Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

Троицк дарелмөгаллиматы

Дарелмөгаллимат, ягъни хатын-кыз мөгаллимәләр мәктәбе хакында сүз әйткәнче тарихыбызга күз салсак, мәгърифәткә, китапка мәхәббәт татар халкында бик борынгыдан килгәнен күрәбез. Бу хакта халык авыз иҗаты әсәрләрендә, риваятьләрдә, җырларда, бәетләрдә бихисап мәгълүмат бар.

Дәверләр узган саен халыкның аң-белемгә омтылышы да үсә барган. Мәктәп ачу, мәдрәсә тоту традицияләре гасырлар аша буыннан буынга күчкән. Дөрес, бу уку йортларының төп мәсләге иң әүвәл дини булган. Әмма, тарихчыларыбызның соңгы еллардагы эзләнүләреннән күренгәнчә, Болгар дәүләтендә яшәгән йөзләгән мәктәп-мәдрәсәдә  дин гыйлеме белән беррәттән дөньяви фәннәр дә укытылган икән. Мәктәп-мәдрәсәләр халкыбызның әдәби теле, әдәбияты, мәдәниятенә нигез салуда турыдан-туры йогынты ясаучы белем учаклары да. Бу җәһәттән шуны да искә төшерик, шәригать кануннары буенча наданлык зур хурлык булып саналган. Адәм баласының тәүге догасы әлифба булган. Йә, Аллам, мондый сыйфат тарихта тагын кайсы халыкта бар!

Ни кызганыч, Россия империясенең законнары буенча мөселман уку йортларына, мәктәп-мәдрәсәләргә дәүләт казнасыннан бер тиен дә акча бирелмәгән. Мәгърифәт учаклары бары тик байлар хисабына, ягъни алар биргән вакыф хисабына гына яши алган. Оренбургта – бертуган Хөсәеновлар, Казанда – Апанаевлар, Тубылда – Сайдуковлар, Троицкида – Яушевлар һ.б. менә шундый милләтпәрвәр, иманлы затлар. Аларның теләге мәгърифәтчелекне җәелдереп, халыкны белемле, мәдәниятле, югары әхлаклы итеп милләтнең рухын сафландыру, халыкны бәхетле итү, алга – прогресска омтылу була.

Гаҗәеп хәл кебек. Бәләкәй генә Троицк (революциягә кадәр 40 мең кеше исәпләнгән, шуның 30%ы татарлар) үзенең мәгърифәт учаклары, ягъни уку йортларының күплеге белән тарихта дан тоткан шәһәр булган. Биредә җиде мәчет эшләп торган. Алар янында атаклы “Рәсүлия”, “Галия”, “Мөхәммәдия” мәдрәсәләре, кыз балалар өчен Фәрзәнә, Гайшә абыстайларның мәктәпләре шәкертләренең күплеге белән тирә-якта дан тоткан уку йортларыннан саналган. Бай сәүдәгәр Яушевлар карамагындагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе аеруча  алдынгы уку йорты саналган, чөнки анда дөньяви фәннәр буенча бай җиһазланган аерым-аерым кабинетлар да оештырылган.

Дөнья тәгәрмәче алга тәгәрәгән саен уку йортларына караш, таләпләр дә үзгәрә барган.Татар сәүдәгәрләре, мөгаллимнәр чит ил мәктәпләре белән танышып, алардагы укыту эшләренең торышын өйрәнеп, илдәге мәдрәсәләрне үзгәртеп кору эшенә керешә. ХХ гасыр башында сәүдә эшләрен киңәйтү генә түгел, яңа завод-фабрикалар ачу, алар өчен җитештерү җиһазлары әзерләү кирәклеге көннән-көн ныграк сиздерә башлый. Моның өчен белемнәр белән коралланган яңа белгечләр хәзерләргә кирәк була. Шушы максатта 1902 елда Троицк шәһәрендә ир балалар өчен, 1909/10 уку елында кыз балалар өчен “Сөембикә” исемендәге беренче русча-татарча мәктәпләр ачыла. Бу мәктәпләрдә дин гыйлеме белән беррәттән дөньяви фәннәр дә заман таләпләренә җавап бирерлек дәрәҗәдә укытыла башлый.

Ниһаять,1910-1912 елларда Мөхәммәтшәриф Яушевның тол хатыны Гайния Яушева үз акчасына, кызлар мәктәпләре өчен заман таләп иткән укытучылар хәзерләү максатында, белем йортының бинасын салдыра, төрле яклардан белгечләр чакыра. Уку йортының программалары, уставы Оренбург уку округында тикшерелә һәм 1915 елның 19 маенда гыйлем йортын ачарга рөхсәт алына. Әйтеп үтик, ир балалар мәктәпләре өчен укытучылар хәзерли торган мондый уку йорты – дарелмөгаллимин да нәкъ менә шушы 1915 елда сәүдәгәр Муллагали Яушев акчасына һәм аның тырышлыгы белән ачыла. Бу уку йортында 1916-1917 елларда татарның булачак беренче профессоры, тарихчы галим, язучы, җәмәгать эшлеклесе Газиз Салих улы Гобәйдуллин директор булып эшли. Уку йортын ачып, эшне җайга салу тәҗрибәсе аңа соңрак Казанда Көнчыгыш педагогика институтын ачуда да ярдәм итә.

Дарелмөгаллиматның беренче директоры – Петербург­ның атаклы дин галиме, ахун Мөхәммәтзариф кызы Рокыя Юнысова була. Ул башкалада кызлар гимназиясен тәмамлагач, Психоневрологика институтының педагогика бүлегендә (1910-1914) белем ала. Балкан сугышы вакытында (1912) Истанбулда шәфкать туташы булып эшли. 1914 елда Бакуда Тагиев кызлар гимназиясендә рус теле укыта һәм, Гайния ханым чакыруы буенча, 1915 елда Троицкига килә. Дарелмөгаллимат ачканда ул сүзен саф татар телендә “Балалар – безнең киләчәгебездер. Балалар нинди булса, киләчәгебез дә шундый булачак. Балаларның бездән иң ләтыйф (йомшак, нәфис), иң нәзек мөгамәлә көтәргә хаклары бар”, – дип башлый. Аның янәшәсендә Германиядә белем алган ирле-хатынлы Хәҗәр һәм Газиз Әдһәмовлар, Төркиядә укып кайткан З.Рахманкулов, Ф.Бакиров, К.Рәсүловлар һ.б. басып тора. Дин белемен укыту өчен Иж-Бубый мәдрәсәсен таратканда кулга алынудан котыла алган Мөхлисә Бубыйны да Гайния ханым үзе чакыра. Соңрак, 1917/18 уку елында, Рокыя ханымны атаклы педагог, җәдитчелек хәрәкәтенең күренекле эшлеклесе Габдулла Бубый алыштыра. Белем йортына беренче елда 62 укучы (студент) кабул ителсә, соңрак аларның саны 179 га җитә. Укучылар арасында Троицкидан тыш Ташкент, Оренбург, Уфа, Петропавловск, Атбасар һ.б. шәһәрләрдән килүчеләр күп була. Белем дәрәҗәләре төрле булганга кызлар башта хәзерлек сыйныфында укый, соңрак төп сыйныфка күчерелә. Уку срогы 5 ел була. Читтән килүчеләргә Әсма Бакирова акчасына ике катлы тулай торак төзелә, яшәү өчен бөтен уңайлыклар булдырыла.

Укытыла торган фәннәр дә игътибарга лаек: Коръән, ислам дине тарихы, татар, гарәп, рус телләре, география, табигать белеме, арифметика, алгебра, геометрия, гомуми тарих, рус һәм татар тарихы, анатомия, гигиена, физика, химия, дидактика, педагогика тарихы, методика, матур язу, рәсем, кул эшләре, йорт тоту эшләре, музыка, җыр һәм әхлак дәресләре.

Уку өчен елына 25 сум түләү билгеләнә. Әйтергә кирәк, укучыларның матди хәлләре искә алынып,кайберләре бөтенләй түләүдән азат ителгән, ә кайберләре ул сумманың яртысын гына түләгән икән.

Татарларның башкаласы саналган Казанда да әле мондый уку йорты булмаганда, Троицк шәһәрендә кыз балалар өчен дарелмөгаллимат ачылу мәгариф тарихыбызда күрелмәгән хәл була, әлбәттә. Әмма бу уку йортының да бәхете кыска була. Бу яңалыкны күреп, күзәтеп торган түрәләрнең эчен пошырып торган белем йорты Октябрьдән соң элеккечә яшәүдән туктый. Бинасында башта педагогика техникумы ачылса да, соңрак ул да бетерелә. Җидееллык мәктәп ачылгач, аны дарелмөгаллиматта укыган Сара Газизова җитәкли.

Революциядән соң иң белемле затларыбызга төшкән кара афәт, утызынчы елларда иң беренче башлап, исән калган гыйлем ияләрен кырып бетергән җинаятьче хакимият сәясәте шулай мәгърифәт учакларын да сүндерде. Дарелмөгаллимат укытучысы, атаклы гыйлем иясе Мөхлисә ханым Бубый да бу юлы афәттән котылып кала алмады. Татар хатын-кызларыннан иң беренче итеп Сталин палачлары аның башына җитте. 

Хәзер Троицкида (һәм анда гына да түгел) татар мәктәпләре бөтенләй юк. Кайвакыт, халкымның мәгърифәт өлкәсендәге хокуксызлыгын уйлаганда кемнәргәдер җан ачысы белән дәшәсе, кычкырып елыйсы килә. Зур гыйлемгә ия зыялыларыбыз исән-имин калып, туплаган белемнәрен халкыбызга җиткерә алган булса, безнең халыктан кемнәр генә чыкмас иде дә, дөньяда нинди югарылыкта тормас идек!

Тәэминә  БИКТИМЕРОВА, тарих фәннәре кандидаты.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев