Мәдәни җомга

Яшел тау каласы

Нефтьчеләрнең яңа шәһәре 1795 елда нигез салынган Яңа Писмән авылы янәшәсендә үсә.

Һәр шәһәрнең  визит карточкасы, үзенә күрә символы була. Лениногорск турында сүз барганда беренче чиратта аның нефть чыгаручылар хөрмәтенә төзелгән монументы,  фонтаны, чаңгы трамплины, бик зәвыклы, гөмбәзле һәм колонналы кечкенә түгәрәк итальяннарча корылган ротондасы күз алдына килә.

Шәһәр буларак Лениногорскины нефть фонтаны тудыра. Бу 1955 ел була. Нефтьчеләрнең яңа шәһәре 1795 елда нигез салынган Яңа Писмән авылы янәшәсендә үсә. XIX гасыр урталарында биредә 150 дән артык йорт санала, сигез тегермән эшләп тора. 1859 елда авылда гыйбадәтханә салына.

1883 елда Яңа Писмән авылы волость үзәгенә әйләнә.  1885 елда өч сыйныфлы чиркәү мәктәбе эшли башлый, ә 1900 елда земство карамагындагы мәктәп ачыла. 

1883 ел башында Яңа Писмән волостена 12 татар авылы, православие диненә ышанучы халык яшәгән 8 авыл керә. 1930 елда биредә “13 лет Октября” колхозы оештырыла. 1935 елның февралендә  Яңа Писмән районы барлыкка килә, аның үзәге Яңа Писмән авылы була.

Билгеле булганча,  1940 еллар башына кадәр илнең бөтен нефть чыгару сәнәгате Кавказ районында туплана. Сугыш бу төбәкнең илнең үзәге белән бәйләнешләрен җимереп ташлады. Совет техникасы нигездә Америка Кушма Штатлары һәм Англия ягулыгында хәрәкәтләнә башлады. Шунлыктан ил җитәкчелеге Урал һәм Идел буе нефть районнарын тизрәк үзләштерергә тырышты. Һәм менә 1943 елның 25 июнендә беренче разведка скважинасыннан, 648 метр тирәнлектән беренче нефть фонтаны бәреп чыкты. Шөгер ятмасы менә шулай ачылды.  Әмма бу – Зур татар нефте булмый әле. Эзләнүләр белән тагын биш ел үтеп китә. 1948 елның июлендә Тимәш авылы артында, Шөгердән 18 чакрым ераклыкта скважинадан тәүлегенә 120 тоннадан артыграк нефть бирүче фонтан атарга керешә. 

1950 еллар башына Яңа Писмән җир кишәрлекләре булган авыл йортларыннан торган кечкенә генә бистәгә әверелә. Ике катлы биналар берничә генә була. Халыкка кечкенә генә клуб, хастаханә хезмәт күрсәтә. Яшеллек тавы буйлап узучыларга бары урманга кадәр сузылган, җилдә тирбәлеп утыручы арыш басулары гына күренеп тора.

Бик тиз арада нефтьче бу төбәкнең төп кешесенә әверелә. Кичәге җир эшкәртүче халык төзелештә эшли башлый. Илнең төрле почмакларыннан бирегә тәҗрибәле нефтьчеләр килә. 1950 еллар башында ук геологоразведчиклар тырышлыгы белән Татарстан нефть байлыгын ачыклау буенча илдә алдынгы урынга чыга. Нефть чыгару арта, нефтьчеләр бистәсе дә үсә. Бу вакытта ул инде Зеленогорск дип атала, чөнки ул Зеленая дип исемләнгән тау битенә урнашкан була. 1955 елда яңа шәһәргә Лениногорск исеме бирелә. Шәһәр халкының күпчелеге яшьләр булганлыктан, биредә беренче чиратта балалар бакчалары һәм мәктәпләр төзелә.

Зеленая тавыннан Лениногорскиның төзек, чис­та,  яшеллеккә баткан туры урамнары, күпкатлы торак йортлары, җәмәгатьчелек биналары яхшы күренә. Аларның саны елдан-ел арта бара. 

Лениногорскиның үзенчәлеге тагын шунда: аларның өйдәге краннарына чишмә суы килә. 

Шәһәр куе урман белән әйләндереп алынган. Мәдәният һәм ял паркы урман читенә урнашкан. Урманда йөгерүчеләр, кыш өчен чаңгычыларга трассалар җиһазланган өч трамплин төзелгән. 

Ясалма дүрт су туплау урыныннан торган шарлавык та ясалган. Аларда ялтырап торган карп балыклары йөзеп йөри. Җирле архитекторларның эшчәнлеге Железноводскида үткән дизайнерлар сәнгате бөтенроссия фестивалендә югары бәяләнә.

Лениногорск тирәсендәге кайбер нефть скважиналары тарихка да кереп калган. Алар үзенчәлек­ле һәйкәл инде бүген. Өченче скважина белән янәшәгә Ромашкино нефть ятмасы ачылуны бөтен дөньяга белдереп һәйкәл куелган.

Шәһәрдә нефть музее оештырылган. Аның белән янәшәдә девонны буйсындыручылар монументы урнашкан. Егерме сигез метрлы көмеш колонналар өскә күтәрелгән фонтан образын тудырып, өч таҗ яфракчыгы барлыкка китереп ачыла.  Җиңү урамын җиңү китергән солдат монументы булган геройлар аллеясы бизәп тора. Шәһәр үзәк урамнарының берсендә яшел юкәләр һәм каеннар арасындагы ике катлы бинада 1985 елның 8 маенда Хәрби дан музее ачыла, соңрак ул Туган як музее итеп үзгәртелә.

Райондагы күп кенә археологик һәйкәлләр дә халыкка яхшы таныш. Аларның берсе – Сарабиккол авылы янындагы рун язулы таш, Шөгер курганы.  Лениногорскида борынгы заман бүгенге чор белән берләштерелгән кебек. 

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ.

    

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: