Мәдәни җомга

Тимер бөгә, киез суга Кукмара

Бүген киез итекләре, табалары белән дан тоткан бай тарихлы Кукмара төбәге XVIII гасырда бакыр эретү үзәге булып, хәтта Пугачев армиясен дә корал белән тәэмин итә.

Кукмара республикабызның төньяк өлешендә урнашкан. Ул Татарстанның башкаласыннан 150 километр ераклык­та. Кукмара аша Екатеринбургка тимер юл уза. Район туфрагы бик үк уңдырышлы исәпләнми. Ул су эрозиясенә бирешүчән. Шуңа күрә биредә мул уңыш үстерим дисәң, җирне барлык таләпләргә туры китереп эшкәртергә, мул итеп ашларга кирәк.


XVIII гасырның егерменче елларында Казан өязенең Вятка комиссары Иван Тряпицын Арча юлы буендагы Анцуб чишмәсе янында бакыр эретү заводы төзи. Бераз вакыттан соң предприятие Тряпицын -Вяземский һәм аның улы Карп карамагына күчә. Су җитмәгәнлектән, завод әллә ни күп продукция чыгара алмый. Аның өч миче 1735 елның гыйнварыннан августына кадәр бары 498 пот бакыр эретә.

Бераз соңрак Анцуб бакыр заводы Казан сәүдәгәре, керәшен татары Семен Иноземцев карамагына күчә. Моңарчы Иноземцевның Чураковка авылында 62 казанлы зур аракы заводы була. 1738 елда Анцуб заводын үзенеке иткәнче, ул Иван Кириллов­тан Иштирәк авылындагы әле төзелеп бетмәгән бакыр заводын да сатып ала.

Чураковка авылы янында суның да, бакыр рудасының да җитәрлек булмавы сәбәпле, Иноземцев 1741 елда Анцубтагы заводын Таишево авылына күчереп салырга карар бирә. Бу авылны берәүләр Таишево дип йөртсә, икенчеләре Кече Кукмара, өченчеләре Кукмара дип йөртә. Моңарчы бу авыл тирәсендәге җирләр ясаклы крестьяннар карамагында булган. Крестьяннар бирегә бәхет эзләп, бераз гына булса да акча эшләп булмасмы дип килә. Биредәге эшчеләр йөздән артык исәпләнә. 1743 елда яңа завод продукция бирә башлый. Беренче елда ук 1600 пот бакыр җитештерә.

Завод Пугачев армиясен корал белән тәэмин итә. Иноземцев үлгәч, аның мирасчысы булып икенче хатыны Анна Осиповнадан туган улы Асафулла кала. 1752 елның 28 октябрендә Асафулла милекче буларак рәсмиләштерелә. Ул балигъ булганчы, идарә эшләре белән Анна Осиповнаның беренче иреннән тапкан кызы Лукерия Никитична шөгыльләнергә тиеш була. Ә ике елдан соң бу бурычны Иноземцевның икенче туганы Петрга йөклиләр.

Сатып алынган крепостнойлар һәм үз теләкләре белән килүчеләр исәбенә заводта эшләүчеләр саны елдан-ел арта. 1750 елда завод янында православие чиркәве төзи башлыйлар. Башта ул агачтан салына. Әмма Екатерина II указы нигезендә 1765 елда Россиядә халык санын алу Кукмара заводы эшчеләренең хокукларын бөтенләй үзгәртеп ташлый. Завод махсус тау идарәсе составына кертелә. Нәтиҗәдә коллективның хокук­лары нык кими. Завод коллективының һәр адымын күзәтеп торалар. Бирегә эшкә килергә теләк белдерүчеләр бөтенләй бетә.

Завод хәтта берничә елга ябылып та тора. XIX гасыр башында яңадан эшкә керешә. 1812 елда Кукмара заводы армияне сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин итә. Архивта заводның 22 ел дәвамында 50 мең поттан артык бакыр эшләп чыгаруы турында мәгълүмат сакланган. 1831-1833 елларда заводта эшләүчеләрнең күпчелеге – 500 дән артык кеше Екатеринбург шәһәреннән 35 чакрымдагы заводка эшкә күчерелә. Кукмара бакыр эретү заводы бөтенләй хәлсезләнеп кала.

1828 елда Иноземцевның Кукмара һәм Иштирәк авылларындагы заводлары сәүдәгәр Матвей Ярцев карамагына күчә. Ул предприятиеләр эшчәнлеген җайга салырга тырыша. 1840 елда Кукмарадагы агач храм урынына Ярцев исәбенә храм таштан салына.

1851 елда Кукмара заводы яна һәм яшәүдән туктый. Янәшәдә руда аз булганлыктан Иштирәк заводы да мөстәкыйль эшли алмый. Бакыр эретү заводлары урынында бакыр савыт-саба җитештерүче хосусый предприятиеләр барлыкка килә.

1860 елларда абыйлы-энеле Комаровлар биредә киез итек фабрикасы ача. Фабрика өчен кирпеч бина төзелә. Йорт тышкы яктан матур итеп бизәлә. Беренче катка контора урнаша.

Биредә шулай ук сәүдәгәр Родыгин һәм Вавиловларның да киез итек фабрикалары була. Комган җитештерү предприятиесе дә эшкә керешә. Кукмараның үзәк урамында Родыгиннар йорты сакланган. Аны бик матур балкон бизи. Володиннарның 1880 елда төзелгән канат баулар заводы бинасы да шәһәрнең архитектура һәйкәле. Аның балконы бинаның буеннан буена сузыла. Җирле сәүдәгәрләр тарафыннан Кукмарада күп кенә лавкалар, ларек, кибетләр төзелә. Аларда ювелир әйберләр, савыт-саба, башка көнкүреш товарлары белән сату итәләр.

1919 елның сентябрендә биредәге барлык аяк киеме фаб­рикалары хосусыйлаштырыла. Алар нигездә Кызыл Армия өчен җылы аяк киемнәре чыгара. 1924-1927 елларда Кукмарада бүрек, бияләй, киез итек, бакыр савыт-саба, кирпеч җитештерү буенча артельләр оештырыла. 1930 елда В.Г.Шухов системасы буенча су кудыру башнясы төзелә. 

1920-1930 елларда Кукмара Мамадыш кантоны составына керүче волость үзәге була. 1928 елда Кукмара авылы бистәгә, 1930 елдан эшчеләр бистәсенә әйләнә. Шушы ук елны Кукмара районы оештырыла. Кукмара эшчеләр бистәсе аның үзәгенә әверелә. 2017 елның 28 апреленнән бистә шәһәр статусын йөртә.

Кукмарада туган як музее эшли. Анда төбәк тарихын яктырткан күп санлы материаллар туп­ланган. Район халкы төрле чорларда зур уңышлар, шатлыклар белән бергә кайгы-хәс­рәтләр дә кичергән. Халкыбыз үткәнендәге вакыйгаларның барысы да кукмаралыларга да кагылган. Мәсәлән, үткән гасыр­ның 30 нчы елларында бернинди гаепсез йөзләрчә кешеләрне кулга алганнар, сөргенгә озатканнар, атып үтергәннәр.

Районның Камышлы авылында туып-үскән Шаһивәли Башкиров нәкъ менә шундый язмышка дучар була. Шаһивәли Гали улы хәерчелектән, акчасызлыктан нык интексә дә, югары белем ала. 1930 елда Казан педагогика институтын тәмамлый. Район һәм рес­публика күләмендә җаваплы эшләр башкара. Ачлыкка каршы хезмәтләре өчен бүләкләнә. Һәр адымын нык уйлап, гадел башкарырга омтылган Ш.Башкиров партия өлкә комитеты кушуы буенча гына үлемгә хөкем иттерү турындагы карар белән килешми. Нәтиҗәдә аның үзен, 1937 елда троцкийчылар дип исәпләнгән Н.Мөхетдинов һәм Г.Ходаяровны яклауда гаепләп, партиядән чыгаралар, кулга алалар. 1938 елның 9 маенда Башкиров ялган гаепләр тагылып үлемгә хөкем ителә. Хөкем карары шул ук көнне тормышка ашырыла. Халыкның тормыш хәлен яхшырту өчен бөтен көчен биргән Шаһивәли Гали улына әле бары 43 яшь кенә була. Ул 1957 елның 14 мартында СССР Югары суды тарафыннан аклана. 

Кукмара районының Оштырма Юмья авылында 1876 елның 9 июнендә туган удмурт егете Иван Михеев та шундый ук язмышка дучар була. Иван Степанович милләттәшләренә белем бирү өчен күп кенә дәреслекләр, уку-укыту ярдәмлекләре иҗат итә. Әмма аның эшчәнлеге кайберәүләргә ошап бетми. 1937 елда халык дошманы буларак ул атып үтерелә. КПССның ХХ съездыннан соң гына ­реабилитацияләнә.

Бөек Ватан сугышы чорында әсирлеккә төшүчеләр дә халык дошманы дип игълан ителде. Бик күпләр әсирлектән соң туган якларына кайтуга тагын сөргенгә җибәрелде, төрмәләргә утыртылды.

Тарих битләрен актарганда бик күп кукмаралыларның да сугыш чорында батырлык үрнәкләре күрсәтүенә кабат төшенәсең.

Кукмара районының Түбән Өскебаш авылында туып-үскән Сабир Әхтәмов сугышта күрсәткән батырлыклары өчен 18 яшендә Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Сабир Әхмәтҗан улы эчке гаскәрләр сафында хезмәт итә. Полковник дәрәҗәсендә отставкага чыга.

Байлангар авылында 1911 елда туган Фәхретдин Заһидуллин Карелия фронтында саперлар отделениесе командиры буларак хезмәт итә. 1944 елның 21 июнендә Cвирь елгасы аша көймә белән 350 солдатны пулеметлары белән күчерүе өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Язучы Габдрахман Әпсәләмов, герой белән якыннан танышып, «Свирьне кичү» очеркын яза. «Алтын Йолдыз» романында төп герой Галим Урманов образының прототибы буларак Ф.Заһидуллинны күз алдында тота.

Петр Егорович Воробьев сугышка кадәр туган авылы Танькинода башта гади колхозчы, аннары бригадир, 1933 елдан колхоз рәисе булып эшли. Сугышның башыннан ук фронтта. 1945 елның 24 мартында аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Сугыштан кайткач, ул туган авылында «Красный крестья­нин» колхозы рәисе булып озак еллар эшли. 1984 елның 25 сентябрендә вафат була. Туган авылында аның хөрмәтенә бюсты куелган.

Нух Идрисов та сугыш алдыннан үзенең туган авылы Битләнгердә бер елга якын Ворошилов исемендәге колхозны җитәкли. Әмма Н.Идрисовка туган ягына әйләнеп кайтырга насыйп булмый. 1944 елның 27 июлендә дошман амбразурасын күкрәге белән каплап, батырларча һәлак була. 1944 елның 15 сентябрендә Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә. Туган төбәгендә батырның бюсты куелган.

Ибраһим Газизуллин Чиләбе шәһәрендә туса да кукмаралылар аны якташлары дип саный. Чөнки аның әти-әнисе Кукмара районыннан. Ибраһим Галим улы сугыш алдыннан Пермь хәрби авиация училищесын тәмамлый. Штурмовиклар полкы эскадрильясы командиры урынбасары Газизуллин дошманның җиде самолетын бәреп төшерә. 1944 елның 30 маенда сугышчан заданиене үтәгәндә һәлак була. 1944 елның 1 июлендә аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Газизуллин шулай ук ике тапкыр сугышчан Кызыл байрак, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә. Чиләбе шәһәрендәге бер урам аның исемен йөртә.

Кукмаралылар тыныч тормышта да сынатмый. Алар арасында дәүләтнең югары бүләкләренә лаек булучылар да шактый. Зур Сәрдек авылында туган Камил Шакиров гомеренең күпчелек өлешен колхоз рәисе булып эшләп үткәрә. КПССның XXIII съездына делегат итеп сайлана. 1966 елда аңа Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.

Районның Югары Шәмәрдән авылы егете Вазыйх Мәүликов тарихка КамАЗ автогигантын һәм Чаллы шәһәрен төзүче буларак кереп калды. Аның бригадасы биредә 98 эре объект төзи, 10-12 нче бишьеллык планнарын 200-250 процентка үти. 1981 елда бригадир Мәүликовка Герой исеме бирелә. Кукмараның Чарлы авылында туган Леонид Козлов техник фәннәр докторы, профессор, эре фәнни-җитештерү берләшмәсе генераль директоры дәрәҗәсенә ирешә. Атак­лы галим-практик, ракеталарга каршы оборона системаларын җитештерү, ­СССРның хәрби диңгез флотын коралландыру, залп белән ата торган реактив системаларны ясау һәм җитештерүгә зур өлеш кертә. Дүрт тапкыр Ленин, Октябрь революциясе, Дуслык орденнары, күп кенә медальләр белән бүләкләнә, 1985 елда Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.

Мәмәшир авылында үскән Гыйльметдин Идрисов шахтер һөнәрен сайлый. Кемерово өлкәсенең Прокопьевск шәһәре «Коксовая» шахтасында бригадир, смена башлыгы булып эшли, Бөтенсоюз рекордын куя. Аның эш алымнарын Кузбасс, Донбасс, Казахстан шахтерлары килеп өйрәнә. Г.Идрисовка Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.

Түбән Өскебаш авылында туган Әхмәтша Җиһаншин да шахтер. Ул 1924-1971 елларда Донбасс, «Челябуголь», «Приморскуголь» шахталарында эшли. 1948 елда Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була. Районның Чигайка авылы егете Сергей Захаров Чиләбе шәһәренең 5 нче һөнәри училищесын тәмамлый. 1964-2007 елларда биредәге федераль фәнни-җитештерү үзәгендә токарь булып эшли. 1985 елда С.Захаровка Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.

Рим Ибраһим улы Зарипов Кукмарага килгәнче үзенең туган ягы Балтачта зур тәҗрибә туплап өлгерә. Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлаганнан соң, Балтач район авыл хуҗалыгы инспекциясе зоотехнигы, колхоз рәисе, райкомның икенче секретаре, райбашкарма комитеты рәисе булып эшли. 1980 елны Кукмара райкомы беренче секретаре итеп сайлана. Бу вазифаны Р.Зарипов 1989 елга кадәр башкара. 1986 елда Рим Зариповка Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. Кукмара районының Байлангар урта мәктәбе аның исемен йөртә.

2012 елда дөнья күргән «Кукмара шәхесләре» дигән китапта 500 дән артык кеше турында язмалар урнаштырылган. Аларның һәркайсы үрнәк булырлык. Һадиулла Әхмәтов Тын океан флотында океанографик экспедицияләр җитәкчесе, боз асты, төньяк полюс аша күпсанлы сынауларда катнаша, атом су асты көймәләренең навигация техникасын ремонтлау һәм яңадан торгызу техник үзәгенең баш инженеры, беренче ранг капитаны. Гаян Әхмәтшин 1950-1960 елларда район мәктәпләренә агач эшкәртү станоклары ясап тарата, 25 мәчет манарасына ай ясап бирә. Меценат, сәүдәгәр һәм эшмәкәр Исмәгыйль Үтәмешевнең улы Рөстәм - медицина барокамералары комплексын төзү һәм гипербарик медицина техник чараларын үстерү буенча баш конструктор, фәнни-җитештерү комплексы дәүләт предприятиесе директоры, 300 фәнни хезмәт, 120 уйлап табулар авторы. Бик күп илләрнең орден-медальләре белән бүләкләнгән.

Кукмара халкыбызга күп кенә әдәбият-сәнгать әһелләрен дә биргән. Күренекле композитор, И.Глинка исемендәге РСФСР, Г.Тукай исемендәге ТАССР дәүләт премияләре иясе Фасил Әхмәтов исеме халыкка яхшы таныш. Ул 15 симфоник, 2 вокаль-симфоник әсәр, 7 камера-инструменталь әсәр, музыкаль театрлар өчен 13 әсәр, 11 камера-вокаль әсәрләре, балалар, яшьләр өчен күпсанлы җырлар авторы. Илгиз Зарипов та – йөзләгән популяр җырлар авторы. Аның Харис Мостафин сүзләренә язылган «Килегез Кукмарага» җыры район гимны буларак башкарыла.  Газинур Морат – бүген республиканың иң актив иҗат итүче шагыйрьләреннән берсе. Ул М.Җәлил һәм Г.Тукай премияләре лауреаты. 

Чаллыда яшәп иҗат итүче, Кукмара районының Янил авылында туган Рәшит Бәшәр – А.Алиш, Э.Касыймов, С.Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты. 

1925 елда районның Байлангар авылында туган Мәгъсүм Насыйбуллин – белгечлеге буенча юрист, ул гомер буе прокуратура органнарында эшләде. Аның «Без капчыкта ятмый», «Юрист язмалары», «Билгесез шаһитләр», «Алтын алка», «Яшерен касса», «Күктән иңгән дәлил», «Тукран тәүбәсе», «Елан гадәтен үзгәртми» һәм укучылар яратып укый торган башка китаплары басылып чыга. Татарстан Язу­чылар берлеге әгъзасы Заһид Мәхмүдинең әсәрләре дә яратып укыла. «Әче балан» романы буенча эшләнгән «Бүре» радио­спектакле республика «Бумеранг» конкурсында «Иң яхшы спектакль» дипломы белән бүләкләнә. Фоат Галимуллин киң җәмәгатьчелеккә радио­ның элеккеге дикторы, зур галим, әдәбият-сәнгать әһелләренең иҗатын пропагандалаучы буларак мәгълүм. Ул филология фәннәре докторы, профессор. 1999-2005 елларда Ф.Галимуллин Татарстан Язучылар берлеген җитәкләде. Рифә Рахман – танылган балалар шагыйре. «Шук алма – моңсу алма», «Күзләрең төймәләнсә», «Төнге күбәләк», «Төнге кояш» һ.б. китаплар авторы Р.Рахман Казан университетында студентларга әдәбият укыта.

Кукмара – спортның барлык төрләрен үстерү буенча алга киткән район. Биредә Татарстан, Россия чемпионнары гына түгел, дөнья чемпионнары да үсеп чыккан. Фаил Гобәйдуллин – гер күтәрү буенча 13 тапкыр Татарстан, 6 тапкыр Россия чемпионы. Миннерахман Ваккасов – милли көрәш буенча күп тапкыр Татарстан, Россия чемпионы, халыкара турнирлар җиңүчесе. Ания Галимуллина – чаңгы спорты буенча 20 чакрымга узышуда 30 тапкыр Россия, 13 тапкыр дөнья чемпионы. Альбина Әхәтова – биатлон буенча Россиянең дүрт, дөньяның өч тапкыр чемпионы, 2003 елгы дөнья кубогы иясе, 2006 елда Олимпия чемпионы. Ватан алдындагы казанышлары өчен беренче дәрәҗә, «Дуслык» орденнары белән бүләкләнгән.

Район үзәге Кукмара зур шәһәр түгел. Шулай да биредә  киез итек – киез комбинаты, тегү фабрикасы, металл савыт-саба заводы, май-сөт комбинаты, элеватор һ.б. эшли. Аларның барысы да халык өчен бик кирәк. Кукмара һаман үсә, төзекләнә бара.

Әгъзам ФӘЙЗРАХМАНОВ.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: