Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

Тукай үзе туплаган җыентык

Бу китапта, Г.Тукай үзе билгеләп узганча, «халкына калдырырга теләгән әсәрләре» генә тупланган.

Г.Тукай тууның 135 еллыгы – 2021 елның бер бизәге булды. Шул уңайдан 1914 елда «Мәгариф» нәшриятында 463 битлек булып дөнья күргән «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре»нең үзгәртелмичә, әмма Кирилл хәрефләрендә чыгуы әдәбият сөючеләр өчен икеләтә куаныч китергәндер. Басманы гарәп имлясыннан Кирилл хәрефләренә күчереп әзерләүче, идея, кереш сүз, искәрмәләр һәм аңлатмалар авторы – Г.Тукай әдәби музее директоры, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Төхвәтова. Шушы көннәрдә ул әсәрнең Кирилл хәрефләрендәге варианты Тукай  музеенда Казан җәмәгатьчелегенә тәкъдим ителде.

Белгәнебезчә, үзе исән чагында Тукайның юка гына китаплары нәшер ителә. Алар нибары 20-70 битле басмалар була. «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре» җыентыгын әзерләү тарихы исә 1912 елның көзенә килеп тоташа. Бу уңайдан Г.Төхвәтова нашир Шәһер Шәрәф истәлеген искә төшерде. Ул шагыйрь Клячкин хастаханәсендә ятканда, вафатына 40 көн кала, аның янына барган. Ш.Шәрәф Г.Тукайның «Мәгариф» көтепханәсе тәкъдиме буенча, үзенең бөтен язган шигырьләрен бер тәртипкә китереп, «Мәҗмугаи асар» әзерләгән вакытына туры килә. Шул вакыт бәгъзе шигырьләрен бозып, төзәтеп утырган Тукай үзенең иҗатын «Яшьлек берлә әллә нәрсәләр язылган, кайсыбер шигырьләремне күрәсем дә килми» дип бәяли. Бу китапта, Г.Тукай үзе билгеләп узганча, «халкына калдырырга теләгән әсәрләре» генә тупланган. Тукай шигырьләрне урнаштыру тәртибенә нык игътибар бирә. «Үзенең әүвәлдәрәк, хосусән төрекләргә тәкълид берлә язылган шигырьләренең телен яратмаенча, шуларны бөтенләй мәҗмугадан төшереп калдырсам ничек булыр икән дип киңәшләште. Нәтиҗәдә ул шигырьләрне мәҗмуганың башларына куймый, урта бер йиренәрәк кертергә, һәрхәлдә, бөтен шигырьләрең язылу тарихларын гыйлавә итеп бастырырга карар бирелде», – дип яза Ш. Шәрәф.

Кирилл хәрефләрендә чыккан китапның фәнни мөхәррире, филология фәннәре кандидаты Эльмира Галимҗанова шагыйрьнең «Г.Тукай мәҗмугаи асаре»ндә басылган кайбер шигырьләренең куплетлары төшереп калдырылуына, ә беришенең строфалары үзгәртелгән булуына игътибар иткән. Галимә «Г.Тукай үзе исән вакытта аның шигырьләрен кискәләп, бастырырга җөрьәт иткән кеше булыр иде микән», – дип, бу хәлнең дә басманы шагыйрьнең үзе әзерләп калдыруына дәлил булуын әйтте. Тукай музее директоры Г.Төхвәтова «Г.Тукай мәҗмугаи асаре» китабын әзерләгән вакытта «Туган тел» шигыренең үзгәртелгән варианты да булуын күргән. «Туган тел»нең беренче варианты тулы килеш «Балалар кыйсеме» өлешенә кертелгән. «Халык әдәбияты» әсәре дә «Туган тел» шигыре белән тәмамлана. Әмма биредә аның икенче дүртьюллыгы төшереп калдырылган һәм соңгы өлешендә «үзем һәм әткәм-әнкәмне, Ходам» гыйбарәләре үзгәртелеп, «Ярлыкагыл дип, үземне, Әткәм-әнкәмне, Ходам», диелгән. «Мәҗмугада аерым бер сүзләрнең лексик-семантик яктан үзгәртелүе, синонимнары, гарәп-фарсы алынмаларының татар сүзләре белән алышынуы һ.б. күзәтелә», – диде ­Г.Төхвәтова.

Шулай ук, шигырьнең алтынчы юлы «Балалар күңеле»нең беренче басмасында «Кечкенәдән тышка чыккан шатлыгым, кайгым минем» дип, ә «Халык әдәбияты»нда «Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем» дип бирелгән булган.

Филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина Тукайның «Мәҗмугаи асар»е нәшер ителү ул заманда татар әдәбияты тарихында зур вакыйга булуын искәртте. Аңа кадәр бер генә язучы, шагыйрьнең дә күләмле әсәрләр җыентыгы басылмаган. Беренче булып әлеге эшкә нашир Гыйльметдин Шәрәф, шагыйрьнең үзен әсәрләр сайлауга җәлеп итеп, затлы рәсемнәр белән бизәлгән, темаларга бүленгән китап эшләүгә алынган. Мәҗмугаи әсәрләр «Җитди шигырьләр», «Көлке вә һөҗү кыйсеме», «Балалар кыйсеме» дигән өч темага бүлеп урнаштырылган. Болардан тыш «Шүрәле», «Халык моңнары», яңадан «Балалар кыйсеме», «Нәсер кыйсеме» дип аталган өлешләр дә бар.

Җыентык 1914, 1918 елларда – Казанда һәм 1933 елда Токиода басылып чыга. «Г.Тукай мәҗмугаи асаре» китабының фәнни мөхәррире Э.Галимҗанова бас­малар арасында аермалар да шактый булуын ассызыклады. Әйтик, 1918 елгы басмада Җамал Вәлидинең кереш мәкаләсе шактый кыскартылган. Тукайның шигырьләре дә азрак бирелгән, бүлекләргә бүленеш тә үзгәртелгән, кайбер әсәрләр төшереп калдырылган. Гомумән, 1918 елгы басма 168 биткә кимрәк. «1914 елдагы басмада гына Тукай рухы бар һәм ул Тукай үзе төзеп калдырган җыентык дип әйтә алабыз, шуңа да ул басманың кыйммәте зуррак», – ди ул.

Тукай музее директоры Г.Төхвәтова китапның Г.Тукай үзе тәкъдим иткән, Җамал Вәлиди төзеп калдырган вариантын халыкка тәкъдим итү төп бурыч итеп билгеләнелүен әйтте. Яңа басмада бер генә шигырьнең дә урыны үзгәртелмәгән, алар арасындагы бизәкләр дә элекке рәвешендә кертелгән.

«Г.Тукай мәҗмугаи асаре» – татар китап графикасының үрнәкләрен кулланган басмаларның берсе булуы белән дә кызыклы. Шуңа да китапның 1914 елгы бизәлешләре сак­ланган. Г.Тукайның 1908 елда төшкән фотосы «Г.Тукаевның матбугат галәменә беренче чык­кан рәсеме» дигән аңлатма белән китапның беренче битенә урнаштырылган. Әлеге рәсемдә шагыйрь бүгенге көндә Г. Тукай әдәби музеенда саклана торган түбәтәендә сурәтләнгән. Шулай ук басмада Кушлавычта Г.Тукайның туган йорты, Кырлай авылында Фәтхрахман хәзрәт, Өчиле авылында Зиннәтулла хәзрәт йортлары, Кырлайда Тукай укыган малайлар мәктәбенең фотосурәтләре бирелгән. «Ләкин басмаларның берсендә дә фотографның исем-фамилиясе күрсәтелмәгән», – диде Г.Төхвәтова.

Җыентыкта 33 иллюстрация бар. Галимә Ольга Улемнова алар элегрәк эшләнгән иллюстрацияләр кебек үк, шагыйрьнең турыдан-туры үзе катнашында әзерләнгән булуы ихтимал икәнлеген әйтте.

Д.Заһидуллина «Г.Тукай мәҗмугаи асаре» – XX йөз башы татар яңарышының ачык мисалы булуына да игътибарны юнәлтте. Бу вакытта татар әдәби мохитендә 500 битлек әсәрләр чыгарырлык Тукай һ.б. язучылар, шагыйрьләр үсеп җитешкән. «Алар җыентыклары белән халкыбызның милли үзаңын тагын да биеккә, яктыга өндәрлек иҗатчылар дәрәҗәсендә булган дип әйтергә мөмкин», – диде.

Татарстан Милли музееның өлкән фәнни хезмәткәре Рәмзия Абзалина «Г.Тукай мәҗмугаи асаре»нең басылып чыккан елларда бик кыйммәт – 5-10 сум тирәсе торуын, бу бәягә ул вакытта бер сыер сатып алырга мөмкин икәнлеген белдерде. Ә инде китапның Советлар хакимлеге чорында бер тапкыр да нәшер ителмәве, каршылыклар булуы турында да искәртә.

Әмма кыйммәт булуына карамастан китапны сатып алганнар. КФУ профессоры Фоат Галимуллин Г.Тукайның «Мәҗмугаи асаре» китабын Кукмара районы Арпаяз авылындагы бабасының йорты чормасыннан тапкан. Аның Галимулла бабасы үз чорында нәшер ителгән китапларны җыйган. 1930 елларда аларның бабаларын, тормышлары җитеш булгач, йортларыннан куып чыгарганнар. Барлык кирәк-яракларын алып киткәннәр. Әмма кайбер әйберләр, шул исәптән китаплар, чормада сакланып калган. Фоат ага 1970 елларда аларны өйнең түбәсен алыштырган вакытта табып ала. Китаплар арасында «Мәҗмугаи асар» дә була. КФУ профессоры Хатыйп Миңнегулов «Мәҗмугаи асар»ен беренче тапкыр 1990 елның февралендә Хельсинки университетының Көнчыгыш бүлегендә очрата. Аннары берничә нөсхәсен Финляндиядәге милләттәшләребезнең өендә күрә. Алар китапның берсен галимгә бүләк итеп тә җибәрәләр. Ә Хатип ага аны, Казанга алып кайткач, Тукай музеена бүләк итә.

Әлбәттә, Г.Тукайның иҗатын, мирасын барлау дәвам итә. Китапны тәкъдим итү кичәсендә әдәбият галиме Зөфәр Рәмиев шагыйрьнең бүгенге көнгә кадәр ике кулъязмасы табылмавы турында белдерде. «1929 елларда Китап палатасында (15 еллар элек Татарстан Китап палатасы бар иде) Тукайның ике кулъязмасы барлыгы турында әйтелә. Аларның бүгенгәчә табылганы юк. Матбугат архивында шактый материаллар әле тикшерелмәгән», – ди галим. Шулай ук «Фикер» газетасының да берничә саны табылмаган. З.Рәмиев бу газеталарда да Г.Тукайның әсәрләре булырга тиешлеген искәртә. 

Сөембикә КАШАПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев