Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

Язучылар Болгарда

Ике ел элек  бер төркем татар язу­чылары борынгы дәүләтебез эзләре буенча изге Болгар каласы туфрагына сәяхәт кылган иде.

Әлеге сәяхәт турында “Мәдәни җомга” газетасында зур сәхифә дә чыкты. Быел Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов тагын яңа сәяхәт оештырды. Кырык биш кешелек автобусны тутырып, Болгар каласы истәлекләрен кабат карап кайттык.


Спас районына аяк баскач, татар әдипләре һәрбер балалар язучысы өчен остаз саналган, фидакярлек үрнәге булган Абдулла Алиш туып-үскән Көек авылын урап үтә алмый. Күпләребезнең Көеккә кат-кат килгәне булса да, авылда каһарман шагыйрь истәлегенә багышланган аерым музей юклыгы, китапханә янындагы бакчада Алишның гипстан гына ясалган бюст тотулары, анысының да пьедесталы ярым җимерек хәлдә саклануы бәгырьләрне телә иде. Бу юлы бакчада бронзадан коелган өр-яңа бюст күреп, күңелләребез шактый мәмнүн булды. Былтыр каһарман әдип тууның 110 еллыгына багышлап һәйкәлне яңартканнар, шагыйрь исемен йөрткән музей-китапханә диварларындагы стендлар да үзгәртелгән икән. Ә шагыйрь истәлегенә багышланган музейны, туристларны күбрәк җәлеп итү, Алиш каһарманлыгын киңрәк яңгырату өчен, Болгар тыюлыгында ачып куйганнар. Музей былтыр гына ачылган бит, күргәнебез юк иде, шуңа күрә атлый-йөгерә шунда ашыктык без.

Алиш музее ХIХ йөздә төзелгән бер урыс йортында ачылган. Әлбәттә, аның шәхсән Алишка һичбер мөнәсәбәте юк. Ләкин кирпечтән салынган йорт шактый төзек хәлдә. Коймаларын өр-яңадан коеп, ихатада иске авыл клубыдай лапаслар тергезеп, кыяфәтен шактый үзгәрткәннәр. Йорт эче үзе әлләни җиһазлыгы белән балкып-янып тормый. Бер гасыр элек нык “модада” булган тимер карават, савыт-саба өчен агач комод, китап киштәләре, шул ук заманныкы булган өстәл-урындыклар. Шагыйрь өчен эш өстәле итеп сурәтләнгән кухня ягына хәтта чуен чүлмәккә салынган “кабыклы бәрәңгеләр”дә тезеп куелган. Яндагы китап шкафында – латин хәрефләре белән татар телендә басылган Диккенс һәм Дефо китаплары. Шуларны барлагач, “татар бөтендөнья мәдәниятеннән читтә калган”, яки “ул замандагы татар хөкүмәте киләчәк буын турында кайгырт­маган”, дип кимсетеп кара инде.

Сүз дә юк, Болгар тыюлыгының үзәгендә торгач, Алиш музеена да кунаклар күп киләдер.

Ләкин, ни үкенеч, җәлилчеләрнең фашист тоткынлыгындагы тиңдәшсез көрәше, алар тырышлыгы белән партизаннар ягына чыккан яки Франция туфрагында макизарларга әверелгән татар легионнары, бөек Җәлилнең бер Моабит дәфтәрен совет ягына алып кайткан өчен генә дә НКВД подвалында атып үтерелгән Нигъ­мәт Терегулов, җәлилчеләрне үлемсез иткән бельгияле каһарман Андре Тиммерманс турында мәгълүматлар бөтенләй дә юк дәрәҗәсендә. Фашист гильотинасының балтасы астында өч минут саен башларын югалтып үлемсезлеккә атлаган унбер җәлилченең исеме дә язып куелмаган. Ничек кенә ачы тоелмасын, музей эчендә Алиш рухы, җәлилчеләр рухы яңгырамый. Әлеге музей “миннән үткәнче, иясенә җиткәнче” дип кенә ачып куйган сыман...

Ике ел элеккеге маршрут буенча, тыю­лыктагы Болгар цивилизациясе һәм Коръән музейларын, Төньяк, Көнчыгыш һәм Кара пулат дип аталган төрбәләрне, Олы һәм Кече манараны карап чыктык, Болгар җирендә 800 елдан соң Минтимер ага Шәймиев башлангычы белән калыккан Ак мәчетнең гүзәллеге белән хозурландык. Ерак-ерак җирләрдән турис­тик сәйранга чыккан сәяхәтче күзлеген киеп карасаң, бары да матур, һәммә тарихи истәлекләр үз урынында кебек. Әмма җанында ерак һәм бөек бабайлар рухын саклый алган татар күзләре белән төбәлсәң, күңелне һаман кимчелекләр, җитмәүчелек талый.

Безнең ерак бабайлар әле IХ гасыр азагына чаклы ук Идел белән Чулман ярларында бөек Болгар ханлыгын төзеп куйган. Хәзерге Россия мәйданында иң беренче булып, әле 922 елның май аенда ук безнең бабайлар дәүләткүләм дәрәҗәдә динлегә әверелгән. Ерак Баһдадтан килгән хәлифә илчелеген каршылап, бөек Алмыш ханыбыз Коръән­ле иткән безне. Ләкин ни галәмәт, безгә бердәм дәүләт төзеп калдырган Алмыш ханыбызга, яки 1438 елда безгә янә мөстәкыйль Казан ханлыгын төзеп биргән Олуг Мөхәммәт ханыбызга газиз туфрагыбызда сыңар һәйкәл дә юк. Алмыш ханнан соң Болгарга дан китергән Мөхәммәт, Ибраһим, Сәлим, Илһам һ.б. ханнарыбызның исемнәре дә телгә алынмаган. Бөтен Европаны, хәтта Латин Америкасын да үзләрен дәүләтле иткән гаскәрбашларга, император-корольләргә багышланган һәйкәлләр каплап алган. Аларда корольләргә генә түгел, хәтта Сервантесның уйдырма герое булган Дон Кихотка багышлап та дистәләгән һәйкәл тергезәләр. Ә Болгар туфрагы – безне Изге Коръәнле иткән Алмыш ханны, Казан үзенең каны тамган Олуг Мөхәммәт хан һәйкәлен көтеп җиткерә алмыйча һаман иза чигә. Әгәр без алар исемен оныттырсак, киләчәк буыннар сафында кабат мөстәкыйль дәүләт төзергә атлыккан яңа Садри Максуди яки бөек Исхакыйлар янә табылырмы?..

Болгар туфрагы күңелдә яшеренеп янган тарих давылын уятты. Безнең ерак тарих ким дигәндә мең ярым ел элек ташкын булып юл ярган бит инде. Кешелек тарихында кылган гамәлләребез ныклы урын алган. Без моны беләбез, ә балаларыбызны ЕГЭ атлы шайтан уйлап табып, газиз тарихыбыздан көчләп аердылар. 2007 елдан башлап безнең мәктәпләрдә “Татар халкы һәм Татарстан тарихы” фәнен ныклап укыту юк. Татар тарихы урынына хәзер югары класс укучылары елына 82 сәгать сарыф итеп, кайсы кнопкага басып тест узу буенча гомерне заяга уздыра. Дөньяда иң көчле дип табылган “совет мәктәбе” яки “советча укыту системасы” инде юкка чыкты, аны фин, швед вә инглиз үзләштерде. Татар әдәбиятын укыткан чагында да әүвәл милли компонент өлешен генә кысрыклап чыгарганнар иде, илбашның Конституцияне салып таптаган әмере буенча, инде татар телен дә мәгариф челтәреннән яртылаш рәвештә кисеп ташладылар. Ә газиз тарихын һәм Ана телен җуйган кавем киләчәктә нишләр? Егерменче елда ук узачак җанисәп вакытында телен һәм нәселен җуйган татар балалары болгарчылар, ногайбәкләр, йә бөтенләе белән “олуг агай” вәкилләре булып язылмасмы?..

Без Болгардан кузгалган чакта кояш офыкка таба юл алган иде инде. Идел буйлап кайтып килгән чакта елга өстеннән шуышкан кояшның йөзеннән йөгерек суга күз яшьләре тамып калды бугай...

В. ИМАМОВ.
Автор фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев