Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

Тоткынлык кичкән Нигъмәти

мөһаҗирлектәге татар журналисты, шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Шиһаб Нигъмәти

Инкыйлабка кадәрге Россиядәге җирсезлек, хокуксызлык, хәерчелек  милләттәшләребезне төрле мәмләкәтләргә таратса, 1917 елдан соң Советлар заманындагы кысрыклаулар, төрмәләр милләтебезнең Гаяз Исхакый, Садри Максуди кебек асыл затларын туган илләрен калдырып китәргә мәҗбүр иткән. Аннары Бөек Ватан сугышы, меңнәрчә хәрбинең әсирлеккә эләгүе... Партия алып барган сәясәт бик күп татарларны чит мәмләкәтләрдә яшәп калырга мәҗбүр итте. Әмма алар үз милләтенә хыянәт итмәде. Шуларның бер вәкиле – мөһаҗирлектәге татар журналисты, шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Шиһаб Нигъмәти (Шиһабетдин Нигъмәтуллин 1913-1995). Төмән өлкәсенең Вагай районындагы Рәнчек авылында туып-үскән ир-егет Свердловск татар педагогика техникумында белем алган, мәктәптә укытучы булып эшләгән. 

Ул 1941 елның ноябрендә Волхов фронтында әсирлеккә эләгә. Концлагерь газап­ларын кичерә, сугыш тәмамлангач алман хатынына өйләнеп, Германиядә яшәп кала. Шиһаб Нигъмәти гомере буе туган илен, үзе үскән Иртеш буйларын, якыннарын сагынып яши, моң, җирсү белән тулы шигырьләр иҗат итә. Ш.Нигъмәти сугыштан соң беркадәр татар эмигрант басмаларында журналист булып эшли, аннан соңгы эшчәнлеге Мюнхенда урнашкан “Азатлык” радиосы белән бәйле. “Ул анда татарча тапшырулар хәбәрчесе, ә 1954-1979 елларда мөхәррир. Бераз вакыт бу радионың мөхәррирләр советы директоры да булып тора”, – ди әдәбият галиме Хатип ага Миңнегулов.

Күптән түгел Мәскәүнең татар штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалеев химаясендә Шиһаб Нигъмәтинең “Әй, татарым, әй, син – җаным”  дигән шигырьләр китабы дөнья күрде. Басманы “Милләт” йортында җәмәгатьчелеккә тәкъдим итеп, әдәби-музыкаль кичә үтте. Җыентыкны, шигырьләрне латин хәрефләреннән кириллицага күчереп, Х.Миңнегулов әзерләгән. Ул шулай ук китапның кереш һәм йомгаклау өлешләрендәге Ш.Нигъмәти һәм мөһаҗирләр турындагы мәкаләләр авторы да. Китапка  барлыгы 69 шигырь кергән.

 Хатип аганың мөһаҗир татарлар белән кызыксынуы 1990 елда башлана. Аны Россия югары белем министрлыгы өч айга Финляндиягә гыйльми командировкага җибәрә. Галим буш вакытын, милләттәшләребез белән аралашудан тыш, Хельсинки университеты китапханәсенең Шәрык бүлегендә, архивларда утырып үткәрә. Китапханә киштәләрендә мөһаҗирлектәге татар әдипләренең СССРда тыелган әсәрләре, алар нәшер иткән матбугат басмалары тезелеп тора. Шулар арасында Ш.Нигъмәти китаплары да була. Галим, Советлар иленә кайткач, Г.Исхакый, газета–журналлар турында аерым мәкаләләр яза, шулай ук 1952-1955 елларда Мюнхенда нәшер ителгән “Азат Ватан” газетасына күзәтү ясый, Ш.Нигъ­мәтинең шигырьләренең бер өлешен бас­тыра. Хатип ага мөһаҗирнең 1953 елда Мюнхенда нәшер ителгән шигырьләр китабын һәм аңа багышланган материалларны аерым җыентык итеп, үз акчасына 200 данә тираж белән бастыруга да ирешә. Басма тиз арада таралып та бетә. Көтмәгәндә галимгә Мәскәүдән, китапны үзебез чыгарабыз дип, шалтыраталар. “Мин Шиһаб Нигъмәтинең тормыш юлын өйрәнүне максат итеп куймадым. Төп ниятем аның мирасының бер өлешен халыкка җиткерү иде. Татар әдәби телендә язылган шигырьләрнең үзәгендә милләт язмышы. Кем булуына карамастан, Ш.Нигъмәти – Ватаныннан аерылган адәм баласы. Ул концлагерьларда, зинданнарда, төрмәләрдә газап чиккән. Аның күңелендә – җирсү, туган ягын, илен сагыну. Мине аның иҗатының шушы яклары дулкынландырды. Китапның исеме дә  Шиһаб абзыйның күңелендә шушы хис яшәвен тоюдан куелды”, –  диде Х.Миңнегулов.

Безнең илдә хәзер гүзәл яздыр, 
Карлар эреп, бозлар киткәндер.
Су юллары төшкәч кайтыр диеп, 
Әнкәй мескен мине көткәндер. 

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең урынбасары, танылган журналист Римзил Вәлиевкә Ш.Нигъмәти белән гәпләшеп утыру да насыйп була. Ул аның Мюнхеннан 60 чакрымнар тирәсе читтә урнашкан шәһәрчектәге бер катлы йортында була. Анда алман хатынын, ун яшьләр тирәсендәге малайны да күрә, аның оныгы булгандыр, ди. Ш.Нигъмәти ватандашына 1941 елда әсирлеккә төшүе, легионга эләгүе турында сөйли. “Шиһаб абыйның язмышы – ул татар кешесенең язмышы. Кайберләре үз тормышын, берише туганнарын сак­лап калу өчен, күбесе милләт хакы дип туган-үскән җирләрен сагынып яшәргә мәҗбүр ителгән. Шиһаб Нигъмәти – шундый кешеләрнең берсе. Ул милләткә, ватандашларына, кешелеккә каршы җинаять эшләмәгән. Хәзер Россиядә Колчак та каһарманга әверелде. Әлбәттә, Ш.Нигъ­мәтинең шигырьләре Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре” кебек камил түгел. Шиһаб абзый сугыштан соң Германиядә ач яшәп исән-сау калган, татар милләте турында радиотапшырулар оештырган. Аның шигырь язарга алынуы йөрәгендә сагыш яшәүдәндер. Ә “Азатлык” радиосында эш күп, анда инглиз телен дә, немец телен дә белергә кирәк. Ул шигырьләрне үзенең балаларын, туган җирен, илебезне, халкын сагынып язган. 

Син каксаң да мине, каргасаң да,
Авырсынмыйм синең сүзеңне.
Көрәшәмен, илем, көрәшәмен, 
Азат итәр өчен үзеңне.

Ш.Нигъмәти ачыргаланып яшәгән, күңеле белән чынлап та милләтче булган. Әгәр кеше татар булып, бу хис йөрәгенең түрендә яшәсә, милли идеясе, социаль–матди мәнфәгатьләрдән югарырак икән, димәк ул чын милли кеше, андыйларны сакларга, белергә, өйрәнергә, балаларыбызны да шушы рухта тәрбияләргә кирәк. Мондый татарлык бик аз. Ш.Нигъмәти – чит илдә катлаулы язмыш кичергән зур кеше. Ул – кызыклы шагыйрь дә. Шигырьләре аның Себер рухлы, без белгән әдәби эстетика жанрында түгел. Аның фикерләве – Себер татарларының фикерләве”,  – дип сөйләде Р.Вәлиев.

Танылган журналист Рәшит Минһаҗга дистә еллар элек Ш.Нигъмәтинең Омскида яшәгән оныгы Муса Нигъмәтуллин белән танышырга туры килә. “Шиһаб абзыйның өч баласы булган. Муса – чын милли җанлы, үз татарын, динен саклап яши торган кеше” – ди ул аның турында. Кичәдә М.Нигъмәтуллин үзе дә катнаш­ты. Мусага 1990 һәм 1991 елларда барлыгы 21 көн, бабасы янына  барып, аның белән яшәп алу насыйп булган.  

Шиһаб абзыйның туган ягында калган гаиләсенә дә җиңел булмаган. Аларга озак еллар дәвамында бабалары аркасында каһәрләүләр ишетеп, эзәрлекләүләр үтеп яшәргә туры килгән. “Бабайны куркак, диделәр. Әйе, куркак кеше генә рейхминистр Геббельска, татарларны варварлар дип атаганы өчен, күзенә карап “Син – дурак!” дип әйтә алган! Аны саран, диделәр. Әйе, саран кеше генә үз йортын бер гади татар кешесенә 20 ел буена, бер тиен түләмичә, яшәргә биреп тора алган... Аны сатлыкҗан, диделәр. Совет хөкүмәте үзе, әсирләрдән баш тартып, аларны язмыш кочагына ташлады”, – дип сөйләде Муса. Әлбәттә, Шиһаб абзыйны белүчеләр гайбәтләргә ышанмаган. Бервакыт  Мусаны Тубыл шәһәрендә күкрәгенә медальләр таккан бабай туктата, “Син Нигъмәтуллинмы?” дип сорый. Аннары кочаклап ала да: “Ни әйтсәләр дә, ышанма, ул яхшы кеше”, –  ди.

Бабасы әсирлеккә контузия алган хәлдә эләккән, аны солдат итеп киендергәннәр. Шуңа да ул башта гади солдатлар белән бер лагерьда җан асраган. Аннары фильтрациядә Ш.Нигъмәтинең офицер икәнен белгәннәр һәм югарырак чинлы хәрбиләр лагерена күчергәннәр. Анда инглиз, француз, итальян һ.б. әсирләр тотылган, шартлар да кешечәрәк булган. Шиһаб совет солдатларының ни өчен иң начар шартларда яшәтелүен аңлаган. Чөнки Сталин хәрби әсирләрне яклый торган оешмага акча түләргә теләмәгән.

1953 елда бер татар журналында Ш.Нигъ­мәтинең “Иртеш” шигырен  Муса Җәлилнеке итеп аңлатма белән чыгаралар. Моны  Германиядә Шиһаб абзый да күреп ала һәм редакциягә хат юллый. Муса Җәлил Идел буенда яшәгән. Ә шигырь “Иртеш” дип атала. Аңлатып бирегезче, ди. Аңа “Иртеш”нең концлагерьда иҗат ителүен, исемен конспирация өчен куелуын әйтеп язалар. Ш.Нигъмәти, шундый хәлләр алга таба кабатланмасын өчен, шигырьләрен үз акчасына тиз генә китап итеп бастыра. 

Идел-Урал легионының икенче исеме мөселман батальоны булган. Аңа керү өчен “Лә иләһе илләллаһ” кәлимәсен әйтеп ант биргәннәр. Аны бозган кешенең Аллаһы каршында җавап тотачагы аңлашылган. Шуңа күрә бу мохиттә хыянәтчеләр була алмаган. М.Җәлилне яратканнар, аны кадерләгәннәр, аны ахыр­гача саклап калырга теләгәннәр. Муса бабасы турында якты хатирәләр белән китап яза башлавын да әйтте.

“Мәскәү Татар Штабы” җитәкчесе Рөстәм Ямалеев китапның татар телен саклауда әһәмиятен билгеләп үтте. Аның татар халкының язмышы турында сөйли торган басма икәнен, авторы да үзенчәлек­ле кеше булуын искәртте. “Телебезне  югалтмау кебек мәсьәлә көн кадагына килеп баскан икән, мондый китапларга игътибар булырга тиеш. Ул Татарстанның 100 еллыгы уңаеннан тарихи сәхифәләрне яңартканда да, җанисәп алганда да, бик әһәмиятле. Аны мәктәп­ләргә, татар иҗтимагый оешмаларына таратырга уйлыйбыз”, – диде ул.

Кичәне Гамил Нур алып барды. Г.Камал театры артисты Ришат Әхмәдуллин – Ш.Нигъмәти, ә шагыйрьләр Шәмсия Җиһангирова, Гәрәй Рәхим үз шигырьләрен укыды, Геннадий Макаров, Казан музыка көллияте студенты Азалия Хәмидуллина башкаруында җырлар яңгырады.

Сөембикә КАШАПОВА.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев