Мәдәни җомга

СОРНАЙ МОҢЫ

Бервакыт драматург Шәриф ага Хөсәенов җырчы Мәрьям апа Рахманкулова турында: "Җир йөзендә Татар атлы халык яшәгәндә, Татар йөрәкле кешеләр булганда, ул тавыш яңгыраудан туктамас", - дигән иде. Аннары бу урында татар сүзен зур хәрефтән яз дип тә өстәгән иде. Берсен - драматург, икенчесен җырчы, дип яздым да туктап калдым. Бу...

Бервакыт драматург Шәриф ага Хөсәенов җырчы Мәрьям апа Рахманкулова турында: "Җир йөзендә Татар атлы халык яшәгәндә, Татар йөрәкле кешеләр булганда, ул тавыш яңгыраудан туктамас", - дигән иде. Аннары бу урында татар сүзен зур хәрефтән яз дип тә өстәгән иде. Берсен - драматург, икенчесен җырчы, дип яздым да туктап калдым. Бу урында аларга булган хөрмәтне һәм аларның бердәнбер кабатланмас шәхес икәнлеген күрсәтү өчен җырчы, драматург дигән сүзләрне дә зур хәрефтән язарга кирәктер. Драматург дигән сүз дә аның диапазонын, кем икәнлеген бик чикләр иде. Аннан соң миңа бердәнбер дигән сүз дә ошамый. Аллаһ кына Бердәнбер. Ә талантлар, хәтта Тукаебыз да бердәнбер түгел. Бөекләрнең бердәнберлеге күренсен, аерылып, балкып, күренеп торсын өчен төркем кирәк. Тукай тирәсендә шулай ук талантлы кешеләр, шагыйрьләр булган. Сәгыйт Сүнчәләйнең кайбер шигырьләре әле бүгенгә кадәр Тукайныкы булып йөрүе шуңа мисалдыр әле.

Безгә Шәриф аганы күреп белергә, аралашырга, ак белән караны аерырлык сабаклар алырга да насыйп булды. Әй, кызык та шәхес иде. Әллә нинди кызыклар уйлап чыгара һәм аның беркемне дә якын җибәрмәгән үз дөньясы бар иде. Әгәр берәр талант иясе күрсә, үлә дә бетә, ул кешенең аяк астына мамык юрган булып түшәлә иде. Әгәр Шәриф Хөсәенов дигән кешене белмәсәм, кабатланмас опера җырчысы, үзенчәлекле тавышлы җырчы барлыгын белмәс идем. Белмәгәннәр дә яши, ләкин мин Мәрьям Рахманкулованы белүем, аны бик күп тавышлар арасыннан танып ала алуым белән Шәриф Хөсәеновка бурычлы. Ул үзе дә талантларга гашыйк, аларны зурлый, хөрмәтли иде. Шунысы кызык, Шәриф ага үзеннән 25-30 яшькә өлкәнрәк Мәрьям апа белән якын дус, фикердәш булып яши. "Әле медицина институтында укыганда "Пики дамасы", "Кармен" афишаларын күрсәм, исем дә китмәс иде, ә инде ул рольләрне Мәрьям Рахманкулова башкара, дисәләр, дәресләрдән соң шунда йөгерә идем", - дия иде ул. Шәриф ага үзе дә Мәрьям ападан бик күп дәресләр алганы турында сөйли, аның татар халкының сирәк, табигать бүләге булган тавышына соклана иде. Җырчыга барып, аңардан борынгы татар халык җырларын җырлата, тарихларын сөйләтә торган була. Бәлки әле шагыйрь булып китүенең дә сере шундадыр. Әйе, ул - бөек драматург. Юк, юк, "Әни килде", "Зөбәйдә - адәм баласы"н җиңел генә акча тузаны, кыска хәтер, ташмаңгайлар күмеп китә алмастыр.

Бервакыт Мәрьям апа борынгы җырларны көйләп утырганда Шәриф ага бер көйне танып ала. Аның әнисе эш арасында шул көйне көйли торган була. Мәрьям апа пианино янына утырып, аны уйнап та күрсәтә. "Ләкин көйнең сүзләре юк", - ди. Бу көй Шәриф агага шулкадәр тәэсир итә, ул бер төндә шушы көй өчен сүзләр яза. Бу вакытта инде әлеге көйне Александр Ключарев эшкәртүендә радиодан яңгыратып торалар. Ул көйгә Шәриф ага сүзләр язгач, Мәрьям апа 80 яшен ваклаганда аны радиодан җырлый, магнитофонга да яздыралар. Исәнме икән ул тасма, бармы икән? Җырчы Фердинанд Сәлахов байтак борынгы җырларыбызның тарихын белә, бәлки, ул хәбәрдардыр.

Шул ук җырны композитор Рөстәм Яхин да тыңлый. Шәриф ага шулай ук Рөстәм ага белән дә аралашып, дус булып яшәде. Арага Хәлимә апа кергәч кенә дуслыклары суынды бугай. Күрегез әле, борынгы бер татар халык көе Шәриф Хөсәеновны җыр сүзләре язарга илһамландырса, Шәриф аганың сүзләре композитор Рөстәм Яхинны бик яхшы көй язарга рухландыра. Шулай итеп, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең алтын фондына кергән җыр туа. Шамил Әхмәтҗанов та бик аһәңле итеп башкара. Шәһри Болгарлы, данлы, ханлы, шанлы чакларны күз алдына китерә ул җыр. Менә шул урында, әйдәгез, җырның сүзләре әллә мөһимрәкме, дигән сорауга җавап эзлик. Күрәсең, кайчак сүзләр, кайчак көйдер. Юк, алай гына да түгелдер, композитор белән шагыйрьнең күңел тибрәнешләре бер яссылыкта очрашканда гына дөньяны сокландырырлык җыр туа торгандыр. Менә шулай итеп, Шәриф Хөсәеновның "Әни килде" пьесасына тиң булырлык "Сорнай моңы" дигән җыр ярала. Бик тә бәхетле, бик тә шәп әсәр булды ул. Шәриф аганың 60 яшьлеген бәйрәм иткәндә Русиянең халык артисты, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Лима Кустабаева: "Сез, Шәриф Нургалиевич, даһи драматург кына түгел, даһи шагыйрь дә", - дигән иде.

Шәриф ага үзе дә ансамбльне бик хөрмәт итә, аның белән горурлана иде. Нәкъ менә 1986 елда Мәскәүдән зур конкурста җиңүче булып кайтканда, "Сорнай моңы" Мәскәү меломаннарын һәм таләпчән жюрине биһуш итә. Нәкъ менә шуннан соң ансамбльнең чит илләргә гастрольләре башланып китә. Шуннан соң инде алар Япония тамашачысын да, кем әйтмешли, аяктан ега һәм миңа үз вакытында Лима Кустабаева турында "Азат хатын" журналында язарга да туры килгәне булды.

Татар атлы халык яшидер бит әле, Татар йөрәкле кешеләр бардыр бит әле. Нәрсә карап торабыз, әдәбият, сәнгать, матбугат дөньясын чүп-чар, тутык басып бара түгелме?

Күптән түгел Шәриф Хөсәеновның тууына 85 ел тулды. Әйдәгез, «Сорнай моңы»н кабат искә төшерик. Сүзебез ике бөек шәхеснең рухларына дога булып барып ирешсен. Амин.

Сорнай моңы

Шәриф Хөсәенов шигыре,
Рөстәм Яхин көе

Бер яшь егет, төн йокламый,
Өзелеп-өзелеп уйный сорнай;
Күңеле бер яшь кызны уйлый:
Чәчләре төн, йөзләре ай.

Йоклый алмый җиткән кызлар,
Бигрәк чибәр егет, ди.
Кемне сөяр, кемне алыр,
Кемне итәр бәхетле, дип.

Шулай янган, көйгән чаклар
Бар иде бит бездә дә, дип.
Шулай янган, көйгән чаклар
Бар иде бит бездә дә, дип.

Тик яшь кызкай, йөзләре ай,
Тәрәзә ачмый, йөгереп чыкмый.
Гашыйк хәлен әле белми,
Гамьсез йоклый, тыныч йоклый.


Шәехҗан Фәния ХУҖАХМӘТ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: