Төрки дөньяда туку сәнгате
Казан рәсем сәнгате училищесында 2002 елда күн сәнгате бүлеген оештырган кебек, нигә туку бүлеген дә гамәлгә куймаска?
Казаныбызның А.С.Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә туку сәнгатенә багышланган ике көнлек халыкара симпозиум үтте. Аны Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Тасвирый һәм гамәли бизәү сәнгатьләре бүлеге әзерләгән иде. Чара колачлы. Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижау, Йошкар-Ола, Саранск, Сыктывкар, Уфа шәһәрләреннән, Әзәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстаннан белгечләр килгән.
Мәдәният үзәгенә кергәч үк Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты һәм халык һөнәрчелеге техникумы әзерләгән күргәзмә башлана. Аннан туку станоклары тезелеп китә. Секция утырышлары арасында станокларда тукырга өйрәнү мөмкинлеге булды. Симпозиум кунаклары алып килгән келәм, тастымал, сөлгеләр һ.б. күрсәтеп куелган иде. Тамаша залында тукылган күлмәк, костюмнардан дефиле тезелгән. Эскәтер, сөлгеләр сандыкта гына ятмый, заманча киемнәр дә тукып була икән.
Симпозиумны ачарга мәдәният министры Ирада Әюпова килеп, чараның республикабызда үткәрелгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына очраклы гына туры килмәвен, орнаментлар, сөйләм теле кебек үк, бай тарихлы һәм тотрыклы булуын искәртте. ТӘһСИ исеменнән кунакларны директор урынбасары Олег Хисамов сәламләде. Сәнгать фәннәре докторы Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова туку осталарына иң изге теләкләрен җиткерде, чөнки симпозиум Гүзәл ханымның әтисе Идел буенда беренче сәнгать фәннәре докторы Фоат Вәлиевнең 100 еллыгына багышланды.
Чараның оештырылу дәрәҗәсенә караганда, бездә туку сәнгате югары үсеш алган булырга тиеш. Әмма хәлләр мактанырлык түгел. Сәнгать фәннәре доктор, ТӘһСИнең Тасвирый һәм гамәли бизәү сәнгатьләре бүлеге җитәкчесе Рауза Солтанова чыгышын тыңлаганда үкереп еларлык иде. Республикабызда туку сәнгатен өйрәнү, халыкка тарату белән шөгыльләнгән оешмалар бармак белән санарлык. 2003 елда оештырылган Халык һөнәрчелеген саклау, үстерү үзәген 2020 елда ябып куйдылар. Аның урынына Татарстан Мәдәният министрлыгы каршында оешкан Традицияләрне саклау һәм инновацияләр кертү үзәге хәзер бүтән сәнгать төрләре белән бергә тукучылыкны да торгызу өчен төрле чаралар күрә. ТӘһСИнең республикабыз районнарына оештырылган экспедицияләре һәм нәтиҗә буларак нәшер ителгән мәҗмугалар әйтеп бетергесез зур кыйммәткә ия. Әмма тукучылык өйрәтелгән уку йортлары да бик аз. Халык һөнәрчелеге техникумы һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында тукырга өйрәтсәләр дә, эш тәртипкә салынмаган. 2012 елда мәктәпләрдән беренче буларак Казаныбызның 7 нче гимназиясендә тукучылык музее ачылган. Әмма оештыручысы һәм җитәкчесе Ирина Ивановна Зайцева үлеп киткәч, ул музейның эше ни дәрәҗәдә алып барылуы билгесез. Лениногорскида рәссам Мәснәви Хәйретдинов исемендәге рәсем мәктәбендә чигү, туку, батик һәм курчак сәнгатьләрен үз эченә алган биш еллык программа тормышка ашырылып килә. Мәктәпне тәмамлап, осталыкларын арттырырга теләүчеләр өчен Лениногорск педагогика көллиятенең гамәли бизәү бүлегендә гобелен сәнгате буенча 30 сәгатьлек программа бар.
Казан рәсем сәнгате училищесында 2002 елда күн сәнгате бүлеген оештырган кебек, нигә туку бүлеген дә гамәлгә куймаска? Дөрес, шул вакыттан бирле укып чыккан биш төркем күнчеләрдән берсен дә, көпә-көндез шәм кабызып эзләсәң дә, таба торган түгел. Өстәвенә, балалар бакчасыннан башлап югары уку йортларына кадәр туку сәнгате даими өйрәтелмәсә, без аны барыбер торгыза алмаячакбыз.
Туку буенча республикада төп берләшмә Алексеевски фабрикасының хәле дә мактанырлык түгел. Бүген анда нибары җиде тукучы калган. Иң яшенә – 39, иң олысына 56 яшь. Җиде миллионлы татарга – җиде профессиональ тукучы. Ни аяныч, осталарның берсен дә исемләп белмибез. Республикабызда, ил буенча орден, медальләрне артист, җырчы, спортсменнарга гына бирәләр. Берәр келәм тукучыга, бизәк чигүченең түшенә орден-медаль такканнары бармы? Шулай булгач, эткә бишенче аяк артык булган кебек, кул осталарыбызның да хөкүмәткә хаҗәтләре юк дигән фикер туа.
Туган илләренә 1980 еллар ахырында гына кайтып егылган Кырым татарлары да тукучылык эшендә безне узып киткән. Украинаның атказанган рәссамы, кул остасы Мамут Юсыф улы Чурлу, мәсәлән, Кырымда келәм сәнгатен ничек торгызганы турында бәян итте. 1944 елда илләреннән Урта Азия, Урал якларына куылгач, халык һөнәрчелеге юкка чыкса да, кызлар бирнәсендә мөһим урын биләгән келәм сәнгате саклана. Башта Үзбәкстанның Әндиҗан өлкәсе Палванташ авылына экспедициягә барып Кырым келәмнәре тукучыларны барлыйлар. Кырымга кайткач исә Судак районы авылларына келәм эзләреннән икенче сәфәр оештырыла. Шуннан соң бер ел үткәч COUNTERPART Америка донор фонды ярдәме белән келәм сәнгатен торгызу мөмкинлеге туа. Арендаланган мәйданнарга станоклар куеп, Кырымның төрле районнарыннан алтмыш хатын-кызны келәм тукырга өйрәтәләр. Фонд өч шарт куя – келәмнәр тарихи технологияләр буенча, борынгы орнаментларны файдаланып, табигый материаллардан гына тукылган булырга тиеш. Нәтиҗәдә, тукучылардан Шәфыйка Баймәмбәтова ярты ел эчендә 24 квадрат метр зурлыктагы һәм бер-берсен кабатламый торган 240 төр төсле композицияләрдән гыйбарәт келәм тукый. Кырымда фонд финанслаган программа буенча күпләгән күргәзмәләр оештырыла. Бүген Россия белән Украина Кырым өчен җан талашса да, чынлыкта Кырым халкы, аның сәнгате, мәдәнияте аларның берсенә дә кирәк түгел, берсенең дә беркайчан тырнак очы кадәр дә ярдәм күрсәткәннәре юк. Америка фондының да ярдәме озакка бармый – 1996 елда финанслау туктагач, алтмыш тукучыдан нибары унысы кала. Тагын сигезе кияүгә чыккач, Шәфыйка Баймәмбәтова һәм Нияра Решатова гына келәмнәр тукуын дәвам итә. 2007 елда күзләренә көч килеп, алар да тукучылыкны ташларга мәҗбүр була. Бүген аларның эшен Сабрие Әюпова дәвам итә. Мамут Чурлуның сүзләренә караганда, иң авыры – әзер продукцияне сату. Бу максатта күпләгән күргәзмәләрдә катнашалар, заманга яраклашып, мендәрләр, зур булмаган янчыклар, башлыклар тукыйлар. Интернетны аркылыга-буйга йөреп чыгалар. Эшмәкәрләрне эшкә җигәләр. Хәзер Кырымда гына түгел, Германиядә дә келәм сату кибетләре бар. Берочтан Германиядән буяу нечкәлекләренә өйрәнәләр, әйтик, элегрәк келәмнәрне Кырымда үскән үсемлекләрне файдаланып, җылы төсле буяуларга гына буйый торган булсалар, Германиядән салкын төсләр барлыкка китерү серләренә төшенәләр. Мамут Чурлу Татарстанга буяу серләренә өйрәткән лазер тәлинкәләр, бөтен технологияләрне генә түгел, бизәк мәгънәләрен дә өйрәтеп, үзе чыгарган китаплар алып килгән. Тукылган эшләнмәләрне сатуда бизәкләрнең асыл мәгънәләре онытылуы да кыенлык китереп чыгара, диде ул.
Әгәр дә орнаментларның нәселне дәвам итүгә ярдәм иткәннәрен һәм явыз көчләрдән саклаганнарын искә төшерсәк, келәмнәрне сатып алучылар да күбрәк булыр иде, дип сыкрана. “Эшебезнең төп нигезләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт, – дип таныштырды рәссам, – тукучы хатын-кызга җайлы булсын өчен станокны өендә урнаштырабыз, җепләрне үзебез китереп торабыз һәм эшне тәмамлауга ук Америка доллары белән хезмәт хакы түлибез. Келәмнең бер квадрат метры 50 доллар тора”.
Шушы елның җәендә Г.Ибраһимов исемендәге институтның бүлек җитәкчесе Р.Солтанова Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Татарстанның сәнгать мәктәпләрендә, югары уку йортларында укытучы һәм музейларда хезмәт итүче берничә остабызны Мамут Чурлу янына Кырымга алып барып, келәм туку серләренә өйрәнү мөмкинлеген тудырды. Осталарыбыз яңа һөнәр өйрәнүләреннән бик канәгать кайтты. Кырымнан соң тукылган келәмнәрен симпозиумдагы күргәзмәдә дә күрергә мөмкин иде.
Гомер бакый үз илебездә яшәгән без Идел буе татарларына илле елдан артык гомерен Урта Азиядә мөһаҗирлектә үткәргән Мамут Чурлудан китапларга басылган әзер технологияләрне кабул итеп алу сөенеч тә, көенеч тә. Йосыф улы торгызган келәм сәнгатен без 1990 елдан башлап утыз ел буена да кайтара алмавыбыз гарьлек түгелмени? Акчабызны “Үзгәреш җилләре”нә очыргач, тукучылыкка калмыйдыр шул. Безгә дә Америка фонды ярдәм итсә генә инде...
Әзәрбайҗан милли келәм музее директоры, сәнгать фәннәре докторы Ширин Яшәр кызы Меликованың сөйләгәнен тыңласаң, алар безнең галәмдә түгел, бик алга киткән бүтән бер галактикада яши кебек. Шуның бер билгесе – гамәли бизәү музейларыннан тыш аерым келәм музее булуы. Ул дөньяда иң беренче келәм музее булып 1967 елда ачыла. 2014 елда президентлары И.Алиевнең указы нигезендә Австрия архитекторы Франс Янс проекты буенча төзелгән өр-яңа бинага күчәләр. Биредә 10 меңнән артык экспонат саклана. Келәмнәрдән кала милли костюмнар, чигелгән бизәкләр, металл эшләнмәләр, зәркән әйберләре бар. Музейда бер бүлек борынгы келәмнәрне һәм электән килгән технологияләрне торгызу, техникаларга өйрәтү, иске экспонатларны кабатлап ясау белән мәшгуль. Биредә 5 рәссам, 13 туку остасы хезмәт куя. Беренче каттагы Әзәрбайҗан келәменең үсешен күрсәткән бүлектә дә бөтен келәмнәр диярлек музейда торгызылган. Келәм музееның үзенчәлеге – сукырлар өчен махсус программалар эшләнгән булу. Бөтен мәгълүмат, мәсәлән, Брайль шрифтына күчерелгән.
Карвәт техникасын торгызу исә боларга калку беленеп торган бизәкле келәмнәр тукып, сукырларга белем бирү эшен тагын да киңрәк җәелдерергә мөмкинлек биргән. Дөньяның матурлыгын күрү бәхетеннән мәхрүм булган һәркем музейдагы калку бизәкле унике келәмне тотып карый ала.
Бу гына аз тоелгач, Санкт-Петербург Эрмитажында сакланган дөньядагы иң борынгы 2, 5 мең еллык тарих юлы кичкән Пазырык келәменең техникасына охшатып, төсләрен туры китереп, келәмнәр тукыганнар, бер өлеше – дәүләт Эрмитажында, тагын берничәсе үзләрендә саклана, ди. Шул рәвешле сукырлар Пазырык келәме белән дә таныша ала икән.
Безнең музейда исә борынгы әбиләребезнең күңел җылысын тоярга теләп, XX гасыр башы тастымалына кул сузсаң да, саклаучылар ата каз сыман ысылдап килеп җитә. Сукырга түгел, сау-сәламәт тамашачыларга да музей программасы бик чикле һәм заманнан артта калган дип уфтанырга гына кала.
Тагын бер проектлары – буялмаган келәмнәр тукудан гыйбарәт. Моның өчен ике ел дәвамында Әзәрбайҗанның төрле районнарында сарык йонының сыйфатын, төсен өйрәнеп йөргәннәр, ахыр чиктә үз төсендәге борынгы келәмнәргә иң туры килгәнне сайлап биш келәм тукыганнар.
Әзәрбайҗанда сарыкның бик кадерле булуын, йонын махсус лабораторияләрдә өйрәнүләрен белсәләр, безнең бөдрә башлы дүрт тояклы үз сарыкларыбыз көнләшеп йөрәкләре шартлап үләр иде, мөгаен. Пазырык келәмен тотып карау бәхетеннән мәхрүм мескен сукырларыбыз турында әйткән дә юк.
Сәнгать фәннәре докторы, Удмурт университеты доценты Елена Ковычеваның сөйләвенә караганда, Удмуртиядә шулай ук туку сәнгатен торгызу эше бик алга киткән. Алар безнең кебек йоклап ятмаган, 1991 елда ук туку эшен торгызу хәстәрен күрә башлаган. Моның өчен 23 һөнәр йорты оештырылган. Гамәли бизәү сәнгате һәм һөнәр үзәге аларның башында торган. Беренче эш итеп туку мәктәбен булдыралар. Һәм шуның өчен Россия хакимияте премиясе белән бүләкләнәләр. Бу аларга осталар санын – 150 гә, остаханәләрнекен 50 җиткерергә мөмкинлек бирә. Бер үк вакытта борынгылары үрнәгендә станоклар ясарга өйрәнәләр. Удмурт дәүләт университетында һәм мәдәният көллиятендә гамәли бизәү бүлекләре ачу, сәнгать һәм гомуми белем бирү мәктәпләрендә туку буенча факультативлар кертү, моның өчен методик ярдәмлекләр булдыру борынгы һөнәрне торгызырга нык ярдәм итә. Удмуртия осталары башларны әйләндерерлек уңышларга ирешә. «Буран әбиләре» ансамбле өчен яңа костюмнар тегәләр. Егерме дүрт туй костюмын торгызалар. «Удмуртия келәмнәре» проекты кысаларында борынгыларына охшатып һәм элекке технологияләрне кулланып егерме тугыз келәм тукыйлар.
Утыз ел дәвамында егерме өч һөнәр остаханәсе мәдәният оешмасы сыйфатында бюджеттан акча алган булса, моннан ике ел элек аларны үзфинанслауга күчерәләр, башларында торган гамәли бизәү һәм һөнәрләр үзәген исә Мәдәният министрлыгы канаты астыннан чыгарып, һөнәрчелекне туризм белән кавыштыру максатыннан, Икътисад министрлыгына бирәләр. Ковычева бу вакытларны исенә төшереп еламады гына. Утыз ел буе булдырган остаханәләр язмышы кыл өстендә кала. Байтагы ябыла. Осталар китә. Ярты еллап хакимият органнарына хат язганнан соң, ниһаять, быел остаханәләргә бюджет учреждениесе дәрәҗәләрен кире кайтаралар, әмма утыз процент финанслауны кисәләр һәм, акча елдан-ел кимеп, кабат үзфинанслауга кайтачаксыз дип, хакимияттә кисәтеп куялар. Боларны ишетеп, симпозиумдагы халык шатланыргамы, көенергәме белмәде...
Чаллыда «Стильные традиции» бизәкләп туку остаханәсен оештырган Наталья Уразгильдина чыгышы эчкә бераз җылы кертте. Бу ханым үзе остаханә ачу өстенә, даун һ.б. психик һәм физик авырулы балалар белән эшләүче һәм шул сәбәпле талчыккан мөгаллимнәрне туку эшенә тарткан. Күп санлы тикшеренү, тәҗрибәләр нәтиҗәсендә тукучылыкның кешене рухи сәламәтләндерү сыйфатына ия булуын, психикага уңай йогынты ясавын ачыклаган һәм бүгенге көндә дә бу юнәлештә эшен уңышлы дәвам итә.
Туку эшен торгызуның бер дигән ысулы бит бу! Россиядә, шул исәптән безнең республикада халыкның күпчелеге ике-өч эштә эшли-эшли, авырлык белән тормыш өстерәп, бик арыган, менә-менә сүнәргә торган шәм уты кебек, пыскып яшәргә мәҗбүр. Һәрбер оешма, предприятие каршында шушындый рухи тернәкләндерү үзәге ачып, халыкның күңелен күтәрсәң, күтәренке рухлы кешеләр исә бу һөнәрне ошатып, чынлап торып тукый башласа, илебезнең туку һөнәрендә беренчелеккә чыгуын көт тә тор.
Җитди итеп фикер йөрткәндә исә, тукучылыкны торгызабыз дисәк, мондый симпозиумнарны ике елга бер булса да үткәрергә кирәк. Туку техника, технологияләрен матди булмаган мәдәни мирас исемлегендә рәсмиләштерү мәслихәт. Удмуртиядәге һөнәр йортлары үрнәгендә, остаханәләргә мәдәният оешмасы статусы биреп, бюджеттан финанслау сорала. Укыту стандартларына милли компонентны кертү, Әзәрбайҗандагы келәм музее шикелле гамәли бизәү музейлары, алар каршында остаханәләр һәм җитештерелгән продукцияне сату кибетләре ачу – иң беренче хәл ителәсе чаралар әнә шул.
Осталарыбыз эшләгән сәнгать әсәрләрен бәясен бермә-бер арттырып сатуга кайчанга кадәр юл куячакбыз? Туку, тегү, чигү, күн каючыларыбыз, иҗат әсәрләрен сата алмагач, мәктәпләрдә, югары уку йортларында укытып чиләнә, иҗатка хәлләре дә, вакытлары да калмый. Җилекләрен суыру, ятсызларча талауга бер чик куелырмы? Симпозиумда боларны резолюциягә теркәп, хакимият оешмаларына җиткерергә карар кылдылар. Хәерле сәгатьтә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев