Теләчедә көрәш бәйрәме узды

Яшь көрәшчеләбез исә безне матур көрәш үрнәкләре белән сөендерде. Үз үлчәү авырлыгында җиңү яулаган яшь көрәшчеләргә азактан Мактау грамоталары, медальләр, кубоклар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
Теләченең “Батыр” спорт комплексында милли көрәш буенча спорт остасы Расих Әхмәт улы Габдрахманов призына 2002 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге яшүсмер малайлар арасында татарча көрәш буенча район беренчелеге булып үтте. Икенче тапкыр үткәрелүче әлеге ярышта барлыгы 11 команда,123 көрәшче катнашты.
Көн буе дәвам иткән һәм ун үлчәү авырлыгында барган ярышны тантаналы шартларда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов ачып җибәрде. Ярышларны ачу тантанасында элеккеге легендар көрәшчеләребезнең берсе, республикабызның атказанган тренеры Марат Әхмәдиев, район прокуроры Рим Сөнгатуллин һәм чараның сәбәпчесе Расих Габдрахманов та катнашты.
Расих Әхмәт улы сүз алып, яшь көрәшчеләребезгә уңышлар, имин бәйгеләр теләде. Тантанага яшь җырчы һәм көрәшче Морат Галләмов, районыбыз кунаклары, үзешчән җырчылар - Алмаз Гайфуллин белән Азат Шәйхиевларның дәртле җырлары бәйрәм рухы өстәде. Соңрак мавыктыргыч көрәш ярышын танылган хоккейчы, “Ак Барс” хоккей командасы уенчысы Артем Лукоянов та тамаша кылды. Ул яшь көрәшчеләребез алдында чыгыш ясап кына калмыйча, көндәше Расих Габдрахманов белән берлектә үзенең көрәшә белү осталыгын да күрсәтте. Моннан тыш, танылган хоккейчы Боз сараенда яшь хоккейчыларыбыз белән күрешергә, фоторәсемгә төшәргә, автографлар куярга да өлгерде.
Яшь көрәшчеләбез исә безне матур көрәш үрнәкләре белән сөендерде. Үз үлчәү авырлыгында җиңү яулаган яшь көрәшчеләргә азактан Мактау грамоталары, медальләр, кубоклар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Командалар беренчелегендә призлы урыннарга Теләче, Олы Мәтәскә, Баландыш һәм Иске Җөри мәктәпләре командалары лаек булды. Җиңүче Теләче урта мәктәбе командасына шәхси эшмәкәр Илдар Фазылҗанов тарафыннан әзерләнгән символик бүләк – тәкәнең сертификаты тапшырылды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 февраль 2021 - 06:10Вахит Имамов: Сталин мирасы1989 елда Кушнаренко районындагы халыкның фәкать 6 проценты гына башкорт булып язылса, елгыр Рәхимов чорының 2002 елында “башкортлар” саны янә 43 процентка җиткерелгән61705
-
4 март 2021 - 14:46Марттан ниләр үзгәрә? Язның беренче көне Казан халкы өчен дә, россиялеләр өчен дә яңалыклар алып килде. Башкалада яшәүчеләрне җәмәгать транспортында йөрү бәяләрен 35 сумга күтәрү белән “сөендерсәләр”, хокук саклау органнарына митинглар барышында буйсынмаган өчен штрафлар арту бөтен ил халкына да кагылачак.300
-
4 март 2021 - 14:43Сөт сатудан көненә 102 млн сум акча керә. Кайсы район артта калган? Гыйнвар аенда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 7,8 млрд сум табыш алган, шуның 6 млрд сумы терлекчелеккә туры килә, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда үсеш – 6 процент.400
-
4 март 2021 - 14:34Казан Кремле: Салават Фәтхетдинов мәдәният буенча киңәшче сыйфатында кирәк Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты мәдәният өлкәсен шактый әйбәт белә һәм бу җәһәттән аның файдасы зур булачак.700
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.3300
-
3 март 2021 - 12:21Мәдәният министры Ирада Әюпова Язучылар берлегенә көчле лидер кирәклеген әйтте Тинчурин театрында Татарстан Язучылар берлеге съезды бара.13100
-
3 март 2021 - 11:47«Татарстан» радиосында татар әдәби телендә сөйләшергә өйрәтә торган тапшыру башлана Халыкны саф татар сөйләменә өйрәтергә телибез, диде проектның авторы Нәсим Акмал.8500
-
2 март 2021 - 12:55Бөгелмә мөхтәсибәтендә балалар арасында “Туган тел көне”н үткәрделәр Бәйрәм Татарстан Республикасында игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырылды.7200
-
2 март 2021 - 12:46Былтыр Татарстанда законсыз юл белән җир үзләштерелгән районнар билгеле Татарстанда коррупциягә каршы тору эшен координацияләү буенча комиссия утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.9701
-
2 март 2021 - 12:35Рөстәм Миңнеханов: Уку йортында ничек «үле җаннар» була ала соң ул? «Оят! Бөтенләй бисмилласыз бит!» — дип шелтәләде Президент.11401
-
2 март 2021 - 12:31Түбән Кама театры Казанга «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен алып килә Гастрольләр 15, 16 март көннәрендә Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында була.10100
-
2 март 2021 - 06:00Татар сүзен олылаган Каран Күренекле табиб, әдәби һәм гыйльми китаплар авторы, милләттәшебез Әхмәд Ләбиб Каран үткән гасыр башында ук "татар" атамасы өчен төрлечә көрәшә15203
-
1 март 2021 - 10:25Теле барның-киләчәккә юлы бар “Туган телләрне саклау, өйрәнү һәм укыту мәсьәләләре” секциясендә Россия Иҗтимагый палатасының милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр комиссиясе рәисе Владимир Зорин:”Халыкларны берләштерүдә телләрнең дә роле зур, чөнки, Россия элек-электән иң зур күпмилләтле дәүләтләрнең берсе”, - диде.7900
-
1 март 2021 - 10:20"Сиңа дәшәм кабат, Каюм баба...": Каюм Насыйриның туган авылында якташларын зурладылар Яшел Үзән районындагы бу кечкенә авылны белмәгән кеше юктыр, чөнки биредә татарның зур галиме, бөек мәгърифәтче, барлык фәннәр буенча фәнни эшләр , авыллар тарихын язып калдырган - аның археологик эзләнүләрен, хезмәтләрен саный башласам бик озынга китә - Каюм Насыйри туган.9101
-
25 июнь 2020 - 11:46“Мәдәни җомга” газетасының баш мөхәррире Вахит Имамов белән журналист Римзил Вәлиев сөйләшә.
-
17 декабрь 2019 - 14:00Хокук белгече - татарча кануннар турында
-
23 гыйнвар 2021 - 06:20Йөзендә – гөлләр назы Ул вакытта гармун яки баянга җырлау бик сирәк эләгә. “И-и, булсын иде бер баянчы”, – дигән чаклары күп була.33000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мәдәни җомга
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-69873 от 29.05.2017
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Вахит Шәех улы Имамов
Адрес редакции: Декабристлар урамы, 2
эл.почта: m-jomga@mail.ru
Телефон редакции: (843) 562-11-02
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика