Мәдәни җомга

Сүнчәләйне искә алу

Сәгыйть Сүнчәләйнең тууына 130 ел тулу уңае

Габдулла Тукай дуслары һәм фикердәшләренең һәркайсы татар халкы тарихында һәм мәдәниятендә аерым урын алырлык талантлы, максатчан кешеләр булган. Шуларның берсе – шагыйрь, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе Сәгыйть Сүнчәләй (Сәгыйть Хәмидулла улы Сүнчәләй (1889-1937). Быел аның тууына 130 ел тулу уңаеннан Г.Тукай әдәби музеенда галимнәр, әдипләр, сәнгать осталары, театр училищесы студентлары катнашында “Сөй гомерне, сөй халыкны...” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. 


С.Сүнчәләй Г.Тукай белән 1910 елның көзендә Казанда таныша. Әдип шагыйрь­не үзенең киңкырлы таланты белән җәлеп итә. Ике талант иясенең Г.Тукай вафатына кадәр дәвам иткән дуслыгы үзара язышкан хатларында да күренә. Әйтик, халык шагыйре Зиннур Мансуров үз чыгышында Г.Тукайның дустына 12 хат язуын, әсәрләрендә аны 22 тапкыр искә алуын белдерде. Сүнчәләйнең дә шагыйрь хакындагы истәлекләре һәм аңа багышланган шигырьләре хәтсез. Алар ике шагыйрьнең еш аралашып яшәвен, Тукайның “фә­кыйрь генә, күңелле генә” бүлмәсендә күп кичләрне бергәләп сөйләшеп уздыруын искәртә. С.Сүнчәләйнең тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнгән галим Зөфәр ага Рәмиев ике шагыйрь дуслыгын раслаучы тагын бер вакыйганы - Тукайның каләмдәшенә көмеш сәгатен дә бүләк итүен искә төшерде. Бу очрашу, гамьле әңгәмәләр һичшиксез Сүнчәләйне фикри яктан да, хисси яктан да баеткандыр. 

Кичәдә Сәгыйть Сүнчәләйнең иҗатында, нигездә, лирик кичерешләр белән сугарылган, мәхәббәт һәм нәфрәт турында уйлануларга нигезләнеп, табигать белән хозурланып язылган шигырьләр, чәчмә әсәрләр булуы искәртелде. Шагыйрь рус һәм Европа әдәбиятыннан да яхшы мәгълүматлы булган, аларны  тәрҗемәләрендә татар тормышына якынлаштырып биргән. Аннары С.Сүнчәләйнең башка халыкларның телләрен дә әйбәт белүе турында да мәгълүмат күп. Әйтик, ул Төркиядә Совет генераль консуллыгында тәрҗемәче булып эшләгән. З.Мансуров С.Сүнчәләйнең Байрон иҗатын, инглиз телендә язылган әсәрләрне турыдан-туры оригиналдан тәрҗемә иткәнлеген әйтте. Әмма шагыйрьне ул еллардагы талантлы кешеләр язмышына кагылган репрессияләнү, дистә ел дәвамында Соловки лагерьларында утыру һәм дә атып юк ителү кебек аянычлы хәлләр читләтеп үтмәгән. 

Сәгыйть Сүнчәләй дистә еллар дәвамында тыелган исем була. Аның халык­ка кайтуы да шактый озакка сузыла. Әдәбият галиме Фоат Галимуллин С.Сүнчәләйнең иҗатына багышланган фәнни диссертациянең безнең көннәрдә генә яклануын искә төшерде. Хәзерге вакытта шагыйрьнең 200дән артык шигъ­ри мирасы барлыгы ачыкланган. 1958 елда С.Сүнчәләйнең иҗатын барлау ниятеннән махсус төркем оештырыла. Шушы эшчәнлек нәтиҗәсендә аның 1961 елда 112 битлек “Сайланма әсәрләр”е басылып чыга.

Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Нәҗип Нәккаш үзенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшли башлаган елларын искә алды. Яшь белгечне, гарәп имлясын әйбәт белүен искә алып, Мәскәүгә – С.Сүнчәләй архивының тасвирламасын эшләргә, исемлеген төзергә җибәрәләр. Н.Нәккаш, кунакханәгә урнашканнан соң, икенче көнне архив саклана торган фатирга китә. Анда С.Сүнчәләйнең абыйсы Шәрифҗанның җәмәгате Сорур ханым яшәгән. 80 яшьне узган, әмма карап торышка ук зыялы, аристократ чалымлы ханым булып чыга ул. Сөйләшә торгач, чыгышы белән элеккеге морзалар нәселеннән икәнлеге дә, Әмирхан Еникинең дә аларның туганнарыннан икәнлеге ачыклана. Яшь галим аңа ничек мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында сорагач, “Ханым-әфәнде” дип дәшү мәслихәт икәнлеген искәртә. Архивны шагыйрьнең абыйсы Шәриф шактый тәртипкә китергән булган. Сорур ханымның үзенең дә гарәп язуын яхшы белгәнлеге мәгълүм. Шуңа күрә Н.Нәккашка да эшләү шактый җиңеләя. 4-5 көн дәвамында бөтен архивны күздән үткәрәләр. Белгеч әсәрләрнең, документларның, фото материалларының исемлеген төзи. Арада русча язылган хатлар да күренгәли. Әлбәттә,  язмалар, нигездә, гарәп имлясында була. Нәҗип әфәнде исемлекне эш урынына алып кайтып тапшыра. Ул вакытта институтта аны сатып алу мөмкинлеге булмый. Зур гына чемоданга тутырылган мирасны Татарстан Милли музее кайтарта. Ул әдәбият бүлегендә бүгенге көндә дә саклана. Аны өлкән фәнни хезмәткәр Рәмзия Абзалина тәртипкә китерә. Алга таба аны бастырып чыгару мәсьәләсе килеп тугач, атаклы текстолог Зөфәр ага Рәмиев барысын да яңадан карап чыгып, вак-төякләренә кадәр күчерә, шул рәвешле җыентык әзерләнә. 

Р.Абзалина, фондларда сакланган туп­ланманы күздән кичергәндә, С.Сүнчәләйнең музыка теориясе буенча әйбәт белгеч булуы аңлашылуын әйтте. Архив материал­лары арасында С.Сүнчәләй язган музыка дәреслеге дә бар. Аны гарәп имлясыннан кириллицага әйләндергәннәр. Әдип шулай ук шагыйрьләргә, җәмәгать эшлеклеләренә сораулар биргән һәм аларга җавапларын алган, фикерләрен туплап, җыентык эшләгән. Р.Абзалина аның икешәр битлек язмалардан торуын белдерде. Җавапларда ул чорның танылган шәхесләрендә тормышны үзгәртәсе килү теләге көчле булуы тоемлана. 

Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимәсе, композитор Эльмира Галимова игътибарны шагыйрьнең әсәрләрендә лирик геройның ялгызлыктан интегүче кеше буларак сурәтләнүенә юнәлтте. Шагыйрь ялгызлык хисләрен иҗат иткән көйләрендә дә чагылдырган. Моннан тыш аның әсәрләрендә фольклорны әйбәт белүе дә күренә. Э.Галимова С.Сүнчәләйнең музыкаль әсәрләрендә тирән моң ятуын искәртте һәм кичәдә шагыйрьнең ноталарында язылган көйләрне дә пианинода беренче тапкыр яңгыратты. “Аның истәлекләрендә үзе әйбәт җырлаганга, күп кенә җырчыларга тәнкыйди күзлектән каравы да, турыдан-туры үз фикерен дә белдерүе дә күренә”, -  диде композитор. Бу уңайдан Фоат ага Галимуллин да Сүнчәләйләрнең үз өйләрендә әдәби-музыкаль кичәләр үткәрү гадәте булуы турында сөйләде. Әтиләре Хәмидулла абзый да алдынгы карашлы кеше булган. Ул, авылдан балалары Сәгыйть белән Шәриф янына килгәч, берничә кешенең музыкаль ансамбль төзеп уйнаганнарын күреп хәйран кала һәм улларына скрипка алып бирә.   

Әмма С.Сүнчәләйнең мирасы әле тулысынча өйрәнелмәгән һәм нәшер ителмәгән. Чыгыш ясаучылар киләчәктә бу эшне яшь галимнәрнең дәвам итәчәгенә өмет белдерде.
Кичәдә, С.Сүнчәләйнең тормышы һәм иҗаты хакында мәгълүмат  бирелү белән бергә, Казан театр училищесы студентлары шагыйрьнең шигырьләрен ишеттерде һәм Г. Тукайның С. Сүнчәләйгә язган хатларыннан өзекләр укыды.  Экранда шагыйрьнең шәхси документлары, якыннарына, дусларына язган хатлары,  репрессияләнгәннән соң төрмәдә утырганда,  хаксызга кулга алынуы турында аңлатып, аклауларын өмет итеп, Сталинга язган  үтенече, үзе чыгарган көйләргә язган ноталары, үз кулы белән эшләнгән рәсемнәре  күрсәтелде. Кичәдә Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт, җырчы шагыйрь Наил Касыймов та катнашты, үз шигырьләрен сөйләде.   

Сөембикә КАШАПОВА. 
 
 


 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: