Мәдәни җомга

Татарның каюлы читеге

Бизәкләрне, гадәттә, астан өскә таба укыйлар. Һәр билге, орнамент нәрсәдер аңлаткан.

Татарстан Милли музеенда “Татарларның каюлы күне: кәсеп, традиция һәм сәнгать” дигән күргәзмә эшли башлады. Казан татарларының дөньяга танылган бизәкле аяк киеме җитештерү тарихына багышланган күргәзмәдә 200дән артык ядкәр тәкъдим ителә һәм коллекция аша бу төр һөнәрчелекнең үсеше, традицияләре күрсәтелә. Витриналарга куелган экспонатлар һәм аларның тарихы белән этнография бүлегенең фәнни хезмәткәре Гөлшат Шәрипова таныштырды.


Күн мозаикасы техникасы белән башкарылган эшләнмәләр үзләренең матурлыгы, нәфислеге белән игътибарны җәлеп итә. Археологик материаллар күрсәткәнчә, күн эшкәртү, аннан бизәкле читекләр тегү – Идел буе Болгарстанында яшәүчеләр һәм Казан татарларының иң борынгы һөнәрләреннән. Идел буе болгарларының X гасыр­да ук инде төсле күн читекләр киюе мәгълүм. ХIХ йөздә күннән каеп тегелгән читекләр, башмак­лар һәм башка аяк киемнәре зәвык­лыгы, матурлыгы, кабатланмас бизәкләре белән Европа, Азия, хәтта Америка илләрендә дә зур танылу ала. Болгар йомшак күне (юфть) бүгенге көндә дә Урта Азиядә “болгари” исеме белән йөртелә, Алтай халыкларында һәм калмыкларда юфть “пулгайры”, венгрларда “багария” дип атала.

Әби-бабаларыбызның тәҗри­бәсе буыннардан-буынга тапшырылып, бүгенге көннәргә кадәр килеп җиткән. Күргәзмәдә борынгы бабаларыбызның күнне эшкәртү серләре дә, шулай ук читекләрне ясау этаплары да күрсәтелә. Иң беренче читекләр йомшак табанлы була. Аларны өйдә кияләр. Соңрак заман таләбе һәм ихтыяҗ булу сәбәпле читекләр үзгәртелә башлый. XIX гасыр ахырында XX гасыр башында калын табанлы һәм үкчәле читекләр, башмаклар барлыкка килә.

Оста, теге яки бу бизәкле әйберне ясарга алынган очракта, әлбәттә, эшне аяк киемен кем өчен булуын күз алдына китерүдән, аңа ярашлы күн сайлаудан, аңа туры килгән бизәкне, төсне барлаудан башлый. Алар болгари, сафьян, нәфис күн... Аннары кирәкле эш кораллары, пычаклар, калыплар әзерләнә һәм эш башлана. Өлгеләрне кисү белән күбрәк ир-ат шөгыльләнсә, аларны бер-берсе белән тоташтыру, тегү, чигү мәшәкатьләре хатын-кызга йөкләнгән. Бизәкләүдә, күннәрне ялгауда оста станоклар ярдәмендә эш итә. Күн кисәкләрен тоташтыр­ганда, ике төрле җеп кулланылып, махсус берничә кат әйләндерү нәтиҗәсендә матур Казан җөе барлыкка килә. Әмма хикмәт матурлыкта гына да түгел, аяк киеме дымны үткәрми, салкынча һавада да киелә торган була.

Элекке читекчеләр бизәкләрне аерым гына кулланмаган. Орнаментлар, бер-берсен тулыландырып, композиция барлыкка китереп тезелгән. Шуңа һәр читектән теге яисә бу кеше, яисә татар халкы, нәсел турында мәгълүмат алып булган. Бизәкләрне, гадәттә, астан өскә таба укыйлар. Һәр билге, орнамент нәрсәдер аңлаткан. Әлбәттә, лалә чәчәге яңарышны белдерә, парлы бизәкләр, әйтик, каз канаты аның гаиләле икәнлеге турында сөйли. Иң аста ир-ат башлангычы. Кечкенә розетка формасында гаилә, мәхәббәт, нәсел күрсәтелгән. “Борынгы читекләр бик кызыклы. Алар хәзергеләреннән нык аерылып тора. Музейда андый читекләр саклана. Алар XIX гасыр ахыры XX йөз башында тегелгән. XXI гасыр осталары читекләрендә дә композиция саклана. Әмма традицияләр хәйран вакыт аралыгында - 1980-1990 елларда юкка чыга, бизәкләрне аерым гына куллана башлыйлар. Шунысы әһәмиятле аларның барысында да Казан җөе сакланып калган. Панноларда элекке архаик символларга кайту, аны әкренләп аңлау башлануы да күзәтелә”, – ди Гөлшат Шәрипова.

Күргәзмәгә куелган ядкәрләр арасында музейга аерым кешеләр алып килгәннәре дә, Воробьев коллекциясе белән китерелгәннәре дә (1923 елда Воробьев күргәзмә өчен махсус җыя һәм соңрак ул музейга тәкъдим ителә), XIX гасыр ахырлары, XX гасыр ахырларына караган читекләр дә, Н.Кумысникова һәм С.Гарбузова хезмәтләре дә бар. Витриналарга шулай ук читекләрнең баштагы елларда өйдәге остаханәләрдә генә тегелгәнен дә, 1930-1940 елларда читек-чүәк артельләре барлыкка килгәч эшләнгәнен дә, 1950, 1970, 1980 елларда “Спартак”, Арча фабрикаларында җитештерелгәннәре дә куелган. Хәзерге вакытта профессиональ читек тегү сәнгатен “Сәхтиян” фаб­рикасында Әлфия һәм Илдус Гайнетдиновлар, шулай ук “Туран” фирмасында Фешин исемендәге сәнгать училищесы студентлары дәвам итә. Күргәзмәдә алар әзерләгән заманча аяк киемнәрен, аксессуарларны да күрергә мөмкин.

Витриналарда читекләр һәм осталарның эш кораллары, станок­лар белән бергә, паннолар, мендәрләр, сумкалар, мылтык өчен тышлык та һ.б. тәкъдим ителә. Күргәзмәдә шулай ук читек тегү барышы турында фоторәсемнәр аша да танышырга мөмкин.

Сөембикә КАШАПОВА.

Автор фотолары.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: