Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

Тарих сакчысы Гариф

Татар зыялылары арасында язучы, археолог, галим, тарих фәннәре кандидаты Нурулла Гариф шикелле үз фамилияләрендәге "ов", "ин" ише койрыкларын кыскартып йөрүчеләр шактый күп. Әмма тормышта бар да башкачарак. Чынлыкта, ул зыя­лыларыбызның кайсыларының гына паспортларында һәм рәсми документларында фамилияләре шул рәвешле язылды икән? Бар микән әле андый кыю затлар! Сер түгел: андый...

Татар зыялылары арасында язучы, археолог, галим, тарих фәннәре кандидаты Нурулла Гариф шикелле үз фамилияләрендәге "ов", "ин" ише койрыкларын кыскартып йөрүчеләр шактый күп. Әмма тормышта бар да башкачарак. Чынлыкта, ул зыя­лыларыбызның кайсыларының гына паспортларында һәм рәсми документларында фамилияләре шул рәвешле язылды икән? Бар микән әле андый кыю затлар! Сер түгел: андый адым ясар өчен чын милләтче, үҗәт һәм фидакарь шәхес булырга кирәк. Әле хәтта җыелышларда, төрле мәдәни чаралар вакытында, иҗат кичәләрендә бизәкле матур түбәтәйләрдә масаеп утыручыларның, ахырдан өйләренә шул милли баш киемнәрен букчаларына салып кайтып китүчеләре азмы әллә!
Шөкер, ул җәһәттән Балык Бистәсе районының Яңа Сала авылында туып-үскән Нурулла әфәнде андыйлардан түгел: үз милләтен ярату, иман аңа кечкенәдән, ана сөте белән иңдерелгән. Аның канун буенча, рәсми рәвештә, Нурулла Гариф булып йөри башлавын гына алыйк. Бәй, моның өчен әллә ни иза чигәсе юк та икән: ул бернинди каршылыксыз, фамилия­сенең койрыгы кыскартылып язылган паспорт алуга ирешә. Андый гамәлен тормышка ашыруның бер кыенлыгын да күрми. Бар да бик гади: моның өчен үзең яшәгән каладагы яисә саладагы ЗАГС бүлегенә барып гариза гына язасы. Сәбәбен аңлатсаң ярый, аңлатып тормасаң да, теңкәңә тиеп тинтерәтүчеләр бөтенләй юк. Шул тарихи көннән соң, Нурулланың малае Азамат һәм кызлары Гүзәл белән Ләйлә дә Гариф фамилиясен йөртә башлый. Әлбәттә инде, Кама Тамагы районының Балтач авылында дөньяга аваз салган хәләл җефете Мөнирәнең һәрвакыт фикердәш булуы, кылган эш-гамәлләрен хуплавы, тормыш юлында очрап торган каршылыкларны, киртәләрне җиңәргә ярдәм итә. Әгәр хатыны каршы булса, күпләргә үрнәк күрсәтеп, ел саен балалары белән татар халкының Хәтер көненә йөрү бәхете тәтер идеме әллә Нурулла әфәндегә?!
Гомумән, Нурулла Гарифны яхшырак белгән саен, аның гаять үзенчә­лекле кеше икәнлегенә ныграк ышанасың. Белеме буенча ул - физик-математик, Казан дәүләт университетының радиофизика һәм астрономия бүлеген тәмамлап, өч дистә еллап, мәктәптә физика, математика, информатика фәннәрен укыткан. Аңа кадәр, Алманиядә хәрби хезмәттә булып кайткан танкист егетнең Казандагы радиотехника мәктәбендә укуын да исәпкә алсак, аның күренек­ле инженер булыр­га тиешлеге шик уятмый. Әмма Нурулла әфәнденең башкарган олы һәм изге эшләре, беренче чиратта, гуманитар өлкәгә карый. Моңа исә - милләтенең фаҗигале һәм аяныч язмышына битараф кала алмавы этәргеч бирә. Әле бит туган ягы - борынгы Чаллы төбәгенең тарихи үткәне дә бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән, замана җилләре исә татар тарихын бөтенләе белән җир астына күмеп калдырган. Нәтиҗәдә үткәннәр әкренләп онытыла, вакыт тузаны астында кала тора. Аерата аңа бабаларыбыз төзеп калдырган һәм кадерсез яткан Чаллы каласының аяныч язмышы тынгы бирми. Бәхеткә, илдә башланып киткән үзгәреш җилләре, татар милләтен дә сискәндереп, йокысыннан уятып җибәрде. Чаллы кирмәненең урынын беренче булып ачыклый алган Нурулла әфәнде шул күтәрелеш еллары шаукымында Казан ханлыгы чорында чәчкә атып утырган әлеге кала биләгән мәйданны Татарстан тарафыннан сакланучы тарихи тыюлык исемлегенә кертүгә ирешә. Борынгы Чаллы шәһәрчеге - бу көндә Татарстандагы 5 федераль дәрәҗәдәге тыюлыкның берсе. Аның мәйданы - 100 гектар, 3 зираты бар, аларының фәкать берсенең мәйданы гына да 4 гектардан артык җир били. Гаделлек өчен, 1887 елда Күгәрчен мулласы Зәитов Мөхәммәтҗан Биккенинның әлеге тарихи кала турында мәкалә язып калдырганын әйтеп үтү артык булмас.
Әмма районда Нурулла Гарифның бу эшчәнлеген өнәп бетермәүче түрәләр дә табыла. Шуңа да, җирле хуҗаларның министрлык тарафыннан кабул ителгән карарны бик үк санга сугып бармауларына җавап йөзеннән, 2003 елның җәендә, өмә ясап, Чаллы кирмәненең көнчыгышындагы зиратны койма белән әйләндереп алалар, шул урында дәүләтебезнең бәйсезлеген яклап шәһит киткән бабаларыбыз истәлегенә һәйкәл торгызалар. Ул гынамы! Әле тагын мәктәптә Чаллы төбәге музеена нигез салына, шушы төбәккә бәйле тарихи һәйкәлләрне барлап, чистартып, буяп чыгалар, Хәтер көненә багышланган фәнни-гамәли конференция уза. Бу изге эшләрне оештыручы, башлап йөрүче Нурулла Гарифның аспирантураны тәмамлагач, күпләрне шаккатырып, ә кайберәүләрне сагайтып һәм шомландырып, тарих фәненнән татар телендә диссертация язуы һәм аны үз туган телендә яклавы аерым бер кыйссага тиң. Тарихта күрелмәгән хәл! Казан дәүләтенең оешу тарихына, андагы идарә системасына һәм хакимият бүленешенә багышланган диссертациясенең темасы: "Казан ханлыгында Чаллы олысы" ("Алтын Урдадан соңгы төрки-татар дәүләтләрендә феодал вассаллык мөнәсәбәтләрен өйрәнү тәҗрибәсе").
Ул чакларда яшәгән һәм эшләгән урыны - Биектау районының Дача бистәсе. Бистәдәгеләрнең нибары 34%ын гына татарлар тәшкил иткәнлектән, мәктәптә укыту - фәкать рус телендә. Татарстандагы икетеллелек турындагы законны белүче, аның белән санлашучы юк. Билгеле, мондый гаделсезлек Нурулла Гарифны һич тә канәгатьләндерми һәм ул бистә мәктәбендә кызы Гүзәл өчен аерым татар сыйныфы ачтыруга ирешә. Класстагы бердәнбер кыз баланың 11 ел буена үз туган телендә укып чыгуы - тагын кайда күрелгән хәл! Гүзәл яхшы укый, шашка уенын үз итә, 10 ел Татарстанда беренче урынны беркемгә дә бирми, илнең башка калаларында да республика данын яклый. Нурулла әфәнденең мәктәптәге милли мәгарифне санга санауга җирлек биргән бу башлангычы нәтиҗәсез калмый: улы Азамат һәм кызы Ләйлә инде башка татар балалары белән бергә аерым сыйныфларда туган телдә белем ала. Татарстан җирлегендәге борынгы калалардан тыш, Сарай-Бату, Сарай-Бәркә, Хаҗитархан кебек Идел елгасы буйлап тезелеп киткән халкыбызның борынгы шәһәрләренә оештырылган археологик экспедицияләрдә даими катнашкан Нурулла әфәнде, еш кына улын да үзеннән калдырмый. Бөек Болгар, Биләр белән генә чикләнеп калмыйча, Татарстанның барлык районнарын диярлек гизеп чыккан галим ассызыклаганча, бу көнгә республикада тарихи һәйкәлләр саны биш меңнән артыграк икән, шуларның 297 се - Казан ханлыгы чорына караучы кабер ташлары.
- Чиркәү нигезенә салынганнарын да исәпләп санасаң, Болгарда барлыгы 200 кабер ташы саклана. Алар бары да Алтын Урда чорына карый. Казан археология мәктәбенә нигез салучы тарихчы һәм археолог Николай Филиппович Калинин 1941 елда чиркәү нигезендәге кабер ташларының бер өлешен казып чыгара, ә ала алмаганнарын санап үтә. Татар тарихын өйрәнүгә саллы өлеш керткән галимнең шул ташлар төшерелгән 3 альбомы һәм туп­лаган документлары бүген архивта ята, аның әлегә кадәр дөнь­я күрмәгән хезмәтләре бар. Аларны халыкка танытучы юк. Әле хәтта Тарих институтында кабер ташларын укучы белгечләргә штат та каралмаган. Югыйсә, Сәхибгәрәй ханның бер ярлыгын исәпкә алмаганда, алар - бу көнгә кадәр сакланып калган бердәнбер саллы кулъязмалар ич, - ди Нурулла әфәнде ачынып.
Үз милләте өчен җанын фида кылырга әзер булган Нурулла Гарифның эшчәнлеге күпкыр­лы. Менә, әле туган ягының археологик картасын төзеп ята. Борынгы Чаллы тыюлыгында канун бозучыларга карата калкан да ул. Иң шаккатырганы - аның архив материалларына нигезләнеп 40 тан артык китап чыгаруы. Аларның яртысыннан артыгы авыл тарихларына багыш­ланган, барысы да нигездә үз акчасына нәшер ителгән. Рәмиевләр шикелле, милләткә ярдәм итәргә атлыгып торучы татар байлары юк шул хәзер. Шуңа да китапларының тиражлары 200 данәдән артмый. Үз китапларын бушка авыл китапханәләренә, мәктәпләргә өләшеп чыгучы Нурулла әфәнде кылган изге гамәлләре белән Тукай бүләгенә лаек булырлык түгелме әллә?!
Авыллар тарихын язу күп вакытын ала, бу исә тарихчы галимнең күләмлерәк, фәннирәк хезмәтләр язу мөмкинлеген чикли. Ул бит әле Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы да, әлегәчә бик күп әдәби әйберләре, шул исәптән әллә кайчан дөнья күрергә тиешле юлъязмалары, күп тарихи повестьлары чыкмый ята. "Татар халкының азатлык өчен сугышы" дигән фәнни хезмәте белән, бер кара йөз куптарган гау­гадан бирле, Казанда китапларын басмый башлаганнар. Гәрчә, нәшрият хезмәткәрләренә аңарчы гел уңай мөнәсәбәттә булулары өчен рәхмәттән башка сүзе юк аның.
Нурулла Гариф белән бәйле тагын бер могҗиза - аның төп нигезләрендәге ишегалдында сакланып калган бабасының ике катлы борынгы йортын ипкә китерүе. Гаҗәеп дәрәҗәдә тарихи йорт. Бабалары - репрессия дәһшәтенә эләккән нәсел.
30 нчы елларда байлыклары тартып алынып Себергә сөрелгәч, аларның яртысы чит җирләрдә үлеп калган. Ә тартып алынган йортларында, чиратлашып, авыл Советы, колхоз идарәсе, хастаханә, мәктәп урнаша. Әле тагын Нурулла әфәнде сүзләре белән әйткәндә, "бабасының йортында сөт тә аерталар, ипи дә пешерәләр, хәтта салым түли алмаучы авылдашларын ике-өч тәүлеккә ябып та тоталар". Ә инде 1970 елларда анда укытучылар һәм бер табиб торуын Нурулла әфәнде яхшы хәтерли. Аннары йорт ташландык хәлгә килә: агачтан салынган икенче катын ватып-җимереп алып китәләр, кирпечтән торгызылган беренче катны да сүтә башлыйлар. Монысына инде йортның төп варисы түзеп тора алмый: борынгы заманнардан калган нигезләрен бүлеп ала һәм эштән бушаган араларында Биектау­дан кайтып, йортны ипкә китерергә керешә. Аның эченнән чыккан чүпне түгү өчен генә дә ике КАМАЗ машинасы кирәк булсын инде!
Теләге изге: бабасының тарихи йортыннан музей ясарга карар кыла. Кибет хезмәтен башкарган аскы катта - туган авылында һәм тирә-юнь авылларда табылган, үзе җыйган төрледән-төрле экспонатлар тупланган. Өске катта исә - бабаларының моннан йөз ел элек ничек яшәүләрен чагылдыручы, шул чактан бирле сакланып калган мебель-җиһазлар. Хыялы - дуслары-таныш­лары кунакка килгәндә, шул чор мохитендә хозурланып, самавырдан чәй эчә-эчә гәпләшеп утыру. Икенче катта нинди генә тарихи әйберләрне күрмисең?! Франциядән кайтарылган сәгать яисә, кысасы бизәкләп ясалган көзге дисеңме... Алты аяклы тимер карават, затлы урындык, өстәл - бары да революциягә чаклы ук ясалган. Рәссам Карл Гунн картиналарында сурәтләнгән XIX гасырга караучы шкафка 147 яшь. Ә менә матур бизәкле сандык күпкә "яшь"рәк, анысы - әнисе истәлеге.
Мөнирәсе белән өч дистә ел буена бик тату яшәвен хатынының әйбәтлегеннән күрә Нурулла әфәнде. Үзенең дә юкка-барга бәйләнмәвен, теләсә-нәрсәгә тыкшынып йөрмәвен искәртергә онытмый. 30 ел буена Биектауда физика, математика, информатика укытуы өстенә, археологик эзләнүләр, китаплар язу, фән белән шөгыльләнү, архивларда казынулар күп вакытын алса да, авыл белән ике арадагы сукмакка үлән үстермәгән һич тә. Әниләре иртә вафат булган, өч кечкенә бала үги әни тәрбиясендә үскәннәр. Әтисе үлгәч, шушы нигездә ялгыз калган әбине үз әниләре кебек якын күреп, гел карап-тәрбияләп торулары белән аларның гаиләсе күпләргә үрнәк тә әле. Берүзенә яшәү авырая башлагач, Биектауга алып китеп караганнар, әмма гомере буе үз авылыннан чыкмаган әби чит җирләргә күнегә алмаган шул. Үги әниләре бик сагына башлагач, бер утырып киңәшләшкәннәр дә, узган елда Нуруллаларның туган нигезенә бөтенләйгә әйләнеп кайтканнар. Бер ел дигәндә, бөтен уңайлыклары булган һәм каладагы фатирлардан аерылгысыз менә дигән йорт җиткергән үзе: мунчасы - өйдә, суы - кергән. Балалары кайтып йөри, оныкларны бергәләп карыйлар. Үзенең һич кенә дә тик утыр­ганы юк: көндезләрен эшли, төннәрен яза. Нәрсәгә тотынса, шуңа кулы ятып тора: ул - балта остасы да, кирпеч салучы да, металлны эретеп-ябыштыручы да, оста бакчачы да. Бүген дә Нурулла Гариф атлы асыл зат һаман эзләнүдә, шанлы тарихлы халкының, гүзәл туган ягының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге сагында.
Рәис ЗАРИПОВ.
.Борынгы Чаллы төбәгендә хезмәт куйган Идрис хәлфә кабере янында.
.Һәр ташка - игътибар!
.Түбән Кама районы Зәй елгасы янында.
.Чистай районы Елан шәһәрчегендә.
.Идрис хәлфә истәлегенә куелган таш.
.Алтын Урда чоры ташларын өйрәнү. Чистай шәһәре зираты
.Тарих сәхифәләрен барлап йөргәндә...
Фотолар Н.Гариф архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев