «Чулпан» фольклор ансамбле ике ел элек кенә бар ителгән, әмма коллектив инде күп кенә бәйрәм-кичәләрдә катнашырга өлгергән. Алар бу юлы «Кош-корт утырту» күренешен тәкъдим итте. Әби белән бабайның тавыкны ояга утыртуы, вакыты җиткәч, йомыркаларны кояш яктысына куеп, чебилеме-юкмы икәнен тикшерүе безнең дә балачакны искә төшерде. Билгеле ки, бу күңелле һәм сәгадәтле гадәтләрне инде яшьләр белми. Сәхнәдә чебиләр булып, сап-сары очып торган күлмәк-башмаклардан чыккан балалар да соклангыч иде. Шаран районының «Ихлас» фольклор ансамбле «Печән өсте» күренешен тәкъдим итте. «Эрбет» дигән татар халык җыры белән башланып киткән бу куелыш җыр-биюләргә бай булды, печән өстенең күңелле мәшәкатьләрен дә искә төшерде. Уфа шәһәренең Совет районында 2018 елда оешкан, берничә шигъри җыентык һәм җыр альбомнары авторы Мидхәт Әбделмәнев җитәкчелегендәге «Милли аваз» татар фольклор ансамбле «Кичке уен» күренешен тәкъдим итте.Тел-теш тидергесез чыгыш булды ул. Кичке уеннарда, гадәттә, кунак кызы катнашуын өлкәннәр хәтерли әле. Читтән килгән бу гүзәлләргә игътибар да зур булган, гадәттә, аңа авылның иң чая егете күз төшергән. Сәхнәдәге тамашада да бу шулай ачып салынды. «Ашхабад» халык җыры белән башланган кичке уенда өч төрле халык уены күрсәтелде алар җыр-бию белән бәйләп алып барылды.  Ансамбльнең җитәкчесе М.Әбделмәневның респуб­ликабызның 100 еллыгына багышлап иҗат иткән шигыренә язылган һәм беренче тапкыр ишеттергән «Ватаным Татарстан» җыры тамашачы һәм жюри күңеленә хуш килде. Татар халкының гасырлардан килгән данлы тарихын һәм язмышын чагылдырган, көе дә патриотик хисләргә бай бу җыр өч тавышка башкарылды. Соңыннан Мидхәт ага белән гәпләшеп тә алдык. Уфаның үзендә оешкан татар ансамбленә дәүләт ярдәме күрсәтү турында сүз дә булырга мөмкин түгел икән. Шулай да «Милли аваз» төрле музыкаль бәйгеләрдә, хәйрия концертларында катнаша. Л.Вафинаның «Ак калфак» дигән шигыренә көй язу буенча игълан иткән конкурста коллективның җиңеп чыгуы һәм 50 меңлек призга ия булуы исә сәхнә киемнәре тектерү өчен ярдәм булган. Ә чынлыкта милли костюмнар, музыка уен кораллары, юлларда йөрү, репетиторлар өчен түләү кебек чыгымнарның күбесе җитәкченең үз хисабыннан бара. 

Фестивальнең гран-приена Бакалы районы Яңа Балыклы авылыннан «Туганайлар» ансамбле лаек дип табылды. Аларның әби-бабаларыннан калган, үзләре реставрацияләп кигән киемнәре дә, чын милли булуы белән игътибарны җәлеп итте. Халык музыка уен кораллары да (гармуны да,сыбызгысы, кузысы, кер бәләге дә) һ.б. – үткәннәребез хатирәсе. 83 яшьлек Клара апа Тапаркова халык уен кораллары уйнавына бүгенге темага үзе иҗат икән 20дән артык такмакны башкарып чыкты. Ул, үзара аралашканда, кайсы гына концертка, кичәгә барса да, анда нинди тамашачы булуын һәм аларның нинди уңайдан җыелуын уйлап, күңеленә салуы һәм үзеннән-үзе такмаклар да килеп чыгуы турында сөйләде. Ансамбльгә йөрүчеләрнең күбесе туган-тумачалар булса, ә өчесе бертуганнар икән. Ансамбльгә җитәкче-укытучы Рәсимә Шәйдуллинаның да ярдәме зур. Әлбәттә, гран-при һәм призлы урыннарны алган коллективлар бүләкләр белән зурланды. Бөтендөнья татар конгрессы өч ел рәттән фестиваль җиңүчеләренә милли киемнәр тектергән. Конгресс бу юлы да «Туганайлар»га киемнәрен яңарту өчен сертификат тапшырды.

Фестивальдә шулай ук Кандраның Ә.Мирзаһитов исемендәге 2нче мәктәбе укучыларының Гөлназ Белголова җитәкчелегендәге «Ак җилкән» фольклор ансамбле составында 11-12 яшьлек балаларның сәхнәгә чыгуы фес­тивальнең күңелне сөендерә торган сәхифәсе булып хәтердә калды. Башкортстан «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Люция Вафинаның төрле коллективлар белән сәхнәдә чыгыш ясаган һәр балага истәлеккә китаплар тапшырып, яшь талантларны куандыруы исә аеруча күңелле булды.

Фестивальнең икенче көнендә алдагы дүрт елда «Җырлыйк әле»дә җиңүче дип игълан ителгән коллективлар һәм Татарстан, Удмуртия республикаларыннан, Пермь, Киров өлкәләреннән, Мәскәүдән килгән фольклор ансамбльләр чыгыш ясавы тәгаенләнгән иде. Әмма пандемия сәбәпле аларның кайберләре килә алмаган.

Бу көн Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакировның котлавын ирештерүдән башланып китте. Ансамбльләр парадыннан соң, дилбегәне 2018 елның гран-при иясе «Җидегән йолдыз» татар фольклор ансамбле үз кулына алды. Алар «Кызлар су буенда кер чайкый» дигән композиция алып килгән иде. Ямьле «су буйлары» җыр-моңнарыбызга күмелде, татар халык җырлары да күңелләребезгә үтеп керде. 2019 елда «Ахирәтләр» татар фольклор ансамбле җиңүче булган. Алар бу юлы халкыбызның күп эшләрне өмә белән башкарып чыгу кебек йоласын искә төшерде. «Өмә» барышында халкыбызның телгә тапкырлыгы да, сабырлыгы, булдыклылыгы да ачылды. Коллективның Архангел районында бердәнбер татар авылы – Заһитта оешуы да мактауга лаек. Авылда балаларга татар телендә белем бирүне саклап калган, ул-кызларына татар мәдәниятен сеңдереп үстергән халыкның гореф-гадәт, йолаларыбызны да онытмавы ихтирам хисләре уята. Ансамбльгә йөрүчеләр, клублары булмаса да, мәктәптә очрашып, композицияләр әзерли, осталык­ларын чарлый. Фестиваль 2020 елда он-лайн узган. Ул чакта җиңүче итеп Дүртөйле районы «Әллүки» фольклор ансамбле тәгаенләнгән, алар сәхнәгә Бөтендөнья татар конгрессы тектергән милли киемнәрдән чыкты. Дүртөйле районында шагыйрә Светлана Васикова җитәкчелегендә оешкан «Әллүки» бу юлы «Дүртөйле»не (В.Казыйханов сүзләре, М.Гыйләҗев көе) һәм татар халык җыры «Чияле»не башкарды.

Рәйсә ханым Мөхәммәтшина җитәкчелегендә Киров өлкәсеннән килгән «Кояш» ансамбле өлкә татарларын илгә һәм төрки дөньяга таныткан. Алар онытылган җырларыбызны, экспедицияләр белән авылларга барып, эзләп табалар һәм аны өйрәнеп халыкка тәкъдим итә, фестивальләрдә, конкурсларда катнашып, җиңү яулый. Коллектив бу юлы шундый берничә борынгы җыр башкарды. Әлбәттә, халкыбызның фольклор әсәрләрен ялгыз җырлау номинациясе булса, һичшиксез бу төрдә алар җиңүче булыр иде. Фес­тивальнең гран-приена исә Татарстанның Азнакай райо­нының Фәнзилә Кәлимуллина җитәкчелегендәге «Ихлас» фольклор ансамбле чыгышы лаек дип табылды. Алар «Өй күтәрү» йоласын әзерләп алып килгән иде. «Йортлары» бик күркәм чыкты. 

Моннан тыш фестивальдә «Татарның чигүле сөлгесе», «Гүзәлләр тудырган гүзәллек» дигән кул эшләре күргәзмәләре дә оештырылган иде. Кандра авылының «Хәзинә» клубы ветераннарының чиккән келәмнәре, сәйләннән эшләнгән муенсалары, алка-беләзекләре яныннан тыныч кына үтеп булмаса, «Туганайлар»ның җете төсләр белән чиккән кашагалары, тастымал-сөлгеләрнең, мендәр тыш­ларының матурлыгыннан, нәфис нәкышләреннән күзләр камаша. Әнисә Хакова исә ыргак белән эшләпә-сумкалар бәйләү остасы икән. Алар теләсә кайсы гүзәлнең затлы кием-салымын тулыландыра ала. Нурия Вәлиәхмәтованың кул эшләренә осталыгы фес­тивальдә катнашучыларның һәркайсын хәйран иткәндер. Бу коллекциядә тасмалардан эшләнгән картиналар да, йомшак җепләрдән үрелгән уенчыклар да, башмаклар да, үреп эшләнгән кухня кирәк-яраклары да бар. Бу номинацияләрдә аларның һәркайсы җиңүче исеменә лаек иде. Аккалфак­лылар тарафыннан, күп хезмәт куелып, иганәчеләр ярдәме белән бар ителгән «Җырлыйк әле» гаять югары дәрәҗәдә, зур оешканлык белән үтте. Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров фестивальне, күмәкләп башкарылган «Туган тел» җырыннан соң, «Бердәм булып бербөтен милләт булып яшик», дигән сүзләр белән тәмамлады.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: