Мәдәни җомга

“Татулыкның сере – эшләп яшәүдә”

Хәйбулиннар гаиләсе бакчаларында җир җиләге үстерә

Яшел Үзән районының Күгәй авылы турында кайберәүләр ишетеп беләдәдер. Авылга “Кызыл Шәрык-агро” җәмгыяте инвестор буларак килгәч, авыл халкының бер өлеше колхозны саклап калу өчен тырышып йөрде. Дистә елларга сузылган бу бәхәс турында газеталарга да күп яздылар, телевидениедән дә сюжетлар күрсәттеләр. Бүген, бу мәсьәлә акутальлеген югалтты да кебек. Күгәй халкы тыныч кына яши. Үз көнен үзе күрүчеләр, инвесторда эшләүчеләр дә бар. Күпләр бакчачылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Авыл башында ике игезәк бетон башня күзгә ташлана. Бу колхоз заманыннан калган силос саклау урыннары икән. Күп авылларда алар инде сүтелгән. Ә Күгәйдә әле дә ерактан балкып утыралар. Күгәйнең үз Советлар Союзы Герое бар – Хәлил Хәйруллин. 25 яшьлек егетнең сугышта күрсәткән батырлыклары барыбыз өчен дә горурлык.

Авыл 16 гасырда ук барлыкка килгән дип сөйли Күгәй аксакаллары. Авылга имеш, Күгәй би дигән кеше нигез салган. Бу исем “күк кебек бөек, мәртәбәле бул, яки яшел, яшь булып кал” дигәнне аңлата, диделәр. Чынлап та яшелеккә күмелеп утыра Күгәй. Табигатьнең бик матур почмагында урнашкан. Киң кырлар, урманнар, елга, күлләр дисеңме? Авыл уртасыннан Алан башы елгасы челтерәп ага. Авыл халкы әби-бабасыннан мирас булып калган сулыкларын төзәтеп, карап тора. Шул чишмәдән ерак түгел Хәйбулиннар гаиләсе яши.

...Зөлфия апа белән Габдулла абый Хәйбуллиннар 52 ел бергә тигез гомер итә. Бөтен кеше кырда җиләк җыеп мәш килгәндә, алар җир җиләген бакчаларыннан гына өзеп керә. Бәрәңге бакчасының бер өлешенә җир җиләге утыртканнар.

– Кодагыйларга Ореховка бистәсенә баргач, бакчаларында җир җиләге кызарып утырганны күреп гаҗәпләнгән идем. Баксаң, бакча җиләге белән җир җиләген кушып ясалган сорт икән бу. Берничә үсентене үзебезгә дә алып кайтып утырттык. Биш ел дигәндә җиләк мыек чыгарып бакчага таралды. Хәзер бу җиләкне сатабыз да. Рәхәтләнеп кышка җитәрлек кайнатма да әзерлибез, – ди Зөлфия апа.
 

Җир җиләген вак булгач җыярга авыррак икән. Шуңа да килосын 300 сумнан саталар. Бакча җиләген дә үстерәләр. Анысының килосы – 200 сум. Җиләкләрнең мыекларын кисеп торалар, чүбен утыйлар, суын сибәләр. Төбенә тирес белән салам керткәннәр. Ашлама белән тукландырганнары юк. Барысы да табигать биргән нигъмәт. Җиләктән тыш Габдулла абый умартачы да әле. Бал кортлары өчен бакчасында махсус фацелия кыры булдырган. Хәер, бал кортларын гына түгел, бу зәңгәр чәчәкләр фотога төшәргә теләүчеләрне дә җәлеп итә икән. Бакчада ниләр генә үсми, бәрәңгедән алып фасольгә кадәр бар. Быел фасольне маринадларга уйлыйлар. Кыярларны гыйнварда ук тәрәз төбенә утырткан булганнар. Парникта кыяр, помидор өлгергән.
 

 

– “Герман” дигән кыяр сортын кулай күрәбез. Помидорның аскы ботакларын кисеп торам. Хәзер мал-туар асрамыйбыз инде. Төп эшебез – бакчачылык, – ди 79 яшьлек Габдулла абый.

52 ел тигезлектә яшәгән гаиләдән тату гомер итү серен дә сорашам. – Бер-береңә юл биреп, хөрмәт итеп, иренмичә, ялкауланмыйча эшләп яшәргә кирәк. Авыр еллар кичерергә туры килде. Ачлыгы, ялангачлыгы да баштан узды. Әти сугышта катнашты. Шөкер, исән-сау әйләнеп кайтты. Хәзер тормышның кадерен белеп, булганына шөкер итеп яшәргә тырышабыз, – ди Габдулла абый. Хәйбулиннар дүрт бала тәрбияләп үстергән, җиде оныклары бар. Алар да әти-әнисенә кайтып гел булышып тора. Китәр алдыннан Зөфия апа үз рецепты буенча әзерләнгән җиләк кайнатмасын да авыз иттерде безгә. Аны укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.
 

Эльвира Мозаффарова
Шәһри Казан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: