Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

Татар язучылары танылган Татар Каргалысы авылының татарлыгын югалта баруына борчыла

Авылга Казан губернасы сәүдәгәрләре нигез салган.

20 октябрьдә Татарстан язучылары – «Мәдәни җомга» газетасы, «Безнең мирас», «Казан утлары» журналлары баш мөхәррирләре Вахит ИмамовЛәбиб Лерон һәм Рөстәм Галиуллин Оренбург янәшәсендәге Татар Каргалысы авылы җәмәгатьчелеге белән очрашып, халыкны борчыган мәсьәләләр турында фикер алышты.

Татар Каргаласының өлкән кешесе, 33 ел мәктәптә эшләп, лаеклы ялга чыккан Мәлик Халиков авылның язмышы белән таныштырды. «11 мәчетле, һәр мәчет каршында мәдрәсәле Каргалының даны инкыйлабка кадәр бик еракларга таралган булган. Болганчык еллардан соң ул дан сүрелә бара, чөнки мәчетләрнең манараларын кискәннәр, муллаларны, укымышлы кешеләрне Себергә озатканнар», - диде ул. Хәзер биш меңнән артык кеше яшәгән Каргалыда өч мәчет эшли.

 

 

Очрашуда катнашучылар авылның татар авылы булуыннан туктый баруына зарланды. 1990нчы елларга кадәр Каргалы халкы авылга чит гаиләләрне кертмәгән. Шул рәвешле туган тел, милли мохит сакланган. Төзек, тормышы көйләнгән зур авылның Оренбургка якын торуы күпләрне җәлеп итеп тора. Йорт сатып алырга теләгән чит кешегә халык хәзер каршы тора алмый икән. Шулай ук өлкә үзәгендә яшәүче күп балалы гаиләләргә Каргалыдан җир бирү гамәлгә кергән.

680 укучысы булган мәктәптә соңгы елларда татар булмаган балалар саны арта барып, ике дистәдән артып киткән. «Класста бер рус телле бала пәйда булса, бөтен бала русча сөйләшә башлый», - дип уфтана авыл халкы.

Вахит Имамов Татар Каргалысына соңгы мәртәбә 35 ел элек килгәнен һәм хәзер авылның руслаша баруын әйтте. «Мин монда килеп, туган телнең саклануына шаккатып киткән идем. 35 ел буе сезне өлге итеп сөйләдем. Кызганыч, хәзер фикерем үзгәрде», - диде ул.

Татар Каргалысы мәктәбе директоры Тәүхидә Низаметдинова авылга Казан губернасы сәүдәгәрләре нигез салганын сөйләде. Аның сүзләренчә, хәзерге Татарстанның Саба районы сәүдәгәре Сәгыйть (Сәгыйд) Хәялин 1744-1746 елларда Казан губернасыннан, башлыча хәзерге Саба, Арча, Мамадыш районнарыннан 173 сәүдәгәр гаиләсен җыеп, Сакмар елгасы ярына китереп утырта да, «Сәгыйд бистәсе» төзи. Соңрак бу урын Сакмар Каргалысы, Оренбург Каргалысы һәм Татар Каргалысы атамалары ала. Татарлар яңа җирдә Урта Азия, Һиндстан белән сәүдә итү өчен кирәк була.

Очрашуга барганда юлда Вахит Имамов сөйләгәнчә, Казан губернасында көчләп чукындыру, мәчетләрне юкка чыгару сәясәте көчәеп барган елларда, патша Елизавета Петровна үз фәрманы белән «Сәгыйть бистәсе»ндә мәчетләр төзергә, ислам динен тотарга рөхсәт итә, чөнки империянең көнчыгышка таба сәүдә юлы ачылуы татарлар кулында була. Оренбургның беренче мөфтияте дә Татар Каргалысында оеша. Соңыннан ул Уфага күчерелә, дип аңлатты язучы.

 

Рифат Каюмов

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев