Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

Уфадагы татар сәүдәгәрләре

1889 елда Габделхәкимовның (Хәкимовның) акча әйләнеше ул чактагы хисап белән 686 мең сум тәшкил иткән (хәзерге акчага күчерү өчен, шуны 2 меңгә тапкырларга кирәк

1586 елда нигез салынган Уфа башта административ-хәрби үзәк санала, әмма тиз арада зур сәүдә үзәгенә әйләнә. Бишенче ревизия мәгълүматларыннан күренгәнчә, 1795 елда анда татар сәүдәгәрләре дә теркәлә, бу бик йогынтылы мәхәллә була. Аннары, XIX гасырның беренче яртысында, мөселман сәүдәгәрләре юкка чыга, моңа, ихтимал, кантон системасы гаепледер – ул чакта бөтен җирле мөселман халкы башкорт-мишәр гаскәрендә исәпләнә. Катгый режим, күчеп йөрү иреге булмау, гаскәрдәге бурычлар татар эшкуарлыгына үсәргә мөмкинлек бирми.

Уфада татар сәүдәгәрлеге вә кәсәбәчелеге, крепостнойлык хокукы һәм кантон системасы бетерелеп, реформалар башлангач кына кабат тернәкләнә. 1865 елда биредә беренче тапкыр сәүдә-сәнәгать биналарының исәбе алына, шунлыктан шәһәрдәге барлык эшкуарларның тулы исемлеге сакланган. Бу елда Уфада татарларның ике генә кибете була. Берсендә, Мәчет урамындагы Ахун Сөләйманов йортында аның хатыны исеменә теркәлгән бакалея кибетендә приказчик Усман Мәгүтдинев (Түбән Новгород губернасыннан дәүләт крестьяны) прәннек, шикәр, тасмалар, фурнитура белән сату итә. Икенчесендә - Сәүдә йортындагы “энә кибете”ндә аның хуҗасы Мөхәммәтзариф Курамшин үзе сәдәф, тасма кебек вак-төяк сата. Дөрес, Сәүдә йортындагы Константиновның җиләк-җимеш кибетендә дә Абдюшев һәм Исмәгыйлев фамилияле Урта Идел буе татарлары приказчик булып эшли. Гомумән, биредәге приказчикларның күбесе Идел буеннан килгән була.

ДҮРТ ЕЛДАН СОҢ

Патшаның махсус Указы буенча бөтен империядә җанисәп алу һәр дүрт ел саен үткәрелгән. Инде 1869 елда ук без татар кәсәбәсенең бик тиз үсүен күрәбез. Уфада татар эшкуарларының саны шактый арта. Баштарак алар җиләк-җимеш сәүдәсендә махсуслаша. Сәүдә йортында берьюлы шундый өч кибет эшли: икесе - Чуел өязе Бакырчы авылы “крестьяны” Фәхретдин Хөснетдиновныкы, аның берсендә Казан татары Сәгыймулла Исмәгыйлев приказчик була; өченче кибет Исмәгыйлев фамилияле башка сәүдәгәрнеке, анысында Нигъмәтҗан Исхаков исемле приказчик сата.

1869 елда Сәүдә йорты эчендә 2 нче гильдия сәүдәгәренең улы Гайсә Мусинның киҗе-мамык тукыма сата торган кибете ачыла, анда ике приказчик – Чуелдан сәүдәгәр улы Мөхәммәт Фәтмәхалитов һәм Казан мещаны Гыйльман Ногъманов эшли. Нәкъ шул вакытта пароходлар даими йөри башлый. Алар Түбән Новгородтан килә, аның янәшәсендәге Иваново, Шуя кебек текстиль төбәкләрендә тукылган материяләр өйдә сугылган тукымаларны тиз арада кысрыклап чыгара. Киҗе-мамык тукыма белән сәүдә итү татар кәсәбәсе үсешенең төп юнәлеш­ләреннән берсенә ­әйләнә.

ХОСУСЫЙ БАНК ХИМАЯСЕНДӘ

1865 елда Уфада Дәүләт банкы бүлеге ачыла, аның бинасы хәзергә кадәр сакланып калган. 1873 елда исә биредә Идел-Чулман коммерция банкы эшли башлый. Бу – гигант хосусый банк, Россия империя­сендәге иң зур банк. Төбәк капитал әйләнешенең 60 проценты (Дәүләт банкыннан ике тапкыр күбрәк!) әлеге бүлек аша үтә, ул күп еллар буе Уфа губернасында монополияче банк булып тора. Бинасы да, архивлары да сакланган, барлык кертемчеләрнең исемлеге белән танышып була. Уфадагы татар сәүдәгәрләре дә күбесенчә шул банк аша эш йөрткән. Закон буенча шәһәрдә икенче банк ачу тыелганга, 1905 елга кадәр Уфада бердәнбер коммерция банкы эшләгән, аның бөтен империя буйлап 60 бүлеге булган, үз капиталы ул вакыттагы акча белән 20 миллион сум, еллык акча әйләнеше исә 20 миллиард сум тәшкил иткән. Минималь кертем 100 сумга тәңгәл булган. Мин хәзерге акчаны ул вакыттагысына күчергәндә, бәрәңге коэффициентыннан файдаланам: XX гасыр башында 1 пот бәрәңге 16 тиен чамасы, ягъни килосы 1 тиен торса, хәзер аның килосын 20 сум дип алсак, димәк, ул чактагы 1 сум хәзер якынча 2 мең сумга тәңгәл булып чыга, 100 сум исә – 200 мең сум. Кимендә 200 мең сум акчалы кеше генә банкның клиенты була алган, шунлыктан Уфада баштарак алар арасында татарлар аз күренгән, ә менә Оренбургта, киресенчә, бай татарлар бик күп булган.

РӘМИЕВЛӘР, ГАБДЕЛХӘКИМОВЛАР, ҮТӘМЕШЕВЛӘР...

Уфада Тәфкилевләр, Әхтәмовлар урта сыйныф вәкилләре булган. Казан сәүдәгәре Субаев-Рәхмәтуллин бай эшкуар саналган. Әмма татар кәсәбәсенең тарихы өйрәнелмәгән диярлек. Мин гарәп телендәге метрикаларны, текстларны өйрәнә алыр­лык аспирантлар эзлим, бизнес тарихы – гаилә тарихы бит ул.

Гаҗәеп ачышлар бар: мәсәлән, Стәрлетамак эшкуары Зариф Исмәгыйль улы Үтәмешев озак еллар буе бик яхшы эшчәнлек алып бара. Стәрлетамакта, Уфада эшли, Казанга китеп постау фабрикасы ача, аннары кабат бирегә әйләнеп кайта. Мин үземнең “Форбс” исемлеген” төзедем, Үтәмешев анда капитал әйләнеше буенча беренче дистәдә урнашыр иде. Идел буеннан килгән Габделатыйпов фамилиясе мәгълүм, аның акча әйләнеше, хәзерге исәпкә күчерсәң, йөзләрчә миллион сум тәшкил иткән. Зариф Үтәмешевнеке 300 мең сум тирәсе (хәзерге чама белән ярты миллиард сумнан артыг­рак) булган. 1880 елларда Малмыждан Габделхәкимов килеп урнашкан.

Уфа бик тиз үскән, икътисад үзәге саналган, бигрәк тә тимер юл салынгач, тиз алга киткән – ул 1888 елда Европа белән Азияне тоташтырган төп юл өстендә булып чыккан. Бирегә гомумроссия генә түгел, дөньякүләм дәрәҗәдәге зур фирмалар килгән. Металлургия, алтын табу, чәй компанияләре. Соңгылары минем “Форбс” исемлегендә” беренче урыннарга куелган.

Уфадагы чәй фабрикасы корпуслары – элекке данның кыйпылчыклары гына саклана. Тимер юл төзелгәч, Уфа империянең чәй башкалаларыннан берсе була. 1890 елда тимер юл Урал тауларын тишеп, Златоустка, 1892 елда – Чиләбегә барып җитә, 1893 елда Транссебер магистрален Омскига таба сала башлыйлар. Моңа кадәр, биек тауны кичә алмагач, Кытайдан килгән чәй кәрваннары төньяктанрак – Ирбит һәм Көңгер аша Казанга үткән. Тимер юл салынгач исә, кәрваннар Себердәге иң якын тимер юл станциясенә кадәр генә килгән, чәйне вагоннарга төяп, Уфага куганнар. Биредә искиткеч бай чәй сәүдәсе компанияләре эшләгән, кайвакыт аларның капитал әйләнеше металл һәм алтын сатучыларныкыннан да артып киткән. 1889 елда Габделхәкимовның (Хәкимовның) акча әйләнеше ул чактагы хисап белән 686 мең сум тәшкил иткән (хәзерге акчага күчерү өчен, шуны 2 меңгә тапкырларга кирәк – 1 372 000 000 капиталы белән ул минем “Форбс” исемлегемдә” икенче урында тора).

1905 елда Уфада акча әйләнеше буенча Хәкимов һәм Нәзиров беренче урында тора. Хәкимов ике манаралы мәчет, берничә йорт төзетә. Гобәйдуллинның капитал әйләнеше 700 мең сумга җитә. Ә менә Садретдин Мифтахетдин улы Нәзиров хакында мәгълүмат бик аз, гәрчә аның товар әйләнеше ярты миллион сум (хәзерге бәяләр белән ике миллиард сум!) булса да. Кабере Казан зиратында, 1926 елда бакыйлык­ка күчкән дигән сүз генә йөри, тик ихтимал, бу – буш кабердер (кенотаф). XIX гасыр азагында Уфага дөньякүләм танылган зур корпорацияләр (Губкин һәм Кузнецовның чәй компаниясе, Миасс (Мияс) алтын сәнәгате ширкәте, Чиләбедәге металлургия гигантлары) килгәч, алар безнең бөтен бизнесны “Форбс” исемлегеннән” кысрыклап чыгара, бердәнбер кеше – Нәзиров кына сәүдә күләме буенча аларга каршы тора.

ТАТАРЛАРГА УФАДА ЭШЛӘҮ ҖИҢЕЛ БУЛГАНМЫ?

Татар кәсәбәсе бик колачлы булган. Менә Хөсәеновны алыйк. Оренбургның атаклы эшкуары. Финанс документлары алар кәсәбәсенең чыннан да шәһәрдә икенче урында булуын дәлилли, Зарывновлар гына алдарак бара. Хөсәеновның товар әйләнеше миллионнар белән исәпләнә. Ул икмәк сатып ала һәм сата, мануфактура белән сәүдә итә. Икмәк сәүдәсе - бик катлаулы процесс. Гади кресть­янга ашлыкны ярминкәгә үзе алып бару кыйммәткә төшә, шунлыктан ул баерак крестьяннарга, тегермәнчеләргә, кибет хуҗаларына сата. Алардан берничә волостьта берьюлы эшләүче алыпсатарлар сатып ала да, пристань, станцияләргә китерә, анда инде экспортчылар эшли. Безнең төбәктә җитештерелгән ашлыкның 97 проценты Рыбинскида туплана, бу инде, заманча әйткәндә, хаб була – аннан Мәскәүгә, Петербургка, экспортка дигәне Балтыйк портларына җибәрелә. Һәм менә шундый катлаулы система өчен арадашчылар таләп ителә – алар җирле халыкны да, җитештерүчеләрне дә яхшы белергә тиеш була. Табигый ки, татарлар яшәгән төбәктә татар эшкуары өстенлекле шартларда эшли. Хәтта руслар да татар приказчикларын ялларга мәҗбүр була. Мәсәлән, тегү машиналары базарында “Зингер” фирмасы монополияче санала, ул да татарча белүче коммивояжерларны (хәзерге дилерлар) махсус яллый торган була.

Һәм менә икмәк сәүдәгәрләре Хәкимов, Нәзировлар һәркайсы үзенең милли хәзерләүчеләр сис­темасын булдыра, безнең төбәктә русларга моңа каршы тору кыенлаша. Әлеге бизнесның икенче ягы да бар әле. XX гасыр башында Уфада әзер кием сата торган нибары 7 кибет эшли. Әзер кием – сирәк күренеш. Бөтен кеше киемне тектерә. Мануфактура, тукыма базары гаять зур. Хәтта кечкенә авылда да тегүче бар. Тукымаларны, нигездә, Польшаның Лодзь шәһәрендә (ул чакта Россия империясенә кергән) сатып алганнар. Уфага бөтен йон тукыманың 30 проценты, киҗе-мамык тукыманың 15 проценты шуннан, калганнары Ивановодан кайтартылган. Менә Нәзиров, Хәкимов, башка мануфактурачылар, мөгаен, Петербург, Иваново, Нарва, Лодзь, Мәскәүдә айлар буена утыргандыр, тукыманы күпләп алгандыр. Уфадагы складлардан исә товар кечкенә авыл кибетләренә таратылган. Тукыма сәүдәсе дә кредитка алып барылган. Мәсәлән, Хәкимов Лодзьдәге фабрикадан күпләп товар ала, әмма 25 процентын гына саф акча белән түли, калганына вексель язалар. Бурыч күбесенчә тугыз айда түләнеп бетәргә тиеш була. Уфага кайт­кач, эшкуар вак сәүдәгәрләргә дә шундый ук схема белән сата. Мондый система үзеңнең контрагентларыңа ышануны таләп иткән. Табигый ки, милли фактор бик зур әһәмияткә ия булган.

Тагын бер “милли” момент. XX гасыр башында татар кәсәбәсе бик киң таралган һәм бу Уфадагы рус эшкуарлары өчен “проблемалар” тудырган. Эш шунда ки, Россия империя­се законнары буенча рәсми бәйрәмнәрдә ял итәләр, сәүдә дә туктала: православие динендәге сәүдәгәрләр чиркәү бәйрәмнәрендә, мөселманнар ислам дине бәйрәмнәрендә эшләми. Тик мөселманнарның елга ике генә бәйрәм, ә хрис­тианнарда көн саен диярлек. Нәтиҗәдә рус купецлары шәһәр Думасына шикаять юллаган: янәсе, алар ял иткәндә, татар сәүдәгәрләре рәхәтләнеп акча эшли, татары да, русы да аларның кибетенә агыла. Һәм бу кечкенә кибетләр генә түгел – Сәүдә йортында нигездә рус кибетләре булса, каршыдагы Александров урамында Кәримов һәм Шәмгуловның гаять зур универмагы урнашкан, ул үз заманының иң алдынгы сәүдә предприятиеләреннән берсе булган. Алар – калош сәүдәсенең тәүге дилерлары, бөтен халык калош алырга шунда йөргән. Җитмәсә, аларда электр уты янган. Күз алдыгызга китерегез әле: христианнарның бәйрәм киче; Сәүдә йорты караңгылыкка чумган, ә татар универмагы утлары әллә кайдан балкып тора.

Казанга да шундый ук проблема хас. Әмма Уфа Казан белән Оренбургтан аерылып торган – биредә беркайчан да татар кварталы, татар бистәсе булмаган. Руслар белән татарлар катнаш яшәгән, татарлар белән руслар саны һәр районда якынча бертигез булган. Чиркәү бәйрәме көнне Казанда кибеткә барыр­га кирәксә, татар бистәсенә извозчик яллап барырга туры килгән. Ә Уфада беркая да барырга кирәкми, кибет – янәшәдә генә. Шунлыктан рус купецлары петиция юллаган да инде: йә безгә дә бәйрәмдә сатарга рөхсәт итегез, йә татарларга да сәүдәне тыегыз, дип даулаганнар. Әмма Беренче бөтендөнья сугышы башлана да бу бәхәс хәл ителми кала.

ИНКЫЙЛАБТАН СОҢ

Бу хакта мәгълүматлар аз. Мәсәлән, икмәк сәүдәсе белән шөгыльләнүче Ишмәев дигән бик бай эшкуарның башта зур фирмада приказчик булуы, аннары үз бизнесын төзүе ­мәгълүм. Гражданнар сугышында үзенең отрядын булдырып, кызылларга каршы көрәшкән. XX гасыр башына Уфаның Сәүдә йорты янындагы бөтен үзәген татар эшкуарлары сатып алып бетергән, 1917 елда исә барысын да сатканнар, шул исәптән яһүд эшмәкәрләренә дә. Татарлар ни өчендер Февраль революциясенә дә, Октябрьнекенә дә ышанмаган. Яһүдләр исә революциягә ышанган, ә большевиклар аларның бөтен мөлкәтен тартып алган.

Хәкимов йортының фасады сакланып калган. Аның ишегалдында кое булган. Шул турыда мондый риваять йөри. 1920 елларда, Хәкимовның йортлары инде коммуналь фатирга әйләндерелгәч, кичтән бер мөлаем әби килә дә, үзен кунарга кертүләрен үтенә. Иртән исә аннан җилләр искән, ә кое янында ыргак ята икән. Хәкимовның коега яшергән алтын-көмешен шулай аның карчыгы килеп алган да, шулар бәрабәренә ирен төрмәдән коткарып, Урта Азиягә киткән, диләр.

Михаил РОДНОВ, тарих фәннәре докторы.

Алсу ЗӘЙДУЛЛИНА тәрҗемәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев