Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Асылыбызга кайтып барышлый

Әстерхан татары Ринат Бикчураев: Кешегә татарлык хисе ана сөте белән керә

«Төрле милләтләр арасында яшәсәк тә, үзебезне татар итеп тоя торган хис йөрәктә булырга тиеш», — диде «Дуслык» татар җәмгыяте оешмасы вәкиле.

Әстерхан шәһәренең «Дуслык» татар җәмгыяте оешмасы җитәкчесе урынбасары Ринат Бикчураев фикеренчә, кешегә татарлык хисе кечкенәдән үк ана сөте белән керә.

«Төрле милләтләр арасында яшәсәк тә, үзебезне татар итеп тоя торган хис йөрәктә булырга тиеш. Без — горур милләт, тирән тарихыбыз бар, әби-бабаларыбыз туган телне меңнәр ел буе саклап, безгә тапшырган. Безгә аны югалтырга рөхсәтебез юк. Татарча сөйли белмәгән милләттәшләребез дә үзләрен татар дип санарга тиеш», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ринат Бикчураев сүзләренчә, хәзерге вакытта татарлар «зур йодрык булып» берләшергә тиеш. «Өстебездә зур җаваплылык йөкләнгән. Үзебезне җанисәптә татар дип яздырырга бурычлыбыз», — ди ул.

«Әстерхан татарлары беркайчан да аерым милләт булмады, без үзебезне һәрвакытта татар дип саныйбыз. Бердәм булып, бер-беребезне таркатмыйча зур милләт булырга тиешбез», — диде Ринат Бикчураев. 

 

 

Зилә Мөбәрәкшина 

«Татар-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев