Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

Татар шәмаиленә урын бармы?

Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музееның заманча сәнгать галереясында «Шәмаил-арт» халыкара күргәзмәсе ачылды.

Сабан туйлары гөрләп узган вакытта милли мәдәниятнең чын асылын юкка чыгара торган бер аяныч вакыйганы халык сизми дә калды... Әмма сүзне шатлыклы хәбәрдән башлыйк әле.

Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музееның заманча сәнгать галереясында «Шәмаил-арт» халыкара күргәзмәсе ачылды. Зур дәрәҗәдә, киң мәйданда уза торган олуг проектны республикабызның Мәдәният министрлыгы, сынлы сәнгать музее, Татарстан каллиграфларының «Әлиф» берләшмәсе һәм Мәскәүдәге Ш.Мәрҗани фонды оештырган, һәм анда Татарстан, Башкортстан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбургтан 32 рәссамның 200 дән артык эше тәкъдим ителә. Заманча сәнгать галереясының өч каты тулысы белән каллиграфлар иҗатына бирелгән. Шуңа өстәп аерым залда рәссам Ринат Миңнебаевның Мәрҗани фондында сакланган «Ибн Фазланның Итил елгасына сәяхәте» буенча эшләнгән иҗат әсәрләрен, XX гасыр башы басма шәмаилләрне, Санкт-Петербургтан тарих фәннәре кандидаты антрополог Игорь Панковның «Татар намазлыклары» проектын, музеебыз фондыннан милли мәдәнияткә караган экспонатларны күрер­гә мөмкин. Каллиграфиябез тарихында беренче тапкыр күргәзмәгә аудиогид эшләнгән, саллы буклет нәшер ителгән. Тамашачыларның исәбе-саны юк. Фотографлар чылт-чылт фотога төшерә, каләм әһелләре әңгәмә алып калырга ашыга. Радио, телевидение журналистлары оештыручылар артыннан «ау» оештырып, кайсын, ничек эләктерергә белмичә аптырый. Бу ыгы-зыгыда иҗат эшләрен иркенләп карап булмаса да, күңел мәтәлчек ата. Каллиграфия сәнгатебез шушындый зур дәрәҗәгә җитсен әле!

XVI гасырда Казан алынгач, архитектура һәм башка затлы сәнгатьләр кебек каллиграфия дә юкка чыгарылганын беләбез. Әмма XIX-XX гасырлар чигендә ул яңадан халыкка кайта башлый. 1843 елда Казан университетында Гали Мәхмүдов каллиграфия курслары ача. Беренче типографияләр ачылып, басма шәмаилләр күренә башлый. Басма шәмаилләргә сорау шулкадәр зур булган ки, танылган тюрколог Николай Катанов истәлекләренә караганда, бер басуда 10 меңнән 48 меңгә кадәр шәмаилләр нәшер итә торган булганнар. Әмма 1928-1931 елларда гарәп графикасын латинныкына, аннары кириллицага алмаштыру аркасында, шәмаилләребез кабат юкка чыга яза. Төгәлрәк әйткәндә, каллиграфия сәнгате Казаннан авылларга күченә һәм халык сәнгате буларак кына яши. 1990 елларда шәмаилгә кабат якты көн туа. Әмма ул елларда гарәп телен белүчеләр бик сирәк була. Беренчеләрдән булып гарәп телен өйрәнеп, Мөхәммәдия мәдрәсәсендә укыган тәүге профессиональ рәссамыбыз Бакый ага Урманчедан дәресләр алып, каллиграфияне рәссам, галим Нәҗип Нәккаш торгыза башлый. Нәҗип аганың Татар гуманитар институтында оештырган каллиграфия дәресләрендә белем алып, шәмаил сәнгатенә яңа буын рәссамнар килә. Бүген бездә утызлап профессиональ шәмаил остасы бар. Белгечләр каллиграфия белән шөгыльләнүчеләрне өч төргә бүлә. Берәүләр Нәҗип Нәккаш кебек традицион рухта иҗат итә. Тагын бер төркем гарәпчә матур язуның бөтен кануннарына туры китереп яза. Андыйларга Россия Ислам университеты каршында каллиграфия үзәген җитәкләүче, матур язуга Төркиядә өйрәнеп кайткан Рамил Насыйбуллов та керә. Рамилнең бер шәкерте Артур Писаренкога быел Болгарда ислам кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан изге Коръән китабын күчереп язуда катнашу хокукы бирүләре Казанда һәм республикабызда профессиональ каллиграфиянең нинди югарылыкка җитүен күрсәтә. Тагын бер зур төркем рәссамнар гарәп хәрефләреннән этәрелеп заманча картиналар иҗат итә. Аларның кайбер хезмәтләрендә гарәп каллиграфиясенең дини төсмерен югалта баруы һәм гарәп графикасына нигезләнгән дөньяви сәнгать барлыкка килүе ап-ачык күренә. Өч төр рәссамнарның да иҗатын үз эченә алган күргәзмә 25 сентябрьгә кадәр эшлиячәк.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлек­лесе Рөстәм Шәмсутов турында аерым әйтеп үтәсе килә. Каллиграфия сәнгатебезнең шушы дәрәҗәгә җитүе аның оештыручы буларак тырышлыгына барып тоташа. Рөстәмнең милли үзаңы Мәскәүдә архитектура институтында укыган елларда көчәя. Дипломлы архитектор, Казанга кайткач, университетның татар филологиясе факультетына укырга керә, аны тәмамлагач, татар шәмаилләрен энәсеннән җебенә кадәр өйрәнеп диссертация яклый. Мәчетләр проектлаган, эчке бизәлеш эскизларын иҗат иткән архитектор, рәссам буларак, Рөстәм каллиграфия сәнгатенең дәрәҗәсен күтәрү кирәклеген аңлап, 2004 елда Татарстан каллиграфларының «Әлиф» ассоциациясен оештыра. Артистка тамашачы кирәк булган кебек, шәмаил иҗат итүче осталарыбызга да үз тамашачысын табу, бер-берсе белән аралашу мәслихәт. Шуннан алар бергәләп күргәзмәләр оештыра башлый, хәтта Мәскәүнең Шәрык музеена кадәр барып җитәләр. Казанда зурдан кубып беренче халыкара күргәзмәне оештыргач, батыраеп Кувәйтка баралар. Әмма Р.Шәмсутов моның белән генә дә канәгатьләнәсе килмичә, Казанның нәкъ үзәгендә Кремльдәге Кол Шәриф музеенда татар шәмаиле галереясы ачып җибәрә. 2010 елда була бу шатлыклы хәл. Татарстанда беренче шәмаил галереясын зур өметләр баглап гамәлгә куялар. Татар халкы нинди михнәтләр күргән булса, шәмаил сәнгате дә шундый ук кысу-җәберләүләргә дучар ителде. Әмма ул бервакытта да халык күңеленнән китмәде. Авылларда һәр өйдә шәмаилнең урыны һәрвакыт түрдән булды. Казан үзәгендә галерея ачу шәмаил сәнгатенең түр урынын рәсмиләштерүгә тиң иде. Яшь буын рәссамнар беренче тапкыр шушында шәмаилләрен күрсәтеп, канатланып кайтып китте. Өлкән буын осталарыбыз эшләрен дәвам итәрдәй яшьләрне күреп сөенде. Никадәр яшь иҗатчы галерея аркылы шәмаил сәнгатенә, каллиграфиягә аяк басты. Бүген Р.Шәмсутов галереясының кыйммәте аерата зур булып күренә, чөнки күптән түгел татар шәмаиле галереясын Кол Шәриф мәчетеннән сөреп чыгардылар. Галереяга рәссамнар гына түгел, төркем-төркем туристлар килә, теләгән һәркем бушлай татар шәмаил сәнгате белән танышып чыгарга мөмкин иде. Коммерсант җитәкчеләребез шундый төшемле урынны татар шәмаиле өчен артык күрә башлаган, мөгаен. Шәмаил сәнгать әсәре генә түгел ләбаса, ул – милли, дини яшәешебезнең бер чагылышы, символы. Фарсычадан «шәмаил» сүзе «изге сурәт» дип тәрҗемә ителә. Изге ядкяребезгә кизәнү бит бу! Мәдәният министрлыгына яклау сорап барырлар иде дә Кремль министрлыкка буйсынмый. Мәдәниятчеләр карамагында булмаса да, Кремль Татарстан җирендә, дәүләтендә урнашмыймыни? Дин әһелләре галерея язмышына битараф түгел, шулай да мәсьәлә әлегә хәл ителмәгән килеш кала бирә. 

Галереяның чынлыкта иҗат лабораториясе вазифасы үтәгәнен һичкем колагына да элми. Биредә шәмаил, гарәп каллиграфиясе генә күрсәтелеп калмады, татар тормышы өчен зур әһәмияткә ия башка байтак чаралар үткәрелде. Татар тәлинкәсенә багышланган арт-проектта, мәсәлән, милли тәлинкә тирәсендә тикшеренү булды, осталык дәресләре үткәреп, үзбәк, Кырым татарларыныкы үрнәгендә керамикада милли бизәлеш мәсьәләсенә ачыклык кертергә омтылдылар. Татар орнаменты ничек бар шулай калырга тиешме, әллә аңа заманча сулыш өрү кирәкме, дигән темага түгәрәк өстәлләр, күргәзмәләр үткәреп, милли бизәк мәсьәләсе дә энә күзеннән тикшерелде. Тугра сәнгате шәмаилгә бик якын. Аны ничек игътибардан читтә калдырсыннар?! Танылган осталарыбыз килеп, биредә теләгән һәркемне тугра язарга өйрәтте. Нәҗип Нәккашның шәкерте Әлфия Исхакова исә туристларны тугра сәнгате белән таныштырды. Бүген Англиядәге Джек, Франциядә Луи, Мисырда Амон, Грузиядә Софико, Үзбәкстанда Алишер туграларын диварга элеп хушланалар икән, бу шатлык хисен аларга татар шәмаиле галереясы һәм шәмаил остасы Әлфия Исхакова бүләк итте. Үз исеме һәркемгә кадерле. Туграны кадерле урында саклаулары табигый. Казан, татар иле, татар халкы турында хәтер дә кадерләп сакланачак, димәк. 

Бүген шәҗәрә бәйрәмнәре гөрләп үтә икән, бу мәсьәләгә дә татар шәмаиле галереясының зур хезмәте салынган. Хәер, шәҗәрә агачына балта чабу галереяны япканчы шактый алда, милли архивны шәһәр үзәгеннән Столбище бистәсенә сөргәч башланды. Меңләгән шәҗәрә төзегән галимебез Нәҗип Нәккаш бу хакта бик ачынып сөйләде. Архивны ерак җиргә күчергәндә, байтак хезмәткәрләре эштән киткән. Архивта исә теләгән һәркем эшли алмый. Аның өчен җаваплылык хисе өстенә телләр белү дә, гарәпчә укый алу да, үз эшеңә фанатларча бирелү, күңел ачуга корылган дөньяда архивларның әһәмиятен аңлау кирәк. Бүген бу сыйфатларны бик сирәк кешедә очратырга мөмкин. Архивка бер бардың да бөтен мәсьәләне хәл итеп кайттың түгел. Шәҗәрә төзү өчен айлар, еллар кирәк. Ерак юл исә чыгым, вакыт сорый. Менә шулай итеп шәҗәрә агачының тамыры корытыла да инде. 

Диния нәзарәте белән берлектә шәмаил галереясында үткәрелгән «Минем гаиләм шәмаиле» Бөтенроссия проектына да тукталмыйча мөмкин түгел. Әгәр дә бу чара оештырылмаса, без бүген Питрәч районы Шәле авылында гомер кичергән Габделхак хәзрәт Бикморатов турында белмәгән булыр идек. «Шәмаил-арт» күргәзмәсендә аның җиде шәмаилен күрергә мөмкин. Хәзрәт иллеләп изге сурәт ясаган. Дәһри, акчасыз заманнардан фермадан пыяла ватыклары ташыган, битум кисәкләрен бензинда эретеп кара буяу ясаган. Гадәттә авылда шәмаилләр авторларының исемнәре сакланмаган. Габделхак хәзрәт – бүген бердәнбер исеме билгеле һәм шундый күләмдә шәмаилләр иҗат иткән автор. Бабасының иҗат эшләрен күргәзмәгә яшь дизайнер Илдар Таҗи китереп биргән. «Минем гаиләм шәмаиле» проекты никадәр гаиләләрнең тарихын өйрәнергә этәргеч булды, туганлык җепләрен ныгытты, халык сәнгатен барларга нинди зур мөмкинлек бирде! 

Татар шәмаиле галереясы музей түгел, фәнни-иҗат лабораториясе булган икән бит. Биредә теләгән һәркемгә дини китаплар сатып алырга мөмкин иде. Читтән килүчеләр ислам дине турында борчыган һәр соравына җавап таба алды. Профессиональ югарылыкта зәвыклы итеп эшләнгән традицион татар шәмаиле сатыла торган бердәнбер урын иде ул. Мәчет янындагы яки сувенир кибетләрендәге кытайлар аннан-моннан әвәләгән шәмаилләрне күргән саен җан әрни. Чын татар шәмаиленең хасиятен бетереп ник саталар шуларны?!. 

Үз баласыдай якын күргән галереяны япсалар да, Р.Шәмсутов бу зур күләмле күргәзмәне ахырынача әзерләп чыкты. Сентябрь ахырында аны ябарлар. Аннары татар шәмаиле һәм шәмаил осталары кемгә кирәк булыр? 

Татар шәмаиле галереясы – халкыбыз­ның милли китапханә, Камал театры, милли архив, «Казан» милли мәдәният үзәге кебек үк соңгы бастионнарның берседер...

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X