Мәдәни җомга

Казан шәһәре

Асылыбызга кайтып барышлый

ЯҢАВЫЛДАГЫ БАЙСАР

Башкортстанның Яңавыл районында безнеке шикелле үк Байсар атлы авыл булганлыгын белмәгәнмен генә. Мин фәкыйрегез мәктәпне тәмамлаган 70 нче елларда ул Яңавыл Байсарында халык бик аз калган, ә 2015 елда ул аяк шәрифләрен тәмам «сузган» икән...

Элекке гасырларда бүгенге Татарстан территориясеннән хәзерге Башкортстан җирләренә күчеп утырган татар авылларының төгәл санын беркем әйтә алмас. Моннан 30 ел элек «Сәет батыр» романын һәм «Татарлар Пугачев явында» хезмәтен иҗат иткән чакта Татарстаннан аерылып чыккан шундый йөзгә якын авыл исемен санаганым булды. Ә еллар үтә-үтә бер Актаныш районыннан гына да Уфа губернасы җирләренә барып сыенган 40 лап авылның исеме ачыкланды. Географиясе чиксез. Берничәсен генә телгә алыйк. 

Иске Теләкәй – Иске Теләкәй (Илеш).
Актанышбаш – Актанышбаш (Краснокама).
Иске Әгъбәс – Яңа Әгъбәс (Бакалы).
Иске Богады – Иске Богады һәм Богады (Чакмагыш, Бүздәк).
Яңа Богады – Яңа Богады (Бүздәк, Краснокама).
Усы – Яңа Усы (Бакалы). 
Аккүз – Аккүз (Илеш).
Уразай – Иске һәм Яңа Уразай (Бүздәк, Краснокама).
Солтангол – Солтангол (Балтач).
Карт – Карт (Балтач).
Карач – Карач (Бакалы).
Әҗми – Әҗми (Бакалы).
Сәфәр – Яңа Сәфәр (Бакалы).
Иске Уръяды – Уръяды (Мишкә).
Бурсык – Яңа Бурсык (Краснокама).
Такталачык – Түбән һәм Ары Такталачык (Краснокама).
Шәрип – Яңа Шәрип (Калтасы).
Мерәс – Яңа Мерәс (Краснокама).
Гәрәй – Каен-Гәрәй, Яңа Гәрәй (Краснокама).
Тайморза (Түмерҗә) – Тайморза (Дүртөйле.)
Балтач – Яңа Балтач-Усак (Краснокама).
Чөгәнә – Яңа Чөгәнә (Краснокама).
Куян – Яңа Куян (Краснокама).
Чат – Югары һәм Түбән Чат (Яңавыл).
Уръяды – Татар Урады (Яңавыл).
Апач – Апач (Краснокама).
Илчебай – Яңа Илчебай (Калтасы).

Әле Актаныштан тыш, Әгерҗе, Минзәлә, Азнакай, Әлмәт, Ютазы, Баулы, Лениногорск, Сарман, Тукай, Мөслим һ.б. районнардан Башкортстанның Илеш, Дүртөйле, Борай, Краснокама, Калтасы, Балтач, Мишкә, Чакмагыш, Бүздәк, Туймазы, Бакалы, Ярмәкәй, Стәрлетамак, Шаран, Кушнаренко, Чишмә, Дәүләкән, хәтта Урал таулары буендагы Ишембай районына кадәр күченгән Нәдер, Калмия, Карабаш, Бүләр, Калмаш, Тымытык, Гөлек, Аю, Сәет, Абдул, Тулбай, Шыгай, Турыш, Тәмьян, Әлмәт, Исәнбай, Эсләк, Кодаш, Кадыбаш, Үтәгән, Әгерҗе, Камай, Иштирәк, Янурыс, Саклау, Вәрәш, Вәрәшбаш, Бикмәт, Бишенде, Кырым-Сарай... кебек йөзәрләгән авыллар бар. Яңа урында үз исемен саклап кала алмаса, әйтик, Яңавылның Яңа Мушта авылындагы шикелле, урамнарына Теләкәй, Мерәс, Уразай дип, кайдан күчеп килүләрен белдереп яшәүче авыллар да шактый... 

Бер Актаныш районыннан гына да 40 лап авыл күченү, әлбәттә, тирән уйга салды. Хәтта, «Үзем туган Байсар авылы ирләре генә нишләп читтә калган?» – дигән төшенке бер уй бораулап аптыратты. Юкка пошынганмын, Башкортстанның Яңавыл районында безнеке шикелле үк Байсар атлы авыл булганлыгын белмәгәнмен генә. Мин фәкыйрегез мәктәпне тәмамлаган 70 нче елларда ул Яңавыл Байсарында халык бик аз калган, ә 2015 елда ул аяк шәрифләрен тәмам «сузган» икән...

Барыбер үкендерә... Шул Яңавыл райо­ныннан чыккан әдипләрне һәм байтак мөгаллимне 80 нче еллардан башлап белә идем. Очрашканда нишләп ялгыш кына да үзләренең туган якларындагы Байсар авылын телгә алмаганнар? Гәрчә... сиңа газиз Байсар алар өчен кардәш булалмый шул...

Менә, бушап калуына 7 ел үткәннән соң, туган авылым исемен йөрткән Байсар урынын эзләп, ерак юлга чыктым. Безнең Байсардан аерылып киткән булуына бер шигем юк. Бер Байсар халкы гына бүгенге Башкортстан җиренә күченмичә калса, сәер булыр иде. Чөнки безнең Иске Байсар (тәүге исеме Бүләр) ким дигәндә 1570 елларда ук нигез корган, ә Кыргыз волосте башлыгы Кушык бинең улы Күккүз-Күгәй-Күзәш би 1586 елда волостьның үзе һәм андагы авылларга беркетелгән җирләр өчен Уфа воеводасыннан вотчинная грамота алуга ирешкән. Күзәшнең оныгы, безнең авылга исем бирүче Байсар 1630-1632 елларда Кыргыз волостеның баш старшинасы булып торган, аннары инде безнең авыл 1795 елдан башлап – түбә, ә 1865 елдан соң волость үзәгенә әверелгән, үз канаты астына гомум яшәүчеләр саны 20 меңнән арткан 32 авылны сыендырган. 1870 елгы җанисәп вакытында безнең Байсарда яшәүчеләр саны – 800, ә 1905 елда инде 2000 чиген дә үтеп киткән. Басу-тугайлыклар күптән имана җирләре итеп бүлеп бетерелгән, яңа туганнарга яки күчеп килгәннәргә өлеш чыгарырлык бер запас юк. Башка чара калмагач, күрше авыл ирләренең Уфа губернасындагы волостьларда сыену табуын ишетеп торалар бит. Менә, 1870 еллар тирәсендә безнең Байсар ирләре дә ут күршеләр җиренә күчәргә ният кора. Ә иң мөһиме – рөхсәт алу өчен Уфа түрәләре каршында тезләнеп йөрисе юк. Бөре өязенә караган, үзе исә бүгенге Пермь өлкәсенең Кыяды районы чигендә урнашкан Биз яланлыгында XVIII гасырдан бирле бабайлар исеменә теркәлгән «яшерен» бер атау бар. Андый борынгыдан бирле Байсар «асабаларына» беркетелгән аерым «утраулар» Бөре, Сарапул кирмәннәре, Зәй каласы янында да булган. Шул Бөре ягындагы Ямады (Яңавыл районындагы әлеге авыл татар халкына Илдар Юзеев атлы зур шагыйрьне һәм аның абыйсы, филология фәннәре докторы Нил Юзиевны бүләк иткән), Сөтле күлләре; Агыйдел аръягындагы Кабан-Ялан атлы күлләр һәм алар тирәсендәге тугайларны 1674, 1696, 1700, 1701... хәтта 1855 елларда да Уфа мещаннарына һәм Каракүлдәге дәүләт крестияннарына арендага биреп торулары турындагы килешү документлары архивта да сакланган. Байсарлылар, Әгерҗедәге Исәнбай авылы вәкилләре белән бергә, 1761 елда бүгенге Яңавыл районы күршесе булган Пермь өлкәсендәге Куеда районы чигендәге Сагадак күлен дә (ә ул Яңавылдагы Байсар авылына терәлеп кенә тора) каракүллеләргә 14 елга арендага биргән. Безнең байсарлылар Сарапул өязенең Кама буендагы Мостовой һәм Сыропятово авыллары арасындагы «вотчина»га да хуҗа булган һәм аны 1746 елда Глухово крестияннарына 20 еллык арендага тапшырган. Зәй елгасы буенда Бүләр волосте «вотчина»сы булып исәп­ләнгән җирне дә әүвәл арендага биреп «акча» эшләгәннәр, ә аннары 1785 елда генерал А.Г. Петров-Солововка сатып җибәргәннәр. Нәкъ менә шулар шикелле үк, Биз инешенең ике як ярына урнашкан һәм һәр ягыннан урман уратып алган гаҗәеп зур аланлык та, мөгаен, Байсар авылына беркетелгән булгандыр. Кем белә, ул җирләрне Байсар Күзәш улының да, Кыргыз волосте старшинасы булудан файдаланып, 1630 елларда ук үз исеменә яки улы-оныклары атына беркетеп куйган булуы да мөмкин. Кызганыч, моны дәлилләрлек документлар гына табылмаган һәм аларны эзләп табу, гомумән, мөмкинме икән?.. 

Яңавылдагы Байсар шул райондагы Вояды җирлеге составында исәпләнгән. Әмма 1940 елда Вояды авыл советы бинасы янып юкка чыккан, ягъни бу төбәктә XIX-XX гасыр чигендә һәм Октябрь инкыйлабыннан соң булган хәлләрне бар нечкәлекләренә кадәр ачыклау бөтенләй мөмкин түгел. Әле өстәвенә, революциягә кадәр Уртавыл волостена караган 19 авыл Пермь өлкәсенең Уса-Оса өязендәге Камбарка түбәсе составында йөргән, әлеге волостьны 1929 елда гына Сталин фәрманы белән Башкортстан республикасына «кайтарганнар» һәм бернинди дә җанисәп яисә сораштыру үткәреп тормыйча, шул ук Уртавыл, Вояды, Туртык, Байсар, Татар Урады (Уръяды сүзен бозып ясалган) авыллары халкын тулаем диярлек «башкорт милләтеннән», дип теркәгәннәр. 30 нчы һәм 50 нче елларда үткәрелгән «йорт буенча җанисәп» вакытында бик санаулы гаилә башлыклары гына үзләрен татар яисә типтәр дип яздырырга батырчылык иткән, әмма «күпчелек бизмәне» буенча авыллар тулысынча «башкорт» булып киткән...

Мин Воядыны, исеме буенча фикер йөртеп, берәр ар авылыдыр инде, дип барган идем. Тик анда сыңар гына да удмурт яисә урыс кешесе дә яшәми, авыл тулысынча татарныкы икән. Тик, ни кызганыч, аны чәчәк ата яки гөрләп яши, дип телгә алып булмый. 130 лап йорты булса да, халыкның яртысы Яңавыл йә Нефтекамага, Удмуртиядәге Камбаркага, Пермь өлкәсенә китеп эшли. Авыл советында 500 дән артык кеше пропискада исәпләнсә дә, чынлап торып Воядыда һәм 6 чакрымдагы Туртык авылында яшәгәннәре 300 дән дә артмый. Яңа Уртавыл авыл советы, үз составындагы 19 авыл белән бергә, совет чорында «Яңавыл» терлек симертү совхозы булып исәпләнгән. Һәр авылда үгез яисә тана симертү, алардан тыш ат фермалары булган. Әлбәттә, терлек азыгы һәм бөртекле ашлык җитештергәннәр. Совет чорындагыча, почта, радио һәм электр станцияләре, фельдшер-акушерлык пункты, клуб яки мәдәният йорты, китап­ханә, совхоз бүлекчәсе һәм терлекчеләр йорты, ким дигәндә башлангыч мәктәп, промышленность тауарлары һәм азык-төлек кибетләре эшләгән. Бүген Вояды белән Туртыкта сыңар гына да терлек сарае калмаган, ашлык амбарлары юкка чыккан, сигезьеллык мәктәпләр ябылган, почта эшләми, мәдәният йорты дигәннәре атнасына бер-ике мәртәбә генә ачылгалый. 1832 елда нигезләнгән һәм 1920 елда халык саны 620 гә җиткән Вояды авылы бүген үлеп бара. Авыл кешесенә монда гомер итәргә бертөрле эш тә, хәтта элек волость үзәге булып торган Яңа Уртавылга барып кайту өчен юньле юлы да юк. Уртавылдан Воядыга кадәр арадагы юлга ташлы ком гына салып чыкканнар, яңгыр яуды исә аннан үтеп йөрү – олы бәла.

Туртык – Воядыдан 6 чакрымда. 1926 елда 686 кеше яшәгән авылга кадәр юлга да, урыны-урыны белән генә, ташлы ком чәчкәннәр. Туртык – якындагы 5-6 елда аяк сузар сыман. Анда бүген 88 йорт берничә урам ясап утырса да, кешеләр гомер иткән хуҗалыклар саны 30 га да тулмый. Анда бернинди ферма, амбар, келәт, кибет һәм, әлбәттә, мәктәп тә калмаган. Бер ягы сокландыра – туртыклылар тарихлары белән горурланып, аны саклап яши. Әле 1847 елда ук Пермь ягыннан килгән, анда Солтанай мәдрәсәсен тоткан ишан Мөхәммәт-Мөкыйм хәзрәт Туртыкта ике катлы, күренеше белән бүген дә сокландыргыч мәчет төзеттергән. Карагай һәм ак чыршы кебек агачларын туртыклылар үзләре Пермь ягыннан ат белән ташыган. Шук ук туртыклылар көче белән, әмма Мөкыйм хәзрәт хисабына ишан өчен ике катлы бик шәп йорт та тергезелгән. Имеш, ишан йорты 40 бүлмәдән хасил булган, дип сөйлиләр, иллә мәгәр бер хатыны, өч баласы булган хәзрәткә 40 бүлмәле мәшәкать нигә кирәксен, ди?.. Мөкыйм хәзрәт үзе 1897 елда Пермьгә барган җиреннән вафат булган, аны атлар белән алып кайтып, Туртык зиратында зурлап җирләгәннәр. Зират уртасында кызыл кирпечләрдән салынган, өсте тимер челтәрләр белән бизәлгән гаҗәеп зур төрбә бар, аның эченә дүрт ягы да матур язулар белән нәкышләнгән биек таш куелган. Ташның бер ягын мондый мәгълүмат бизи:

«Туртыйк Мөхәммәт-Мөкыйм ишан изге гомерләрен дин гыйлемнәре серен, изге пәйгамбәрлекне төшендерүгә һәм динебезне терелтүгә сарыф итеп, 66 яшендә, шәүвәл аеның 27 сендә, 1897 елда мәңгелек йортка күчте.»

Ташны Сарапул шәһәрендә оныгы Нияз Насретдинов ясаткан, язуларны Туртык вәкиле Габделхәким төшергән. Шушы ук төрбәгә ишанның хатыны һәм балалары да җирләнгән. Ямьле-шаулы булсын дигәннәрдер, каберләр янына чегәрчен (карагайны шулай дип атадылар микән?) агачлары да утыртканнар. Бер гасыр вакыт узгач, алар инде 40-50 метр биеклеккә үсеп җиткән, тамырлары төрбә диварын урыныннан этәрә һәм яргалый башлаган, шуңа күрә Туртыкның миһербанлы һәм булдыклы егетләре без килү алдыннан гына дәү кран яллаган да, төрбә эчендәге агачларны кистереп алган. Шундый ук булдыклы егетләр XIX гасыр уртасында Мөкыйм хәзрәт төзеткән мәчеткә 2005 елда затлы ремонт үткәргән. Ихатасы төзекләндерелгән, идәннәренә келәмнәр җәелгән Аллаһ йорты бүген дә сокланып туймаслык. Кызганыч, аңа хәзер Корбан гаете һәм Ураза бәйрәмендә генә ирләр җыела шул...

Байсар авылы урыны – Туртык карьясеннән 8 чакрым ераклыкта. Әле аңа да һичьюгы Воядыдан Туртыкка кадәр сузыл­ган ташлы юл алып барадыр, дип өмет иткән идем. Әмма Туртыктан чыгуга ук – як-ягында биеклеге белән җиңел машина түбәсен дә узып китәрдәй үлән баскан сукмак. Ул әледән-әле куе агач баскан урман эченә боргаланып керә. Анда исә үзеңне бөтенләй тоннельгә эләккәндәй хис итмичә булмый, чөнки машина түбәсе өстендә ике яктагы агач кәүсәләре бер-берсенә килеп кушыла. Бу куелык тоташ арка-дуганы хәтерләтә, әмма аның эченә күп очракта кояш нурлары да үтеп керә алмый. Йә Ходаем, байсарлылар ни сәбәпле мондый ташландык ояга килеп урнашты да, мондый яшерен баз эчендә ни рәвешле гомер итте икән?..

Әле Воядыда чакта ук мин фәкыйрегезне Фәрит Хәбибуллин атлы 77 яшьлек агай белән таныштырдылар. «Яңавыл» совхозы чәчәк аткан чакта, ул мал табибе булып эшләгән, аннары ихтыяри-мәҗбүри рәвештә Вояды авыл советы рәисе итеп утырт­каннар. Шунда 20 еллап камыт тарткан чакта кирпечтән авыл советының хәзерге бинасын төзеттергән, Вояды урамнарына су һәм газ керттерүгә ирешкән. Гаять туры сүзле кешедер, ахрысы, 90 нчы еллардагы «демократлар инкыйлабы»ннан соң совхоз техникасын җитәкчеләр кода-кодачага яисә бөтенләй чит-ятларга сатып җибәрә башлагач, Фәрит агай шул караклар өеренә каршы чыккан. Шуның өчен бичараны 5 ел буена суд юлына йөртеп тинтерәткәннәр. Бик нык таушалгандыр, хәзер кан басымы уйнаудан газаплана, кояш яктысына чыгып йөри дә алмый. Әмма «Байсар» дигәч, «йөгереп» чыгып машинага утырырга барыбер хәл тапты, чөнки үзе дә шушы авылдан бит!..

Мондагы Байсарның төгәл кайсы елда нигезләнүен һичкем әйтә алмый. Берәүнең истәлегендә - 1870, икенчеләрендә 1890 еллар телгә алына. Иң үкенечлесе – Байсар исеменең каян алынуын һәм иң тәүге булып килеп төпләнүче кеше атын төгәл белүче юк! Актаныштагы Байсар авылының Карабәк-Габдулла ханга бәйле шәҗәрәсендә бер тармак Хәбибулла улы Хәмидулла исеме белән тәмамлана. Вояды белән Туртыкта яшәүчеләр дә бүген, тәүге килүче дип, Хәбибулла бабай исемен телгә ала. Башкортстан архивларында Яңавылдагы Байсарның 1917 елга кадәрге тормышын раслаучы сыңар документ та табылмаган. Чөнки, алда әйткәнемчә, Байсар, Туртык, Вояды авыллары һәм тулаем Уртавыл волосте 1929 елга кадәр Уса өязенә һәм аның Камбаркадагы конторасына буйсынып яшәгән. Гаилә корганда, яшьләр шул Камбаркага барып документ юнәтергә, ә егетләр рекрут комиссиясе үтәргә мәҗбүр булган... 

Яңавылдагы Байсар турында берничә хатирә яши, берсен бәян итик. Пермь өлкәсе чигенә терәлеп урнашкан һәм уртасында Биз инеше башланган аланга беренче гаиләләр килеп төпләнүгә үк, алар шушы Яңавыл районының Бәдрәш авылыннан законлы теркәлүләрнең барча рәтен белүче Мөэмин Ханнанов атлы кешене чакырып китергәннәр.

Власть ияләре алдында гади халык хокукын яклау буенча «эт каешы» булып беткән Мөэмин агай Байсар авылында үз йортын калкыта башлагач та чамалаган бугай. Ул Минзәлә ягындагы ниндидер ярминкәгә чыгып киткән дә, шунда Кукмара тирәсеннән киез итекләр сатарга килгән Гобәйдулла Гобәев атлы бер кешене Байсарга күчеп нигезләнергә үгетли башлаган, яңа җирне оҗмах бакчасыдай итеп сурәтләп тә биргән. Гобәйдулла агай да туган төбәгендә кытлык-мохтаҗлык­тан чыга алмый интеккәндер, көннәрдән бер көнне ул 11 малаен ияртеп, Байсар аланлыгы уртасына килеп төшкән. Киез итек басучыларның бик күбесе мич чыгару нечкәлекләренә дә үтә һәвәс була. Менә шуннан соң инде Байсар халкының һәр хуҗалыгы диярлек киез итек баса, мич чыгара, ә хатын-кызлар тегү тегә, шәлләр бәйли башлый. Билгеле инде, авыл абзарында сыер, бозау, тана, берничә баш кәҗә-сарык асрамыйча да булмый. Ә малны биредә көтүгә куып яки аларның кире кайтуын көтеп җәфа чигәсе юк. Капканы ачуга ук урман башлана бит, маллар шунда кереп китә дә, тамаклары туйгач, иске биш тиендәй ялтырап, үзләре кайтып җитә. Дөрес, кайчакларда байсарлылар урман эчләренә ауга кергәч, балалар иярткән аюларны да очраткалый, ләкин аларның абзар ишекләрен яки умарта ояларын җимереп йөргәне юк. Кайчагында менә гөрнәдирдәй яшь егетләр Пермь ягына яки Уфага киткән җиреннән мәңгелеккә югала, әнә шулары әти-әнисе айлар буе өзгәләнсә дә кайтмый...

Җиңел генә уйласаң, Байсар халкын тәү чиратта урман үзе туендыра инде. Ирләр – ауга, хатын-кызлар җиләк-җимешкә йөри, төрле дару үләннәре җыеп кайта. Әмма өстәл һәр төрле сый таләп итә бит ул, шуңа күрә ирләр якын-тирәдәге аланлыкларда иген игә, ә өй янындагы бакчада хәтта 0,8 гектар мәйданда бәрәңге белән чөгендер, кишер, кәбестә үстерә, авылның ярты халкы умарталык тота, хуҗалык сыен күршедәге ярминкә-базарларга чыгармыйча калмый. Шушы иркенлек авыл халкын ишәюгә китерә. 1920 елның 1 гыйнварына Байсар авылында халык саны 542 кешегә җитә. Ләкин инде февраль аенда Сәнәкчеләр фетнәсе кабына, аның ак офицерлар җитәкләгән бер штабы Дүртөйле-Яңавыл зонасында урнаша бит. Ул фетнәдә, урман эченә качып яшәүләренә карамастан, Байсар гыйсъянчылары да катнаша. Ә аннары киләсе 1921-1922 ел кышында башланган коточкыч ачлык яңавыллылар белән берочтан байсарлыларны да кырып сала. Нәтиҗәдә, 1926 елда үткәрелгән җанисәп вакытында Байсар авылында 107 йортта гомер итүче 439 кеше генә теркәлә. Тик болары да әле соңгы афәт түгел. 1929 елда халыкны колхозларга куып кертә башлыйлар. Каршы чыкканнар, кулак ярлыгы тагылып, ерак Себергә яисә Магнитогорск каласын төзүгә сөрелә. Ни кызганыч, Байсар авылында сайлау хокукларыннан мәхрүм ителүчеләр яки сөргенгә озатылучылар турында да бер мәгълүмат та сакланмаган. Дөрес, авылда XIX гасырда ук ике катлы итеп төзелгән мәчет манарасын кисүче Фәрди Сәләховның исемен онытмаганнар, ул бәндә Бөек Ватан сугышыннан исән-сау әйләнеп кайтса да, бер елдан соң ук кое казыганда йөрәк өянәге башланып аяк сузган. Ә мәчет үзе революциягә кадәр башлангыч мәдрәсә булып та файдаланылган. Дөрес, утызынчы елларда «власть» таләбе буенча, Байсар уртасында мәктәп бинасы һәм клуб та төзеп өлгерткәннәр. Байсар авылыннан 38 кешенең яу кырында һәлак булуы билгеле. Байсар халкы авыл советы үзәге булган Воядыда ясалган обелискка үз авылдашларының исемнәрен өстәп куюны ялварып йөрсә дә, ул үтенеч тә үтәлмәгән. Яңавылда яшәгән көе Воядыга килеп «идарә итүче» Марат Яруллин кебек рәис өчен юкка чыккан Байсар ветераннары – бар ни дә, юк ни...

Колхоз чорын искә алган чакта Туртык авылында яшәгән Галия апа Шәйдуллина хатирәсен искә алу бик урынлы:

«Колхоз вакытында халыктан налог җыеп җанны ашадылар. Һәр йорт саен 8 кг сары май, 40 кило ит, 300 йомырка, мал тиреләрен, сарык йонын алдылар. Налог түләмәгән өчен сыерларга тикле алып чыгып киттеләр. Ач булдык. Аю көпшәсе, кукы, кычыткан ашап үстек. Черек бәрәңгедән күмәч пешердек. 9 яшьтән олыларга ияреп эшкә йөрдем. Сугыш вакытында сыер, үгез җигеп җир тыр­маладык, кул белән чәчтек, урак белән урдык. Ашлык күп булса да, халык­ка бирелмәде. Аны соңгы бөртегенә тикле җыеп, Яңавылга һәм мөгәҗәе (икмәк склады) булган ерак авылларга алып киттеләр, ә язын минем кебек яшүсмер кызлар һәм тол хатыннар шундагы амбарлардан 32 килолы капчык­ларга тутырып, симәнәлек ашлыкны, ­буа-елгаларны ера-ера, кире алып кайтты. 38 әр чакрым ара үткән чакта суга төшеп үлүчеләр дә аз булмады. Бер кесә ашлык өчен дә төрмәгә утырттылар. Безнең авылдан Зөһрә Газизова, Фәсыйха Гайнуллина, Мәүҗия Рәхмәтуллина кебек апалар шулай утырып кайтты»...

Мин фәкыйрегезгә Яңавылның үзендә Байсарның 1926 елда үткәрелгән җанисәп кәгазьләрен, ә Воядыда Байсар хуҗалыкларының 1940 һәм 1949/1951 еллардагы исемлеген укып чыгу бәхете эләкте. Ләкин 1940 елгы кенәгәдә үк Байсар авылында инде 77 хуҗалык кына саналган. Барча исемлекләрдә дә Хәбибуллин, Гобәев, Вәлиев, Гәрәев, Ханнанов, Шәңгәрәев кебек фамилияләр күп теркәлгән – болар барысы да авылны саклап калырга тырышучылардыр, дип аңлыйм. Алардан тыш, бу Байсарда Дәүләтов, Бәшәров, Шәйморатов, Шәфыйков, Габдрахманов, Гарифуллин, Шакиров, Садыйков, Закиров, Гатин, Ситдыйков кебек фамилияләр дә аз түгел – аларын авылның баганалары дип санау артык булмас.  Авыл әүвәл Шмидт исемендәге хуҗалык булып йөргән, аннары «Туры юл»га, 1957 елдан соң «Буй» совхозына әверелгән. 60-70 нче елларда «Яңавыл» совхозының бер бүлекчәсе булып торган, аның фермаларында 1200 баш тана симерткәннәр. Авылда әүвәл – җидееллык, аннары сигезьеллык мәктәп эшләгән. Урта белем алырга теләүчеләр йә Пермь өлкәсенең Буренка авылындагы, йә халык язучысы Нурихан Фәттах та укыган Уртавыл, йә Әмзә мәктәбенә йөргән. Фәрит абый Хәбибуллинның санап каравы буенча, кайбер елларда Байсардагы 30 га якын бала чит авыл мәктәпләренә йөреп белем алган. 

Туртык, Вояды, Байсар авылларына замананың иң рәхимсез күсәге 1990 елда властька «демократик юл» белән менгән хөкүмәт тарафыннан килеп төшкән. Совхоз җимерелгән, караклар хакимиятенә «җәһәннәм»дәге ниндидер Байсар яки Туртык авылларына юл салуның һәм аларда нинди дә булса сәнәгать цехы-мастерское төзеп куюның, гомумән, илне тергезүнең бөтенләй кирәге юк. Җиде ел элек Байсар яшәүдән туктаган, хәзер, әнә, Туртык авылы соңгы сулыш­ларын алып ята, Вояды өчен дә офыкта явыз аҗаган уйный. Авыл артыннан авыл юкка чыга, ил таркала...

Кичә генә елмаеп йөргән якын дустыңны соңгы юлга озату да читен. Ә юкка чыккан авыл кадәр авыл урынында басып тору газап. Бу Байсарда да бер ярым гасыр буена минем авылдашлар, туганнар яшәгән бит. Мәгыйшәт мохите җиңел булмагандыр, алар арасыннан үсеп чык­кан талантлар исеме һаман яңгырамый. Авыл туфрагында басып торган чакта Байсар ахыргача үлмәгәндер сыман. Әнә бит, унлап иске йортны электр чыбыгыннан аерып бетермәгәннәр. Биш-алтылап хуҗалыкта йортлар түгел, мунчалар да исән. Берничә кеше умарталык тота. Хәтта, бер йортны ниндидер килмешәккә файдаланып торырга арендага да биргәннәр, ди. Авыл уртасында Биз елгасын бүлеп буа ясау гадәте дә калган. Анда, бәлки, нәкъ элеккечә үк, җәйге ялга кайткан бала-чагалар да суда коенадыр. Әмма бернинди моң да, сөйләшү авазы да, балаларын, малын, каз-үрдәген эзләп чакыручы газиз аналар тавышы да юк. Зираттагыдай тынлык... Әлеге Байсар уллары-кызлары кая гына таралып бетте дә, кайсы кавемнәрне баетып ята икән?.. Ходай ярлыкасын!..

Киткән чакта Яңавыл районының үзәк китапханәсенә сукмак салдым. Директоры Гөлнара Вәлиеваның әнисе шул ук Байсар авылында үскән булып чыкты. Ул да Байсар тарихын эзли, кызыксына икән. Әмма хезмәт вазифасы ныграк баса, ә аның буенча Яңавыл кешеләре өчен халык­ара дуслык бәйрәме уздыру заллары да, кечкенә музей да кирәк. Күптән түгел генә районның Әдәби картасын булдырганнар, аны И.Юзеев, Н.Фәттах, К.Шәфыйкова, Г.Әмири фотолары бизи. Көз айлары керүгә, Нурихан агага багышланган конференция дә уздырырга җыеналар икән. Мин фәкыйрегезне чакырырга да вәгъдә беркеттеләр. Шулай итеп, Ходай кушса, Яңавыл туфрагына әле янә баруым да мөмкин. Бәлки, Байсарның яңа кешеләре белән дә танышырмын. Бирсен Ходай!..

Вахит ИМАМОВ.

Автор фотолары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев