Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

Татар Каргалысы – мөфтиләр ватаны

Каргалы – Россиядә танылган татар авылларының берсе. Аны Сәгыйт бистәсе, Оренбург Каргалысы исемнәре белән дә беләләр. Ул – күп кенә мөселман мәгърифәтчеләре, сәүдәгәрләр, дин әһелләрен биргән төбәк. 

Кыпчак шәһәре урынында

Татар Каргалысы Көньяк Урал–Оренбург чикләрендә, Сакмар һәм Оренбург елгалары кушылган урыннардан көнбатыштарак урнашкан. Җаек (Урал) элек-электән, күп кенә зур елгалар кебек, эре кабиләләр һәм ханлыклар арасында чик сызыгы булып торган. Шуңа күрә бу урыннар тарихи документларда да Хазар каганаты һәм Идел Болгарстаны кебек мәшһүр тарихи дәүләтләрнең ерак чик буе җирләре булып теркәлгән. XII-XIII гасырларда анда кыпчак кабиләләренең тормыш алып баруы билгеле. Нәкъ менә алар, беренчеләрдән булып, Чыңгызхан гаскәрләренә, ә соңрак аның оныгы Бату армиясенә дә каршылык күрсәткән. 

Оренбург төзелешендә беренче көннәрдән үк катнашкан тарихчы П. Рычков мәгълүматларына караганда, хәзерге шәһәр урынында кайчандыр кыпчак ханы Бачман башкаласы – Актүбә булган. Оренбург шәһәрен төзегәндә дә, XIII гасырда кешеләр яшәгән зур бистә урыннары килеп чыккан. Шунда ук кабер ташлары да, шул исәптән, Бачман хан хөрмәтенә куелганы да табылган. Бу ташлардагы язуларны, П. Рычков үтенече белән, иске татар язуын белүче мулла укыган. 

XVI гасыр ахырында бу җирләрнең, Россиягә кушылганчы, Нугай Урдасы чикләре булуы мәгълүм. Безнең ханбикәбез Сөембикәнең дә балачагында җәйге бик кызу көннәрдә күпмедер вакытын Бозаулык һәм Сәмәр елгалары ярлары буенда үткәргән булуы ихтимал. Әхмәт ага Булатов тикшеренүләре күрсәткәнчә, Идел һәм Оренбургка таба агучы Бозаулык һәм Сәмәр елгалары исеме бу биләмәләр Төрек каганатына кергәнче үк барлыкка килгән. Елга яки табигатькә кагылышлы урыннарны белдерүче атамалар Евразиянең башка төбәкләрендә дә очрый. Әйтик, скифлар заманнарыннан ук төрки кабиләләр яшәгән Кара диңгез буе далаларында да андый гыйбарәләргә юлыгырга мөмкин. 

Сәмәр сүзе җиләк-җимеш агачлары күп үсә торган җирләр булуын белдерә. Әлеге очракта Иделгә коючы елга исеме хәзерге Самара шәһәре янында кыргый алмалар, чияләр, күгән, кура җиләге кебек җиләк-җимеш агачлары һәм куаклары үсүе белән бәйле. Урман-далаларга бай булган бу якларда бүген дә җиләк-җимеш агачлары һәм куаклары мул уңыш бирә, сирәк кенә кыргый алмагачлар да очрый. Бу урыннардан аз гына көньяккарак китсәң, Җаек елгасы аръягында меңнәрчә чак­рымга сузылган кылган даласы башлана. Кайбер тарихчылар язганча, Казан ханлыгын нигезләгән Олуг Мөхәммәд үзенең Алтын Урдадагы тәхетеннән гаскәрләренең Сәмәр елгасы янында җиңелүеннән соң киткән. 

Оренбург губернасы 1734 елда Казан губернасын бүлү юлы белән оештырыла. Аның башкаласын төзү 1743 елда тәмамлана. Бер үк вакытта Мәскәү белән Казанны тоташтырган “Яңа Мәскәү юлы” да салына. Бу юлда, ямчы хезмәтен тоту өчен, Оренбург якларында яшәгән татарлар янына башка төбәкләрдән дә ашыгыч рәвештә меңнәрчә милләттәшләре күчереп утыртыла. Алар нигездә йомышлы татарлар була. Дәүләт әһәмиятендәге бу юл буенда шушы рәвешле күп кенә татар авыллары барлыкка килә. 

Татар сәүдәгәре исеме белән

Хәзерге Татар Каргалысы (элекке Сәгыйт бистәсе) авылы Сакмар белән Каргалы елгалары кушылган урында урнашкан. Авыл башта юлның Оренбургка җитәрәк өлешендә соңгы ямчы станциясе булыр, дип тәгаенләнә. Татар Каргалысы башкаладан көньяк-көнбатышка таба 18 чакрым ераклыкта, Уралга коючы Сакмар елгасы тамагыннан ерак түгел генә урнашкан. И. Неплюев (ул бу дәрәҗәле урынга булачак тарихчы В. Татищевны алыштырып килә), губернаның яңа башлыгы итеп билгеләнгәнче, 15 ел дәвамында Төркиядә илче була. Аңа Урта Азия белән Россия арасындагы сәүдә бәйләнешләрен җайга салып җибәрү бурычы куела. Патшабикә Елизавета Петровна И. Неплюев тәкъдиме белән Каргалыга 200 татар сәүдәгәре гаиләсен күчерергә рөхсәт (Сенатның Сәгыйт бистәсен булдыру турында 1744 елның 8 августы фәрманы) бирә. Әмма кайбер сәүдәгәрләр, шул исәптән Байлар Сабасыннан булган Сәгыйт Хәялин дә бу якларга бер ел элек килеп урнашкан була. Шуңа да яңа бистә аның исеме белән атала. 

Төрки кабиләләр, шулай ук татарлар, бу якларда төрле ханнар хакимлек иткән заманнарда ук яшәгән. Бронза чорында бу җирләрдә бакыр чыгарганнар, аңардан ясалган эш һәм ау кораллары башка төбәкләрдә һәм Идел буенда гомер иткән халык­лар арасында таралган. Бакыр Оренбург өлкәсендә хәзер дә зур күләмдә табыла. Бу як җирләрендә алтын да бетмәгән әле. Сөендек һәм Таналык елгалары тирәсендә бүген дә Рәмиевлар, Дашковларның алтын чыгару сәнәгате эстафетасын кабул иткән приискалар эшли. 1768-1769 елларда Оренбург төбәген өйрәнгән П. Паллас һәм Н. Рычков (П. Рычковның улы) бронза гасырыннан калган, әмма шактый яхшы сакланган шахталарга юлыкканнар әле. XVI гасырдан алып бу якларда терлек асрап көн күрүче кабиләләр күченеп йөргән. Геродоттан башлап тарихчылар аларны “савроматлар” яисә “сарматлар” дип йөртә. Геродот аларның үзгәргән скиф телендә сөйләшүләре турында язып калдырган. 

Бу якларда еш кына җиде метр биеклеккә җитә торган курганнар очрый. XX гасыр ахырында өлкәдә кызыклы тарихи берничә курган ачылган. Тарихчылар савроматлар яки сарматларның терлекчелектән тыш игенчелек белән шөгыльләнү ихтималы булуын да әйткән, чөнки вафат булганнарны җирләгәндә, алар янына кызыл балчыктан әвәләп ясалган савытлар белән тары ярмасы да куйганнары ачыкланган, аларның калдыклары табылган. Соңрак бу биләмәләрдә һуннар, аннары кыпчак кабиләләре яшәгән. 

XVI гасыр ахырыннан төбәк Россия дәүләтенә керә. Бирегә Идел буйларында яшәгән халык һәм үз атаманнары белән казаклар күченеп килә. Аларның күпмедер өлеше Нугай Урдасы заманында ук килеп утырган була. Анда үз Урдалары казакларының да яшәгән булуы ихтимал. Әмма алар ниндидер сәбәп белән дәүләт өчен әһәмиятле яшәү урыннарын ташлап киткән. Биредә үк ханлык чикләре дә тәгаенләнгән. Төрле ирекле казак берләшмәләре – Дон яки Запорожьеныкымы һ.б. төркемнәрме – нәкъ менә үз дәүләтләре чикләрендә килеп чыккан. Әйтик, Запорожье казаклары арасында Кырым ханлыгыннан качучылар да күп булган. Бу хакта Н. Гогольнең сирәк басыла торган очеркында да искә алына. Танылган рус морзалары булып киткән Кочубиев бабасының бабасы кайчандыр Кырымда мәшһүр би булуы билгеле. Аннары ул ниндидер сәбәп нәтиҗәсендә ханлыктан Запорожье ягына качарга мәҗбүр була. Оренбург казаклары арасында да төрки теллеләр күп туплана. Әйтик, Бердскидан казак картлары бу хакта А. Пушкинга да хәбәр итә. “Алар (казаклар) Җаек елгасы буйларында өч кала корган. Төп шәһәр булып исә Илек елгасы тамагы (димәк, хәзерге район үзәге Илек каршында) каратып салынган Кош Җаек саналган. Ә тагын да соңрак, 1620 елны, Җаек-Урал елгасының түбәнгерәк урынында Җаек шәһәре нигезләнгән”, – дип яза С. Попов. Оренбург төбәгендәге ул елларда танылган казак атаманнарының кушаматларын атап үтик: Янбулат Чембулатов, Матюша Мещеряк (ягъни мишәр), Ермак Петров (татарлар арасында киң таралган Ярмәк-Ярмәкәй исеменнән) һ. б. 

Ул елларда Уралда Сакмар елгасы тамагы янында казак шәһәре Сакмар (ул хәзер татар Каргалысыннан ерак түгел генә урнашкан район үзәге) нигезләнә. Шәһәрчектә төрле милләт кешеләре яши. Ә соңрак аның белән янәшәдә, мөгаен, Сәгыйт бистәсе дә калыккандыр. Ул тормыш итәр өчен бик тә уңайлы җирләрдә – Каргалы елгасы тамагы янында урнашкан. Бу хакта авыл барлыкка килүнең рәсми вакытыннан алдарак куелган һәм хәзерге Татар Каргалысы читендә табылган кабер ташы да дәлилли. 

Дини мәгърифәт үзәге

Татар сәүдәгәрләренә Сенат фәрманы нигезендә Сәгыйт бистәсенә төрле һәнәр осталарын үзләренә хезмәткә чакырып китерү рөхсәт ителгән. 1740 еллар ахырына бирегә 173 гаилә күчерелә. Алар арасында берничә имам гаиләсе дә була. 1749 елда татар сәүдәгәрләренең бу яклардан Бохара һәм Хивага беренче кәрваннары китә. Рус сәүдәгәрләре һәм шулай ук Казанда яшәүче Кекиннар Каргалы байлары хезмәтләреннән файдаланган. Ә ул вакытта аларның үзләрен дини фикерләүләр буенча җибәрмәгәннәр. Шундый сәфәрләр ике-өч ел саен кабатланып торган. Урта Азия сәүдәгәрләре шулай ук Оренбургка еш килә башлаган. Алар, гадәттә, шәһәрнең көньяк читендәге “Меновый двор” бистәсендә (хәзер ул, Ташкентка таба чыгып киткәндә, Оренбургтан соң беренче тимер юл станциясе) тукталганнар. 

Патшабикә Елизавета Петровна фәрманы белән бу якларда мәчетләр төзергә дә рөхсәт ителгән. 1749 елда Сәгыйт бистәсендә һәм Меновый дворда беренче Аллаһ йортлары салына. Бу елларда Идел буенда мәчетләр ябыла һәм җимерттерелә. Патшабикәнең бу ике бистәдә мәчет төзелешенә рөхсәт биргән һәм Воронеж, Казан, Әстерхан губерналарында Аллаһ йортларын ябу һәм җимерттерү турындагы указлары бар. 

Сәгыйт бистәсе мәчетенең беренче имамы Габдесәләм Уразмөхәммәт була. Ул Татарстанның хәзерге Арча районының Ташкичү авылыннан килгән. Хәзрәт бистәдә беренче мәктәп-мәдрәсә ача. Ул шулай ук Оренбург якларының беренче шагыйре булып та исәп­ләнә. Габдесәләм Урайның шигырьләре “Татар шигърияте антологиясе”нә кертелгән. Ә аның оныгы Әбелмәних Каргалый XIX гасыр татар шигъриятенең классигы булып исәпләнә. Шул гасыр ахырында авылда 12 мәчет һәм бөтен төбәктә дә мәгълүм булган 15 уку йорты булган. Мәдрәсәләрдә күренекле татар мәгърифәтчеләре, шагыйрь­ләре яшәгән һәм укыган. Алар арасында язучылар Вәлид ишан, Ишнияз бине Ширнияз, Габдерәхим Утыз Имәни, Һибәтулла Салихов һ. б. булган. 

Биредә шулай ук округның өченче ахуны, соңрак ул вакыттагы Россия мөселманнарының беренче рәсми мөфтие итеп билгеләнгән Мөхәммәтҗан Хөсәенов әл-Җабали әл-Борындыки (үзенең шәҗәрәсен Казан губернасы Борындык авылыннан (хәзерге Кайбыч районы) алып барган) укыган. Аны Әби патша (Екатерина II) фәрманы белән мөфти итеп билгелиләр. Ш. Мәрҗани язып калдырган мәгълүматлардан күренгәнчә, ул Россия мөселманнар учреждениесен 50 ел дәвамында җитәкли, 1824 елда вафат була. Мөфтинең бер кызы Фатыйма Петербургта белем ала һәм казах ханына кияүгә чыга. 

Патша Россиясенең икенче мөфтие (1825-1838) патша Александр I күрсәтмәсе белән билгеләнә. Аның да Татар Каргалысы ахуны Габдесәләм әл-Бөгелмәви (чыгышы белән Бөгелмә өязенең Абдрахман авылыннан) икәнлеге билгеле. Россия мөселманнарының дүртенче мөфтие (1865-1884) булган Сәлимгәрәй Шаһингәрәй улы Тәвкилевне дә Каргалыдан чыгучылар исемлегенә теркәргә мөмкин. Тәвкилевләрнең бик зур имана җирләре Каргалы һәм Оренбург арасында урнашуы мәгълүм. Алар татар авылында да бик еш була. Моннан тыш Каргалы зиратында Морза Тәвкилевләрнең күбесенең кадерле хатын-кызлары: Сәлимгәрәй Шаһингәрәй улының әбисенең әбисе – танылган Россия дәүләт эшлеклесе морза Котлымөхәммәт Тәвкилевнең хатыны Хәдичә, аларның кызлары, Оренбург казаклары атаманнарының берсе булган Морза Тимәшевнең (ул тумышы белән Татарстанның хәзерге Лениногорск районыннан) хатыны җирләнгән. 

Ризаэддин хәзрәт Фәхретдин язмаларыннан (Әхмәт бай китабы, 1911) күренгәнчә, Сакмар елгасы ярлары буйлап дүрт чакрымга сузылган бистәдә ул вакытта 13 меңнән артык кеше яшәгән. Каргалы елгасы, авыл аша үтеп, Сакмарга коя. Авылның исеме дә шуннан алынган. Бу авылдан танылган сәүдәгәрләр, эре меценатлар, Идел-Урал төбәгендә уку йортлары, мәктәпләр, шулай ук Оренбургта киң танылган “Хөсәения” мәдрәсәсен тотучы өч бертуган Әхмәт бай, Мәхмүт бай (беренче хатыныннан), Гани бай (икенче хатыныннан) Хөсәеновлар чыккан. Аларның бабаларының бабалары XVIII гасыр урталарында бу якларга Казан губернасының Мамадыш өязеннән килгән булган. Хөсәеновларның тамырлары калган Югары Кибәхуҗа авылы хәзер Татарстанның Теләче районына керә. 

Татар Каргалысы авылы – Казан Татар укытучылар мәктәбендә Гаяз Исхакый белән бергә укыган, әмма соңгы елларда күп­ләребез тарафыннан онытылган драматург Габдерәүф Ниязбаев (1881-1920), шагыйрә Зәйнәп Сәгыйдә (? . . – 1931), композитор Бату Мөлеков (1928-1999) һ. б. туган җире. Дөрес, Бату ага, документлары буенча, Үзбәкстанда туган булып исәпләнә. Әмма Татар Каргалысы өлкәннәре хатирәләренә караганда, Мөлековлар авылдан ашыгыч рәвештә чыгып киткәндә, кечкенә Батуны да үзләре белән алалар. Соңрак ул Татар Каргалысына кайтып, аны күреп китә. 

Авылда Казан губернасыннан чыккан күп кенә дин һәм җәмәгать эшлеклеләре яшәгән. Әмма 1930 еллар башында бистәнең барлык мәчетләре дә ябылган. Кушманаралы Җәмигъ мәчетне яңадан сугыш башлангач, 1943 елда гына ачарга рөхсәт итәләр. Әмма бу вакытта Аллаһ йортының ике манарасы да җимерелгән була. Сугышның беренче елларында анда кавалерия полкының ашханәсе урнаша. Хәрбиләр манараларның калын кирпеч диварларын сүтә. XX гасырда авылга шагыйрь Дәрдемәнд (Закир Рәмиев) һәм аның хатыны Мәхүбҗамал еш килә. 1910 елларда ул “Рамия” дигән җирле хатын-кызлар мәктәбенең опекуннарының берсе була. 

“Хөсәения”дә һәм Каргалының танылган мәдрәсәсендә Россиянең төрле төбәкләреннән килгән шәкертләр белем алган. Укучылар арасында хәзерге Казахстан җирләреннән килүчеләр аеруча күп була. Әйтик, танылган казах композиторы Әхмәт Жубановның бертуганы да революция алды елларында шушы мәдрәсәне тәмамлаган, укуын Петербург университетында дәвам иткән, Казахстанның физика буенча беренче галиме булган. 

“Хөсәения” мәдрәсәсендә килеп укучы шәкертләрнең күбесе Каргалы сәүдәгәрләре Хөсәеновлар исәбенә көн күргән. Аларны бушлай тукландыр­ганнар, киендергәннәр (бердәй форма булган) һәм яшәткәннәр. Мәдрәсәне уңышлы тәмамлау­чы шәкертләр Әхмәт Хөсәенов исемендәге стипендия исәбенә Россиянең һәм чит илләрнең югары уку йортларында укыган. Мондый кешеләрнең дә исемлеге шактый зур. 

Яңа вакыт

Каргалыларның бер өлеше Пугачев восстаниесендә катнашкан. Оренбургны камап алганда, Е. Пугачевның бер штабы Татар Каргалысында булган һәм “Патша Петр III нең көмеш штабы” дип аталган. Аның “Алтын” штабы (ставкасы) күрше генә булган Бердск казак бистәсендә урнашкан. А. Пушкин, Пугачев восстаниесе тарихын һәм мәгълүм повестен язганда, бу урыннарны килеп, күреп китә. Шагыйрь Сәгыйт бистәсендә дә була. 

Революциягә кадәр бистәдә төрле һөнәрчелек остаханәләре булуы теркәлгән. Авылдан ерак түгел генә “Хөсәеновларның консерв заводы” урнашкан. Анда патша армиясендә хезмәт итүче мөселман солдатлары өчен ат һәм сыер итләреннән консервлар җитештерелгән. 1980 еллар ахырында авыл читендә бу заводның зур казаны аунап ятуын күрүчеләр күп булган әле. Ә Оренбург өлкә музеенда заводның “Елкы ите”, “Куй ите” дип язылган банкалары куелган иде. 1950 елда мин, музейны караганда, кирилл хәрефләре белән язылган консервларны күрдем һәм укыдым. 

XX гасырның 20 нче еллар башларында авыл Татар Каргалысы дип йөртелә башлый. Совет хакимияте елларында авылда өч күмәк хуҗалык була. Бер ара анда машина–трактор станциясе дә эшләп ала. Бистәдә 1960 елда хастаханә дә ачыла. Күмәк хуҗалыклар тарафыннан Сакмар елгасы буйларында кымыз белән дәвалау йорты да оештырыла. Анда СССРның беренче космонавты Ю. Гагаринның да булуы мәгълүм. 

Хәзерге вакытта Татар Каргалысында биш мең кеше яши. Авылда урта мәктәп бар, өч мәчеттән азан тавышлары ишетелә. Авылның иң зур төп урамы – Габдулла Тукай, ә аңа янәшә урнашканы Муса Җәлил исемен йөртә. Ул 1920 елларда, комсомол активисты буларак, Татар Каргалысына берничә тапкыр килгән. 

2015 елда Федераль авыл Сабан туе Каргалыда узды. Мин дә Кытайдан килгән милләттәшләр белән бергә бәйрәмдә кунак булдым. Алар арасында Ш. Мәрҗанинең яраткан укучысының оныгы һәм “Собрания сведений из прошлых событий Казани, Булгара и татарских царей” ике томлыгының авторы Мурат Рәмзинең оныгы Әшрәф Рәмзи бар иде. Мурат Рәмзи чыгышы белән Татарстанның Сарман районы Әлмәт авылыннан. XX гасыр башында ул берара Оренбургта яшәп ала, “Дин вә мәгыйшәт” журналын чыгаруда катнаша. Югарыда әйтеп үтелгән китапны ул шулай ук 1908 елда Оренбургта нәшер итә. Әмма патша цензурасы китапны типографиядән алып юкка чыгара. Кайбер мәгълүматларга караганда, Мурат Рәмзи дә Татар Каргалысына еш килә торган булган. Аның дусты һәм көрәштәше, журналның редакторы һәм “Вәлия” мәдрәсәсенең җитәкчесе Вәли (Мөхәммәтвәли) Хөсәенов та тумышы белән шушы бистәдән. Татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимов Оренбургта нәкъ менә шушы мәдрәсәне тәмамлый. 

Шушы рәвешле тарихның нык җепләре безне – татарларны вакыт һәм дөнья киңлекләрендә бергә бәйли...

 

Лирон ХӘМИДУЛЛИН. 

Сөембикә КАШАПОВА тәрҗемәсе. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев