Мәдәни җомга

ТИМЕР СИМФОНИЯСЕ

Тимергә бизәк сугу сәнгате борынгы чорлардан ук билгеле. Гүзәл нәкышлы тимер савыт-саба, йорт кирәк-яраклары, сугышчыларның хәрби киемнәрен музей экспозицияләрендә күрергә мөмкин. Бу сәнгать төре озак вакыт, күп көч куюны сорый. Шуңа күрә вакыт тәгәрмәченең тизлеге арткан, адәм балалары җиңелрәк ысуллар белән кәсеп итәргә өйрәнгән саен, тимергә төшерелгән бизәкләр һаман сирәгәя...

Тимергә бизәк сугу сәнгате борынгы чорлардан ук билгеле. Гүзәл нәкышлы тимер савыт-саба, йорт кирәк-яраклары, сугышчыларның хәрби киемнәрен музей экспозицияләрендә күрергә мөмкин. Бу сәнгать төре озак вакыт, күп көч куюны сорый. Шуңа күрә вакыт тәгәрмәченең тизлеге арткан, адәм балалары җиңелрәк ысуллар белән кәсеп итәргә өйрәнгән саен, тимергә төшерелгән бизәкләр һаман сирәгәя барды. Совет чорында тимер нәкышларны монументаль-бизәү сәнгатендә очратырга була иде әле. Ил таркалып, җәмгыять асты-өскә килгәч, рәссамнарга дәүләт заказлары кимеде, шул исәптән тимергә басып бизәк төшерү сәнгате дә йортлар бизәлешендә кулланылмый башлады.
Бу сәнгать төре үлде дияргә була. Ул фәкать аерым осталарның иҗатларында гына сакланып калды. Шундый осталарыбызның берсе - Александр Иванов бу матавыклы, авыр, шул ук вакытта матур сәнгать белән яшь чагыннан ук мавыга. Түбән Кама шәһәре химкомбинатының Г.Арчуашвили җитәкчелегендәге иҗат төркеме остаханәсендә ул беренче тапкыр бизәк сугып карый. Сигез рәссамнан торган бу төркем химкомбинат һәм шәһәр буйлап бизәү эшләре башкара торган була. Кемдер буяулар белән рәсем ясый, кемдер агачка бизәк уя, араларында тимер белән эш итүчеләр дә була. Совет заманында шундый иҗат төркеменең эшләве бер дә гаҗәп түгел. Әмма сәнгать буенча махсус белеме дә булмаган керәшен егете анда ничек килеп эләккән соң? Бервакыт рәссамнар бер кибеттә мозаика ясый икән. Александр аларга ярдәм итәргә алына. Төркемнең җитәкчесе егетнең эш сөючәнлеген күреп аны остаханәләренә чакыра, үзенә аерым өстәл, эш кораллары бирә һәм күңеле кайсы сәнгать төренә тарта, шуның белән шөгыльләнергә мөмкинлек тудыра. Армия сафларында хезмәт итеп кайткан Александр янгынга каршы инспекциядә инструктор булып эшләгән чагы. Эш сөючән ир-затлары һәр хезмәттә хөрмәттә. Менә Александрны да озак кына җибәрәселәре килми. Инде сәнгать җененнән коткарып булмаслыгына тәмам инангач кына, янгын сүндерүчеләр егет белән саубуллашырга мәҗбүр булалар. А.Иванов байтак еллар шин заводында һәм химкомбинатта сувенирлар эшли. Ә ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә күңеле ни теләсә, шуны иҗат итә. Нәтиҗәдә, йөздән артык сәнгать эше барлыкка килә.
Бер тимер картина эшләү өч айдан алып ярты елга кадәр вакытны ала. Рәссам бер темага рәттән берничә панно эшләргә ярата. Аның иҗат коллекциясендә Борынгы Болгар дәүләте, Казан ханлыгы, Татарстаныбызга багышланган, татар халык әкиятләре сюжетларын сурәтләгән һ.б. шәлкемнәр бар. Рәссамлыкка укымаса да, А.Иванов эскизларны үзе иҗат итә. Аның үз өслүбе бар: әйтик, паннолары - традицион картиналар түгел, алар берникадәр төрки миниатюраларны хәтерләтә. Кайберләрендә берьюлы берничә вакыйганы күрергә мөмкин: үзәктә төп сюжет тасвирланган картинаның дүрт чатындагы өстәмә сурәтләр эчтәлекне баета. Кыскасы, А.Иванов күргәзмәсен карап чыгу гына да берничә сәгатьне алырга мөмкин. Рәссамның шулкадәр җентекләп эшли белүе шаккатыра. Тик шунысы хафага сала: А.Иванов инде җиденче дистәсен ваклап килә, ә республикабызда бу сәнгатьтә эшне кем дәвам итәр - билгесез.
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
. Александр Иванов һәм аның кайбер эшләре.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: