Мәдәни җомга

Үткән гасырларга тәрәзә

“Һәр кеше үзенең җиде буын бабасын белергә тиеш”. – дигән сүзләр безгә әби-бабаларыбыздан әманәт булып килеп ирешкән. Алар бүгенге вәзгыятьтә аеруча актуаль. Туганлык җепләре шактый какшаган, күрше-тирәләр татарны бүлгәләргә, йолкырга маташкан бу заманда нәсел агачын барлау мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итү белән бергә халкыбызның тарихын нечкәләбрәк  өйрәнүгә дә китерәчәк.


Архив эше буенча Татарстан Дәүләт комитеты дүрт ел элек “Минем шәҗәрәм” бәйгесен үткәрә башлаганда да шушы максат күз алдында тотылган. Әлбәттә, нәсел чылбырларын өйрәнү балалар һәм яшьләр күңелендә  үз халкын ихтирам итү кебек хисләр дә кузгата, буыннар арасындагы гаилә традицияләрен яңартуга да булыша. Моннан тыш шәҗәрә төзүче архив материаллары белән эшләүгә, туган якны өйрәнүгә, тарихи һәм матур әдәбиятны укуга да җәлеп ителә. Шушы көннәрдә Казан мәдәният һәм сәнгать институтының актлар залында “Минем шәҗәрәм-2021” генеалогик тикшеренүләр республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. 
Быел дүртенче тапкыр үтә торган конкурс балаларның яшьләре буенча төрле төркемнәргә һәм номинацияләргә бүлеп үткәрелгән. Анда җидедән 88 яшькәчә нәсел-ыруларын өйрәнүчеләр үз эшләрен тәкъдим иткән. “Минем шәҗәрәм” бәйгесендә катнашучылар саны да елдан-ел арта буруы да күңелле хәл. Әйтик, узган ел бәйгегә 150ләп эш җибәрелгән булса, быел анда 212 кеше катнашкан. Конкурска күп шәҗәрәләр Казаннан һәм Татарстан районнарыннан тәкъдим ителсә, шактый эшләр Самара өлкәсеннән, Пермь краеннан, Чувашстан республикасыннан да килгән. “Арада бик кызыклылары бар. Минем үземне I-IV сыйныф укучыларының эшләре аеруча хәйран итте. Әлбәттә, аларга әти-әниләре булышкан. Әмма шул ук вакытта анда баланың үз кулы да чагылып китә. Алар шәҗәрәләрне ясаганда картоннарны кискәннәр, ябыштырганнар, әби-бабаларының исемнәрен язганнар. Жюри да шәҗәрәне эшләгәндә, баланың да катышуын күрә. Ул нәсел агачындагы әби-бабаларының исемнәрен, кайсының кайда эшләгәнен, кем булганын  белә икән, бу да мактауга лаек. Ул гаилә элгәрләре белән горурлана. Безнең өчен балаларның үз әби-бабаларын белеп үсүе әһәмиятле, ул кайчан да булса  борынгы бабаларының батырлыгын кабатларга, алар алып барган игелекле гамәлләрне, тардицияләрне дәвам итәргә тырышачак. Бу инде киләчәгебезнең нык булырына өмет тә уята”, - диде Архив эше буенча Татарстан Дәүләт комитеты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова. Шәҗәрәләрдә еш кына хаталар да киткәли. Әйтик, гарәп имлясында язылган исемнәрдә хәрефләрнең белеп укылмавы, буталуы кебек ялгышлар, “Ревизские сказки”, метрика  китапларын дөрес куллана белмәү нәтиҗәсендә килеп туган хаталар еш кабатлана. 
Хәзер инде нәсел-ыруны барлау шактый җиңеләйгән. Элекке елларда “Ревизские сказки” кенәгәләренең кайберләре Архив эше буенча Татарстан Дәүләт комитетында юк иде. Алар янгыннар вакытында юкка чыккан. Бүгенге көндә Башкортстан, Оренбург, Ульяновск, Мәскәү борынгы актлар архивларыннан “Ревизские сказки” ның тулы күчермәләрен кайтарта алганнар. Хәзер нәсел-нәсәбе белән кызыксынган кешеләр Татарстан архивының уку залында утырып эшли ала.     
Җиде-сигез яшьлек балалар төркемендә беренче урынны алучылар арасында Арчадан Айзат Ибраһимов та бар. Аның ясаган шәҗәрәсе бик үзенчәлекле. Нәселнең һәр буыны үзара бәйләнгән берәр тартмадан тора. Иң өстәге кечкенә тартмачыкта Айзат үзе, тирәнрәк төшкән саен каплар зурая бара. Бу форманы бала үзе уйлап тапкан, катыргыларны ябыштырып эшләнгән. Ә нәсел тамырларын әти-әнисе белән бергәләп XVII гасырга  кадәр барлаганнар. Айзат үз шәҗәрәсен әйбәт белә. Гаилә бик актив, алар, гомумән, төрле конкурсларда катнашуны күптән үз иткән. “Беренче урынны алгач, бик сөендем”, - ди А.Ибраһимов үзе. 
Лениногорскида яшәүче, нефть чыгару тармагында эшләп, лаеклы ялга чыккан 88 яшьлек Наил ага Сәйдәшев өлкәннәр арасында җиңүче буларак игълан ителде. Наил ага үз ыруы тамырларының җиде буынын тапкан, 1740 елларга кадәр казып төшкән. Нәселнең узган юлы бик катлаулы. Иң борынгы бабалары Кама Тамагы районының Келәнче авылыннан. Нәсел дәвамчылары Идрис белән Гөлчирә революциягә кадәр Семипалатинскида гомер иткән, аларның ике кибетләре булган. Сәйдәшевлар, кулак дип танылып, бар мөлкәтләре тартып алынудан сакланып, Уфага качып кайталар. Наил ага үзе Уфада  дөньяга килгән. “Без Аллаһының барлыгын да әйтергә куркып үстек, мәктәптә укытучыбыз атеист иде. Ул безгә бер төсле әйтә, ә безнең өйдә намаз укыйлар иде”, - дип искә ала ул. 
Кукмара районының Ядегәр гомуми белем бирү мәктәбе IX сыйныф укучысы Ислам Бәшәров “У войны не женское лицо” (“Сугыш хатын-кызлар өчен түгел”) дигән номинациягә видео төшергән. Үсмергә конкурста катнашырга укытучысы тәкъдим иткән. Ислам, темаларның кызыклы икәнен күреп, озакка сузмый гына эшне башлап та җибәргән.  Сюжет эзләп әллә кайларга барасы юк. Әбисе Гөлсемнең авыр кичерешле язмышы фильмнар өчен сюжет булырлык. Ул аны хәтта язгалап та куйган. Ислам ул хатирәләрне эзләп табып укый, шуның нигезендә видеоролик төшерә. Әбисе Гөлсем Бәшәрова сугыш башланганда үсмер кыз була. 15 яше тулган Гөлсемне һәм тагын алты кызны авылдан тимер юлга эшкә алып чыгып китәләр. Эш гаҗәеп авыр, яка тирәсенә эләккән сумала тәннәре буйлап агып төшә. Ирләр дә көч-хәл белән кулга ала торган кувалда-чүкечне күтәрәләр дә, елый-елый сугалар. Шулай җәфаланып, михнәт күреп эшли-эшли Себергә барып җитәләр. Авыр эштән тәмам алҗыган кызлар Себердән качарга ниятлиләр. Җиде кыз Себердән җәяүләп юлга чыга. Төнлә баралар, көндез ташландык корылмаларда, мунчаларда йоклап алалар. Шулай бер ай буе җәяүләп кайталар. Аларны, шушы вакыт эчендә эзләп туган йортларына әллә ничә тапкыр килеп киткән булалар. Әмма авылда озак юанырга туры килми, аларның барысын да яңадан, тимер юлда хезмәт итәргә дип, җыеп алып китәләр. Кызлар, сугыш беткәнче шунда эшләп, Җиңү көне якынлашканда гына кайта. 
Видео сюжеты өчен Гөлсем апа кичергәннәрдән аның белән поездда булган бер вакыйганы сайлыйлар. Сугыштан соңгы ипигә тилмергән елларда гаиләдәге иң олы бала Гөлсемгә Кукмарага барып эшләргә туры килә. Ә Шәмәрдәндә берсеннән берсе кечкенә дүрт туганы бар. Кыз үзенең паекка биргән ипиләрен җыеп бара, атна ахырында шуларны эне-сеңелләрен ашату өчен өенә алып кайта. Бер тапкыр поездда туганнарына дигән паекларны алып кайтып барганда, кызга бер юлбасар ташлана. Инде нишләргә? Ипине дә сакларга, исән дә калырга кирәк. Поездлар ул вакытта хәзерге кебек кызу бармый. Кыз юлбасарны поездан тибеп төшерә, үзе ул торып киткәнче карап кала... Гөлсем апа тормышка чыгып сигез бала үстергән. Бүген ул авылда иң хөрмәтле кешеләрнең берсе, кадерле әни, әби. Видеороликта вакыйгалар агышын биргәндә әбисенең хатирәләрен Ислам үзе укый. Жюри исә аны беренче урын белән бәяләде.  
Актлар залы фойесында конкурста җиңүчеләр һәм призерларның ясаган шәҗәрәләреннән күргәзмә дә оештырылган иде. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: