Мәдәни җомга

ТОРМЫШ УЕНЫНДА ОТТЫРМЫЙК

5-11 сентябрьдә башкалабызда IX Казан халыкара мөселман киносы фестивале булып узды. Анда Русия, Аурупа, Азия, БДБ илләре киночылары төшергән 49 фильм - 20 нәфис, 20 документаль, 9 мультфильм тәкъдим ителгән иде. Кинофестиваль "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә тантаналы ачылыштан башланып китте. Кичәне алып баручыларның берсе, Русиянең халык артисты Аристарх Ливанов билгеләп...

5-11 сентябрьдә башкалабызда IX Казан халыкара мөселман киносы фестивале булып узды. Анда Русия, Аурупа, Азия, БДБ илләре киночылары төшергән 49 фильм - 20 нәфис, 20 документаль, 9 мультфильм тәкъдим ителгән иде.


Кинофестиваль "Пирамида" мәдәни-күңел ачу үзәгендә тантаналы ачылыштан башланып китте. Кичәне алып баручыларның берсе, Русиянең халык артисты Аристарх Ливанов билгеләп үткәнчә, Казан кино фестивале беренче еллар белән чагыштырганда, һәм катнашучы фильмнар, һәм кунакка килергә теләк белдергән кино әһелләренең саны ягыннан 2 мәртәбә үскән. Быел фильмнарның яртысы диярлек - өр-яңа кинофильмнар. Танылган актер берничә ил режиссерлары, операторлары, артистлары бергәләшеп төшергән кинофильмнарның елдан-ел артуы җәһәтеннән дә куанычын белдерде.

Аннары милли киемнәрдән киенгән чибәр туташлар фестивальдә үз иҗатларын танытырга теләгән илләрнең әләмнәрен алып чыкты. Шуннан соң Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сүз алды.

- Дөньяда кинофестивальләр 2 меңләп исәпләнә, ә мөселман киносы фестивале - бердәнбер, - дип башлады ул сүзен. - Безнең максат - милли кинематографны торгызу, илебез кино сәнгате үсешенә үзебездән өлеш кертү. Быел жюрине танылган сценарист һәм режиссер Карен Шахназаров җитәкли. Ул үзе православие дине вәкиле. Бу хәл фестивалебезнең бөтен дөньяга ачык булуын күрсәтәдер, минемчә. Үткәрә башлаган елларда кинофестиваль байтак сораулар тудырган иде. Нәрсә ул мөселман киносы фестивале? Киноны, яисә бүтән төр сәнгатьне дингә, яки милләткә карап бүлү дөресме? Бу фестиваль кино сәнгате офыкларын тарайтмасмы, дигән сорау алдында аптырап калды кайберәүләр. Әмма бу шөбһәле уйлар, кинофестивалебезгә карата шик белдерү тарихта калды, чөнки күренә ки, бу чара, киресенчә, дөньяны күзаллавыбызны киңәйтә төште, моңа кадәр кайбер илләр безнең өчен ябык булса, фестивальгә килгән вәкилләр аша без андагы хәл-вакыйгаларны күреп, ишетеп белдек һәм күпләребез дөнья тарихын яңабаштан күздән кичереп, үзләре өчен хакыйкать ачкандыр.

Аннан соң фестивальнең президенты, Русия Мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин сүз алды.

- Без бер-беребезне танып белер өчен төрле-төрле итеп яратылган. Ә Казан кино фестивале танып белүгә ярдәм итә, - дип искәртте ул үз чыгышында.

Быелгы фестивальнең программасы белән танышканнан соң, "Москва слезам не верит", "Любовь и голуби" кебек илебез кино сәнгатенең "алтын фонды"на кергән фильмнарның режиссеры, Русиянең халык артисты Владимир Меньшов сәхнәгә чыкты.

- Фестивальдә сүз Ислам дине турында гына бармый, биредә үзәктә кешелек кыйммәтләре тора, ә алар бөтен диннәрдә дә бер үк төрле диярлек - мәхәббәт, сабырлык, изге ният, саф күңел һ.б., - диде ул. - Мин үзем мөселманнар арасында, Әзәрбәйҗанда дөньяга килгәнмен, ярым мөселман Әстерхан шәһәрендә татар дусларым белән аралашып буй җиткездем. Шуңа күрә православиегә хыянәт итмәсәм дә, миндә билгеле бер дәрәҗәдә Ислам диненә тартылу да бар. Һәрхәлдә, мөселман киносы фестивалендә мин үземне чит, ят түгел, үз кеше итеп тоям.

Билгеле булганча, Казан кинофестивалендә мультфильмнарга да, балалар турындагы киноларга да зур игътибар бирелә. Шуңа күрә режиссер, сценарийлар авторы, продюсер, совет чоры кинематографында барлыкка килгән атаклы фильм персонажлары - Петров һәм Васечкинның "атасы" Владимир Алениковның кунакка чакырылуы бер дә гаҗәп түгел иде.

- Кызганыч ки, бүгенге көндә илебездә балалар киносы кризис кичерә. Балаларыбыз менә инде 20 ел чит ил киноларында тәрбияләнә. Казан кинофестивалендә нәни тамашачыларга аерым игътибар бирелү дәүләтебезнең дә, сәнгатьнең дә балаларга йөз белән борыла башлавын искәртә, - дип, әле борчылып, әле шатланып сөйләде режиссер.

Фестивальне ачу тантанасында онытылмас очрашулар байтак булды. Шундыйларның берсе - һәм өлкәннәр, һәм балалар яратып карый торган Простоквашино авылы һәм анда яшәүчеләр турындагы мультфильм персонажларын сөйләмле иткән, легендар "Ирония судьбы, или С легким паром" фильмында катнашкан актриса, Русиянең халык артисты, "Моссовет" театры артисты Валентина Талызина. Шунысы кызык, үзенең шәҗәрәсен төзегәндә, Валентина түти XVI гасырда бер татар морзасының православие диненә күчеп, Яков Талызин исемен алуын ачыклаган. Димәк, Валентина Талызина да фестивальдә үз кеше.

Быел бөек балет артисты Рудольф Нуриевнең 75 еллыгы уңаеннан фестивальдә аның турында берьюлы 2 фильм - Фәрит Дәүләтшинның "Рудольф Нуриев. Ватан белән хушлашу" һәм Татьяна Малованың "Рудольф Нуриев. Мятежный демон" күрсәтелде. Шул уңайдан фестивальгә танылган балет артисты һәм режиссер Андрис Лиепа үзе килде.

Фестивальнең жюри рәисе, танылган режиссер, сценарийлар авторы, продюсер, "Мосфильм" киноконцерны генераль директоры Карен Шахназаровны тамашачы алкышларга күмеп каршы алды.

- Казан кинофестивале Русиянең православие һәм Ислам диннәре чәчәк аткан иң эре илләрнең берсе булуын тагын бер кат дәлилли, - диде ул. - Татарстан - Русиядәге Ислам дине бишеге. Ә татарлар - Ислам динен бернинди көчләүләрсез, үзләре теләп кабул иткән халыкларның берсе. Шуңа күрә дә бүтән диннәргә карата ихтирамлы һәм түземдер алар. Фестивальдә бер тема да тыелмаган, иң мөһиме ул әхлаклы ачылсын. Ә әхлаклы фильмнарны акыл белән, мантыйкка таянып түгел, фәкать йөрәк белән бәяләргә кирәк. Без - жюри шулай эшләрбез дә.

Казан мөселман киносы фестивале быел да тирән уйлар уятты, нык тәэсирләндерде һәм хисләндерде. Русия режиссеры Максим Панфилов үзенең "Иван сын Амира" фильмында чит халыкларга, чит диннәргә ихтирам темасын үзенчә яктырткан. Анда ире Иванны сугышта шәһит киткән дип белгәннән соң ике балалы яшь хатын үзбәккә кияүгә чыга, аларның уртак балалары туа. Көтмәгәндә исән-имин иленә кайтып ирешкән Иван хатынын үзбәк баҗасыннан алып китә, әлбәттә, һәм уртак улларын авырлык белән булса да якын итәргә өйрәнә. Бу фильм бик күпләрне уйланырга мәҗбүр иткәндер. Менә син, мәсәлән, укучым, татар агае Гайнетдин, ди. Сөекле Мәрьямең, сине үлде дип белеп, урыс Иванына кияүгә чыкты, ди. Син хатыныңны кичерә, аның салам төсле чәчле, зәңгәр күзле, коеп куйган урыс малаен ярата алыр идеңме? Әйе, баҗаң Иван моннан берничә гасыр элек дәүләтеңне тартып алган, сине күптөрле эзәрлекләүләргә дучар иткән. Икенче яктан караганда, син сугышта һәлак булган исәпләнгәндә, ул синең ике балаңны ач үлемнән саклап калган бит. Ә синең хөрмәткә Гайнетдин исеме кушылган урыс баласының бөтенләй дә гаебе юк ләбаса!

Ә менә АКШ режиссеры Пол Курти диннәр, халыклар темасы тирәсендә бүтән төрле сюжет корган. Син, укучым, аның "Право на любовь" фильмындагы герое кебек чит милләт, чит өммәт кешесенә гашыйк була алыр идеңме? Ярата алсаң, сөеклеңнең гаиләсе белән татулыгын саклау хакына аннан бөтенләйгә баш тарта алыр идеңме?

Бөтен фильмнар да милләт һәм дин турында гына түгел, әлбәттә. Төркия режиссеры Рәшит Челикезер, мәсәлән, үзенең "Кэн (Җан)" исемле фильмында ирләр-хатыннар мөнәсәбәтен, балалар язмышын үзәккә куйган. Менә син, укучым, нәсел калдыруга сәләтсез бер ир, ди. Әмма синең кеше алдында үзеңне ир буларак бик тә раслыйсың килә. Шуңа син хатыныңны 9 ай буе ясалма корсак белән интегеп йөрергә мәҗбүр итәсең, соңыннан исә асрамага алган баланы кешеләргә үзеңнеке дип таныштырасың. Шунда син көтмәгән хәл була - хатының чит баланы ярата алмый, шуннан көн саен ызгыш-талаш китә. Инде нәрсә эшләргә - баладан котылып, хатыныңны мәҗбүр итеп булмый. Шул вакытта син сабыр итәр идеңме, әллә кинофильм герое кебек качып китәр идеңме? Балага 6 яше тулгач кына, ялгыз, мәхәббәтсез тормышның хәтсез кыенлыкларын татыганнан соң гына хатының баланы үзенекедәй яратырга өйрәнәчәк. Шул чакта һәр икесе бик бәхетле булачак. Әмма син әле бу хакта белмисең, шуңа күрә төгәл генә җавап бирүе дә кыендыр.

Фестивальдә документаль фильмнар да бик кызык иде. Иран режиссеры Риза Мәҗлеси, мәсәлән, "Этник туй" кинофильмы белән таныштырды. 13 кинофильмнан торган бу шәлкем Иранда яшәүче халыкларның туй йолаларын тасвирлый. Казанда аларның икесе генә тамашачыга ирештерелде. Аларны төшерүдә 8 режиссер катнашкан. Риза әфәнденең сүзләренә караганда, Иранда күпчелек туй йолалары бүген дә үтәлә. Фильмнар бюджетының 90 процентын дәүләт, 10 процентын режиссер күтәргән. Фильмнардагы матурлык сокландыра. Бу сиңа көмешкә чөмереп, частушка акыру түгел инде. Гомумән, фильмны карагач, күп тамашачы уйга калгандыр. Русиядә дә ничаклы милләт вәкиле гомер кичерә. Ни өчен бездә дә аларның борынгы йолалары барланмый икән? Туй - ул яңа тормыш башы. Ә без зәңгәр экраннар алдына җыелып, Малахов белән бергә "Пусть говорят" тапшыруындагы геройлар язмышын чәйнәп, үзләрен бөтен илгә мәсхәрә итеп, яшьлекләре белән кылган бер хаталары өчен шул кеше тормышларын, кеше язмышларын җимерергә гадәтләнеп барабыз. Мәсәлән, әле күптән түгел генә атасы-анасы, баласы - чагасы телевизор экраннары алдында көнбагыш чиртә-чиртә, бер авыл кызы тапкан баланың атасы кем булуын гөманлап утырдык. Шул көенчә яшәп, әле үзләребез туй йолаларын күтәреп, тормышны, яшәешне данлаучы, яулыклы, намазлы, тәһарәтле, иманлы кавемнәрне экстремист, ваһһабчы, террорчы дип мәсхәрәлибез. Әйтерсең зәңгәр экраннар аша миллионлаган халыкның күңелен үтерү террорчылык түгел! Яисә бүтән мисал. Иранлылар яшәешкә мәдхия җырлаганда, Русия телевидениесендә ахырзаман турында ялганга, уйдырмага корылган, сай фикерле исәпсез-сансыз документаль фильмнар чыга тора.

Матис Бассонның "Путь золотого динара" фильмы да (Испания, Катар) бик гыйбрәтле булды. Анда кәгазь акча адәм баласын алдау, финансистларны баету өчен уйлап чыгарылган, безгә кичекмәстән алтын, көмеш акчага кайтырга кирәк, дигән фикер үткәрелде. Төркия, Малайзия премьер-министрлары, Марокко короле бу мәсьәләгә үз илләрендә җитди игътибар биргән инде. Әмма гади кешеләр әлеге вәзгыятьтә нәрсә эшли ала соң? Беренчедән, кредитлар алып, банклар чәчәк атуга юл куймаска, юрганыңа карап аяк сузып яшәргә өйрәнергә кирәк. Ә кәгазь акча җыеп алданмас өчен аларны алтын, көмешкә алыштыру бик отышлы булыр. Ислам банкы төшенчәсе исә утопия, ди фильм герое, чөнки процент рәвешендә керем килеп тормаса, банк яши алмый, һәм аның асылы ук золымга корылган.

Язманы иранлы Мостафа Хосрәвә төшергән "Пешка Е4" документаль фильмы белән тәмамлыйсы килә. Анда 1980 елда Иран-Гыйрак сугышында яраланып сукыр калган бер бабай турында гыйбрәтле тарих бәян ителә. Хәерчегә җил каршы, дигән кебек, 2010 елда машина бәргәннән соң, аксак булып та кала әле ул. Ә 1989 елда Иран башлыгы шахмат уенын комарлы түгел дип танып, рәсми рәвештә рөхсәт иткәннән соң, ул җитди рәвештә шахмат уйнарга өйрәнә башлый. Нәтиҗәдә, 5 сәгать 40 минут дәвамында Карпов белән ничьяга уйный. Ә Каспаров кампитр белән уйнап, аның тарафыннан җиңелгәннән соң, бу бабай Каспаров уенны тигез исәп белән тәмамларга мөмкин иде, дип дәлилләп язып чыга. Аның фикеренә белгечләр дә кушыла. "Шахмат уены 3 өлештән тора, - ди бабай. - Башта уенчы һөҗүмнән сакланырга өйрәнә, икенче өлештә үзе стратегия кора башлый. Иң мөһиме соңгы өлеш. Уенның азагы һәрвакыт әйбәт тәмамланырга тиеш, югыйсә, алдарак тырышуларның бер мәгънәсе дә калмаячак". Шулай яши-яши бабай үз акчасына йорт та сала, өйләнә дә. "Инвалидмы син, түгелме, берәүгә дә мөһим түгел", - ди ул.

Шулай, тормыш та шахмат уены кебек. Акчаңны банкка саласыңмы, алтынга әйләндерәсеңме, киң, яисә тар күңелле буласыңмы, диннәргә, милләтләргә ихтирамлы, түзем буласыңмы - һәрнәрсәне үзең сайлыйсың. Иң мөһиме - ахыры хәерле булсын, чөнки кыямәт көнендә, бу гамәлне кылырга сине нәрсә этәрде, дип беркем дә сорамаячак. Шуңа күрә тормыш уенында оттырмаска иде. Ә җиңәргә мөселман киносы өйрәтә.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

.Кинофестивальдән күренешләр.

Шамил АБДЮШЕВ фотолары.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: