Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

ТӨНЬЯК БАШКАЛАДА КИТАП ХӘЗИНӘСЕ

Петербургтагы Россия Милли китапханәсе - дөньядагы иң зур китап мәгарәләре бишлегенә керә, аның фондларында гасырлар буе тупланып килгән гаять зур байлык - 38 миллионга якын данәдә китап, газета-журнал нөсхәләре саклана. Китапханәнең "Путеводитель по Императорской публичной библиотеке" белешмәсендәге 1916 елгы бер искәрмә игътибарга лаек. Анда рус телендә "Көнчыгыш бүлеге Россия татар...

Петербургтагы Россия Милли китапханәсе - дөньядагы иң зур китап мәгарәләре бишлегенә керә, аның фондларында гасырлар буе тупланып килгән гаять зур байлык - 38 миллионга якын данәдә китап, газета-журнал нөсхәләре саклана. Китапханәнең "Путеводитель по Императорской публичной библиотеке" белешмәсендәге 1916 елгы бер искәрмә игътибарга лаек. Анда рус телендә "Көнчыгыш бүлеге Россия татар матбугаты әсәрләренең гаять тулы составы белән мактана ала, бүлек Казанның үзендә дә булмаган сирәк басмаларга ия; татар, әрмән һәм грузин телләрендәге вакытлы матбугат бүлектәге китапларның иң мәртәбәле өлеше булып тора," - дип язылган.
Россия Китапханәсенең милли әдәбият бүлеге мөдире Шушана Жабко әйтүенчә, бу мәгърифәт йортында хәзерге вакытта да Россиянең төрле шәһәрләре басмаханәләрендә XVII гасырдан алып татар телендә гарәп, латин, кирилл графикаларында нәшер ителгән 40 мең исемдә китап һәм 200 төрдә журнал, җәмгысе миллион ярым данәдәге басма бар. Алар арасында сәнгатебезгә, мәдәниятебезгә, тарихыбызга кагылышлы сирәк очрый торган, бик тә кадерле ядкәрләр, башка бер генә китапханәдә дә, хәтта Казанның үзендә дә табып булмый торган мәҗмугалар, газета-журналлар шактый. Дөньяның төрле почмакларында - Казан, Самара, Уфа, Әстерхан, Санкт-Петербург, Пермь, Тубыл, Оренбург, Мәскәү, Томск һәм башка калаларда дөнья күргән татарча басмаларның нөсхәләре шушы китап йортына туплап барылган. Шулай ук 1908-1917 елларда Оренбургта басылган "Шура" журналының тулы төпләнмәләре дә Петербургның баш китапханәсендә саклана. Укучыларны да нәкъ менә революциягә кадәр басылган китаплар, матбугат аеруча кызыксындыра.
Россия Милли китапханәсе фондында сакланучы татар телендәге китаплар арасында иң борынгысы 1779 елга карый.
Ул - Россия империясенең губерналар белән идарә итү өчен учреждениеләре турында Екатерина II Указы. Бу басма тирәсендә бәхәсләрнең хәзергәчә тынып торганы юк. Чөнки бу Указны Әзәрбайҗанның беренче басма китабы исемлегенә дә керткәннәр. Күренекле галим, татар китабы белгече Әбрар Кәримуллин исә "У истоков татарской книги" дигән хезмәтендә Екатерина II фәрманы белән манифестның татар телендә язылуына дәлилләр китерә.
Фондта урта гасыр әдәбияты үрнәкләрен күрергә мөмкин. Әйтик, 1845-1854 елларда Казанда нәшер ителгән "Бакырган китабы", "Хәким ата китабы", Мөхәммәт Чәләбинең "Мөхәммәдия"се, "Насихат әс-салихин", Сөләйман Бакырганиның 1856 елда Казан университеты басмаханәсендә дөнья күргән "Ахырзаман китабы", Җамалетдин Бикташиның "Фәзаилеш-шөһүр"е - шундыйлардан.
Китапханәдә шулай ук тәр­җемә хезмәтләр дә хәтсез. Әйтик, Каюм Насыйриның төрек теленнән тәрҗемә иткән "Кырык вәзир" (Казан, 1868), Усман Әләушаның "Әмали" китабының татар телендәге басмасы мәгърифәтчеләребезнең башка халыклар әдәбиятына игътибар итүе турында да сөйли.
Әлбәттә, фондта гарәп имлясындагы дини китаплардан тыш, дәреслекләр, әлифбалар, фәнни һәм дөньяви хезмәтләр дә күп. Алар арасында иң әүвәл игътибарны Казанда бертуган Кәримовлар басмаханәсендә дөнья күргән "Мөкаммәл хайванат атласы" җәлеп итә. Билгеле ки, Николай Ильминскийның "Учебник русского языка" (Казан, 1850), Александр Троянскийның "Краткая татарская грамматика"сы, Мирсалих Бикчуринның "Начальное руководство к изучению арабского, персидского и татарского языков", "Русско-татарская азбука", Гаделша Ваһаповның "Самоучитель для русских по-татарски и для татар по-русски", Салихҗан Кукляшевның "Татарская хрестоматия"се дә үз заманы өчен популяр һәм иң кирәкле уку әсбаплары булгандыр.
Татар халкының сәнгатенә, мәдәниятенә кагылышлы басмалар аеруча кызыклы кебек. 1915 елда "Аң" басмаханәсендә нәшер ителгән "Альбом: санаигы нәфисә мәҗмугасы", Оренбургта Мөхәммәтфатих Кәримов типографиясендә дөнья күргән "Сәнгатьнең бер үрнәге: пыялага язу ысулы" мәҗмугалары рәсемнәр катнаш бизәп бирелүе белән дә игътибарны җәлеп итә. 1915 елда Наманган шәһәрендәге "Исхакыя" басмаханәсендә чыгарылган "Танылган җырчы Камил Мотыйгыйның концерт программасы, яки Либретто"сы исә җырчының зур портреты булуы белән истә кала. Милли әдәбият бүлегендә шулай ук 1914 елда Камил Бәширов әзерләгән һәм нәшер иткән "Казан - кесәдә" дигән белешмәлек һәм юл күрсәткеч китапчыкны да күрергә мөмкин. Биредә бертуган Кәримовлар сәүдә йортының Оренбургтагы бүлекчәсендә чыгарылган граммофон һәм патефонда уйнату өчен татар җырлары тәлинкәләренең тулы каталогы да саклана. Ә инде бүлектә 1841 елда Казанда Рәхмәтулла Әмирханов нәшер иткән "Гөррә-намә" (беренче басма календарь), гарәп имлясында чыгарылган өзмә һәм аерым тема буенча әзерләп нәшер ителгән календарьларда гаять кызыклы мәгълүматларны табарга мөмкин. Алар ул елларда татар халкы өчен журнал ролен дә үтәгән.
XVIII-XIX гасырларда шәхси басмаханә тотучылар да шактый була. Шуларның берсе - Санкт-Петербургта яшәгән Ильяс морза Бораганский. Анда Мөхәммәтфатих Мансуриның Әсбабе хисаб "Учебник по математике для начальных классов", Мөхәммәтсафа Галимовның "Полезные наставления", Фатих Кәриминең "Ауропа сәяхәтнамәсе" кебек хезмәтләре дөнья күргән.
Петербург язучы-публицист, нашир, җәмәгать эшлеклесе Габдерәшит Ибраһимов исеме белән дә бәйле. Үз заманында аның 1906 елда чыккан "Самостоятельное управление или Автономия" дигән китабы зур тавыш-гауга кубуга да сәбәпче була. Автор анда 1905 елның 17 октябрьдәге мәгълүм манифест патша бюрократиясенең дәүләт белән идарә итәргә сәләтсез булуын күрсәтүе, Россия мөселманнарының илдәге инкыйлаб халәтеннән файдаланып калырга һәм үзләренә мәдәни автономия бирелүенә ирешергә тиешлекләре турында язылган була. Габдерәшит казый мөселманнарны барлык милләтара бәхәсләрне онытып торырга, бергәләп Дәүләт Думасында үз мәнфәгатьләрен якларга чакыра. Басма нәшер ителгәч, аның барлык данәләре конфискацияләнә, авторның үзен судка бирәләр. Ул шуннан соң озын сәяхәткә кузгала, күп шәһәрләр һәм илләр аша узып, Япониягә барып чыга. Әмма Санкт-Петербург китапханәсендә шушы вакыйга турында искә төшереп торучы бу мәҗмуга сак­ланып калган.
Габдерәшит Ибраһимов шулай ук "Миръат", "Өлфәт", "Әт-Тилмиз", "Нәҗат" журналларын нәшер итә. Ул бу матбугат сәхифәләрендә дә империянең мөселман халыкларын берләшергә, үз хокук­ларын һәм ирекләрен якларга өнди.
Бүлек татар телендә нәшер ителгән газета-журналларга аеруча бай. Әлбәттә, китапханәчеләрнең үзләренә дә, укучылар өчен дә иң кадерлесе - ул Октябрь инкыйлабына кадәр дөнья күргән газета-журналлар. Алар арасында бертуган Шакир һәм Закир Рәмиевләр химаясендә һәм Ризаэддин хәзрәт Фәхретдин мөхәррирлегендә чыккан "Шура" иҗтимагый-мәгърифәти һәм әдәби публицистик басмасының, "Аң" әдәби-нәфис журналының тулы төпләнмәләре саклана. Шулай ук педагогик юнәлешендәге "Мәктәп", "Мөгаллим", балалар өчен нәшер ителгән "Балалар дөньясы" журналлары, "Ак юл" һәм "Әд-дин вә әл-әдәп", "Дин вә мәгыйшәт", "Ислам мәҗәлләсе" кебек дини матбагаларда татар халкының әдәп-әхлак кагыйдәләре, гореф-гадәтләре, дини бәйрәмнәре, үткәннәре һ.б. турында бай мәгълүмат тупланган.
Беренче татар газетасы "Нур" (редакторы - Гатаулла Баязитов)һәм шулай ук Санкт-Петербургта чыгарылган "Борхане тәрәккый", "Корылтай", "Ил", "Өлфәт", "Сибирия", "Мизан", "Хак" газеталары һәм шул елларда Казан, Самара, Томск, Уфа, Новосибирск, Астрахань, Пермь, Петропавловск, Оренбургта нәшер ителгән башка басмалар аеруча еш укыла. Әмма 1990 елларда кайбер газеталарның даими чыкмавы сизелгән һәм аларның китапханәгә җибәрелүендә өзеклекләр булган. Китап мәгарәсендә бу еллар басмалары да кадерләп саклана икән. "Аларда шул көннәрнең вакыйгалары, татар халкының тарихы чагылыш тапкан", - ди бүлек мөдире.
Китапханәдәге татар газеталары фонды аеруча тиз арта. "Фонд бүгенге көндә дә Татарстанда басыла торган барлык газета-журналларны алдыра. "Казан утлары", "Гасырлар авазы", "Безнең мирас", "Фәнни Татарстан", "Фән һәм тел", "Идел", "Татарстан", "Мәйдан" кебек журналларны, "Мәдәни җомга" атналык газетасын укучыларның аеруча еш соравы мәгълүм. Күптән түгел китапханәгә "Самара татарлары", "Нижгар татарлары" журналлары да килә башлады", - дип сөйли Шушана Жабко. Аның әйтүенчә, бүлектәге заман матбугаты һәм әдәбияты белән күбрәк өлкән яшьтәгеләр кызыксына. Китап­ханә Санкт-Петербургтагы татар җәмгыяте белән дә тыгыз элемтәдә эшли, танылган милләттәшләребезгә һәм татар дөньясына кагылышлы әһәмиятле даталар да игътибарсыз калмый.
Китапханәгә бүгенге көннәрдә басылган китаплар да тулысынча диярлек килеп тора. Алай гына да түгел, милли телләрдәге китап­лар бүлегенә даими килә торган басмалар арасында иң күбесе элеккечә үк - татар телендә нәшер ителгән томлыклар, җыентыклар, мәҗмугалар. Алар арасында дәреслекләр, сүзлекләр, дини һәм нәфис әдәбият, тарихыбызга караган басмалар, балалар өчен китаплар төп урынны алып тора. Бүлек мөдире шулардан галим Мирфатыйх Зәкиевнең "Синтаксический строй татарского языка", татар китабына багышлап чыгарылган "Татарская книга" альбомын, мәшһүр драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллин турында җыентыкны, шагыйрь Ренат Харисның "Без кунакка барабыз" поэмасын атап үтте. Казан университетының 200 еллыгына багышлап чыгарылган "По пути вечной любви" дигән истәлекләр басмасындагы рәсемнәрдә бик күпләр үзләренә белем биргән укытучыларын танып ала икән.
Китапханә хезмәткәрләре укучылардан, авторлардан бүләк итеп бирелгән басмаларны да бик шатланып кабул итә. Әйтик, Россия мөфтиләр советы рәисе, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, шәех Равил Гайнетдиннең "Введение в шариат" китабы бүлеккә бүләк буларак килеп кергән.
Китап мәгарәсенә яңа кабул ителгән мәҗмугалар, басмалар эшкәртелеп электрон каталогка кертелә бара. Бу исә укучыга китапханә фондлары белән танышу өчен бик уңай.
Бүлек хезмәткәрләрен Татарстанда нәшер ителгән кайбер китапларның килеп җитмәве дә борчый. Мисал өчен, Россия Милли китапханәсенә Рәис Дау­товның "Балачак әдипләре" дигән биобиблиографик белешмәсенең 4 нче томы гына килеп кергән. Бүлек шулай ук "Хөсәен Фәезханов" документаль-биографик җыентыгын да ала алмаган. Татарстаннан Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга багышланган "Хәтер китабы"ның 26нчы томы гына китапханә киштәләренә килеп эләккән.
Россия Милли китапханәсе хезмәткәрләре бүлекнең гаять бай татар фондын өйрәнү һәм тасвирлау һәм библиографиясен төзү буенча даими эш алып барса да, гарәп имлясындагы басмалар буенча эш әлләни мактанырлык түгел. Бүлек бу җәһәттән китап белгечләрен һәм галимнәрне көтә, Татарстандагы хезмәттәшләрен - Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге археографларын бергәләп эшләргә чакыра. Басмаларны эшкәрткәндә, фамилияләрне төрлечә уку, бүлектә библиографик күрсәткечләр булмавы да эшне беркадәр катлауландыра икән. Бу мәсьәләдә Исмәгыйль Рәмиев һәм Рәис Даутовның «Литературный словарь: краткий справочник по дореволюционной татарской литературе и культуре» дигән белешмәсе бүлек хезмәткәрләренең өстәл китабына әверелгән. Китапханәчеләр «Татарская периодическая печать начала 20 века» библиографик күрсәткечен әзерләгән галимнәр Рашат Гайнанов, Фәрит Шәкүров, Раиф Мәрдәновка да бик рәхмәтле. Бүлек мөдире искәрткәнчә, алар Татарстан Милли китапханәсе чыгарып килә торган "Татарстан" әһәмиятле һәм истәлекле даталар календарен да бик теләп кулланалар.
Шул ук вакытта Шушана Жабко кайбер кыенлыкларга карамастан, милли әдәбиятлар бүлегенең татар фонды шактый әйбәт өйрәнелгән булуын да искәртә. Чөнки анда һәрвакыт татар телен әйбәт белгән кешеләр хезмәт куйган. Әлбәттә, биредә баш китапханәче, бүлек мөдире булып 45 ел дәвамында филология фәннәре кандидаты, китап белгече, күп кенә мәкаләләр, мәҗмугалар авторы Энҗе Сәгый­дованың эшләве дә әһәмиятле роль уйнаган. Ул үзе чыгышы белән бик затлы гаиләдән. Аның әтисе - "Шималь ягы" газетасы наширы, журналист Кәрим Сәгый­дов. Энҗе ханым - танылган тел галиме Галимҗан Шәрәфнең бертуганының кызы да. Кайбер мәгъ­лүматлар буенча Сәгыйдовлар гаиләсе Габдулла Тукай белән дә дустанә мөнәсәбәтләрдә булган, аралашып, хәбәрләшеп яшәгән.
Татар галимнәре, китап белгечләре, китапханәгә килгәндә, иң әүвәл Энҗе Кәрим кызы янына керә торган булган. Нәкъ менә Энҗе ханым китапханәләргә газета-журнал нөсхәләре даими тапшырылмый башлаган 90нчы еллардагы татар фондын тулыландыруга зур өлеш кертә, биредә хәтта татар телендә дөнья күргән район газеталарына кадәр туплап барыла.
Э.Сәгыйдова татар, башкорт, үзбәк, фарсы, таҗик, төркмән, казах, кыргыз, гарәп, инглиз, француз, немец, фин телләрендә иркен аралашкан. Шуңа да милли әдәбият бүлегенә килүче барлык милләт вәкилләренә дә һәрвакыт ярдәм иткән. Энҗе ханымның иң зур хыялы милли әдәбиятлар фонды өчен аерым бина төзелүе һәм Санкт-Петербургта Габдулла Тукайга һәйкәл куелуы була. Галимә үзенең шагыйрьнең Галимҗан Шәрәфкә үз кулы белән язылган хатын Казанга алып кайтып бирә алуына чиксез куана. "Безнең гаиләдән татар мәдәниятен баету җәһәтеннән бер кечкенә генә өлеш булсын", - дип белдерә ул бер язмасында.
Милли әдәбиятлар бүлеге еш кына татар басмаларыннан күргәзмәләр әзерләүне гадәт иткән. 2012 елдагы "Татар халкы тарихы буенча яңа басмалар", "Галимҗан Баруди исемендәге һәм Мөхәммәдия һәм мәдрәсәләре", "Казан утлары" журналына - 90 ел", 2013 елдагы "Тарих сәхифәләрендә - күренекле хатын-кызлар", "Казан ханлыгының бар ителүенә 575 ел" дигән күргәзмәләр петербурглыларда зур кызыксыну уятуы белән истә калган. Төньяк башкала нашир һәм дин белгече Гатаулла Бязитовны, вафатына 100 ел тулу уңаеннан, зурлап искә алган, шәһәрдә төрле чаралар үткәрелгән. Китапханәнең татар фонды да материаллар белән аларны уздырырга булышкан, Г.Баязитовның иҗатына багышлап күргәзмә дә әзерләгән. Быел исә петербурглылар "Татар халкының тарихы, мәдәнияте һәм әдәби мирасы" дигән күргәзмә белән танышкан.
Россия Милли китапханәсенең татар фондында 200 ел дәвамында тупланган рухи байлык, татар китаплары - милләтебез, галимнәребез өчен дә зур хәзинә. Китап белгечләребез, археографлар безнең Октябрь инкыйлабына кадәрге матбугатыбызны, календарьларыбызны, китапларыбыз­ны өйрәнер, тарихыбызга кагылышлы безгә билгеле булмаган сәхифәләрне ачар әле.
Сөембикә КАШАПОВА.
. Санкт-Петербургтагы Милли китапханәнең яңа бинасы.
. Календарьлар.
. Танылган җырчы Камил Мотыйгыйның концерт афишасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев