Мәдәни җомга

Тату гаилә – бәхет нигезе

Конкурсның йомгаклау этабында катнашкан гаиләләрнең һәркайсының үткәне, бүгенгесе үрнәк булырлык.

Татарстан архив эше буенча дәүләт комитеты дүрт ел элек, татар халкында һәр кеше үзенең җиде буын әби-бабасын белергә тиеш, дигән буыннардан-буынга әманәт кебек тапшырылып килгән гореф-гадәтне яңартып, «Эхо веков в истории семьи – Тарихта без эзлебез» дигән респуб­лика шәҗәрә фестивален уздыра башлаган иде. Быел шәҗәрәләр фестивале республикада дүртенче тапкыр үтте. Дүрт ел дәверендә анда респуб­ликаның 43 районыннан 162 гаилә катнашкан. Конкурс быел да башта барлык район үзәкләрендә һәм аннан соң Чирмешән, Яңа Чишмә, Саба, Яшел Үзән, Тукай зоналарында һәм Казанда узган. Аларда Татарстанның 36 районыннан һәм шәһәр округларыннан 36 гаилә бәйге тоткан.

Быел шәҗәрә конкурс-фестиваленең йомгаклау тамашасы Камал театры бинасында узды. Анда зона этапларында җиңүгә ирешкән 6 гаилә – Бөгелмә районыннан Малыхиннар, Алабуга районыннан Сәркаровлар-Эмирбәковлар, Яңа Чишмә районыннан Газыймовлар, Саба районыннан Ахунҗановлар, Буа районыннан Латыйповлар, Казаннан Дыкиннар гаиләләре үз шәҗәрәләре куелган стендларын, йолаларын, аш-суга осталыкларын, нәсел гореф-гадәтләрен тәкъдим итте. Фестивальдә катнашучыларны һәм җиңүчеләрне Татарстан җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Өч тапкыр алфавит алмаштыр­ган татар халкы өчен шәҗәрә төзү шактый катлаулы. Шуңа да нәсел агачын барлаучыларга латин графикасын, гарәп имлясын белергә, документлар табарга кирәк. Ә моның өчен кайсы метрика китабының шәҗәрәңә килеп тоташканын чамалау сорала. Фестивальдә катнашкан һәр нәсел менә шундый четерекле эшне уңышлы башкарып чыккан. 

Конкурсның йомгаклау этабында катнашкан гаиләләрнең һәркайсының үткәне, бүгенгесе үрнәк булырлык. Яңа Чишмә районыннан Газыймовлар гаиләсен республикада белмәгән кеше сирәктер. Мидхәт ага Газыймов - озак еллар авыл мәктәбендә тарих укытучысы булып эшләп, үз халкынын үткәнен өйрәнеп, авыл музеена нигез салган (анда кулдан тукылган һәм чигелгән борынгы сөлгеләр генә дә 350 данә), бәетләр җыеп, тарихка кагылышлы китаплар чыгарган шәхес. Хәзер аның игелекле эшчәнлеген балалары, оныклары, туган-тумачалары, шәкертләре дәвам итә, XIX гасыр үрнәкләре белән намазлыклар, сөлгеләр, милли күлмәк-алъяпкычлар чигәләр, заман сандыгын булдыралар. Мидхәт абый Зирекле авылыннан Гражданнар сугышы бәрелешләрендә катнашкан, Бөек Ватан сугышы яуларында һәлак булган авылдашлары турында да мәгълүматлар бөртекләп җыйган.

Буа районының Яңа Чәчкап авылыннан Латыйповлар нәселе 18 буынын барлый алган. Алар бу эшне 1990 елларда башлап җибәргән. Шушы шәҗәрәнең бер яфрагы булган Гөлмира Нәгыймуллина мәктәптә тарих укыта һәм шул чакта укучылар белән шәҗәрәләр төзү буенча шөгыльләнә. Нәсел агачларын барлаган вакытта гаиләләренең гарәп имлясында язылган шәҗәрәсен таба. Ул Үзбәкстаннан күченеп кайткан кешеләрдә сакланып калган. Борынгы документлар Яңа Чәчкапта 1931 елда авылда чыккан янгында юкка чыккан. Ул фаҗигадә 81 йорт янган. Гөлмира ханым 1829 елгы ревизия кенәгәләреннән материаллар туплый, шул ук вакытта 1845 елда авылга мулла итеп җибәрелгән Рәхмәтулла бабай теркәгән мәгълүматларны – метрика кәгазьләрен дә табалар. Аннары беркадәр материал Латыйповлар шәҗәрәсенең бер тармагы булган Нурулла Бикмуллин эзләнеп язган «Туган авыл – туган туфрак җылысы» дигән китаптан да табыла. Моннан тыш шушы нәселдән булган яшьләр, Буа, Казан архивларында казынып, материалларны тулыландыруны дәвам итә. Фестивальгә куелган стендта исә нәсел шәҗәрәсе аеруча киң тармаклы булуы, буыннар тирәнлеге белән хәйран итә. Былтыр Н. Бикмуллин үзе эзләнеп язган «Яңа Чәчкап авылы: ата-баба нигезе» дигән тарихи хезмәтне дә китап итеп чыгарган. Анда авылның һәр йорты – гаиләсенең тарихы барланган. Нәсел Бурлы дигән аты белән дә дан тоткан. Ул күп бәйгеләрдә алдан килә торган булган, күп затлы бүләкләр алган. Нәселнең төп ядкәре исә 1920 елларда Тәтеш Сабан туенда ат ярышында җиңгән өчен бирелгән 1912 елгы Тула самавыры. 

Саба районының Олы Шыңар авылыннан килгән Ахунҗанновлар да үзләренә 13 буынын барлаган шәҗәрә белән җәлеп итте, анда нәселнең 707 кешесе ачыкланган. Гаиләнең горурлыгы – сәүдәгәр Ахунҗан бабай. Ул болганчык, ачлык елларында халыкка бик булышкан, шуның белән авылдашларының да күңелен яулаган. Ахунҗан бабайның 10 баласы була. Аны 1931 елда сөргенгә сөргәннәр. Әтиләрен авырлыклардан саклау ниятеннән аңа ике баласы ияреп китә. Сигез туган Олы Шыңар авылында яшәп кала. Нәсел еллар белән тагын да ишәя, алар Россиянең Кемерово, Алабуга, Чаллы, Казан, Иркутск калаларында яшиләр. «Хәзерге вакытта Олы Шыңарда һәм якын-тирә авылларда Ахунҗанов фамилияле дәрәҗәле 18 гаилә гомер кичерә», – ди Миңгәр күмәк хуҗалык җитәкчесе Ришат Ахунҗанов. Бүген шушы нәселгә караган барлык кешеләр җыелып, аралашып яши. 20 ел элек, Ахунҗан нәселен җыеп, авылда Сабан туен да уздыр­ганнар. Быел да нәсел кешеләре белән бергәләп милли бәйрәмебезне үткәрер­гә ниятлиләр. Камал театрында Ахунҗановлар нәсел шәҗәрәсен 75 кешелек делегация тәкъдим итте. 

Казанның Вахитов районыннан Гөлмира һәм Антон Дыкиннар үз гаиләләре шәҗәрәсен тәкъдим итте. Бу гаилә музыкальлеге белән аерылып тора, нәселдән бик күп музыкантлар чыккан. Алар - Татарстанның дирижер А.Сладковский җитәкчелегендәге академия симфония оркестры артистлары. Дыкиннар жюри игътибарына гаилә ядкәрләре – борынгы фоторәсемнәр альбомын, архив документларын, 1943 елгы хатлар һәм открыткалар тәкъдим итте. Иң кадерле истәлек исә Антон Дыкинның бабасыннан мирас булып калган XVIII гасыр скрипкасы. Әби-бабаларын искә алу традициясен Дыкиннар гаиләләрендә яратып әзерләнә торган каз һәм ат итләре бәлешен, кабак бөккәне аша күрсәтте.

Алабуга районыннан Сәркаровлар-Эмирбәковлар лезгин һәм татар гореф-гадәтләрен саклаулары белән истә калды. 

Бөгелмә районының Соколка авылыннан Малыхин-Ковальчук­лар гаиләсен фестивальдә дүрт буын вәкиле бергәләп тәкъдим итте. Алар хәзерге вакытта нәселнең 247 кешесен ачыклаган. Малыхин-Ковальчукларның әби-бабалары Соколкага Курск губернасыннан килгән булган. Алар тәкъдим иткән ядкәрләр арасында бер гасырдан артык вакыт элек тукылып тегелгән милли костюм игътибарны җәлеп итә. Гаиләдә шулай ук борынгы икона да сак­лана. Малыхин-Ковальчуклар аның белән яшь парларның гаилә коруларына фатиха бирә. «Алар барысы да бәхетле гомер кичерә», – ди Любовь Малыхина.

Фестивальнең финал бәйгесендә катнашкан һәр гаилә сәхнәдә үзенең нәсел гореф-гадәтләрен һәм йолаларын чагылдырган сәхнәләштерелгән күренеш белән чыгыш ясады. 

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, фестивальгә йомгак ясап, гаилә кыйммәтләре һәм гореф-гадәтләренең җәмгыять үсешендә мөһим роль уйнавын искәртеп үтте. «Фестиваль шәҗәрә традицияләрен саклауга, гаилә элемтәләрен һәм буыннар бәйләнешен ныгытуга, нәсел тамырларына һәм туган як тарихына кызыксыну уятуга юнәлтелгән. Әгәр бу эшкә бүгенге кебек игътибар бирүне дәвам итсәк, балаларыбызның киләчәге ышанычлы кулларда булыр», – диде ул. 

Бәйге-фестивальнең җиңүчеләре дип Саба районыннан Ахунҗановлар гаиләсе игълан ителде. Икенче урынны Буа районыннан Латыйповлар яулады. Өченче призлы урынга исә Бөгелмә районыннан Малыхиннар ия булды. Җиңүчеләргә бүләкләрне Ф.Мөхәммәтшин тапшырды.

 Сөембикә КАШАПОВА. 

Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: